Беренче урын

Декорацияләрне машинадан бушатып, мәдәният йортына ташып бетерүгә өйләребезгә ашыктык. Төн уртасы үткән. Чаттан борылуга өй тәрәзәләрендәге яктылыкны күргәч, әнинең көткәнен аңладым. Капка тавышына әни болдыр ишеген ачкан иде инде. Борчылуы йөзеннән күренә. Һәрвакыт чиста-пөхтә, үз-үзенә игътибарлы әниемнең ак чәчләре ап-ак яулыгы читеннән чыккан, йөзе сулып агарган кебек, күз төпләре дымлы димме... Нәрсәдер әйтәсе киләме әллә... 
– Җылы килеш аша. Әллә ничә җылыттым. Хәзер чәйне кайнарлыйм, – диде әни, минем йокларга ятарга әзерләнүемне күреп, керосинкага ут алдыргач. 
Кулларымны юып өстәл артына утырдым. Ничек ашамыйсың инде әнинең эремчек пилмәннәрен! Җайлап кына янәшә утырды.
– Әйтүче ике тапкыр килде инде. Мирбат чакырта. Сәгать 4кә килеп җитсен, дигән. Өч тулган бит инде. Аз булса да ятып ал. Нәрсәгә икән? – диде әни, ниһаять. 
– Ник борчыласың аңа шулкадәр? Тагын берәр семинардыр. Монысы зуррактыр, республикадан киләләрдер. Исең китмәсен, – дип әнине тынычландырдым. Дөресрәге, тынычландырырга тырыштым. Ул күз яшьләрен сөртеп алды. 
Колхоздагы бер генә семинар да миннән башка үтмәде! Төгәлрәк әйткәндә, калын каләмнәр белән тушька манчып, һәр хәреф, һәр санны аерым-аерым, төрле төстә, үзем линейка белән туры сызыклар сызып язган, диаграммаларын үзем үлчәп, процентларын исәпләп, буяп ясаган күрсәткечләр, идарә юлындагы күрсәтмә тактага махсус стена газетасы чыгарып элү семинарга килүчеләр җыелганчы әзер була иде. Миңа болар өчен беркем беркайчан рәхмәт тә әйтмәде. 
... Кышкы караңгы салкын төндә кар баскан сукмактан итек эчләренә кар тутырып бата-чума чаба-чаба килеп, идарәнең беренче ишеген ачканда, сәгать иртәнге 4 иде. Үзе дә әле генә килгән булырга тиеш: урамдагы эзләре яңа, залда аяк киеменнән төшкән кар да эри башламаган әле. Социалистик Хезмәт Батыры, ярты дөньяга таныш «Известия» колхозының рәисе Хәстиев Мирбат Бәдри улы утырган бүлмә ишеген шакыгандай иттем дә, ачып, эчкә үттем. Мирбат абый гадәттәгечә маңгае белән сөзеп кенә карады. Карады, әмма «утыр» дип тә, «кил» дип тә ым какмады, башын иеп алды да, күтәрелеп кабат миңа текәлде. Мин әле ишектән кереп бетмәгән идем, ишек ябылмаган да. Аптырап, мин дә аңа карап торам. Көне буена бер тәгам ризык капмаган килеш тәмләп ашап, кайнар эчкәч йөзем кызарган да шуңа күрә сәерләнеп карый булса кирәк, дип уйлап, ишегемне яптым һәм ярты гына адым өстәлгә таба килдем. Мирбат абый да «айныды», башын иеп, әллә ничек итеп сулап куйды да: 
– Анда... анда чаңгы ярышы. Командаңны җый. Кызлар да кирәк. Кемнәрең бар? – диде.
– Зоя, – дидем мин. 
– Бүген эшкә бармасын, хәзер үк әйт. Ул инде фермага юлга чыгадыр. Башка сыер савучылар булса, алар да эшкә чыкмасын. Әйтерсең. 7дә машина илтер. Чаңгыларны мәктәптән алыгыз. Мактарлык булсын, – диде рәис. 
«Исәнме» юк, «саумы» юк, шул ук караңгылыкта сукмак салып, мәтәлә-кадала Зояларга чаптым. Рәхмәт төшкере, ишеге ачык иде. Бишмәтен кия-кия ишек каршында тора. 
– Абау, абау! Әстәгъфируллаһ! – диде Зоя мине күрүгә, бер кулын кигән, бишмәтен җилкәсенә элгән килеш тукталып калды. Ишеген шакуга бәреп керүемнән курыкты булса кирәк. Бергә үсеп, бер үк урамда яшәгәнлектән, кодачалар да булгач, кәнфитләнеп тормадым: 
– Сәгать 7гә идарәгә кил. Чаңгы ярышына барабыз. Мирбат абый әйтте. Чаңгың булса, алып кил, – дидем дә, ябылып бетмәгән ишектән чыгып чаптым. 
Алда – Көтек. Күрше авылга тегермән аркылы барыргамы, авыл очыннанмы? Караңгы, юл да, эз дә юк, әче җил биткә, күзгә бәрә, тездән кар, Кесмәс буенда котырган төлке күргәннәр... Чаңгычы егетләр Көтектә... 
...Менә без Арчаның Бирәзә тау башында. Иң элек биш чакрымда егетләр чабышы. Өч егетем дә дистанциядә. Менә колхоздан килгән егетләр финишка якынлаша инде... «Колхоз кызларына әзерләнергә» дигән сүзләр яңгырады. «Известия», «Известия» – кайда кызларың? – дип мине дәшеп алдылар. 
– Зоя Әсхәдуллина, ул әзер, – дидем мин. 
– Тагын берәү кирәк. Командаң тулы булсын өчен бер кыз тап! – дип ашыктыра ук башладылар. 
Беренче тапкыр килгән, бүген генә аяк баскан Арчадан ничек, кайдан кыз табыйм? 
– Әйдә, үзең бас! – диде бер ир-ат. 
Мин ни әйтергә белми торганда, берәү башлыгымны алды, пальтомны салдырдылар, кулларыма таяклар тоттырдылар, «ничәнче размер киясең аякларыңа», дип, итекләрне салдырырга иелделәр... «35», – дидем... Андый үлчәмдәге ботинкалар юк икән. Сыбызгылы егет: «Бер минуттан старт, ашыктырыгыз!» – диюгә, яныма ботинкалары беркетелгән чаңгылар китереп салдылар. «Сыямы? Нинди сыймаган, монда бер ботинкага икешәр аяк сыя әле!» – дип көлешеп калдылар. Сыбызгы! 
...Кинәт алдымда киңлек, яктылык барлыкка килде, халык өелеп артта калды, мин – дистанциядә. Бар көчемә таякларыма таянып, этелдем дә, тизлек белән алга ыргылдым. 15-20 метр үттемме икән, карасам, таудан шуам, ә алда – чирәм күренеп торган кыя! Мин хәзер шул кыядан үтеп аска очарга тиеш. Аптыраудан, таякларга таянып, тагын тизлекне арттырдым. Менә кыя... һәм мин инде аны үтеп, эзгә төштем, аякларыма басыйм дигәндә уң аягым белән баттым... Ә чаңгым ботинкасы белән бергә үзем очкан тизлектә инерция белән эздән чыгып болынга юл алган... Тау өстендәге тавышка Бирәзә халкы куркып өйләреннән чыккандыр кебек... Ә мин бер аягым белән бата-калка, икенчесендә 45нче үлчәмле алагаем ботинканы өстерәп теге чаңгы артыннан барам... Күтәрелеп карасам: дөнья матур, дөнья киң, иркен болын... Каяндыр көч барлыкка килде, болын уртасындагы ботинкамны күреп алдым... Кидем... Чаңгы эзе күпер астына илтә иде... 100 метр чамасы үттемме икән, сулда – авыл, уңда – тау, дистанция бетте... Эзләр тауга илтә икән... Тукталып, карап торам. Альп тауларына күтәрелүче суворовчылармыни! Тау бите тулы чаңгы ярышында катнашучы кызлар, барысы да йөзләре белән тауга иелеп, куллары белән җиргә ябышып өскә менәргә тырыша. Аз гына күтәреләләр дә чаңгылары аска тарта, шуышып аска төшәләр... Миңа да шушы тауга менәргә кирәк бит! Ике-өч омтылып карадым. Чаңгыларым тыңламый. Тагын, тагын... Ул да түгел, теге хәйләкәр ботинкам чаңгысы белән бергә аска ук төшеп, кар көртенә терәлде. Нәрсәгә, кая ашыгырга? Ипләп кенә аксый-туксый барып, ботинкамны кидем, бераз таудагы тамашаны күзәттем дә ярышымны дәвам иттем. Менә тау... Чаңгыларымны кисәм, алар тагын салыначак... Ике ботинкамны да салып, таякларны беләкләргә киеп, чаңгыларымның икесен бергә култык астына кыстырып, тау башына карап алдым һәм... җәяүләп, йон носкиларым белән шомарып беткән карлы-бозлы таудан менә башладым. Иптәшләрем ул арада күреп тә алдылар... «Беләбез, син «Известия»дән, әйтәбез, алай ярамый, үзең укытучы», – дип шелтәли дә башладылар. Әмма болай атлап менү дә җиңел түгел иде. Таям, егылам, торганда чаңгылар комачаулый, таяклар өстерәлә. Носкиларны салып, билгә кыстырдым. Бер кат юка носки белән карлы таудан әкренләп өскә үрмәлим. Һәм менә ул тау башы. Өстәгеләр – оештыручылар күреп алуга сызгыра, кычкыра башладылар. Ә минем арттагылар әле һаман тауга сырышкан хәлдә... Инде мин чаңгыларда. Носкиларны ботинкаларның башына тыгызлап тыктым да, таякларыма таянып, чаңгычы рәвеше белән эз буйлап финишка барам. Оят! Болай дөрес түгел! Якындагы кар каплаган тирес өеме артында тукталып, утырып торам. Кычкыру, сызгырулар көчәя... Берничә егет чаңгы белән төркемнән аерылып миңа таба килә башладылар... 
...Миңа стакан белән кайнар чәй тоттырдылар... Арча автотранспорт предприятиесенең клубы. Ярышларны йомгаклау өлеше бара. Түрдә озын өстәл артындагылар мактау кәгазьләре, тагылма медальләр, кубоклар тарата. Барлык катнашучылар белән зал тулы. 
Арттагылар: 
– Бар, әйдә, сине чакыралар бит! Ни эшләп торасың инде! – дип төрткәли торгач, рәттән чыгып, берничә адым алга – оештыручы-бүләкләүчеләргә таба атладым. 
Кинәт берәү көчле тавыш белән: 
– Фәрхиназ! Фәрхиназ бит бу! Кичәге Фәрхиназ! – дип кычкырды. 
Ул да түгел – янәшәсендәге башкалар да танып алды һәм барысы да ду килеп кул чаба башладылар. Берсе мине каршы алып, өстәл янына алып килде. «Молодец! Оста уйнадың. Чын артист икәнсең. Елаттың», – дигән сүзләр ишеттем. Үземне икенче дөньяда итеп тоеп, айнып киттем... 
Фәрхиназ... Әйе, кичә кич Арча мәдәният йортында Таҗи Гыйззәтнең «Фәрхиназ»ын куйдык бит. Төп рольдә мин уйнадым. Ошатканнар, димәк.
Миңа өч чакрымлы дистанциядә 1нче урын биргәннәр... Диплом тоттырдылар. Ул гына түгел, бераздан тагын чакырып: 
– Командалар арасындагы ярышта «Известия» колхозы командасы беренче урынга чыкты. Колхозның комсомол оешмасы секретаре, кубокны сезгә тапшырабыз! – дип, көмеш кубок тоттырдылар. Мирбат абый әйткәнчә, мактарлык булды! 
Әни исе китеп каршы алды: 
– Көне буе шушы килеш йөрдеңме? Иртә белән әйтергә дә өлгермәдем. Бит юарга да вакытың юк бит! Көлмәделәрме соң? Ник берәрсе әйтмәде икән? – диде ул. 
Көзгегә карасам, исем китте: кичә кичке гримымны юмаганмын ич! 
Менә ни өчен Мирбат абый миңа карап шаккаткан да, Зоя ни өчен курыккан һәм спектакльне караган Арча халкы мине таныган икән! Аның каравы – беренче урын! 
Нурия ХӘКИМОВА,
Арча районы

Комментарии