БЕР ГОРУРЛЫК ХИСЕ…

Уйлап карагыз әле, ни өчен башка халыклар татарны яратырга тиеш? Юк, мөгаен, көнләшергә генә тиешләрдер. Бигрәк тә Русьны «иго» белән җәзалаган, тарих дәреслекләрендәге явыз илбасар, русларны учакта кыздырып ашаган кыргый кабилә, әдәбият дәреслекләрендә «пес-татарин» дип аталган кавемнең гел алдан баруы күпләрнең ачуын чыгарадыр.

Әйтик, спортның иң нәфис төрләрендә кызлары Алинә Кабаева, Ләйсән Үтәшева кебекләр… Теннис һәм шахмат кебек иң бай төрләрендә Динара һәм Марат Сафиннар, Шамил Тарпищевлар, Алисә Галләмовалар… Сәнгатьтә Шәкуров, Хамматова, Бәшәров һәм башкаларыбыз… Медицинада Акчуриннарыбыз… Инде Русиянең иң яхшы беренче һәм икенче тавышлары да кызлары һәм Эльмира Кәлимуллинаныкы булып чыкты. Бөек рус халкы бу яңалыкны «йотып» бетереп өлгермәде, 2013»нең дә кызы икәнлеге мәгълүм булды. Татар кызының «Русия гүзәле» титулына ия булуы беренче тапкыр гына түгел инде, шуңа күрә интернетта кайбер урыс шовинистлары гауга чыгарды. Янәсе, берәр марҗа кызы беткәнме?! Әле, җитмәсә, «Евроведение» бәйгесенә Русиядән татар кызы Динә Гарипова баруы утка май сипте. Бусы да бит беренче генә түгел – Алсу барды. Кыскасы, ярата алмыйлар безнең кавемне бу илдә, бары булдыклылыгыбыздан, сәләтле, чибәр, көчле булуыбыздан көнләшә генә алалар.

Шулай булгач, без бит инде татарлыгыбыз белән горурланып яшәргә тиешбез! Тик, никтер, горурланасы килми шул. Моның сәбәпләре дә байтак. Әйтик, хөсетлегебез. Динә белән Эльмира Русиянең иң шәп тавышлары булып танылгач, Президент Миңнеханов аларга башта «Татарстанның атказанган артисты» исемнәрен, соңрак фатирлар да биргәч, сәнгать әһелләре нишләде? «Ничек инде сәхнәгә чыгып бер атна телевизордан күренгән өчен генә мактаулы исем, фатир бирәләр?! Монда гомер буе эшләп тә ала алган юк әле», – дип чыгучылар буа буарлык булды. Әле шул хөсет җаннар миңа шалтыратып, үз фикерләрен минем каләм аша халыкка ирештерергә теләделәр. Ниндирәк җавап бирүемне әйтеп торасы юктыр инде… Чөнки мин Эльмираның бер куплет җырлаган «Каз канаты»н, 30 ел буе сәхнә тирәсендә чуалып та, үзен халкына таныта алмаган сәләтсез артисттан өстенрәк күрәм. Гомумән, берьюлы ике татар кызының Русия күләмендәге бәйгедә җиңүгә ирешүе, бөтен татар халкына танылуы, «атказану» түгелме? Юк, лаеклы рәвештә бирде аларга мактаулы исемнәрне Президент. Әгәр шул исемне генә биреп калса, валлаһи, Рөстәм Миңнехановтан өмет өзә идем. Ә өстәп фатир да биргәч, Президентыбызның милли хисләре барлыгына шигем калмады. Баксаң, ул да милли җиңүебез белән горурлана икән бит. Ә бу ике кызның бердәм җиңүен бары тик «милли җиңү» дип кенә бәялим. Әгәр берсе генә булса, аның кыйммәте алай ук зур да булмас иде. Ә болай, без беренче дә, без икенче дә, без «Евроведение»дә дә бөтен дөнья алдында чыгыш ясаячакбыз…

Җырчы кызларыбыз мәсьәләсендә барысы да дөрес булды, дип уйлыйм. Ә менә «Русия гүзәле 2013» Эльмира Абдразакова хакында фикерләрем бер төрле генә түгел. Юк, татар кешесе буларак мин аның җиңүенә сөенәм, ир-ат буларак (күпме тәкъва булырга тырышсам да) матурлыгына сокланам, ә менә мөселман буларак милли туташларыбызның шәрә көе сәхнәгә чыгуын бик кабул итә алмыйм…

Хәер, бу өлешен бәлки күрмәмешкә дә салыша алыр идем, Кемеров өлкәсе губернаторы Аман Тулеев бу шәрәлекне «милли казаныш» дәрәҗәсенә җиткереп эшне бозды. Ул 18 яшьлек чибәр туташка «Доблесть Кузбаса» ордены, бер бүлмәле фатир бирде. Фатирын бирүен аңлыйм һәм кабул итәм: ниндидер ташландык Кузбасс якларының җимерек Зареченск каласы кызының ил гүзәле булуы якташлары өчен горурлыктыр ансы. Тик орденны кабул итә алмыйм… Ничек инде сәхнә буйлап арлы-бирле матурлыгыңны вә гаурәтләреңне күрсәтеп йөрүне «фидакарьлек» дип бәяләп булсын?! Ә инде кызның анасына да «Материнская доблесть» ордены биргәч, бөтенләй коелып төштем – бу бит илнең рәсми сәясәтенә әверелеп бара. Әгәр синең 18 яшьлек кызың сәхнәдә арт шәрифләрен матур итеп күрсәтә белә икән, димәк син «фидакарь ана», чөнки губернатор һәм башка зур түрәләргә чибәр сөяркә әзерләгәнсең.

Әгәр бу кыз бала ниндидер зур ачыш ясаса, батырлыклар кылса, анасына орден биреп тормаслар иде әле. Әнә, телевизордан бу көннәрдә генә өченче класста укучы бер кызны күрсәттеләр. Ул үз гомерен куркыныч астына куеп булса да, суга егылып төшкән биш яшьлек баланы коткарган. Аның ата-анасына ни дә булса бирделәрме? Әллә дөньякүләм чемпионатларда җиңеп ил данын яклаган спортчыларыбызның аналарына медаль вә орденнар бирәләрме? Юк, бары тик матур итеп арт шәрифләрен күрсәтүдән тыш, башка эш белмәгәннәрнең аналары гына «фидакарь» саналамы? Бик бәхәсле сәясәт, вә бәхәсле гамәл. Юләргә сәҗдә кылырга кушсаң, маңгаен ярган кебек килеп чыкты инде…

Белмим, милли кызларыбызның чибәрлегенә никадәр генә соклансам да, аларның сәхнәдән гаурәт күрсәтеп ирешкән уңышлары белән горурлана алмыйм. Татар кызы элек-электән чибәр, уңган һәм укымышлы булган, төрки кавемнәрдә безнең кызларга өйләнү зур дәрәҗә саналган. Шуңа да, татар кызы кайсы кавемгә генә бала үстермәгән. Үзбәге дә, казагы да, кыргызы да безнең кызларыбызны алган һәм, иң ачуны китергәне, әле дә алуларындәвам итәләр. Ләкин бу юлы инде милли үзаңын, динен, иманын, телен вә гореф-гадәтен онытып, бары тик шәрә гаурәтен генә күрсәтү һөнәрен үзләштергән татар кызы аларга хатын булып бармый, ә бары тик асларына кереп кенә ятарга өйрәнә. Әле шуның белән горурлана, татар иренең булдыксызлыгыннан зарлана. Ләкин ул үзенең татар ирен чир итеп бетерүен аңламый. Юк, мөгаен, мин татар кызының ыштансызлыгы белән беркайчан да горурлана алмам. Хәтта матур булсалар да, чукынчык…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии