«Бүре» булырга риза…

«Бүре» булырга риза…

Шундый заманда яшибез ки, хакыйкать эзләп бер сүз дә язарга ярамый бугай, хәзер судка бирү белән яный башлыйлар.

Әле Интернет сәхифәбездә «Зәй хакимәдән уңмады» (2013, №4, 30 гыйнвар) дигән мәкаләм астына берсе яла ягу өчен нинди җәза бирелүен язып калдырган. Имеш, куркыта! Беләбез без нәрсә өчен нинди җәза бирелүен, шуңа да яла якмыйбыз, ә дөресен генә язабыз. Министрмы ул, район хакимеме – безгә барыбер…

Бары бер нәрсә генә ачуны чыгара: кабахәтлекнең аргы ягына чыккан карак, коррупционер түрә-кара, шуларның «йомышчы малайлары» ролен үтәүче әтрәк-әләм эшмәкәр булып йөрүчеләр «намус вә эшлекле репутацияләрен» яклауны сорап судка мөрәҗәгать итәләр. Югыйсә үзләре дә, без дә, җәмгыять тә беләбез: юк боларда намус, ә эшлекле репутация дигәне җирле хакимияткә ялагайлана, хезмәт күрсәтә белү. Моны хөкемдарлар да яхшы аңлый булса кирәк, андый судка бирүчеләр күп очракта җиңелә.

Ярар, түрә-кара, эшмәкәр ише бәндәләр суд залларына үзләре йөрми, адвокат чаптыралар. Шуңа да аларның судлашуы аңлашыла – ятып калганчы атып кал… Кайчакта бит гап-гади авыл кешеләре дә, юк сәбәпне бар итеп, матди һәм рухи зыян сорап, судка чабалар. Имеш, аларның иң изге хисләренә кагылганнар һәм йөрәкләренә төзәлмәс яра салганнар. Шундый ике судта катнашу «бәхете» үземә дә тәтеде. Мин анда судка бирелгән галимәне якладым. Ике очракта да җиңүгә ирештек һәм ике очракта да җиңелүче як, бу вакыйгаларны газета битләренә чыгарсам, судка бирү белән янады. Әле берсендә, суд карарын укыганнан соң, җиңелүче бабай минем ни дәрәҗәдә кабахәт кеше булуым хакында судьяга да сөйләүне кирәк тапты.

Мин бу ике очрак хакында шактый озак уйлап йөрдем – язаргамы, язмаскамы? Соңгы вакытта суд белән янаучыларның күплеген искә алып, язарга булдым. Судта җиңү һәм миллионнар отуның алай җиңел генә түгеллеген аңласыннар әле…

«КӘҖӘ», «БҮРЕ» ҺӘМ «МАМАТЬ»

Энҗе Фәнис кызы Җаббарова – филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт аграр университетының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы доценты. Кыскасы, галимә судка йөреп ияләнгән кеше түгел – «мәхкәмә» сүзен ишетүгә үк каушаучылардан.

Әмма бу куркуы гына аны барыбер суд юлын таптаудан саклап кала алмады. Чөнки «Толымбай-Сөештә дин юлы» дигән фәнни хезмәтендә Буа районының Адав-Толымбай авылы кешеләренең нәсел һәм шәхси кушаматларын атаган булган, ә бу кайберәүләргә ошамаган. Туган авылының тарихын, авылдашларының шәҗәрәсен, 37 нәселнең чуаштан татарлашуын, Ислам кабул итүен архив материалларына нигезләп тасвирлаган 135 кенә битлек 200 данәлек кенә бу китап ун тапкыр суд залында тикшерелү дәрәҗәсенә иреште. Мөгаен, моннан күләмлерәк фәнни хезмәтләр дә суд тарафыннан бу кадәр зур игътибарга лаек булмаганнардыр.

Беренче мәхкәмә Казанның Вахитов районы судында узды. Китапта әнисе «Кәҗә Рәисәсе» буларак телгә алынган өчен Талия Ибраһимова үзенең намусына зыян килде дип исәпли һәм автор-галимәдән 25 мең сум матди вә рухи зыянны каплатуны үтенә. Үзе исә авылда аларның нәселенең кушаматы юк дип исбатларга тырыша. Ләкин татар авылында кушаматсыз нәселнең булмавын галимнәр раслады. Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы, аннан чыккан сәхнә йолдызыбыз Сакау Раиле (Садриев), авылдан килгән шаһитлар Куян Наҗиясе, Гаврош Мараты һәм башкалар исә «Кәҗә Рәисәсе»нең чынлыкта булуын исбатладылар. Нәтиҗәдә «безнең кушамат юк» дип расларга тырышкан Талия ханым әйтә куйды: «Ичмасам «бүре» дисәгез бер хәл булыр иде, безнең бит әле анысы да бар»… Ягъни «Бүре» булырга риза, ә «Кәҗә» буласы килмиме? Заманы шундый шул – бүреләр заманы, берәү дә тешсез, юаш мәхлук булырга теләми…

Суд галимәне аклады. Чөнки ул берәүне дә мыскыл итмәгән, дөньяда юкны уйлап чыгармаган. Фәндә кабул ителгән кысаларда үз эшен башкарган. Моннан соң инде судка Энҗе Җаббарова үзе бирә ала иде. Каршы як бит, аны гаепләп, эшлекле репутациясенә тап төшерде, ихтирамга лаеклы галимә булуына шик белдерде. Ләкин Энҗе Фәнис кызы вакланып тормады, тик әле дә соң түгел – өч елга кадәр судлашырга була.

Ә менә 84 яшәр Йосыпҗан Шакирҗан улы Хәйруллин Энҗе Җаббаровага беркадәр акча түләргә тиеш, суд карары шундый. Ни өчен соң өлкән яшьтәге, пенсиягә яшәүче кеше яшь галимәгә бурычлы булган? «Ни чәчсәң, шуны урырсың», – ди халык. Йосыпҗан абзый бу очракта үзе гаепле, ул галимәне тугыз тапкыр мәхкәмәгә чакыртты, кайберләрендә мин дә Энҗе Фәнис кызын якладым. Чөнки бу очракта да судка бирүче хаксыз иде. Ул да әтисен китапта «Мамать Шакирҗаны» дип атаган өчен «рәнҗегән» һәм авторның «көрәп алган» гонорарыннан өлеш чыгаруны таләп иткән иде. Ягъни язган икән – 250 мең сум акча түләсен. Ләкин галимәнең үз акчасына чыгарган 200 данә китабыннан нинди гонорар керсен ди?! Әле меңләгән тираж белән нәшер ителгәненә дә аның кадәр акча түләмиләр китапның.

Йосыпҗан абзый суд залында «мамать» сүзенең сүгенү сүзе белән аваздаш булуын, аның атасының беркайчан да «Мамать Шакирҗаны» булмавын раслап маташты. «Без чуаштан чыкмаган, без сөннәтле – күрсәтимме?» ише дәлилләр белән үзен аклап маташты суд сөючән Йосыпҗан Шакирҗан улы. Аны китаптагы күп материалларны бирүченең үзенең бертуган абыйсы булуы да туктатмады: бер инстанциядә судны оттыра барды, икенчесенә бирә торды. Шулай итеп, тугыз судка җыелды. Югыйсә инде беренче судта ук «мамать» сүзенең оятсыз түгел, ә Иматдин (Гыйматдин) исеменең чуашчалатылган транскрипциясе булырга тиешлеген галимнәр анализлап бирделәр. Юк, Йосыпҗан абзыйның Энҗе Фәнис кызы гонорарыннан үз өлешен аласы килде булса кирәк.

Монда да тугыз тапкыр шаһитлар, галимнәр, адвокатлар, эшеннән бүленеп, суд залына җыелды, күпкә мөһимрәк эштән бүлендек… Монысын инде кичерерлек түгел иде, һәм Энҗе Җаббаровага, эш тәмамлануга, Йосыпҗан Хәйруллинны судка бирергә киңәш иттем. Ул шулай эшләде дә. Нәтиҗәдә отты, һәм хәзер инде акчаны аңа тиешләр.

P.S. Судларның берсендә Йосыпҗан абзый миңа, бу мәкаләне язсам, суд белән янаган иде. Хәзер дә андый янап торучылар байтак – «миллион сумга судка бирәбез» дип кенә торалар. Бу язмамның максаты да, алай җиңел генә миллионнар эшләп булмаганын, ә судның ике яклы икәнен аңлату иде. Рәхим итегез, судлашыгыз, сезнең моңа хакыгыз бар. Ләкин үзегезнең 100% хаклы икәнегезне белсәгез генә…

Ихтирам белән, Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии