- 05.02.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Быел Русиядә хайваннар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил барлыкка килергә мөмкин. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Аның сүзләренчә, илебездә сукбай хайван хокуклары чикләнгән. Татарстан да искәрмә түгел. Мисал итеп ул Лаеш районын китерә. Җәйге сезонда бирегә халык күпләп дачаларга килә, хуҗасыз этләрне ашата, кулга ияләндерә, ә көз-кыш җитү белән, аларны тагын ташлап китә. Шуннан соң сукбай этләр көтү булып җыелып йөри һәм ризык эзләп хәтта кешеләргә дә һөҗүм итә башлый. Кеше хуҗасыз хайваннарның хокукларын чикли, дип белдерә сәясәтче. Кеше хокуклары яклануга мохтаҗ чакта, хайваннарның хокукын якларга әзерләнү яхшы күренеш, билгеле...
«Халык контроле» системасы мәгълүматлары буенча, 2023нче ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда йортсыз хайваннарга карата 874 шикаять теркәлгән. Алар арасында теркәлгән иң күп очрак – хайваннарның кешегә һөҗүм итүе. Иң күп шикаятьләр Казаннан килгән (378 очрак), аннан соң Әлмәт районы – 106 очрак, Лаеш һәм Яшел Үзән районнарына 60шар шикаять туры килә. Чаллыда йортсыз хайваннардан 42 тапкыр, ә Биектау районында 35 тапкыр зарланганнар.
Ярослав Нилов фикеренчә, сүз «яңа чиновник» булдыру турында түгел, ә илнең һәр төбәгендә Иҗтимагый палата әгъзасына өстәмә йөкләмәләр бирү турында бара. Әлеге җаваплы хезмәтен ул бушлай башкарырга тиеш булачак. Өстәмә эше өчен түләү алмаска ягъни. Хайваннар, бигрәк тә этләрне кешенең тугры һәм чын дуслары, дибез бит, алар белән эшләү кесәне калынайтырга түгел, ә күңелне күтәрергә тиеш. Тик бушка эшләргә риза булган түрәне табу гына ай-һай кыенга туры килер, шуңа күрә әлеге вәкаләтле вәкилнең барлыкка килү-килмәве озак хәл ителәчәк.
Хәзерге вакытта хайваннар мәсьәләләре белән федераль дәрәҗәдә төрле ведомстволар – авыл хуҗалыгы һәм Россельхознадзор министрлыгы, Табигать министрлыгы, Мәдәният министрлыгы һ.б. шөгыльләнә. Региональ дәрәҗәдә мондый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләргә экология, торак-коммуналь өлкә һәм хәтта автомобиль юлларын ремонтлау һәм карап тоту өчен җаваплы органнар шөгыльләнә.
– Сүз һәр төбәкнең Иҗтимагый палатасыннан бер әгъзаның хайваннарны яклау мәсьәләләренә беркетелүе турында бара. Бу йортсыз һәм хуҗасыз калган хайваннарга кагыла. Бездә хокук бозу очраклары күп. Моннан тыш, йортсыз хайваннар проблемасы хәзер бик актуаль, – дип билгеләп үткән Нилов «Казанферст» белән сөйләшкәндә. Депутат аңлатуынча, вазифага сайлану «сайладым да куйдым» ысулы белән үткәрелергә тиеш түгел. Бу эшчәнлек белән шәхсән кызыксынган һәм өлкә проблемалары белән таныш булган Иҗтимагый палата әгъзасы вәкиле булырга тиеш ул. Шул ук вакытта Нилов зооактивистларны актив җәлеп итәргә тәкъдим итә, аларның күп кенә акыллы идеяләре һәм яхшы тәкъдимнәре бар, әмма хакимиятләр аларны ишетми.
– Мәсәлән, сугыша торган токымлы этләр үрчетү яки аларны йөртү кагыйдәләрен бозу турында сүз бара. Мин яши торган торак массивында шундый эт йөри, бер көнне аның муенсасы бар, икенче көнне юк. Хуҗасыннан ни өчен шулай, дип сорагач, эт өйрәтелгән, ул мине тыңлый, дип җавап бирә. Ләкин аның инстинкты кабынса, хуҗасы берни эшләтә алмаячак. Ул куркыныч сизеп, теләсә кемгә һөҗүм итә ала. Шулай ук чиплау, теркәү, ветеринария клиникаларын лицензияләү, махсус токымлы хайваннар үрчетү мәсьәләсе дә мөһим.
Мөһимен мөһим дә, тик гадәттәгечә сүздән ерак китә алмый безнең сәясәтчеләр. Болай эшләргә кирәк, тегеләй кирәк дип, еш кына нокта куярга яраталар. Шулай булмаса, сукбай этләрнең кешеләргә ташлану очраклары кимер иде. Шуңадырмы, Татарстан һәм башка төбәк зооактивистлары әлеге чараның нәтиҗәле булачагыннан шикләнә. Әйтик, Ижауда «Хайваннарны Яклаучылар Альянсы» юристы Варвара Васильева фикеренчә, мондый ысул белән вәкил билгеләүдән бер файда да булмаячак.
– Безгә билгеләнгән җәмәгать вәкилләре институты кирәкми. Бигрәк тә Иҗтимагый палатадан. Минемчә, ул – кесә оешмасы. Бу файдасыз булыр дип уйлыйм. Йортсыз хайваннар өчен файдалы бернәрсә дә эшләмәячәк ул кеше. Бу вазифага проблемаларны белгән активистларны билгеләү яхшы булыр иде. Мондый вәкил кирәк, чыннан да кирәк. Әмма ул кем булыр? Безгә тагын бер файдасыз «чиновник» кирәкми, – дигән фикердә Варвара Васильева.
Түбән Камадан зоозащитник Любовь Плеханова ышанычлы, яңа законнар уйлап табу урынына инде булганнарының нәтиҗәлелеген һәм эшчәнлеген арттыруга игътибар итү яхшырак булыр иде дип саный.
– Мәсәлән, йортсыз хайваннарны тоту программасы. Хәзер бу программа белән кем шөгыльләнәчәк? Минем уйлавымча, бернинди нәтиҗә дә булмаячак. Нормаль закон чыгару яхшырак булыр иде. Бездә хайваннарга карата мәрхәмәтсезлек турында закон бар, 245нче маддә. Аны тулысынча эшләтсәләр, башка бернинди вәкил эзләп, проблема чыгарырга кирәк булмаячак, – ди ул.
Татарстанда танылган хайваннарны яклаучы Эльвира Кутуева да шундый ук фикердә. «Казанферст»ка биргән шәрехләмәсендә ул:
– Әгәр «яңа» урынга хайваннарны яратмаучы берәүне утыртсалар, ул барысын да су төбенә тарта ала. «Хайваннарны яклау» партиясе бар – шулар арасыннан сайласыннар, – дип белдерде.
Шул ук вакытта «Хайваннар дөньясын саклау» проекты җитәкчесе һәм Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин да әлеге институтны булдыруга каршы булуын белдерде.
– Андый вәкил кирәкми. Бу өстәмә штат берәмлеге. Тагын бер берәмлек ясаргамы? Ни өчен? Телевизордан күрсәтер өченме? Мин бу вазифаның мөһимлеген күрмим.
Өстәвенә, ул төбәкләргә хайваннарга карата кешелекле мөнәсәбәт таләпләреннән баш тартырга рөхсәт итүче төзәтмәләрне гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә. Сүз РФ Дәүләт Думасының экология комитеты тарафыннан хупланган төзәтмәләр турында бара. Алар буенча 2024нче ел башыннан һәр төбәк хакимияте йортсыз хайваннар белән нәрсә эшләргә икәнен үзе хәл итә ала. Мәсәлән, Русиянең берничә төбәгендә хакимиятләр аларны атарга рөхсәт итә.
– Инфраструктураны үстерергә кирәк, этләр өчен йөрү мәйданчыклары, хайваннар өчен приютлар барлыкка килергә тиеш, тиешле финанслау аларны төзү һәм тоту өчен булырга тиеш. Ветеринария, хайваннарның билгеле бер категориясе өчен бушлай яки ташламалы стерилизация, хайваннарны бушлай теркәү программалары кебек программалар барлыкка килергә тиеш. Менә авыл хуҗалыгы хайваннары мәҗбүри рәвештә теркәлә, ә калганнары юк. Гомумән алганда, хайваннарга карата мәрхәмәтсезлек турында закон бар һәм аны үтәргә кирәк. Бу маддәнең эшләве кирәк һәм моңа хокук саклау һәм күзәтчелек органнары ирешергә тиеш. Моннан тыш, кыргый хайваннар – зоопарклар, цирклар, хайваннар хокуклары бозылган һәр җирдә –мондый хайваннарны тоту өчен җаваплылыкның бөтен чарасы да закон белән билгеләнгән, һәм аны үтәү генә кирәк.
Билгеле ки, хакимият органнарында хайваннарга карата мөнәсәбәтне контрольдә тоту мәсьәләсе беркетелгән вазифалар җитәрлек. Мәсәлән, һәр муниципалитетта йортсыз һәм хуҗасыз хайваннар санын контрольдә тотучы кеше бар. Тик халык моннан хәбәрдар түгел һәм еш кына бу темага караган мөрәҗәгать һәм шикаятьләрнең кемгә бирелергә тиешлеген белми. Вәкил кабул ителгән очракта да, нинди үзгәреш була алыр икән соң? Инде булган кануннарның нәтиҗәлелеге хакында уйланырга кирәктер, бәлки. Хәер, безнең илдә чынга ашмаган яки үтәлмәгәнне үзгәрткәнче, яңаны уйлап табуны кулайрак күрәләр.
Сер түгел, хайваннарның хокуклары өчен көрәшү быел гына башланмады. Узган елның көзендә Дәүләт Думасы стеналарыннан хайваннар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын кертергә чакыру берничә тапкыр яңгырады.
Июль аенда Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев: «Бездә хайваннар хокуклары буенча омбудсмен вазифасын кертү тәкъдиме бар. Эшмәкәрләр, Кеше хокуклары һәм балалар хокукларын яклаучылар бар, тик әллә ничә миллион хайваннарны яклаучы юк».
Октябрь ахырында «Гадел Русия» фиркасе җитәкчесенең беренче урынбасары Думада үзенең тәкъдиме турында кабат искә төшерде. Гусев: «Без түгәрәк өстәл җыябыз. Бу инициативаны йортсыз хайваннар өчен приютта эшләүчеләрнең барысы да хуплый. Идеяне цирк артистлары һәм Росгосцирк җитәкчесе дә һәм Запашныйлар да хуплый», – диде.
Шунысын да искәртергә кирәк: 2016нчы елның маенда ук Дәүләт Думасының Табигый ресурслар һәм экология комитеты әгъзасы Олег Лебедев Русиядә хайваннар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасы кирәклеге турында белдерде һәм хайваннарны яклаучылар митингы уздырды. Ә шул ук елның ноябрендә депутатлар Виталий Пашин һәм Данил Шилков, тиешле петициягә ярты миллион имза җыеп, хәтта «РФда хайваннар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил турында» закон проектын әзерли һәм декабрьдә аны Дәүләт Думасына 41910-7нче саны белән кертәләр.
Ул вакытта түрәләр теләкләренә ирешә алмады. Хәзер ничек килеп чыгар – күрербез.
БУ ТЕМАГА
«Ватаным Татарстан»: Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе мәгълүматлары буенча, быел этләрне аулау өчен бюджеттан 88,3 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Аның 29 миллионы агрессив этләрне карап тоту өчен китәчәк. Республикада ел саен якынча 20 меңләп эт аулана. Ә приютны СанПиНның барлык кагыйдәләре буенча төзү өчен якынча 100 млн сум акча кирәк. Аларны карап тоту да арзан түгел: әгәр 4-5 ел элек бер этне асрау 107 сум булса, хәзер бу 150 сумга җитә. Сукбай этләр белән эшләүчеләр аларны теркәүгә зур игътибар бирергә кирәклегенә басым ясасалар да, хайваннарның хуҗалары ашыкмый. Әйтик, хәзерге вакытта республикада 110 мең эткә вакцина ясалган, ә нибары 14 меңе генә теркәлгән.
Чагыштыру өчен, узган ел хуҗасыз этләрне аулау һәм асрау өчен бюджеттан 75,4 млн сум акча тотылган. Әлеге вакытта Татарстанда эшли торган 19 приютта 3 мең эт яши. Аларның икесе муниципаль булса, калганнары – шәхси. Тагын бер приют Чаллыда төзелә.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии