- 26.03.2024
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
Казанда 30нчы ноябрьдән 17нче декабрьгә кадәр бик югары дәрәҗәле халыкара фәнни җыен үтте. Ул ике елга бер тапкыр уздырыла һәм тулысынча тел белеменә багышлана. Быел да шулай булды. Махсус докладлар белән, юбилейлары бу елга туры килгән зур галимнәребез искә алынды. Алар арасында М. Корбангалиев, Г. Алпаров, Г.Сәйфуллин, Ф. Сафиуллина, Т. Ибраһимов, С. Ибраһимов, Р. Йосыпов, Ш. Ханбикова, А. Нуриева, М. Зәкиев һәм башкалар бар иде. Халыкара саммитта чит илләрдән, Төркия, Азербайҗан, Төрекмәнстан, Үзбәкстаннан, Якутия, Уфа, Төмән, Ярославль, Тубыл, Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән дә галимнәр катнашты, онлайн чыгыш ясаучылар да күп булды. Мин үзем шушы саммит кысаларында КФУда уздырылган «Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар теле белеме» дип аталган IV Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнаштым. Бу фәнни җыен үзенең эшен өч секциягә бүлеп алып барды – «Татар теленең фәнни-теоретик нигезләре: традицияләр һәм яңа юнәлешләр», «Чагыштырма-тарихи тюркология һәм алтаистика», «Төрки халыкларның әдәбияты һәм мәдәнияте: үткәне һәм бүгенгесе». Докладларны үз өлкәләрендә зур белгечләр, халыкара танылган галимнәр ясады. Мин катнашкан беренче секциядә барлык чыгышлар да татарча булды һәм татар теле фәнни мәктәбенә, танылган тел галимнәренә багышланган иде. Безнең секциядә инде бүгенге заманның танылган галимнәре Гөлшат Галиуллина, Чулпан һәм Фираз Харисовлар, Рүзәл Юсупов һәм башкалар чыгыш ясады. «Мөхетдин Корбангалиев һәм репрессияләр» дигән темага доклад ясап, мин бу олуг галимнең, баш өстендә палач балтасы эленеп торганда да, кызы, кияве, оныклары золым корбаннары булсалар да, соңгы сулышына кадәр милләткә хезмәт иткәнен, татарча дәреслекләр, сүзлекләр, укыту әсбаплары язуын сөйләдем. Хокук органнарына күпме генә язса да, ул кызын төрмәдән коткара алмый, болай да авыру ата, аны күрә алмыйча, йөрәге ярылып үлә... Милләткә аның шундый авыр шартларда язган йөзләгән китабы, фәнни хезмәтләре кала...
Тарихи документларга, архив чыганакларына таянып ясалган чыгышымның ахырында мин резолюциягә берничә тәкъдим керттем, соңыннан алар Халыкара саммит исеменнән кабул ителде:
1. Казанның бер урамына танылган тел галиме Мөхетдин Корбангалиев исемен бирергә;
2. «Шәхесләребез» сериясендә Мөхетдин Корбангалиевка багышланган документаль китап чыгарырга;
3. Мөхетдин Корбангалиевның татар телен укыту методикасы буенча бүген дә актуаль аерым дәреслекләрен яңадан бастырып чыгарырга.
Бу мәртәбәле фәнни җыенны югары дәрәҗәдә уздырган һәм анда татар теле проблемаларын күтәргән өчен, Казан федераль университетына, Филология һәм мәдәният-ара багланышлар институтына, Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенә, бу эшләрнең башында торган галимнәребез Рәдиф Җамалетдинов, Рамил Мирзаһитов һәм Гөлшат Галиуллинага, аларның белемле һәм мобиль командасына зур рәхмәтләремне әйтәм! Казан тагын бер тапкыр үзенең зур традицияләргә ия булган фәнни үзәк икәнлеген раслады. Татар теле һәм әдәбиятының фәнни үзәге дә Казанда. Ул күп гасырлык озын тарихлы, фәнни нигезле, элек тә, хәзер дә олпат галимнәре булган төрки-татар үзәге, данлыклы Казан мәктәбе! Афәрин, татар галимнәре! Мең яшә, Казан!
Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Казан шәһәре
Комментарии