Балы да бушлай

Бу кызык хәл Минзәлә шәһәренең үзәгенә якын гына урнашкан ашханәдә булды. Туган авылым Тупач мәктәбендә укыган чак. Уку-язу кирәк-яраклары алырга дип шәһәргә барган идем. Ил белән Н.Хрущев идарә иткән еллар иде ул. Берара шәһәр ашханәләрендә ипи бушлай булып, өстәлгә матурлап кисеп куелды. Аның белән рәттән тоз, горчица да була иде.

Шулай туры килде, бер өстәл артында мәктәбебезнең хуҗалык мөдире (шулай ук мәктәп атын карап, ашатып торучы да иде) Газетдин абый һәм күрше Хәдичә әби белән ашадык. Ашап туйгач, Хәдичә әби өстәлдәге ипи кисәкләрен үзе теккән кечкенә капчыкка тиз-тиз тутыра башлады. Абзыебыз шаян кеше иде. «Хәдичә апа, аның балы да бушлай бит», – дигәч, әби зур кашык белән каерып горчица капты да, урамга чыгып йөгерде.

Өстәлдәге ипи бик тиз беткәнгә, тиздән аны түләүле иттеләр.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеевск районы, Ижевка авылы

Комментарии