Әлвинтрест ындырсоюз

Узган гасырның алтмышынчы елларында Казан педагогика институты студентлары Хәбиб абый җитәкчелегендә безнең Шәле авылына килеп, бик күп тапкырлар бушлай концерт-тамаша куеп киттеләр. Хәбиб абый дигәнебез (фамилиясен хәтерләмим) олпат гәүдәле, көчле калын тавышлы, юк кына нәрсәдән дә төрле-төрле мәзәкләр уйлап чыгара торган бик шаян, җор кеше иде. Заманында Г. Камал театрында артист булып эшләгән, диделәр. Шулай бервакыт аңа атаклы колхоз рәисе Гатаулла абый Таҗиевның зәңгәр төстәге өр-яңа «Волга»сына утырып, күрше Әлбәден авылына барырга туры килә. Рәис аны үзе белән бергә чәй эчәргә, тамак ялгап алырга дип, Гөргери исемле танышына алып керә. Йорт хуҗасы аларны «капитально» кунак итә, кыстый-кыстый, үзе ясаган «мәй» белән сыйлый. Һәр стаканны күтәреп каплап куйган саен, кулын-кулга ышкып: «Ой, эх нинди шәп, әйбәт Әлвинтрест ындырсоюз аракысы. Бигрәкләр күңелгә хуш килә торган итеп эшләнгән инде. Казаннарныкын бер якка куй», – дип, Гөргерине күкләргә чөеп мактый һәм кулын кыса.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Комментарии