Ковид бетеп тора, күселәр һәм талпаннар активлаша

Ковид бетеп тора, күселәр һәм талпаннар активлаша

Чит илләрдә коронавирусның яңа дулкынына әзерләнәләр, ә Русия ике елдан күбрәк гамәлдә булган чикләүләрне йомшарта. Рәсми карарга нигезләнеп, бездә «ковид бетте» дип әйтә алабыз. Дөрес, тынычланырга вакыт юк, аңа алмашка башка чирләр килеп чыгып тора. Хәер, ковид бөтенләйгә китте дип ышандырып әйтүче дә юк әле.

Быел кыш көне үк ковид мәсьәләсе арткы планга чигенгән иде инде. Сәбәпләре барыбызга да билгеле. Русиядә «вирус та санкция игълан итеп, безнең илдән чыгып китте, ахрысы» дигән мәзәк сүз дә йөри башлады. Авыручылар саны кимүгә таба барды. Башта – Мәскәү, аның артыннан – Санкт-Петербург, берәр айга соңгарак калып Татарстан да битлек киюне гамәлдән чыгарды. Халык үзе рәсми карар булганчы ук чикләүләрне санга сукмый башлаган иде инде. Хәзер менә «үтәргә кирәкми» һәм «үтәмәсәң дә ярый» дигән документ барлыкка килде. 1нче июль көнне федераль Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова коронавирус чикләүләрен гамәлдән чыгару турындагы карарны имзалады, ул 2нче июльдән үз көченә керде.

КОТЫЛДЫК, ӘММА БӨТЕНЛӘЙГӘ ТҮГЕЛ

Күбесе болай да кәгазьдә генә булган нинди чикләүләр гамәлдән чыгарылды соң?

Хәзер кешеләр күпләп җыелган урыннарда, җәмәгать транспортында, таксида, парковкада, лифтта медицина битлеге кимәсәң дә була (кисәң дә штраф салмыйлар). Язма башында әйтелгәнчә, аерым төбәкләр мондый карарны берничә ай элек кабул иткән иде инде. Кәгазьдә карар чыгарылганчы ук битлеген салып атучылар да күп булды. Ә кемдәдер ул ияктән борынга менеп тә тормады. Штраф сугып куркытмасалар, ияккә дә эленмәс иде, мөгаен.

Социаль дистанция сакламасаң ярый. Монысы чынлыкта битлеккә хәтле үк санга сукмый башлаган, онытылган чара иде инде. Банк, кибет, аптека ише урыннарда идәндәге «1,5 метр ара калдырып басуыгызны сорыйбыз» дигән язулар гына кайчандыр андый чикләү булганын хәтерләтә. Театр, концерт заллары баштагы мәлдә дистанция сакларга тырышып, тамашачыларны берәр урын буш кала торган итеп утыртты. Вирус йогу куркынычы тамаша залында гына булгандыр, күрәсең, чөнки тәнәфескә чыккач бөтен кеше бергә йөрде. Ә җәмәгать транспортында социаль дистанция сакларга дигән чикләү бөтенләй эшләмәде.

65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә чикләүләр кертү төбәкләр карамагына тапшырыла, мәҗбүрияте бетерелә. Күпчелек төбәкләр моны шулай ук хәл иткән иде инде.

Кафе-рестораннар 23:00-6:00 сәгатьләр аралыгында да эшли ала. Кайбер төбәкләр, шул исәптән Татарстан да быел мартта ук җәмәгать туклану урыннарына төнлә эшләргә рөхсәт бирде инде. Ә җаен тапканнар эшләргә ярамаган вакытта да рәхәтләнеп эшләде. Бары тик керер алдыннан алдан шалтыратып язылырга кирәк иде, һәм пәрдәләрне ябып тоттылар.

Җәмәгать транспортында, таксида, кеше күпләп җыела торган урыннарда көчәйтелгән дезинфекцияләү дә гамәлдән чыгарыла. «Ә ул бар идемени әле?» дигән сорау булса, аптырамаячакбыз. Бер пассажирны төшергәннән соң, икенчесен утыртыр алдыннан машинасын яхшылап дезинфекцияләгән таксистны яки бер әйләнеп килгәннән соң бөтен салонын юып чыгарган автобусны соңгы тапкыр кайчан күрдегез? Ә кәгазьдә шундый «тиеш» булган икән менә. «Көчәйтелгән» дигән төре гамәлдән чыгарылса да, җиңелчә дезинфекцияләү, антисептиклар куллану бетерелми.

«Инфекция таралу механизмын өзү чаралары» дигән кагыйдәләр язылган исемлектән кеше күп катнаша торган тантаналарны чикләү яки бөтенләй тыю да төшеп калган. Хәер, ул пункт исемлектә булганда да фәлән мең кешелек фестивальләр, концертлар, шәһәр көннәре, Сабантуйлар уздырдык бит инде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында уза торган чараларда да чикләүләр бетерелә. Лагерьларда ябык бина эчендә җыеннар оештыра башларга рөхсәт ителә, шулай да анда ата-аналарга керергә ярамый дигән чикләү гамәлдә кала әле.

Ковидлы авыру белән тыгыз аралашкан кешегә моннан соң изоляциядә утырырга кирәкми. Ә менә үзендә ковид расланган кешегә утырырга туры киләчәк.

15нче июльдән башлап, ил чиген үтеп керү яки чыгуга кагылышлы чикләүләр дә бетерелә. Сүз уңаеннан, туристларның күпләп ял итү чоры башлангач, кайбер илләр, шул исәптән Төркия үзенә кергәндә ПЦР-тест нәтиҗәсен яки вакцина сертификатын күрсәтү таләбен гамәлдән чыгарган иде.

Чикләүләрдән бөтенләйгә котылдык, дип сөенергә ашыкмыйк. Федераль ведомстводан тыш, һәр төбәкнең үз Роспотребнадзоры бар һәм ул, кирәк дип тапса, чикләүләрне калдыра да ала. Федераль Роспотребнадзор шәрехләмәсендә дә: «Чикләүләр һәм тыюлар туктатып кына торыла, кирәк булганда яңадан торгызыла ала», – диелгән. Һәм көзгә таба авыручыларның яңадан арту ихтималлыгы зур. Беренчедән, моңа кадәр шулай булды: җәй көне тынып торган вирус көз-кыш көннәрендә активлашты. Икенчедән, чит илләрдә хәзердән үк авыручылар саны артуы күзәтелә. Израильдә, әнә, Сәламәтлек саклау министрлыгы: «Яңа дулкын башланырга тора», – дип белдерә. Американың «Pfizer» компаниясе генераль директоры Альберт Бурла «The Jerusalem Post» газетасына белдергәнчә, яңа дулкын якынлаша, шулай ук омикрон штаммы да тулысынча контрольгә алынмаган әле. АКШ Президенты Джо Байден да пандемиянең яңа этабын каршы алырга әзер булырга, бюджетны шуңа карап формалаштырырга фәрман биргән иде. Япониядә ковидның җиденче дулкынына әзерләнәләр. Һиндстанда да июньдә авыручылар саны бермә-бер артып киткән. Хәбәрләрдән күренгәнчә, Азиядә хәлләр сөенерлек түгел. Европа да «вирусны җиңдек» дип мактана алмый. Франция хакимияте битлек киюне гамәлдән чыгарган иде, хәзер инде җәмәгать урыннарында кабат кия башларгамы икән әллә, дип баш ваталар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ябык биналарда битлек кию режимы һаман да саклана. Сүз уңаеннан, Казаннан Дубайга күченеп йә ял итәргә китүчеләр социаль челтәрләрендә соңгы вакытта ковид белән авырып алулары, чирнең авыр узуы һәм озакка баруы турында язалар.

КҮСЕ ЙӨГЕРЕП ҮТСӘ, ТУРИСТЛАРГА ОШАМАЯЧАК

Ковид тынып торган арада талпаннар һәм күселәр активлашкан. Узган атнада Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина коронавирус буенча инде гадәткә кергән брифингның күпчелек өлешен талпаннар тарата торган энцефалит турында сөйләүгә багышлаган иде. Баш санитар табиб Марина Патяшина да 1нче июль көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган җыелышта кимерүчеләрнең һәм талпаннарның артуы турында нотык тотты. Миңнеханов доклад башланыр алдыннан: «Күңелле түгел, әлбәттә, ләкин пандемиядән соң бу нәрсә инде?!» – дип куйган иде, ахырдан җитди итеп әйтте: «Тема бик әһәмиятле. Без туристлар күп килә торган республика. Туристлар алдында бер кимерүче йөгереп үтсә, авторитетың бетте дигән сүз. Әйдәгез, яхшылап эшләп бетерик». Шулай итеп, күселәрне һәм, аерып әйтмәсә дә, талпаннарны да президент үз контроленә алды.

Марина Патяшина чыгышыннан күренгәнчә, апрельдә кимерүчеләр һәм талпаннар саны 1,5 тапкырга арткан. Әйтик, ел саен кешеләрдән талпан кадалуга зарланып 11 меңгә якын мөрәҗәгать килә торган булган, быел бу сан 1,5 процентка күбрәк булган. Безнең республикада ачыкланган очраклар Русия буенча уртача исәпләнә торганыннан дүрт тапкырга күбрәк, ди. Талпан кадалган бар кеше дә ниндидер чир эләктерми, билгеле. Шулай да бөҗәкләрнең 20 процентының энцефалит вирусын һәм боррелия бактериясен йөртүен белеп торырга кирәк. Күселәр, Миңнеханов әйтмешли, авторитетны гына төшереп калмый, куркыныч чирләр, мәсәлән, тычкан бизгәге, туляремия дә тарата. Кимерүчеләрнең 25 проценты чир йөртүче икән. 53 процент очракта чирләрне урманнан йоктырып кайталар – бу тычкан бизгәгенә дә, талпан йоктыра торган чирләргә дә кагыла. Тычкан бизгәге белән авыручы кешеләрнең 26 проценты аны көнкүрештә яки азык-төлектән эләктергән, димәк, каралты-курада, йорт-җирдә, азык-төлектә күсе пычраткан эзләр булган. Авыл хуҗалыгында һәм нефть тармагында эшләүчеләр дә – кимерүчеләрдән чир йогу куркынычы янаган кешеләр төркемендә.

Авыл җирендә, табигать кочагында гына түгел, зур шәһәрләрдә дә кимерүчеләрдән тынгы юк. Соңгы вакытта Казан урамнарында, күп катлы йорт ишегалларында, базар яки туклану урыннары тирәсендә аларны күпләп күрүләре турында хәбәрләр чыгып тора. Менә, мәсәлән, Серов урамы, 11нче йорт ишегалдында күселәр өер-өер йөри икән (ул хакта сюжетны «Татарстан 24» каналы күрсәтте). «Бу берничә кечкенә тычкан гына түгел, берсе-берсе мәче хәтле дәү күселәр», – дип язганнар шул тирәдә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә. Беркөнне Фучик урамы, 133нче йортта яшәүчеләр дә матбугат аша күселәрдән зарланганнар иде. Шундагы тәүлек әйләнәсе эшли торган шаурма сату ноктасында санитария таләпләре үтәлми, шуңа күрә күселәр басып алган, дип белдерде алар. Кимерүчеләрнең үрчүендә шул антисанитария гаепле инде. Баш санитар табиб та моны таныды: 97 процент очракта идән асты, чорма, чүп түгү урыннарының тиешенчә каралмавы, агуланмавы, чүпнең вакытында түгелмәве, озак вакыт җыелып ятуы гаепле, диде. Агулау өчен бюджеттан акчалар бүленә, торак-коммуналь хуҗалык түләүләренә кушып, халыктан да ай саен акча җыялар. Ә менә алар максатчан тотыламы соң – монысын ачыклап бетерәсе бар әле. Ковид тынып торганда, җитди җинаятьчеләрне эзәрлекләгәндәй битлек кимәүчеләрне аулыйсы юк, димәк, җаваплы затлар санитария нормаларының үтәлешен тикшерә, күселәрне агулау өчен бүленгән акчаларның ничек тотылганын ачыклау белән шөгыльләнә ала.

 

Тәнгә кадалган талпанны алгач, Казан шәһәре, Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәгенә тикшертергә тапшырырга мөмкин. Эш көннәрендә 9дан 14:00 сәгатькә кадәр кабул итәләр (12:00-13:00 – төшке аш). Бәясе 1400 сумнан башлана. Лабораториядә яхшылап ябыла торган пластик савытка салынган бөҗәкләр генә кабул ителә (кәгазьгә яисә полиэтилен пакетка төрелгән, пыяла савытка салынганнарны алмыйлар). Бәйрәм һәм ял көннәрендә талпанны яшәү урыны буенча медицина оешмасына алып барырга була. Бөҗәкне инфекция булу-булмауга 3 тәүлектән дә соңга калмый тикшертергә кирәк.

 

Табиб-инфекционист Андрей Поздняков талпаннар йоктыра торган чирләргә хас гомуми билгеләрне атаган. Алар – баш һәм мускуллар авырту, югары температура, хәлсезлек. Бөҗәкләрнең селәгәе аша эләгә торган иң куркыныч чирләрнең берсе – энцефалит (баш мие ялкынсынуы) булганда күңел болгану, бит һәм муен тиресе ою, йокысызлык, ә балаларда эпилепсия өянәкләре дә күзәтелергә мөмкин. Боррелиоз (Лайм авыруы) нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасына, тән тиресенә һәм терәк-хәрәкәт аппаратына зыян сала, буыннарны зарарлый. Талпаннардан күчә торган моноцитар эрлихиозның (ашказанында кан китү һәм җитди неврологик проблемаларга китерә торган инфекция) төп билгеләре – мускуллар һәм баш авырту, шулай ук бизгәк тоту. Талпаннар кешегә гранулоцитар анаплазмоз (ГГА) дигән чир дә йоктыра ала (эчке органнарның ялкынсынуы, авыр очракларда бөер белән проблемалар, менингит, аң томалануы китереп чыгара). Анысының билгеләре – эч китү, туңып калтырау, күңел болгану, бизгәк.

Тәнгә кадалган талпанны үзеңә алырга туры килсә, аңа бернинди сыеклык – май да, спирт та, башка нәрсә дә тидерергә ярамый, дип кисәтә табиб. Моңа охшаш ярсыта торган сыеклыклар талпанны селәгәен тагын да күбрәк бүлеп чыгарырга һәм тирегә тагын да тирәнгәрәк керергә генә котыртачак.

(Чыганак: «Газета.ru»)

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии