ӨЧПОЧМАГЫҢ ХӘЛӘЛМЕ?

ӨЧПОЧМАГЫҢ ХӘЛӘЛМЕ?

Яшь чактагы бер вакыйганы оныта алмыйм. Ул чакта без әле хәләл җефетем белән өйләнешкән генә һәм Казанның Арбузов урамында 12 квадрат метрлы гына «коммуналка» бүлмәсендә яшәп ятабыз. Җәмгысе дүрт гаилә, дүрт хуҗабикәгә – бер тар гына кухня. Бер урыс гаиләсе, калганнары – татарлар. Күрше марҗа түтәе бик уңган, аш-суга оста хатын булып чыкты: камыр ашларын да еш пешерә, үзләренең милли ризыгы булган «самогонка»ны да еш куа…

Бер заман, марҗа түтәебез өчпочмак пешерергә булган. Дуңгыз итен ваклап турап, рецептына туры китереп өчпочмак ясап яткан чагында кухняга минем хәләлем килеп чыга… Чыга һәм татарның милли ризыгын дуңгыз ите белән мыскыллауның шаһиты була. Үзенең үтә милли җанлы булуы белән аерылып торган шагыйрәсенең йөрәге бу мәсхәрәне күтәрә алмый һәм хатыным, марҗа ханымга, милли ризыгы булган өчпочмак рецептында дуңгыз ите булмавын аңлата. Мөгаен, үзенчә, марҗа түтиебезнең бары тик башка ите булмаудан гына мондый адымга баруын аңлатыр дип уйлагандыр инде. Юк шул, тот капчыгыңны! Марҗабыз өчпочмагының һич тә татарныкы түгел, ә борынгыдан килгән урыс милли ризыгы булуын раслый башлый. Мондый ук «оятсызлык» көтмәгән хатыным ачудан телдән яза һәм күрше бүлмәдә көн күреп ятучы сабакташы үтә милләтпәрвәрләрдән булучы Лилия ханымны ярдәмгә дәшә. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм мәдәният институтының ике аспиранты («почти» галимәләр) җиде класс белеме булган марҗа түтигә өч сәгать буе өчпочмакның милләтен расладылар. Дәлил буларак, бөтен рецепт китаплары, урысчага тәрҗемә ителгән, өчпочмак телгә алынган әдәби әсәрләр коммуналь кухняга күченде. Белмим, марҗабыз чын күңелдән инанып өчпочмакның татарлыгына иман китергәндерме, әллә « националисткалары»ның һөҗүме артык көчле булганга таныган кыяфәт чыгаргандырмы – хәләлем бүлмәбезгә җиңүче кыяфәте белән килеп керде. Алар бәхәсләшкән арада мин инде ачка үлә язган идем, карчык, кичекмәстән, интернациональ күкәй тәбәсе белән бәхилләтте…

Баштарак бу вакыйганы искә төшергәч кызык кына булып китә иде, тора-бара кызганыч була башлады. Баксаң, безнең милли ризыгыбыз өчпочмакны инде «оккупацияләгәннәр» икән. Сабан туйларын республика җитәкчелеге «интернациональ» дип күптән игълан итте. Күп тә үтмәс, чәк-чәк белән түбәтәйсез, чигүле читексез дә калырбыз. «Каравыл, талыйлар!» – дип кычкырырдай вәзгыять икән бит, ә мин авыз ерып йөргәнмен. Телисеңме-теләмисеңме, чын милли сәясәт ул кухняларда, гап-гади кешеләр үзара аралашканда гына күренә. Югары мөнбәрләрдән сөйләнгәне, парламентларда чәйнәлгәне бары тик «толерантлык күргәзмәсе» – сәясәт уены гына. Чөнки инде халык күптән үз тормышы, бюллетеньнәр әштер-өштер китереп властька килгән сәясәтчеләр үз тормышы белән яшәп ята. Югарыдагылар халыкны кайгырткан, түбәндәгеләр тегеләргә рәхмәт әйткән булып кыланабыз. Шулай башны юләргә салып яшәп ятабыз, ә нәрсәләр югалтуыбызны сизмибез.

Чынлыкта исә, без уйланмаска тырышып, «чын безнеңчә матур милли көй» дип өч ноталы такмазаларга җырлап-биеп кенә яшәп яткан арада, татарыбыз үзенең умыртка баганасы булган диненнән, иманыннан ваз кичә бара икән. Ул Аллаһы Тәгаләне ниндидер ялган кыйммәтчелекләргә алмаштыру һәм шулар аша милли үзенчәлеген расларга маташу юлына баскан икән. Бу адашу юлы. Чөнки татарны татар итүче факторлар арасында төп компонент – динебез Ислам. Моңа дәлил эзләп тә торасы юк, галимнәр аны инде раслады – татар милләте бары тик Ислам кабул иткәч, XIII гасырда гына тулысынча формалашып бетә, дип саный алар. Димәк, Исламны алып ташласаң татар да калмый булып чыга!

Дин милли үсешебезнең һәр өлкәсендә үз урынын тапкан. Ул телебез формалашуга, аны баетуга да, гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбыз формалашуга да зур йогынты ясаган… Хәер, татар халкының яшәешенең кайсы гына тармагын алма – Ислам салган эзне табасың. Шуңа күрә, кемдер динсез-имансыз гына татар булып була дип уйлый икән, ялгыша…

Ислам безнең милли кухнябызга да төзәтмәләрен керткән: хәләл һәм хәрәмне аерган. Мөселман кешесе бары тик хәләл ризык белән генә тукланырга тиеш. Ашау-эчү кебек гади генә эшне дә динебез гыйбадәт дәрәҗәсенә җиткерә, тәкъвалыгыбызны арттыра.

«Яңа гасыр» телевидениесендә татар ашларына багышланган тапшыру бар, беләсездер. Анда халкыбызның күренекле уллары вә кызлары килеп, урыс телен вата-җимерә татар милли ризыгы пешереп маташалар. Юк, урысча белмәүләре өчен тәнкыйтьләмим, бу факт белән горурланам гына. Әгәр татар кешесе урысча белмәгән көе дә уңышка ирешкән – милләтнең «йөзек кашы» була алган икән, бу урыс теленең алай ук кирәк булмавының иң зур дәлиле. Ата-аналарның «кеше булсын» дип балаларын татар мәктәбеннән урысныкына күчерүләрендә, бу вәзгыятьтә, бер мантыйк та күрмим. Әнә бит, татарның кайбер күренекле сәясәтчеләре, артистлары урысча сөйләшә башласа, күңел мәтәлчек ата башлый – белмиләр, Аллага шөкер. Ә милләтебезнең сәхнәсе түренә дә, иң югары мөнбәренә дә менгәннәр…

Ярар, татарның «олы агай» теленнән башка да үсә алганына хозурланып, темамнан бераз читкәрәк китә башладым кебек. Әмма «кебек кенә». Чөнки телен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклап кала алган шушы татар артистларының күбесе милләтнең төп өлешен – динне онытты. Шуларның ничәсе ризыкны «бисмилла» белән әзерли башлады? Ничәсе аның хәләл булырга тиешлеген әйтте? Ә бит татар госел-тәһарәтсез көе казан асмаган, Аллаһ исеменнән башка ризык әзерләүгә тотынмаган! Татар милли ашы икән, димәк, бары тик хәләл генә була ала. Әгәр алай булмаса, ул татар ризыгы санала алмый.

Күптән түгел, безнең редакция янында «Татарская кулинария» дигән язулы кечкенә генә кибет ачтылар. Махсус кереп карап чыктым – өчпочмак вә пәрәмәчләр мулдан, яңа гына пешереп китерелгәннәр. Муенына чиркәүнеке кадәр тәре аскан сатучыдан сорыйм: «Хәләлме?» Марҗа апаңның иреннәре үк калтырый башлады: «Юк», – диде ул җирәнеп кенә. Мин бу кибетне урысчалап булса да «Татарская кулинария» дип атый аламмы? Юк! Анда татар ашы түгел, ә татарныкына охшаш кына ризык сатыла.

Ярар, ниндидер караңгы почмакта хәрәм өчпочмак саталар икән, аннан гына харап булмабыз! Ләкин бит бу бөтен җирдә диярлек. Әгәр «Бәхетле» кибетләренә кереп киштәдә ятучы татарның милли өчпочмакларының хәләл-хәрәмлеге белән кызыксынасыз икән, анда күпчелек сатучылар синең ни теләгәнеңне аңламаска да мөмкин. Гәрчә, күбесенең күкрәгендә татар исем-фамилиясе язылган бирка булса да. Кайберләре исә ризыкның хәләллеген, чөнки дуңгыз ите кулланылмавын раслый башлаячак. Болары әле динне «яхшырак» аңлый – дуңгызның хәрәмлеген белә. Ләкин дуңгызныкы булмаган һәр ит алар өчен хәләл тоела. Аллаһының исеме белән мөселман кешесе чалган мал ите, дисәң, алар монысын артыклык ,«кәкәй ваһһабчының кылануы» дип кабул итәчәкләр. Чөнки алар өчен татарлыкның компонентлары арасында дин калмаган. Гәрчә аның йогынтысын тормышыбызның һәр өлкәсендә тойсалар да, аны аңламыйлар. Хәзер инде аңларга да теләмиләр.

Бүгенге дәүләт сәясәте үк Исламга каршы корылган. Мәктәп-мәдрәсәләребезне япканда, дин галимнәребезнең бер гөнаһсыз китапларын теләсә-кайсы район суды карары аша «экстремистик» дип игълан итеп тыю барганда ниндидер өчпочмак һәм пәрәмәчнең хәләллеген кем карап торсын?! Гомумән, аны хәләл итеп пешерә башлаудан эшмәкәр татар үзе үк куркачак – алучылар кимергә мөмкин бит. Югыйсә, татарның хәләл ашын яһүдигә дә, христианга да ашарга ярый, ә менә мөселман бары үзенең хәләл ризыгын гына куллана ала. Әле узган ел гына балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә ризыкның хәләл булырга тиешлеге хакында сүз булып алды. Почта әрҗәләренә бушка салып кителә торган реклама гәҗите журналистлары бу хакта сораштыру үткәргәннәр: хәләл булсынмы, булмасынмы? Яһүд рухание – раввин әйтә: «Мөселманнарныкы барыбызга да ярый, шулай булгач, хәләл булсын», – ди. Поп әйтә: «Ник бер дингә генә өстенлек бирелергә тиеш, сайлау мөмкинлеге бирелсен», – ди. Татар хатыны әйтә: «Бездә төрле дин вәкилләре яши, кирәкми», – ди.

Яһүдилар белән мөселманнар арасында пәйгамбәребез (с.г.в.с.) заманыннан бирле тарткалашулар тынмый. Шулай да яһүднең раввины дипломатияне саклый, дине буенча дөрес «фәтва» бирә. Ул белгәнне поп та белә, ләкин сүзләре дошмани һәм толерантлыкка тартым түгел. Югыйсә: «Бу хәләл ризык безгә дә ярый, хәләл булсын», – дисә, карагрухның теле корыр идеме?

Ә инде теге татар исем-фамилияле хатынның «акыл сатуын» шәрехләп тормасаң да була – ул толерант. Тик бу телен, иманын дуңгыз салосына алыштырган бәндәләр үз милли мәнфәгатьләрен сату бәрабәренә кемгәдер яраклашуын аңлыймы икән? Поп бит аларны барыбер үзенеке итеп кабул итмәс, толерантлыкларын бәяләмәс… Тәре таксалар – чукынсалар гына инде…

Миңа калса, милләтнең бу өлешен инде татарлыктан сызып атсак та була. Ятсыннар шунда бер күч Светалар, Юлялар, Зиналар, Альберт-Альфред-Никиталарын үстереп. Югыйсә, алар үзләренең татар вә мөселман булуларын «перегар» исләре таратып кычкыралар, хәләлне хәрәмнән аеручыларга «ваһһабчы», «сәләфит», «террорчы» ярлыклары тагалар. Бу умырткасыз, сәрхүш вә наркоманнар үстерүче, имансыз катлам – Мәскәү Кремле өчен татарның иң кадерлесе, иң хөрмәтлесе. Аларны «умеренный» вә «традиционный» дип «зурлыйлар». Чөнки алар никахтан соң, мәетнең өче, җидесе, кырыгыннан соң имам Коръән укып киткәч, урыс аракысын дуңгыз салосы белән «закусывать итәләр». Һичьюгы, иманлырак булып күренергә тырышучылары, «Бәхетле»нең хәләл булмаган өчпочмагы вә пәрәмәче белән бастырып куялар.

Быел Универсиадага бөтен дөньядан кунаклар киләчәк. Ләкин Казан каласында алар чын милли ризык таба алырмы икән? Әллә бөтен җирдә дуңгыз шашлыгы кыздыручылар тезелеп басармы? Хәер, «Бәхетле» кибетләре челтәре кунакларны ашатучыларның берсе буларак бәлки уйланыр һәм милли ризыкларыбызны «хәләлләштерер» әле. Бәлки, шәһәр башы Илсур Метшин шундый фәрман бирер. Ул бит үзенең «Бәхетле» ширкәтенә чит кеше булмавын элегрәк яшереп тә тормый иде…

Белмим, без нинди кавемдер, ләкин шунысын тәгаен әйтә алам – чын татарлар түгелбез! Халкыбыз бүген үзе өчен бик мөһим әйберләрдән баш тарта, иң кирәкле йолаларыбыздан иманнан качкан шайтандай кача. Хәләл ризык ул татарлыкның иман кәлимәсе кебек үк аерылгысыз өлеше. Шуңа да, мин теләсә кайсы кибеткә кереп, теләсә кайсы татар милли ризыгын шикләнмичә ала алырга, ул бары тик хәләл генә булырга тиеш.

Кызганыч, исемен хәтерләмим, әмма дөньякүләм танылган акыл ияләреннән берәү әйткән: «Әгәр нинди ризык белән тукланганыңны белсәм, мин синең кемлегеңне әйтеп бирә алам». Минем татар ризыгы белән тукланучы татар буласым, килгән кунакларымны да шул милли ашларым белән сыйлап хозурланасын килә. Һичьюгы, «Универсиада» вакытында…

Хәер, аннан соң инде 2018 елга футбол буенча дөнья чемпионаты да җитә… Шуңа күрә, мәңгегә шулай булсын иде инде ул. Асылыбызга, тамырларыбызга кайтсак иде!

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии