- 28.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Без – Тукайлы милләт баласы
«Безнең гәҗит»нең 2нче санында Рәис Якуповның язмасы күләме буенча бик кечкенә булса да, игътибарны милли телебезне саклап калу мәсьәләсендәге җитди проблемага юнәлтә. Чыннан да хәзерге яшь буын, хәтта татар телен бик яхшы аңласа да, әкренләп урыслаша бара. Казанда форумнар җыеп сөйләшеп яисә татарча мәдәни чаралар үткәреп кенә татар телен саклап калып булмаячак. Менә татар телендә нәшер ителүче бәйсез газеталарга матди ярдәм күрсәтеләме соң? Юк, әлбәттә. Татар телендә чыгучы бәйсез газеталар кайчан банкротлыкка чыгып ябылырлар икән, дип көтәләрдер генә сыман. Ә бит татар телен яшәтү мәсьәләсендә татарча чыгучы бәйсез газеталарның роле бик зур әһәмияткә ия. Мин үзем өйгә җиде төрле газета яздырып алам. Газета-журналлар сатучы киосктан да татар телендәге газеталар сатып алам. Менә шул киосктан татарча газеталар сораучыларның да шактый булуы күзгә ташланмый калмый. Аларның күбесе инде өлкән яшьтә. Әмма гаилә тормышын, мәхәббәт тарихларын, кызыклы хәлләрне тасвирлаган газеталарны урта буын да укый. Чөнки алар республикабызның теге мөстәкыйльлеккә таба барган елларында татар теле дәресләрен ныклабрак укып калган буын. Ә менә милләтебезнең хәзерге яшь буыны татарча сөйләшмәячәк буын булырга охшаган. Аларны аңларга да була, тумыштан ук урыс теле өстенлек иткән мохиттә яши башлый бит алар. Балалар бакчаларында да балаларның үзара аралашуы урысча гына. Мәктәпләрдә татар телен укытуга игътибар бетте дисәк тә була. Шулай инде, БДИны бит урысча бирәсе. Менә мин үзем сигезьеллык авыл мәктәбен 1968нче елны тәмамлап Минзәлә совхоз-техникумына укырга кергәндә урыс теленнән диктант язып, математика буенча имтиханны татар телендә биргән идем. Баштагы айларда урысча укый башлау авыррак булса да, барыбер дә без, татар балалары, укырга тырыштык, сынатмадык. Техникумны тәмамлаганнан соң югары уку йортларында да укып чыктык әле.
Әйтәсе килгән фикерем кайбер акыллы башларның татар телен саклауны гаиләләргә генә аударып калдыруны алга сөрүләренә кагылышлы. Янәсе, мәктәптә татар теле дәресләрен укытудан әллә ни файда булмаячак, гаиләдә ата-ана, әби-бабайлар үзара татарча аралашсалар, балалар да татар телле булып формалашачак. Үземнең оныклардан гына чыгып әйтәм, бу һич тә реаль фикер түгел. Кыз да, кияү дә, ике яклап әби-бабайлар да үзара татарча гына сөйләшеп аралашабыз. Ә менә без татарча сөйләшсәк тә оныклар урысча гына «сиптерә». Әнә балалар бакчасына йөри башлаганчы татарча гына сөйләшкән, интернеттан татарча җырларны гына тыңлаган 6 яшьлек онык, татарчаны яхшы аңлавына карамастан, минем татарча әйткәнгә урысча җавап кайтара. Алты яшьлек балага татарча сөйләшүнең бик тә мөһим икәнлеген, татар телен сакларга кирәклеген ничек аңлатмак кирәк? Мин инде аны төрлечә үгетләп тә карыйм, син бит мишәр малае, дип, патриотик хисләрен дә кузгатмакчы булып карыйм, татарча шигырь, әкият сөйләсәң акча бирәм, диеп тә кызыктырмак булам, юк, җиңеп булмый. Минем инде бу онык турында язганым да бар, татарча карт кешеләр генә сөйләшә, бакчада да, кибетләрдә дә берәү дә татарча сөйләшми, дип, минем авызны томалый. Хәтта компьютерны кушып, үзенең карый торган мультфильмнарын, уйнаган уеннарын күрсәтә, менә бит барысы да урысча, ди. Телефонында да гел урысча гына сюжетлар. Кечкенә балаларга телефон тоттырмагыз дисәләр дә, алып бирми хәлең юк, бар тормышыбыз шул телефонга бәйле булып бара бит, аларга бөтен нәрсәне белеп үсәргә кирәк. Юкса, үсә-үсә яшьтәшләреннән калышачаклар.
Оныкның зурысы 3нче сыйныфта укый. Анысы, минем күңелем булсын диптер инде, татарча җөмләләр әйтештерә. Кайчак кыска гына татарча шигырьләр дә ятлаштыра. Миңа Татарча бабай дип кушамат та такты инде ул, аралашканда гел татарча гына сөйләшәм мин. Кызыксынып, аның татар теле дәреслеген дә караштыргалыйм, телне үзләштерү юнәлешендә әлеге дәреслекне тагын да камилләштерү таләп ителә кебек тоела. Дәресләрдән тыш музыка, сәнгать мәктәпләренә йөрү дә тәэсир итә торгандыр инде, барысында да уку урыс телендә бит.
Телне саклау милләтнең үз эше дип кенә карау, тел өйрәтүне гаиләгә генә аударып калдырырга тырышу – дөрес фикер түгел. Аннан болай өй теле белән генә милләтне үстерү, телне саклап калу да мөмкин түгел. Татар телен куллану юк икән, ул барыбер дә юкка чыгачак. Русиянең төп канунында илебездә яшәүче барлык милләтләр дә үз телендә белем алырга хокуклы дип язылган. Беркемнең дә, әллә нинди зур вазыйфалар биләүләренә карамастан, әлеге канунны бозарга хакы юк. Гаилә генә түгел, мәктәпләр дә, дәүләт органнары да татар телен саклау мәсьәләсендә җитди роль уйнарга тиешләр.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии