«Авылым мәзәкләре»

«Авылым мәзәкләре»

1 апрель – көлке көне җитә. Укучыларыбыз әзерләнә торсын дип, «Авылым мәзәкләре» сәхифәсен бүген генә 16нчы биттән «башка чыгарып» аерым сәхифә итеп тәкъдим итәргә булдык. Аны уен-көлке яратучы укучы-авторларыбыз туплый. Авылыгыз, якыннарыгыз, танышларыгыз белән бәйле кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалар бәянен алга таба да көтеп калабыз. Һәр җирлекнең данлыклы шаяннары бар бит… Аларны барлыйк.

Фәйзер абыйның эт эчәгеләре

Маташ урамында Ватан сугышы ветераны, хисапчы Фәйзер абый Гомәров яши иде. Бервакыт ул еллык хисабын яба алмый аптыраган – бер тиен чыкмый гына бит. Нишләргә? Өч көн утырып та, инде булмагач, кесәсеннән бер тиен акча ала да бу, аны тишә һәм отчётының бер почмагына тегеп, районга җибәрә. Әлеге отчёт Фәйзер абый үлгәннән соң ун ел үткәч архивтан килеп чыккан. «Монысы нәрсә тагын?!» – дип шаккаткан ди тикшерүче. Шуңарчы ул отчётның беркемгә дә кирәге булмаган күрәсең.

Шул Фәйзер абый бәрәңге бакчасындагы эт эчәгеләре турында: «Син аларны, энем, тирән итеп казы да, тамыры белән йолкып ал, мин гел шулай итәм. Шунсыз бетереп булмый аларны», – ди иде. Фәйзер абый күптән юк инде, ә бакчасындагы эт эчәгеләре ел саен шаулап чәчәк ата.

Марс ЯҺУДИН,

Башкортстан республикасы, Күгәрчен авылы

Тутырмыйча кайтмыйм

Колхоз сыерларын көтүче Гатаулла абый Гайнуллинга ферма мөдире белән якалашу, низагка керү бик кыйммәткә төшә (кушаматы Чуаш иде, мәрхүм инде). Тегене, сүзен ахыргача әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә, 15 тәүлеккә ябып та куялар («кунак йортлары»ның шулай гөрләп эшләп торган чаклары).

Бик күпләр кебек, ул да үзен нахакка хөкем иттеләр дип саный һәм зинданнан тизрәк котылу җаен эзли. Иписез генә 1 кило маргарин ашап, күбенгәнче салкын кое суы эчә дә патша җәяү йөргән җиргә ешлый башлый абзый. Алай гына да түгел, бөтен өсте-башы да буялып бетә моның. Бөтен тирә-якка «хушбуй» исе тарала.

«Ике аяклы бу «бәдрәф»нең монда кирәге юк, машинагызга утыртыгыз да, тиз тотып өенә кайтарып куегыз, сасысын хатыны юсын!» – ди милиция башлыгы хезмәткәрләренә. «Минем СССР Конституциясе нигезендә чыгарылган законнар буенча хөкем ителгән кеше булуымны оныттыгыз мәллә? Срогымны тутырып бетермичә һәм тәмам сәламәтләнмичә, моннан беркая да китмәячәкмен», – дигән була Гатаулла абый, бәясен күтәрергә тырышып. Ә үзе корган планының тормышка ашасына эченнән генә сөенеп бетә алмый. «Телеңә салынма, Гайнулла! Мин ничек кушсам, шулай була», – ди начальник. Тегене кулларына перчаткалар кигән ике милиционер җилтерәтеп машинага чыгарып утырта да өенә кайтарып куялар. Менә шундый юл белән 15 көн урынына 4 көндә иреккә чыга ул. «Ә теге, мине нахакка 15 тәүлеккә хөкем иттергән мөдирне эчеп, салмыш хәлдә йөргәне һәм 50 баш сыерның күбенүенә юл куйганы өчен колхоз рәисе Фәйзрахман Сафин эшеннән куды. Кеше рәнҗеше кайчан да бер килми калмый ул», – дигән иде Гатаулла абый булып узган «ЧП»га йомгак ясап.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Шәле авылы

Сыерын саткан

Күрше Үсәли авылында базарның гөрләп эшләп торган еллары. Гани бабай абзардан сыерын бау белән җитәкләп алып чыга да: «Мин Үчәли базарына сыер сатарга барам. Кешеләр сата бит, безгә дә кешечә яшәргә ярыйдыр», – дип, капкадан чыга башлый. Карчыгының сыерны бер дә саттырасы килми: «Зинһар, сыерны сатма. Күлмәгемне, итегемне, мамык шәлемне бирәм – шуларны сат, сыерны калдыр, туендыручыбыз бит ул безнең», – дип ялына. Гани абыйның үз сүзен сүз итәсе килә: «Ир сүзе бер булыр, сатам дигәч, сатам», – дип, базарга чыгып китә. Хатыны елый-елый карап кала.

Базар гөрли, барысы да сатасы малларын мактый. Гани абый да сыеры белән барып баса. Ул арада халык сыерның гадәтләре белән, ничә литр сөт бирүе белән кызыксына башлый. Гани абый тыңлап-тыңлап тора да, айнып киткәндәй була. Мактыйсы урынга, сыерын бетереп тәнкыйтьли бу: «Тибә торган гадәте бар. Сөте аз, кәҗә кадәр дә сөт бирми, ике имчәге корыган». Җыелган халык таралыша. Ул арада Гани абый сыерын җитәкли дә, тиз генә базардан тая.

Өенә кайтып җитә дә, капкадан ук хатынына кычкыра: «Без кайттык. Сыерны абзарга яп та чәй куй, тамагым кипте. Сөтләп чәй эчәсем килә!» Озак еллар буе үзен сүгеп йөргән ул аннары: «Әй Гани, Ганиулла, йә, күңелең булдымы, карт җүләр. Кешечә яшим дип, авылдашлар алдында оятка калдың бит!»

Саймә ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Мамадыш районы, Түбән Сон авылы

Өйдә кем хуҗа?

Элеккеге еллар. Безнең авыл агайлары Х. абыйның өендә «Бөгелмә малаен» «өч борынга сындырып» утыралар икән. Йорт хуҗасының хатыны авылда усаллыгы белән шактый билгеле кеше буларак, бер агай түзми, исенә килеп, сорыйсы итә:

– Карале, ни, кем, хатының кайтып керсә, безгә эләкмәсме соң?

Бераз кабып алгач шактый батырайган Х. имәндәй йодрыгын шап итеп өстәлгә бәрә дә:

– Өйдә кем хуҗа? Минме, улмы? – дип куя.

Ул да булмый, капка келәсенең чылтырап ачылганы, Н. түтәйнең тамак кырганы ишетелә. Әле генә әтәчләнеп утырган Х. агай шул мизгелдә:

– Егетләр, мин үлдем! – генә ди дә, ярылган утын пүләнедәй өстәл астына авып төшә!

Әлеге хәлне бүген дә мәҗлесләрдә кызык итеп сөйлиләр.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Җыелышта

Узган гасырның 70нче еллары. Колхозда отчет-сайлау җыелышлары бара. Еллык эшкә хисап ясала, киләсе хуҗалык елына планнар куела, билгеле инде, социалистик йөкләмәләр кабул ителә. Йөкләмәләрнең бер пункты исә бик мөһим – ярышка кайсы хуҗалыкны чакырабыз, шул турыда.

…Колхозның партком секретаре киләсе елда социалистик ярышка күрше «Кызыл флаг» колхозын чакырырга тәкъдим ясый. Җыелышны алып баручы залга сорау ташлый: «Кемдә нинди фикерләр бар?»

Беренче сүзне шук телле ветеран Бәзык ага ала. «Җәмәгать, – ди ул. – «Кызыл флаг» дигәннәрен бик егәрле колхоз диләр бит. Алар белән ярышка чыгып, көлкегә калмагаек, дим. Аларны уза-нитә калсак, дим…»

Җыелышны алып баручы рәис ветеран агайның сүзен кыскартырга теләп: «Нишләп, Бәзык ага, алай дисең? Тырышсак, узарбыз! Син халыкка шик ташлама».

«Менә мин шуңа борчылам да шул… Аларны узып китсәк, без көлкегә калмабызмы, дим. Безнең бит ыштанның төбе юк». Зал ветеран картның сүзен әллә хуплап, әллә уенга алып, шаулатып кул чаба. Кәефе кырылган колхоз рәисе халыкны тынычлыкка чакырып, кулын күтәрә.

Бәзык ага Ватан сугышында бер аягын югалтып та җор теллелеген югалтмады. Агач аяк белән колхоз эшендә башлап йөрүчеләрдән булды. Урыны оҗмахта булсын иде аның.

Азат ҺАДИЕВ,

Мамадыш районы, Олыяз авылы

Исемеңне язып куй

Бакчада эшләп, кичен мунча кереп, ял иткәч, ире гәҗит укый, хатыны башваткыч чишеп утыра. Уңышлы гына чишеп бетерер алдыннан, бер сорауда тукталып кала. Иренә мөрәҗәгать итеп: «Кара әле, сиңа әйтәм, «Матур-сөйкемле» дип язылган. Аңламыйм, «Матур-сөйкемле» шул ук матур, сөйкемле була ич инде ул». Ире шаяртып: «Башыңны ватып утырма инде, исемеңне яз да куй, шуннан да дөресе булмас» – ди.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Юмаган идем

Хирург янына бер аягы бик каты шешкән бер хатын килә. Табиб моның авырткан аягын караганнан соң, икенче аягын да күрсәтүне сорый. Тегесенең һич кенә дә оегын саласы килми. «Кая күрсәтәсезме, юкмы?» – ди табиб, сабыры бетеп.

«И, ул аягым авыртмагач, анысын юмаган идем шул, күрсәтеп тормам инде», – дип, дөресен әйтеп бирергә туры килә.

Рәфилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара шәһәре

Үзем дә тәрәзәдән генә

1948нче елның җәе. Төпчек кыз Нурия өй саклап кала. Әнисе кушканча, идәннәрне юып, ишекне тыштан йозак белән бикләп, капка төбенә чыгып утыра.

Менә берзаман моның олы апасы кайтып керә. Кайтса, ишек бикле, сеңлесе капка төбендә утыра. «Кая, ачкычны бир әле, чәй эчәргә генә кайттым», – ди апасы. Кече кыз бераз сакаурак та була: «Үзем дә тәгәзәдән генә кегеп-чыгып йөгим әле!» – дип, апасына ачкычны бирми. Бирсә, әле генә юган идәне пычрана бит, идән саклап утыруы икән. Апасына чәй дә эчмичә кире борылып китәргә туры килә инде.

Җәвидә СИБГАТУЛЛИНА,

Буа шәһәре

Кечкенәнең корсагы зур

Миңни ага белән Вазифа түти күзикмәк пешергәннәр дә, аны өстәлдә калдырып, үзләре базарга киткәннәр. Ул арада боларга туганнары Рәхимулла килеп, бикле ишекне ачкан да, күзикмәкне сыптырган. Тегеләр кайтса, өстәл өсте буш. Вазифа түти картына: «Бу безнең энекәш эше инде. Гәүдәсе дә кечкенә генә, ничек сыйды икән соң?» – ди икән. «Аның аягы гына кыска бит, корсагы зур», – дип, бик тапкыр җавап биргән Миңни ага.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Сал булмаса!

Элеккеге Бондюг районының (хәзер Менделеевск районы) зур гына бер авылында шактый еллар элек, әле совет чорында ук, җитәкче урынында Зиннәт исемле бер кеше эшләгән. Сәләтле, игътибарлы, ярдәмчел, һәркем белән уртак тел таба белсә дә, бер ярамаган гадәте булган аның. Сирәк кенә булса да «төшерергә» яраткан. Шулай бер «төшергәнендә» кемдер район җитәкчеләренә әләкләгән бит моны. Зиннәт аганы бюрога чакыртканнар. «Саласыңмы, тагын саласыңмы?» – дип сорыйлар икән. Бу озак уйлап тормаган: «Сал булмаса!» – дип ычкындырган. Райондагылар елмаеп куйганнар, әмма шелтә дә белдерергә онытмаганнар.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеевск районы, Иж-тамак авылы

Кызыллык эшләмәгән

Узган гасырның 60нчы еллары. Буа районы «Коммуна» колхозы кырларында кызу урак өсте. Комбайнчы С. абыйның (мәрхүм инде) эше бармый. Комбайны еш ватыла. Төшке ашка С. абыйның хатыны ризык китерә. Бер шешә кызыл аракы да бар. С. абыйның бик ачулы вакыты була, шешәне ала да, кизәнеп атып та бәрә. «Кызыллык эшләмәгән әле монда!» – дип куя үзе. Шуннан соң бездә берәр эш эшләгәндә, эш бармаса, «кызыллык эшләмәгән әле» дип куялар иде.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комсомоллар ни ашаган?

Бервакыт кечкенә сеңлем бик каты чирли башлый, ашаудан кала. Аптырап, ни ашыйсы килүен сорыйлар. Уйлап тора да, комсомоллар ашаган әйберне сорый. Нәрсә икән соң ул, дип баш ваталар. Сораштыра башлагач, билгеле була: Габбас абыйсы Минзәләгә комсомолга керергә баргач, абрикос компоты алып кайткан була. Шулай итеп, «комсомоллар ашый торган әйбер» – абрикос компоты булып чыга. Ләкин ул вакытта авыл кибетләрендә сатылмый иде шул әле «комсомол ризыгы».

Хәниф ГӘРӘЕВ,

Минзәлә районы, Тәкермән авылы

Глазби

Мин туып-үскән авылның исеме Күзби. Авыл башыннан Казанга бара торган олы юл уза иде. Авыл башындагы чирәмлек без бала-чага өчен хәзерге тел белән әйтсәк, парк булды. Шулай бер чакны «парк»та уйнап йөргәндә Нәгыйм исемле малай янына елкылдап торган пар ат җиккән тарантаска утырган бер ир килеп туктый да: «Сынок, это что за деревня?» – дип сорый. Нәгыйм инде бишенчене бетергән, русча чамалый. Шуңа күрә күз сүзенең русча глаз дип тәрҗемә ителүен тиз генә исенә төшерә дә: «Это деревня Глазби», – дип чатнатып җавап бирә. Тарантастагы абзый бик аптырап: «Глазби, Глазби…» – дип китеп бара.

Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа шәһәре

Комментарии