Яшьләргә – акча, авылга эшчеләр җитми

Яшьләргә – акча, авылга эшчеләр җитми

Сер түгел: бүген Татарстан авыл хуҗалыгы кадрлар кытлыгын кичерә. Нигездә, авылны пенсия һәм пенсия яшендәге кешеләр саклый, яшьләр өлеше 10 проценттан да кимрәк. Тармакка төрле квалификацияле 2,5 меңнән артык хезмәткәр җитми. Бу исемлектә савымчылар, тракторчы, хайван табибы һәм агрономнар да бар. 
Татарстанстат мәгълүматлары буенча, хәзер республика авылларында 930 мең кеше яши (халыкның 23,2 проценты), шуның 515 меңе – эшкә яраклы яшьтәгеләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, шушы 515 мең авыл кешесеннән агросәнәгать комплексында 71 меңгә якын кеше эшли, шуның 44 меңе генә – турыдан-туры авыл хуҗалыгында, калганнары эшкәртү предприятиеләрендә хезмәт куя. Берәүнең кулында – ипи, калганнарныкында кашык, дигән сүз бу, гыйбарә белән әйтсәк.
Татарстан икътисадының аграр секторын пенсионерлар җитәкли. 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләр өлеше 10 проценттан кимрәк. Ел саен авылда яшәүчеләр саны кими, дибез. Яшьләр шәһәргә китеп урнашу ягын карый. Эш юк, ди алар. Бу сүзләрне 20 ел элек әйтсәләр, бәлки, ышанырга булыр иде, чөнки авылда эшләүчеләр һәм авылда калучылар саны икеләтә күп иде. Эш урыннары тулы булгач, яңаларына урын юк. Ә хәзер... Авыл җирендә эш күп, эшчесе юк. Шуңа күрә эш бирүче эшчене бөтен республика буенча эзләргә мәҗбүр. Хәер, республика читеннән эзләүчеләр дә табыла һәм моңа аптырарга кирәкми. 
Татарстанда авыл хуҗалыгы өчен белгечләрне ике югары уку йорты һәм 23 урта махсус уку йорты әзерли. Ел саен һәр авылга җитәрлек белгеч тә укытып чыгаралар югыйсә. Әмма Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы коллегиясендә яңгыраган мәгълүматлар буенча, 2023нче елда Казан ветакадемиясен тәмамлаган 181 кешенең 130ы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә киткән, ягъни 70 проценттан артыгы гына. Ә узган ел Казан аграр университетының профильле юнәлешләрен тәмамлаган 266 кешенең 218е (82 проценты) үз белгечлеге буенча эшли. Дөрес, аларның 74е генә авыл җирендә хезмәт куя.
Традиция буенча, эш бирүчеләр көллият һәм техникум тәмамлаучыларга зур өметләр баглый, чөнки алар югары уку йортларын тәмамлаучыларга караганда ешрак туган авылларына эшкә кайталар... иде. Хәзер манзара үзгәрде. Әгәр 2021нче елда алынган аграр белгечлек буенча эшкә чыгарылыш укучыларының 58 проценты урнашса, 2023нче елда бу сан 53 процент тәшкил итте. 
– Республикада гамәлдә булган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы кысаларында эш бирүчеләргә профильле югары уку йортларында яшьләрне максатчан укытуга чыгымнарның 90 проценты һәм урта махсус уку йортларында укытуга чыгымнарның 30 проценты кайтарыла, – дип сөйләгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Ленар Зәйнуллин «Республика Татарстан» газетасына. – Шулай ук «производство практикасы» вакытында студентларның авылда яшәү чыгымнары компенсацияләнә. 2023нче елда субсидияләү программасында 78 предприятие һәм 406 студент катнашты. Бу максатларга бюджет чыгымнары 14,2 млн. сум тәшкил итә. 2024нче елда бу максатларга 24 млн. сум акча салынган. Моннан тыш, авылда яшәргә һәм эшләргә теләүчеләргә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәм итәргә әзер: югары уку йортларын тәмамлаучыларга – 300 мең сум, урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларга 150 мең сум акча бирә. Яшь белгечләрнең тәҗрибәсе һәм компетенцияләре җитмәү сәбәпле, башта алар аз хезмәт хакы алалар. Шуңа күрә дәүләт аларга ай саен өстәмә түли. 2023нче елда бу максатларга бюджеттан 21 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Әмма, ачыкланганча, мондый дәүләт ярдәме чаралары яшьләрне кызыктырмый. Өстәвенә, аның үз «эскиләре» бар. Мәсәлән, югары белем алганнар, 1 ел эчендә авыл хуҗалыгы ширкәтенә яки фермер хуҗалыгына эшкә урнашырга тиеш. Эшли башлагач 6 ай эчендә авыл хуҗалыгы идарәсенә документлар җыеп тапшыргач, аларга, авыл хуҗалыгы министрлыгы аша 300 мең сум күтәрелер өчен һәм ел дәверендә ай саен хезмәт хакына өстәмә 7,5 мең сум түләнә. Мәктәптән соң югары уку йортына ширкәт стипендиаты булып укырга китү мөмкинлеге дә бар. Югары белем алучы стипендиатның кулына ширкәттән ай саен 10 мең сум стипендия бирелә. Укып бетереп эшкә кайткач, алар хуҗалыкта җитәкче әйткән елны эшләргә тиеш. Тик өч елдан да ким эшли алмый. Элек күтәрелеш өчен акча авыл хуҗалыгы уку йортын тәмамлаганнарга гына бирелсә, соңгы елларда башка уку йортын тәмамлап кайтып, авыл хуҗалыгына белгеч булып кайтканнарга да бирелә башлады. Бу – бары көндезге бүлектә белем алганнарга гына кагыла.
– Яшь белгечләр авыл җирлегендә эшләргә теләми, башлыча, түбән керемнәр һәм авыр хезмәт шартларыннан зарлана алар. Шул ук вакытта аларны күтәрелү суммасы, өстәмә түләүләр күләме һәм аларны алу вакыты канәгатьләндерми, – дип сөйләде «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова. – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда, мин күтәрелү күләмен арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим иттем: югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен – бер миллион сум, ә урта махсус уку йортларын тәмамлаучылар өчен – 750 мең сумга кадәр. Шулай ук без быел шәһәрдән авыл җирлегенә күченергә карар итүчеләргә финанс ярдәме алу мөмкинлеге бирүне сорадык. Мәсәлән, хәзер ветакадемияне тәмамлаган, шәһәр клиникасында эшләргә өлгергән, ә аннары авылга эшкә барырга карар иткән кеше күтәрелү түләвенә дәгъва итә алмый, чөнки бу аның беренче эш урыны түгел.
Тукай районы фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов та авыл яшьләре лидеры фикере белән килешә. Бу хакта ул «Республика Татарстан» газетасына сөйләгән: 
– Бер тапкыр бирелә торган күтәрелү күләме, ким дигәндә, 500 мең сум булырга тиеш. Айлык өстәмә түләүләргә килгәндә, әгәр яшь белгеч намус белән эшли икән, аңа бюджеттан хезмәт хакына 10 мең сум өстәргә мөмкин. Әйтик, минем КФХ хезмәткәрләре айга 40 меңнән 100 мең сумга кадәр акча ала. Яңа гына эшли башлаучылар, ким дигәндә, 40 мең сум эшли һәм әгәр дә аларның 40ына дәүләт тагын 10 мең өстәсә, бу яхшы булыр иде. Әгәр өстәмә түләүләрне бер ел түгел, өч ел итсәң, бу вакыт эчендә хезмәткәр яраклаша, предприятиегә «ябыша», бәлки, гаилә кора һәм авылда яшәргә дә кала алыр иде.
Соңгы елларда республиканың агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы шактый арткан булса да, ул барыбер республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк – 59 мең сум сумга каршы 46,8 мең. Мәсәлән, Арча районында хезмәт хакы буенча «Яңарыш» агрофирмасы алда бара, анда хезмәткәрләргә уртача 45 мең сум түлиләр. Шул ук вакытта «Яңарыш» директоры Илгизәр Садыйков бер хезмәт хакы белән генә хезмәткәрләрне тотып кала алмаячагына ышана. 
– Авыл хуҗалыгында эш тәртибе нинди? Беренчедән, нормасыз эш көне. Әйтик, хуҗалыгыбызда тәүлек буе сыер савабыз, җәй көне дә, кышын да иртәнге өчтә-дүрттә торырга туры килә. Икенчесе – һәрвакытта да чиста хезмәт түгел, димәк, абруйсыз. Шуңа күрә хезмәт шартларын яхшырту мөһим, ә моның өчен җитештерү югары технологияле, сәнәгатькә якын булырга тиеш. Шуңа күрә без компьютерлаштырылган идарә белән заманча терлекчелек комплексы төзедек. Безнең предприятиенең мөһим кадрлары –ветеринария табибы һәм осеменатор. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә яшь белгечләрнең үсеш перспективалары булырга тиеш дип саныйм. Менә бездә ветакадемия студенты Ришат Вәлеев практика үтте. Башта ул: «Мин колхозда берничек тә эшләмәячәкмен!» – дигән. Булды, тартылды, хәзер зоотехник булып эшли. Мин аны квалификациясен күтәрү өчен Санкт-Петербургка, аннары Липецкига, Мәскәүгә җибәрдем. Хәзер аңа 28 яшь, ә ул инде минем урынбасарым. Тиздән өйләнә дә, ә без аңа өй белән дә ярдәм итәчәкбез. 
Торак – хезмәт хакы кебек үк мөһим, яшьләрне авылда тотып калырга сәләтле фактор. Һәм моны дәүләт тә кулланырга тырыша. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче яки авылга эшкә күченергә теләк белдергән гражданнарга торак төзү яки сатып алуга субсидияләр бирә. Программа шартлары буенча торак бәясенең 30 процентын кеше үзе, 70 процентын дәүләт түли. Өч ел эчендә Татарстанда бу программа буенча 141 гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, хәзер чиратта 87 гаилә тора, аларның яртысы быел субсидияләр алачак. Агросәнәгать өлкәсе хезмәткәрләре өчен авылларда аренда йортлары да төзелә: эш бирүче төзи, ә аның чыгымнарының 80 процентын дәүләт каплый. Әзер торакны авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәре башта арендага ала, биш ел эшләгәннән соң аны 10 процент бәягә, ә ун елдан соң бары тик бер процентка сатып ала ала. Программа 2020нче елдан бирле гамәлдә, аннан 128 гаилә файдалана алган. Тик ул да һәркемгә тәтеми... Әйтик, торак шартларын яхшыртуга субсидия алуга кандидатларны сайлаганда, торакка мохтаҗлык исәпкә алына. Авыл яшьләре, кагыйдә буларак, ата-ана йортларында теркәлгән һәм торакка мохтаҗ түгел, торак мәйданы җитәрлек. 
Авыл халкының торак мәсьәләсен хәл итүнең өченче ысулы – ташламалы ипотека кредиты. Өч ел эчендә авыл ипотекасы программасы буенча 5 меңнән артык татарстанлы 13 млрд сумнан артык кредит алган. Тик менә бәла: кредитларның күп өлеше шәһәр халкына, нигездә, Казан халкына эләгә, алар шәһәр янында урнашкан Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнарында йортлар сатып алганнар яки төзегәннәр. Шулай итеп, авыл ипотекасы асылда шәһәр ипотекасы булып чыкты һәм 2019нчы елда кабул ителгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасының төп максатына ирешелмәде. 
ФИКЕР
«Ватаным Татарстан»: Татарстанда авыллар кими. Эреләндерү, оптимальләштерү сәясәте нәтиҗәсез калмый, алар авыллар язмышында турыдан-туры чагылыш таба.
Бүген авылларда яшәүчеләр генә моның белән килешергә теләми. Сәясәтне дә, авылдан шәһәргә агылучы яшьләрне дә аңлап бетермәүчеләр күп. Юкса бу инде бүгенге генә проблема түгел. Элек тә яшьләр шәһәргә тартылган. Аларны туктату өчен ул чактагы урыннардагы җитәкчелек комсомол юлламасы белән дигән «битлек» астында чыгарылыш укучыларын сыйныфлары белән авылда мәҗбүри калдыру адымына барган. Документларын бирмәү, рөхсәтсез киткәннәрнең әти-әниләренә «көн күрсәтмәү» ише залимлекләр дә күп кылынган. Шушы алым дәвам иткән елларда авылларда кадрлар белән проблема булмаган, мәҗбүрият ничектер гадәти төсмер алган (әле дә шул елларда калучылар – төп көч). Дөрес, «чыбыркы» янәшәсендә «прәннек» тә кулланылган: авылда калучы яшьләргә мөмкинлекләр дә, өстенлекләр дә булдырырга тырышканнар, авыл саен кибетен, мәктәбен, клубын, колхоз үзәкләренә балалар бакчалары төзегәннәр, аларга дип төзелгән фатирлар белән яңа урамнар да барлыкка килгән...
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии