Мең кат иләк аша үтәргә: альтернатив хезмәткә ничек эләгергә?

Мең кат иләк аша үтәргә: альтернатив хезмәткә ничек эләгергә?

15нче май – вөҗдан кушуы буенча хәрби хезмәттән баш тартучылар көне. Русия һәм дөньяның башка илләрендә яшәүче күп кенә гражданнар ел саен шәхси яки дини карашларга сылтап, армиягә барудан баш тарта. Хәер, ир-атның моңа тулы хокукы бар. Тик хокукыннан тулысынча куллану бәхете генә һәркемгә тәтеми. «Альтернатив хезмәттәге иң зур авырлык – мондый формада хезмәт итү хокукын алу», – дип уртаклаша Мәскәүдә яшәүче Николай Моисеев. Бу хокукына ирешү өчен аңа хәрби комиссариат бусагасын ике ел таптарга туры килгән.

ҺӘРКЕМ БУ ХОКУКЫННАН ФАЙДАЛАНМЫЙ

Газета укучылары «альтернатив хезмәт» сүзтезмәсе белән яхшы таныш. Армия хезмәт итү инануларына һәм дини ышануларына каршы килә дип уйлаган һәр егет альтернатив хезмәтне сайлау хокукына ия. Чакырылышка кадәр ярты ел кала ир-егет альтернатив граждан хезмәте турында чакыру комиссиясе өчен гариза бирергә һәм үз фикерләрен расларга тиеш. Ягъни, альтернатив хезмәт сайлау сәбәбе турында яхшылап аңлату сорала. Мәсәлән, дин кешесе буларак, гражданин чиркәүдә хезмәт итә, дини чараларда катнаша һәм кулына сугыш коралы тота алмый. Ни кызганыч, хезмәтнең бу ягы турында комиссариатта бик дәшмәскә тырышалар.

Николай Моисеев альтернатив граждан хезмәтен 2015нче елда тәмамлаган. 21 ай буе почта бүлекчәсендә хезмәт иткән һәм 24 яшендә ниһаять дәүләт алдындагы «бурычын» үтәгән. 19 яшеннән 22 яшенә кадәр аңа хәрби комиссариатта үз карашларын дәлилләргә туры килгән, чөнки альтернатив хезмәткә эләгүе бик кыен. Моңа да карамастан, аның янына әле дә киңәш сорап килүчеләр шактый. «Альтернатив хезмәт турында очраклы рәвештә генә белдем. Хәрби комиссариатлардагы стендларда бу темага мәгълүмат таба алмассыз. Үз кызыксынуың гына көчле булса», – ди ул.

Альтернатив хезмәткә хокук Русия Конституциясендә теркәлгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: дини яки башка инануларны расларга түгел, ә аларның хәрби хезмәткә каршы килүен нигезләргә кирәк.

Асылда, альтернатив хезмәт – гадәти эш. Син гадәти хезмәткәр ролен үтисең, сиңа хезмәт хакы түлиләр, хезмәт кенәгәңдә стажың языла. Эш белән бергә параллель рәвештә белем алу мөмкинлеге дә каралган. Иң мөһиме: эш бирүче белән мөнәсәбәтләр Русиянең Хезмәт Кодексында һәм аның белән бәйле башка норматив актларда язылган. Димәк, син закон тарафыннан якланган һәм эш бирүче белән бәхәскә кергән очракта, барысы да Хезмәт кодексы нигезендә хәл ителәчәк. Ә армия сафларында мондый «уңайлыклар» юк. Гомумән, армиядә сине яклый торган законнарны бармак белән генә санарлык.

– Хәрби комиссариатта эшләүчеләрдән еш кына: «Хезмәт итүнең мондый формасын сайласагыз, сезне больницага унитаз чистартырга җибәрәчәкләр», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Моннан куркырга кирәкми, чөнки хәрби комиссариат сезне кая җибәрергә дигән мәсьәләне хәл итми, моны Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башкара, – дип башлады сүзен Николай. – Икенчедән, хәрби комиссариат министрлыкның әйткәннәренә колак салучы ролен үти. Өченчедән, альтернатив хезмәтне үтәргә мөмкин булган эш төрләре һәм һөнәрләр исемлеге бар һәм ул закон тарафыннан расланган. Һәм ул исемлектә бәдрәф юучы дигән сүзтезмә юк.

Альтернатив хезмәт бары тик сабыр холыклы кешеләргә генә туры килә, дип саный әңгәмәдәшем. Кәгазь боткасы, законнар, Кодекслар арасында казынасың килеп, үз хокукыңны якларга көчең җиткән очракта гына хезмәтнең мондый төрен сайларга була. Сабыр төбе – сары алтын, дип юкка гына әйтмәгәннәр халыкта.

– Альтернатив гражданлык хезмәтен үтәү хокукыннан файдалану миннән юрист ясады, – дип көлә Николай. – Үз белгечлегем буенча менеджер булсам да, хәзер күп кенә законнарны яттан беләм һәм кирәкле вакытта кулланам да. Кәгазь боткасы, документ тутыру бер елдан артык вакытымны сарыф итте. Чын юрист ярдәменнән файдаланырга да туры килде. Законны белмичә альтернатив хезмәткә үтәм димә икән. Беренчедән, армиягә чакырылыш алдыннан нәкъ ярты ел кала, хәрби комиссариатка хезмәтемне алыштырам дигән гариза тапшырырга кирәк. Кәгазь тутырганда мисал өчен һәрвакыт рәсми документ сорарга кирәк, чөнки документта куелмаган бер нокта өчен дә ярты елдан соң гаризаңны кире кагарга мөмкиннәр. Хәрби комиссариатта альтернатив хезмәткә барырга теләүчеләрне өнәп бетермиләр.

«МИН АРМИЯДӘН КАЧУЧЫ ТҮГЕЛ»

Николай – дини гаиләдә тәрбияләнгән. Шуңа да кулына корал тоту, хәрби хәрәкәтләрдә катнашу, көч куллану куркынычы булган урында хезмәт итә алмый. Альтернатив хезмәткә күчүенең төп сәбәбе дә шул. Үзенең дини карашын дәлилләү өчен, өстә язганымча, аңа ике елга якын вакытын сарыф итәргә туры килгән.

– Мине яшәү урыны буенча Мәскәү шәһәренең Халыкара почта бүлекчәсенә эшкә билгеләделәр. «Хәрби» хезмәтем шулай башланды һәм 21 айга сузылды, – дип сөйләде Николай. – Анда минем кебек тагын ике егет хезмәт куйды, ләкин вазыйфаларыбыз аерыла иде. Мин «элемтә операторы» булып эшләдем. Башка хезмәткәрләрдән берни белән дә аерылмадым: алар кебек үк иртән 8гә эшкә килдем, алар кайтканда кайтып киттем. Кайчак төнгә кадәр тоткарланырга да туры килә иде. Аның каравы, ялларда ял иттем, эш көнендә уфтанмый хезмәт куйдым. Ай ахырында кулыма хезмәт хакымны да ала идем. Минем өчен ул – 21 – 30 мең сум акча булды.

 Коллектив дус булса да, эшләү дәверендә бәхәс һәм талашуларның булуын да яшерми әңгәмәдәшем. Хәер, бу яңалык түгел, чөнки һәр эштә, һәр коллективта була торган хәлләр. Алай да Николайның башка хезмәткәрләрдән аерыла торган бер өстенлеге булган: аны эштән куа алмаганнар. 21 айга төзелгән хезмәт килешүендә дә бу хакта бәян ителгән. Альтернатив хезмәтен үтәүче ир-егетне эштән куу өчен билгеле бер нигезләр булырга тиеш. Исемлектә җинаять кылу; хакимият органнарына сайлану; җитди, армиягә бармаска сәбәпче булган авыруың барлыкка килү һәм хезмәт вакыты тәмамлану бар.

– Гади хезмәткәргә караган кебек карадылар. Эш режимын саклау таләп ителде. Эшкә соңга калып килү яки бөтенләй килмәү – барысы өчен дә җавап бирергә туры килә. Әйтик, мин почтада эшләгәндә инглиз теле курсларына йөрдем, шуңа күрә айга ике-өч көн эшкә килми идем. Моны эш бирүчегә хәбәр итеп кенә котылып булмады, рәсми рәвештә гариза язып, берничә көн алдан бу хакта хәбәр итәргә кирәк булды.

Николай альтернатив гражданлык хезмәтенә эләгә алуына әле дә шатлана. 21 ай дәверендә ул «А» һәм «В» категорияле машина йөртү таныклыгы алган, шулай ук инглиз теле курслары да узарга өлгергән, ә хәрби хезмәт аңа мондый мөмкинлек тудырмас иде.

– Кызганыч, тик безнең илдә альтернатив гражданлык хезмәтен сайлаучыларны армиядән качучы итеп кабул итәләр. Мин армиядән качарга җыенмадым да, андый теләгем дә булмады. Миңа гадел кеше булу, үз фикер-карашларымны игътибарсыз калдырмау һәм шул ук вакытта дәүләткә файда китерү дә мөһим иде. Үземә һәм дини карашларыма да зыян саласы килмәде, – дип аңлата Николай.

Альтернатив хезмәткә эләгергә теләүчеләргә киңәшләре дә бар аның:

1) Сәламәтлегегез рөхсәт итсә, хезмәт итүдән баш тартмагыз һәм хәрби билет сатып алу белән шөгыльләнмәгез. Альтернатив хезмәткә эләгү хокукыннан файдаланыгыз һәм тыныч күңел белән яшәгез.

2) Сез 2002нче елның 25нче июлендәге 113нче Федераль законны яттан белергә тиеш. Хәрби комиссариатта еш кына сезне бутарга һәм алдарга тырышырлар, моңа юл куймагыз, кануннарны белегез!

3) Югарыдагы инстанцияләргә шикаять язудан курыкмагыз. Бу – сезнең хокук. Әгәр дә хәрби комиссариатта сезне алдарга, яла ягарга, хокукыгыздан баш тартырга этәрергә тырышалар икән, бу турыда тиешле органнарга хәбәр итегез.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии