Татар бәрәңге милләтеме?

Милләтпәрвәр язучы Айдар Хәлим әйткән бер сүз истә калган. Бервакыт ачынып, халкы өчен гарьләнеп: «Бу нинди бәрәңге милләте булды инде?» – дип язган иде. Мин аның белән килешәм. 
Бакча күршем белән инде 30 елдан артык аралашабыз. Яз көне күрешкәч: «Кая болай ашыгасың?» – дип сорадым. «Бәрәңге базына. Бәрәңге үрә башлаган. Чистартырга кирәк», – ди. Тагын бераздан «орлык сайларга» дип китеп бара иде. Аннан соң: «Бакчага киттем. Бәрәңге җирен сукалатасым бар», – диде. Бераздан бәрәңге утыртырга ашыга иде. Аннары «чүп баскан», «төбенә өясе», «корт баскан». Көз көне: «Бәрәңге аласым бар», – диде. Инде 30 елдан артык шушы хәл ел да кабатлана. Чыннан да, әллә соң татарга бәрәңге чире йоккан инде. Бу чирдән без берәр кайчан котыла алырбызмы?
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре

Комментарии