Сәнгатькә багышланган гомер

Сәнгатькә багышланган гомер

Совет чорында мәдәният йорты-клубы булмаган авыл юк иде. Ә алар артистлар килгәнне генә көтеп ятмады, гөрләп эшләде. Рәшид Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Таһир Якуповлар, соңрак буынга да җитешкән Әлфия Авзалова, Илһам Шакировлар кебек олы сәхнәләрне тоткан легендар мәшһүр шәхесләребез янәшәсенә авылдашларына мәдәният хезмәте күрсәткән авыл клубы мөдирләрен дә куяр идем. Һәр авыл мәдәният учагының үз йолдызлары, үз легендар шәхесләре бар иде. Бүгенге сүзем шундый олуг шәхес турында.

Авылга артистлар килү, авыл клубында концерт булу зур бәйрәм иде бит. Без бала-чагалар тере җырчыларны күреп калырга урамда киләп сарабыз. Ә алар, кызганычка каршы, урамда бик буталып йөрми. Урнашкан фатирларында ял итеп яталар да, вакыт җиткәндә генә клубка юнәләләр. Менә шунда күреп калып, исәнләшсәң, сиңа малайлар каршында бик озак мактанырлык сәбәп була инде. Чөнки безне, балаларны концертка кертмиләр, качып кына тәрәзәдән өелешеп күзәтәбез, анда да кумасалар. Әйе, татар концертларын күрергә зар-интизар булып үскән буын без. Ә спектакльләрне әйткән дә юк. Аннан соң, артистлар да еш килеп тормыйлар. Менә шул аралыкта авылыбыз үзешчәннәре сәхнә тота. Монысына кайчагында балаларга да керергә ярый, аннан соң ул бушлай да бит. Мин белә башлаганнан бирле авылымда шундый бәйрәмнәрне Тәслимә апа оештыра иде. Әй ул концертлар... зал халык белән шыгрым тулы. Ә сәхнәдә үзебезнекеләр – әле бүген генә бергә эшләгән хезмәттәшебез, яисә бергә мәктәптән кайткан сабакташыбыз. Ара-тирә шундый тәмле бәйрәмнәрне күрше авыллардан да килеп оештырып китәләр иде. Минем сабый чак күңелемдә шундый күршеләр концертларының икесе бик хәтердә калган. Берсе, элек район үзәге булып торган зур авыл Яңа Кенәр мәдәният йорты үзешчәннәре концерты, икенчесе Иске Ашыт авылы артистлары чыгышлары. Яңа Кенәрдән атаклы мәдәният хезмәткәре Сәлих Хисмәтуллин, икенчесе Иске Ашыттан Саяра апа оештырган концертлар иде алар. Бу концертлар Казаннан, яки Башкортстаннан килгән артистларның чыгышларыннан бер дә ким түгел иде. Мәсәлән, чын нәфис сүзнең ни икәнен, шигырьне ничек укырга кирәклеген мин Сәлих абый Хисмәтуллин авызыннан ишеттем. Әле ул атаклы комедия «Волга-Волга» фильмында да эпизодта уйнап алган шәхес. Ә инде Саяра апаны бүгенге буын да белә. Ул чын мәгънәсендә олпат артистлар белән чагыштырырлык данлы мәдәният юлын үткән кеше. Бу шәхесләрнең икесе дә инде мәрхүмнәр. Әмма аларны онытырга ярамый. Әле Сәлих абыйны да Арча районында искә төшерерләр, аның да исемен тарихка язып куярлар, дип өметләнәм. Әнә Саяра апаның рухы шатланып ятадыр: авылында нинди зур бәйрәм үтте бит аның хөрмәтенә. Иске Ашыт мәдәният йортына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саяра Фәттерахманова исеме бирелде. Әлеге тантанада мин дә катнаштым, татарча сүз, татарча җыр ишетсеннәр дип, оныкларымны да алып бардым. Чөнки минем оныкларым да замана золымы йогынтысыннан араланмаган, өйдә гел татарча сөйләм булса да, урысчага каералар. Ни гаҗәп, ошады балаларыма бу кичә. Аеруча спектакльләрдән өзекләрне көлеп тә, борчылып та күзәттеләр, җырчыларга кул чабып дәртләнеп утырдылар. Димәк, балаларыбызны телле итәсебез килә икән, аларны иманлы гына түгел, мәдәниятле итеп тә тәрбияләргә тиешбез. Бүген Иске Ашыт авылына рухы кайткан Саяра Фәттерахманова да шул хакыйкатьне аңлаган, тарихка кереп калырлык гомер кичкән. Әнә бит оныклары да әбиләрен сагынып, олы ихтирам белән искә ала. Без авылда матур итеп татарча сөйләшергә, җырларга, биергә өйрәндек. Әбиебез барына да өйрәтте, диләр.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов моңлы җырлары белән бәйрәмгә килүчеләрне каршы ала

«Мәдәният – ул халыкның җаны, күңел көзгесе...» дип кабатларга яраткан Саяра Фәттерахманова. Әйе шул, мәдәниятсез халык халык була алмый, әгәр аның үз кыйбласы, үз сәнгате булмаса, ул чит кавемнәргә ияреп эреп юкка чыга. Безнең бүгенге сәнгатебезнең югары бәяләнүендә Илһамнар, Әлфияләр, Таһирлар гына түгел, менә шушындый фидакарь авыл артистларының да өлеше чиксез.

...Үткәннәргә кайтыйк. Тормышлар авыр, юклык, хәерчелек. Тамак кайгысы чын кайгы чаклар. Ләкин халык артистларны көтеп ала, бәйрәм саен оештырылган кичәләргә агыла.

Сугыш башланганда Саярага әле 13 кенә яшь булган. Рәхимсез фашистлар аның да балачагын урлый, Ирләр сугышта, авылда карт-коры, хатын-кызлар һәм балалар. Саяра да сугыш чоры балалары кичкән бар михнәтләрне татый, чана тартып ашлыгын да ташый, әниләренә ияреп фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен түтәрәмгә калган атлар урынына тормышны үзләре җигелеп тарталар.

1947нче ел. Сугыш җәрәхәтләреннән сызланган чак. Һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны өмет сүндермичә көткән, тәмам йончыган вакыт. Клубка кеше кирәк. Ишле гаиләдә үскән, иңнәренә авырлык ишелеп төшсә дә сыгылмаган характерлы, чая кыз бар – ул Саяра. Алдап та, юмалап та, син генә булдырасың дип, үсендереп тә 19 яшьлек Саяраны клубка билгелиләр.

Эленке салынкы йөрүне белмәгән кыз яңа эшенә җигелә. Һәм менә шул көннән 40 ел бер эштә – авылдашларын ял иттерә, бәйрәм оештыручы булып эшли. 1949нчы елда клубта беренче спектакль куела. Авылга яңа сулыш өрелгәндәй була. Бар авыл артистка әйләнә. Юклык заманы бит, кырык терәүле салкын клубта лампа яктысында нинди генә спектакльләр уйналмый, нинди генә кичәләр, концертлар оештырылмый. Син клубта дип колхоз эшеннән дә кала алмыйсың, бәрәңгесе, печәне... өйдә дә бакча, мал-туар бар бит. Саяра клубны төнге 12дә, 1дә бикләп кайта да, бар кеше белән беррәттән көтү куа, яңа көнне каршылый, тавык та чүпләп бетерә алмый торган мәшәкатьләр артыннан чаба. Әле бит спектакльләргә костюмнар кирәк, өй борынча аны җыясы... Ә сәхнәдә кабатланмас образлар, яңа спектакльләр... Саяра-Галиябануны әле дә хәтерлиләр авылда...

Кичәгә Саяраның 2 улы, 8 оныгы кайткан иде. Кечкенә улы, минем классташым, популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Фердинат Фәтхи әнисенең аудио язмасын тыңлатты. Бу Саяра апаның киләчәккә сүзе-вәгазе кебек яңгырады. «Авылымның халкын яраттым. Алар да мине яратты. Кайда күрсәләр дә, олылап исәнләшәләр, Коръән мәҗлесләренә барсам да, ай яхшы, син дә бар икән, дип аерым исәнләшәләр. Рәхмәт сезгә», – диде ул.

С.Фәттерахманова исемендәге халык театры спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте

Улы Фердинант та:

– 7 терәүле салкын клубта эшләп, аны төнлә бикләп чыгып, иртәнге биштә колхоз идарәсенә нәрәдкә рәистән дә иртәрәк барып утыра иде. Бервакыт рәис аңа, көлеп, Саяра апа, синең өеңдә бер дә эшең юкмы әллә, дип сораган. Чөнки әни гел машина сорый, авыл артистлары белән каядыр гастрольләргә чыгып китәсе...

Әни кешеләрне яратты. Сүз йөртмәде. Аңа кеше тартыла иде, чын мәдәният хезмәткәре иде ул, – диде ул.

– Безнең авылда Иске Ашыт мәдәният йорты сәхнәсенә аяк басмаган бер генә кеше дә юк. Гаиләләрдә тавык-савыт шалтырамый тормый, шул чакта да Саяра апа кирәкле психолог. Гаиләләрне татулаштыру өчен барын да эшли. Ул мәдәният хезмәткәре генә түгел, авылның тоткасы иде, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин.

Әйе, Саяра апа бар яктан да үрнәк – эше белән дә, гаиләсе белән дә. Уллары Рифат белән Фердинант та авыл өчен җан атып яшәүчеләр, авылның хөрмәтле кешеләре.

– Саяра апа белән шул кадәр килешеп, уртак тел табып эшләдек. Чын мәгънәсендә сердәшләр булдык. Аның белән рәхәт, җайлы иде. Андагы юмор, җор теллелек. Юктан гына да кызык табып көлдерә белә иде. Ул әни дә, берүк чакта дус та, яшьтәш кебек сердәш тә була белә иде. Мин бик бәхетле шундый остаз белән 13 ел бергә эшләп, тәҗрибә туплап кала алганым өчен, – диде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөлфия Фәтхуллина.

Кичәгә газетабызның даими авторы, язучы, ветеран укытучы Рузалия Ибраһим да килгән иде:

– Без укытучылар мәдәният хезмәткәрләре белән бергә булдык. Элек бит без агитатор да, лектор да. Клуб хезмәткәре әле ферма йортларын, ындыр табакларын да бизәргә тиеш. Агитбригадалар оештырасы. Өстәвенә иҗади хисап концертлары. Түгәрәкләр. Бәйрәмнәр. Саяра барына да өлгерә иде. Иске Ашыт мәдәният йорты һәрчак үрнәк булды, – дип искә алды ул яшьлек елларын.

Әйе, 1947нче елдан башланган мәдәният хезмәткәре вазифасы ярты гасыр дәвам иткән. Саяра апаның эш урыны бердәнбер – Иске Ашыт мәдәният йорты. Ишле гаиләдә авырлыкларны күреп үскән 19 яшьлек кыз үзенең шундый данлы тормыш юлын үтәсен, исемен мәңгеләштерәселәрен күз алдына да китерә алмагандыр. Әлегә кадәр Иске Ашыт халык театры гына Саяра Фәттерахманова исемен йөртә иде, инде менә авыл мәдәният йорты да үзенең легендар артисты исемен алды. Бүгеннән бу мәдәният учагының рәсми атамасы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саяра Фәттерахманова исемендәге Иске Ашыт мәдәният йорты.

Мәдәният учагы бүген дә гөрләп яши. 1949нчы елда Саяра апа тарафыннан оештырылган драма театры 1989нчы елда халык театры дәрәҗәсен ала. Түгәрәкләр эшли. Бәйрәм саен концерт-спектакльләр куела. Ә тамашачыларны мәдәният йорты диварына эленгән мемориаль такта каршы ала. «Иске Ашыт мәдәният йортында 1947 – 1987нче елларда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Саяра Гыйбадулла кызы Фәттерахманова эшләде» диелгән анда. Мәдәният йортында Саяра апаның хисапсыз дәүләт бүләкләре, сәхнә тормышын сурәтләгән рәсемнәре, киемнәре саклана.

Сәнгатькә багышланган гомер. Мәдәният хезмәткәрен искә алу, аның исемен авыл мәдәният йортына бирү тантанасының исеме дә шулай дип аталды. 40 еллык сәнгатькә багышланган гомер бит ул. «Хыял» вокаль инструменталь ансамбле, курчак театры, Саяра Фәттерахманова исемендәге Иске Ашыт Халык театры... Аның эшен бүген шәкертләре, улы Фердинант дәвам итә. Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи туган авылындагы театрның режиссеры да.

«Кеше бу җиргә буш кул белән килә, буш кул белән китә. Ә Саяра апаның эше, үрнәге калды». Кичәдә кемдер әйткән шушы сүзләр хәтеремә уелып калды. Бу кичәдә Саяра Фәттерахманованы сагынып, олылап искә алдылар. Саяра апа берәр кичә оештыра башласа, аңа юк, катнашмыйм, дип әйтеп булмый иде, ди алар. Үзешчән сәнгатьне яшәтүчеләр нәкъ менә шундый булырга тиештер дә. Мәдәният йортына үз хезмәткәренең исемен бирү әле Татарстаныбызда беренче очрак. Саяра апа кебекләр әле тагын да бар. Аларны да барларга, онытмаска, исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк.

Әлеге тантананы Казан шәһәр филармониясе һәм район артистлары бизәде. Саяра Фәттерахманованы белгән, бергә эшләгән кешеләр, район җитәкчеләре кайткан иде.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ,

Казан – Арча районы – Иске Ашыт – Казан

Комментарии