Үзебезнеке булсын

Почта бүлегендә мөдир булып эшләгән еллар. Шәмсеруй апа йөгереп кенә керде дә:

– Кызым, мин бик ашыгам, безнең гәҗиткә яз әле, – дип, акчасын бирде. Квитанция язып, калган акчасын кулына тоттырдым. Ашыгуы чынлап та дөрес булган, акчасын да санамады, квитанциясен дә карамады, ничек йөгереп кергән булса, шулай йөгереп чыгып та китте.

Икенче көнне матур итеп елмаеп, безнең гәҗиткә язмагансың бит, дип дәгъва белдереп, почтага Шәмсеруй апа килеп керде.

– Аңлатып әйтмәгәнмен, мин үзебезнең район гәҗите «Нократ»ка языласы идем. Ярар, «Безнең гәҗит»не дә бик яхшы гәҗит диләр, укырбыз. Шулай да үзебезнең район гәҗитенә дә яз әле. Безнекеләр булгач, безнекеләр булсын, – дип рәхмәт әйтеп, эшенә китеп барды.

Саймә ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Мамадыш районы, Түбән Сон авылы

Комментарии