Үзгәртелгән «Зәңгәр шәл»

Үзгәртелгән «Зәңгәр шәл»

3нче февральдә «Чулпан» мәдәният йортында Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклен филармония артистлары катнашы белән үзгәртеп төшерелгән форматта карап кайттык. Иң элек, пәрдә ачылу белән, зәвык белән бизәлгән сәхнә күренеше үзенең матурлыгы белән шаккаттырырлык иде. Шулкадәр дә матур бизәлешләрнең остасы кем була торгандыр?
Булат ролен башкаручы Рөстәм Насыйбуллинның бу роль белән дан казанган Наил Әюповка охшаган килеше һәм тавышы белән җырлаулары концертка килгән башка кешеләргә дә ошагандыр дип уйлыйм. Наил Әюпов югарылыгында башкарылды бу роль.
Спектакль барышында яшь артист кызыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанованың Мәйсәрә ролен – баш рольне башкаруын карап утыруы күңелләргә рәхәтлек бирә. Аның җырлауларын тыңлаганда тәннәр чымырдап китә. Безнең шундый сәләтле, чибәр, әдәпле яшь артист кызыбыз белән горурлану хисләре кичереп карап утырдык. Аны тәрбияләп үстергән әти-әниләренең генә түгел, милләтебезнең дә горурлыгы бит ул. Иң мөһиме – ул һаман да үзебезнеке булып калсын иде. Кайбер шундый күренекле артист кызларыбыз кебек, чит-ятлар белән үзенең тормышын бәйләмәсен иде дип борчылабыз.
Алдагы көннәрдә дә аңа иҗади эшчәнлегендә зур уңышлар теләп каласы килә. Ул безнең милләтебезнең горурлыгы – һаман да шулай булып калсын иде.
Иҗат өлкәсендә эшләүче җитәкчеләребез дә Сәйдәгә кирәкле ярдәм күрсәтүдән читтә калмасыннар иде.
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре

Комментарии