Ашамый торып була, эчмичә юк: җитәкчелек алкоголь язмышы турында кайгырта

Ашамый торып була, эчмичә юк: җитәкчелек алкоголь язмышы турында кайгырта

Ашау начар, эчү яхшы. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе әнә шулай ди. Баксаң, республикада азык-төлек җитештерүчеләр продукция сыйфатына карата билгеләнгән дәүләт таләпләрен ешрак боза башлаган икән. Ләкин мактанырлыгыбыз да бар: алкоголь белән хәлләр күпкә яхшырак. Барлык тикшерелгән исерткеч продукциянең сыйфаты яхшы... 
СЫЙФАТЛЫ РИЗЫК ЭЗЛӘП
Узган ел республикада товарларның 34 проценты ялган дип табылган. Иң «сыйфатсыз» продуктлар исемлегенә колбаса, сыр, май һәм сөт продуктлары кергән. Фальсификацияләнгән сөт продукциясенең зур өлеше (ә бу 94 процент!!!) Татарстанга Русиянең башка төбәкләреннән кертелгән сөт продукциясенә туры килә.
– Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, 348 төр продукциянең 121е, яки 34,8 проценты, билгеләнгән дәүләт стандартларына туры килми, – дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең сыйфатны контрольдә тоту бүлеге башлыгы Розалия Арсланова брифингта. – Азык-төлек составы турында дөрес булмаган мәгълүмат язу очраклары аеруча күп. Моннан тыш яшелчә һәм җиләк-җимешнең 66 процентында зарарлы пестицидлар табылды. 
Ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов искәрткәнчә, 2017нче елда республикада сыйфатсыз продуктлар проценты 10-12 процент чикләрендә булган һәм бу инде зур сан булып саналган. Ә бүген бу күрсәткеч өчләтә артканын күрәбез.
– Җитештерүчеләр «хулиганлык» белән ешрак шөгыльләнә башлады. Федераль челтәрләрдән китерелгән товарларга да, республика җитештерүчеләренә дә сораулар бар. Ялганның кайчан һәм кайда 30 процентка җиткәнен күргәнегез бар? Ә бездә азык-төлек составы ГОСТларга гомумән туры килми. Бер төркем азык-төлек продукциясе арасыннан хәтта кабып карау өчен булса да ГОСТ таләпләренә туры килгән ризык таба алмадык. Хурлык бит бу! Аннары еш авырыйбыз, чирлибез, дибез. Ашаганның сыйфаты начар булгач, авырыйбыз инде! Бу башбаштаклыкка нокта куячакбыз, тәртип урнаштырачакбыз, – дип искәртте Җәүдәт Әхмәтханов. – Төгәлрәге, тәртип бар, ләкин аны саклар өчен үз өлешебезне кертәчәкбез. 
Узган ел тугыз ай эчендә 48800 азык-төлек пробасы тикшерелгән. Алар арасында хәтта гигиена куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән ризыклар табылган. Шул ук вакытта узган ел башы белән чагыштырганда, республикада икмәк һәм балык сыйфаты яхшырган, әмма бу азык-төлек базарындагы хәлгә берничек тә тәэсир итми. 
«Коммерсантъ» хәбәренчә, Татарстан халкына соңгы вакытта популяр булган суши һәм ролларга заказ бирүдән дә баш тартырга кирәк. Аларны җитештерү һәм тарату белән шөгыльләнүче фирмалар саны күп һәм аларның продукциясе Роспотребнадзор белгечләрендә ышаныч уятмый. Ролларның һәр өченче пробасы гигиена таләпләренең бозылуын ача. Башкача әйткәндә, ролларны ашау агулануга китерергә мөмкин.
ХӘМЕР РЕСПУБЛИКАНЫ БАЕТА
Азык-төлек составының дәүләт таләпләренә туры килмәве җитәкчеләр кәефен кырса да, барысы да андый ук аяныч хәлдә түгел. Яхшы хәбәр дә бар: узган ел алкогольле продукция Татарстан бюджетына 22 миллиард 300 миллион сум табыш китергән. Дөрес, бу 2022нче ел белән чагыштырганда кимрәк, әмма түрәләрнең «бар да яхшы» дигән җөмләсе астына яшерелгән кризис чорында бу сумма ярап торырлык.
– Эш шунда ки, 2022нче елда бездә уртак финанслау булды. Финанс министрлыгы җитештерүе булган һәр оешмага акча бүлеп бирде, ә узган ел мондый мөмкинлекләр булмады, – дип аңлатты Җәүдәт Әхмәтханов моны «Вечерняя Казань» газетасына. – 22 миллиардтан артык сум – кечкенә күрсәткеч түгел. Киресенчә, бу безнең республика үсешен сыйфатлый. Чагыштырып карасаң, сыра үсеше сизелерлек арткан. Ә бит нинди чорда! «Ак кремль» заводын сату аркасында, аларның еллык җитештерүе кимегән булса да, шундый күрсәткечкә ирешелгән әле. Завод хисап чорында 13 миллион декалитр сыра продукциясе җитештергән, узган ел аларда глобаль үзгәртеп кору белән бәйле рәвештә 2-3 ай җитештерү булмаган, шуңа күрә ике миллионга азрак җитештергәннәр. Ләкин бу куркыныч күрсәткеч түгел.
2023нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда барлыгы 10,9 миллион декалитр алкоголь продукциясе җитештерелгән, бу 2022нче елга караганда 2 процентка күбрәк. Аракы җитештерү һәм Татарстанның эчке базарына кертелгән алкогольле продукция күләме шулкадәр үк процентка арткан.
Җитештерү белән беррәттән алкоголь куллану да үсә. Моны узган елгы сату хисаплары дәлилли. Ваклап сату объектлары 6069,3 мең декалитр алкоголь продукциясе саткан. 2022нче елга караганда 4 процентка күбрәк күрсәткеч бу. Аракы гына үз урыныннан артка чигенгән – узган ел аны сирәгрәк сатып алганнар. 
АЛКОГОЛЬНЕКЕ – ТӘРТИПТӘ
Шуны да искәртергә кирәк: 2023нче елда республика территориясендә исерткеч эчемлекләрне сатуга һәм тәэмин итүгә аерым контроль билгеләнде. Бу әлеге продукцияне сатудан республика бюджетына турыдан-туры кергән акцизларның шактый зур булуы белән бәйле. Шуңа күрә Татарстанда сыра җитештерүчеләргә актив ярдәм итәләр. Өстәвенә, хакимият «легаль булмаган»га каршы актив көрәш алып бара. 
– Узган ел күрше төбәкләр белән чиктәш территорияләрдә һәм республиканың ерак торак пунктларында легаль булмаган алкогольле продукция чыгару эше дәвам итте, – дип сөйләде Җәүдәт Әхмәтханов. – Шуңа Күрә Татспиртпром продукциясен кечкенә торак пунктлар буенча китерүне стимуллаштыручы адрес программаларына зур игътибар бирелде. Хәзер программада 385 сәүдә объекты катнаша, аларда эконом-сегмент аракысы, ачы төнәтмә һәм ике сыра атамасы минималь бәяләр буенча сатыла. Республиканың 1200 торак пунктында алкогольне ваклап сату өчен сәүдә объектлары бөтенләй юк. Күләгәдә эш итүче алыпсатарлар моны яхшы куллана. 2024нче елга бурычларның берсе – мондый авылларда ваклап сату кибетләре ачу.
Продукциянең сыйфатын контрольдә тоту өчен узган ел республикада «Намуслы билге» системасы кысаларында алкоголь продукциясен маркировкалау буенча эксперимент башланды. Маркировка товарның җитештерүчедән алып ваклап сатуга кадәр ихтыяҗын ачыкларга мөмкинлек бирә. Экспериментта беренче булып Чистай сыра заводы катнаша. Касса аппаратлары программаларында да үзгәрешләр була. Моның ярдәмендә күпме литр маркалы сыра сатылганы аңлашыла.
Узган ел планнан тыш контроль чаралар тулысынча диярлек чыгарылды, ә административ хокук бозулар турында эш кузгату процедурасы шактый үзгәрешләр кичерде. Хәзер төп басым профилактик чараларга юнәлтелгән: визитлар һәм консультацияләр үткәрү, җәмәгать тыңлаулары, продукциягә карата мәҗбүри таләпләрне бозу турында кисәтүләр игълан итү.
2023нче елда алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контроль буенча барлыгы 171 чара уздырылган. Башка контроль һәм хокук саклау органнары белән берлектә алкоголь базарын контрольдә тоту буенча 140 чара үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 299 хокук бозу очрагы ачыкланган.
– Без республикага алкоголь җитештерү өчен кертелгән 11,8 миллион декалитр этил спирты, алкоголь, шулай ук спиртлы чималларны тикшердек. Барлык продукция таләпләргә туры килде, – ди Җәүдәт Әхмәтханов. – Исегезгә төшерәбез, 1996нчы елдан Татарстанда алкоголь продукциясенең һәр партиясен ирекле тикшерү системасы эшли. 2023нче елда 46311 партия тикшерелгән, шуларның 918е кире кагылган.
Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанда 548 кеше алкоголь белән агуланган, 213 очракта үлем очрагы теркәлгән. Яшүсмерләрнең агулану саны ике тапкыр диярлек арткан.
– 2022нче елдагы кебек үк, этанол белән агулану өстенлек итә, – дип сөйләде Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Булатова «Бизнес Онлайн»га. – Узган ел белән чагыштырганда, спиртлы эчемлекләр кулланудан агулану өлеше артуы күзәтелә. Татарстанның 19 районында күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән артып китә. Югары Ослан, Әгерҗе, Чүпрәле районнарында күрсәткечләр өч тапкырга югарырак.
Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы һәм ФСБ белән берлектә контрафакт эзләп, Татарстанны даими күзәтеп торалар. Узган ел 33 кеше административ җаваплылыкка, тагын 11 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.
САННАР
2023нче елда алкоголь продукциясен ваклап сату күләме 2022нче ел белән чагыштырганда Татарстанның 43 районында арткан. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясенең йомгаклау утырышында шундый саннар яңгырады.
Алкоголь сату түбәндәге районнарда шактый арткан:
Лаеш районында – 15 процентка;
Югары Ослан районында – 14 процентка;
Питрәч районында – 12 процентка;
Биектау районында – 11 процентка;
Яңа Чишмә районында – 10 процентка.
2022нче ел белән чагыштырганда алкоголь продукциясен ваклап сату күләменең кимүе ике районда гына теркәлгән: Апас (4 процентка) һәм Арча (2 процентка). Гомумән алганда, республиканың ваклап сату предприятиеләре узган ел халыкка 6 миллион декалитр алкоголь продукциясе саткан.
БУ КЫЗЫК
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кешеләр срогы чыккан продуктларны сатып алудан курыкмый. Алар фикеренчә, мондый төр ризыклар акчаны экономияләргә ярдәм итә. Бу кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе түбәнәйгәнен күрсәтә, әмма шулай ук халык Бөек Ватан сугышы һәм 90нчы еллардагы ачлык турында истә тота һәм ризыкны ташлаудан, әрәм итүдән тыела.
НАФИ аналитик үзәге тикшеренүләре буенча, русиялеләрнең 67 проценты яраклылык вакыты чыккан азык-төлекне сатып алырга әзер. Шуларның 25 проценты кибеткә фәкать шундый «арзанлы» товар гына алырга йөри икән. Татарстан сәясәтчеләре һәм экспертлары да бу күренешнең төп сәбәбен экономиягә бәйләп аңлата. Бу аеруча тормыш дәрәҗәсенең түбәнәюе һәм чираттагы озакка сузылган социаль-икътисади кризис фонында актуаль.
Сораштыруда 250 кеше катнашканы билгеле. Нәтиҗәләр буенча, русиялеләрнең нибары 28 проценты гына яраклылык вакыты чыккан продуктларны бернинди шартларда да сатып алмаячагын белдерә. Яхшы тәэмин ителгән кешеләр (36 процент) һәм хуҗабикәләр (37 процент) арасында мондый продуктларны сатып алмаучылар саны югарырак.
Һәр бишенче русияле (19 процент) ризыкның яраклылык вакыты тәмамлану сәбәпле, еш кына аны ташлап китүен таныган. 18-24 яшьлек кешеләр арасында бу өлеш 38 процент тәшкил итә, ә 55 яшьтән өлкәнрәк русиялеләр арасында азык-төлекне чүпкә чыгаручылар өч тапкыр азрак. Русиялеләрнең яртысыннан артыгы азык-төлекне сирәк ташлый. Сораштыруда катнашучыларның биштән бер өлеше (24 процент) ризыкны беркайчан да ташламый. 
(Чыганак: «Казанферст»)
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии