Яшел күзлекләр

1976нчы елның март айлары. Кильдураз авылы «Коммуна» колхозының идарә утырышы бара. Көн тәртибендә бер сорау:

– Терлекләрне ашатырга кайдан азык табарга?

Колхоз рәисе Харис Абдуллович тавышка куя.

– Хәлләр бик начар, иптәшләр, кемдә нинди тәкъдим бар?

Шунда ферма мөдире Заһир:

– Җәмәгать, миндә бер идея бар инде. Әйдәгез яшел күзлекләргә заказ бирәбез. Менә шул яшел күзлекләрне сыерларга кидергәч, саламны печән дип ашамаслармы икән? – ди.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии