Башың эшләмәсә, аягың эшли

Балта остасы Гыйльметдин «чумаралы» эш эзләп, Питрәч һәм Балык Бистәсе якларын йөреп чыккач, арып-талып, йончып, өенә кайтып егыла һәм йоклар алдыннан, хатынын аптырашка калдырып, аякларын мендәргә куеп ята. «Гомердә булмаган хәл, нишләвең бу, Гыйльметдин?» – ди хатыны, гаҗәпләнеп. «Күрше Никкүчтем (Нептун дип тә йөртәләр) һәм Урта Дәүләзәр авылларында саллы гына «шабашкалар» бар иде. Безгә бит көрәк белән көрәп ала торганы кирәк. Акчасын азсындым да арырак киттем. Мин кире әйләнеп кайтканда ул эшләрне Күн авылы «шабашниклары» алганнар иде инде. Үз гомеремдә ике нәрсәгә хуҗа була белмәдем: авызыма һәм нәфесемә, – дигән Гыйльметдин. – Соңгы вакытта менә бу дивана баш гомумән уйлый белми башлады. Шуның аркасында мескен аякларым күрмәгәннәрен күрә дә инде.

Мансур ВӘЛИЕВ,

Питрәч районы, Күн авылы

Комментарии