Исемсез халык җырчысы

Гыйльмиев Фәрит Гыйльмиевичның Саба «СХТ»сында управляющий булып эшли башлаган чоры. Реммастерской цехына килеп керүгә җыр тавышын ишетеп туктап калды. «Кем җырлый болай?» – дигән соравына Хаҗинур Зиннуров: «Гыймадиев Мидхәт ул, исегез китмәсен, һәрбер авылның бер юләре була инде аның», – дип шаяртып җавап бирде. 
Җырчыларның исем алган халык җырчылары була, исем алмаган халык җырчылары да бар. Исем ала алмаганнар күбрәк тә әле. Мидхәт менә шул исем алмаган җырчыларның берсе инде. Андагы тавыш, андагы моң! Ул хисләнеп җырлап җибәргәндә барган кеше әсәрләнеп туктап кала. Эшендә булган кеше эшен куеп торып тыңлый торган иде. Ике сәгать сәхнәне тота, халыкны тыңлата ала торган сәләт биргән аңа Аллаһы Тәгалә. Яшьрәк чакта сәхнәдә еш күренде. Тора-бара сирәгәйде дә, бөтенләй үк туктап калды. 
Аның хатыны Тәнвирә дә сәхнә кешесе. Күпме баланы бию сәнгатенә өйрәтте ул. Күпме кешедән рәхмәт сүзләре ишетте. Мактаулы исемнәре дә шактый. Бер гаиләдә әнә шундый ике талант. Берсенә исемне дәүләт бирсә, берсенә халык бирде. Ә без аларның икесенә дә исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Сәхнәне дә онытмасыннар. 
Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы
 

Комментарии