«Әниләр марафоны»нда әниләр генә түгел, дәү әниләр дә теләп катнаша

«Әниләр марафоны»нда әниләр генә түгел, дәү әниләр дә теләп катнаша

400гә якын катнашучы. Һәм һәрберсе – җиңүче. «Тәртип» радиосы үткәргән «Әниләр марафоны»ның нәтиҗәләре әнә шундый. 21 көн дәвамында Татарстанда гына түгел, ә Русиянең төрле почмакларында яшәүче әниләр биремнәрне үтәп, социаль челтәрдә үзләренең «иң яхшы ана» булу серләре белән бүлеште.

Әлеге бәйгедә җиңелүчеләрне билгеләү бик авыр булган. 400гә якын хатын-кыз арасыннан сигезен – иң яхшылар рәтенә керткәннәр. Дөреслектә, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашырга, бала тәрбияләү серләрен ачарга ризалашкан һәркем җиңүче булырга лаек. «Тәртип» радиосында заманында «Әниләр һәм бәбиләр» тапшыруының алып баручысы Динара Әхмәт тә шундый фикердә.

– Быел «Әниләр марафоны» дүртенче мәртәбә үткәрелә һәм 400гә якын катнашучыбыз бар. Мәйдан киңәйгәннән киңәя, марафонның яше дә, катнашучыларның яше дә үскәннән-үсә. Яшь әниләр генә түгел, дәү әниләр дә катнаша быел, – ди радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Инде ничә көн баш күтәрмичә марафончыларның язмаларын укучы Айсылу Лерон һәм Динара Әхмәтнең күзәтүе буенча катнашучыларның күбесе – укытучылар. Аннан кала – мәдәният йортында эшләүчеләр, тәрбиячеләр, китапханә хезмәткәрләре. Аннан кала, сатучылар, сыер савучылар, экономистлар. Иң кызыгы: авыллары белән катнашучылар да бар икән.

Һәр катнашучының тормышы да – диңгез кебек. Кыялары күренми. Сөйләр сүзләре, уртаклашасы фикерләре күп. Өстәвенә, тату гаилә серен ачучылар да табылды.

«ТАТУ ГАИЛӘ СЕРЕ – ӨЙДӘГЕСЕН ТЫШКА ЧЫГАРМАУ»

Гөлзәминә Габдрахманова – бәйгедә җиңүчеләрнең берсе. Тумышы белән ул Балтач районының Түнтәр авылыннан. Бүген авылда сыер савучы булып эшли. Әмма буш вакытында кул эшләре белән мавыга, тасмадан – бантиклар, изолоннан чәчәкләр ясый.

– Тормыш булгач, агы да, карасы да булмый калмый инде. Булды, тормышның бик авыр вакытлары да булды. Тик шулай да матур, истә калырдай мизгелләр күбрәк. Гомумән, үземнең тормышымдагы авыр хәлләрне, авыр халәтне кешеләр белән бүлешергә яратмыйм, – дип хәтер йомгагын сүтте Гөлзәминә. – Марафонның бер көнендә үзеңнең идеаль көнеңне тасвирларга кирәк иде. Мин анда һәр көнем идеаль, Аллаһка шөкер дип яздым. Һәр мизгелдән ләззәт алып яшәргә тырышам.

Гөлзәминә ике тапкыр әни булу бәхетенә ирешкән. Ире белән пар канатлары астында ике ул тәрбиялиләр. Олысына тиздән 18 яшь тула, Казан энергетика көллиятендә укый. Кече улларына – 14 яшь, Түнтәр урта мәктәбендә белем ала.

– Белмим, әни булу бәхете белән чагыштырыр әйбер юктыр ул. Шулай да әниле әни булу тагын да зуррак бәхет. Әйе, минем әни, дип дәшәр улларым бар. Әни, дип дәшәргә үз әнием бар. Зур бәхет бит бу», – ди ул.

– Тату гаиләнең сере нидә?

– Тату гаиләнең сере – өй эчендәгесен урамга чыгармаудадыр. Алай дигәч тә, бездә дә әллә нинди хәлләр була. Төшеп калган носки өчен дә ачу чыга, эштән кайтканда ашау да пешеп җитмәскә мөмкин. Бер-береңне аңлап, хәлгә кереп яшәүгә ни җитә! Тормыш булгач, иргә дә, хатынга да муен роленә дә, баш роленә дә керергә туры килгән чаклар була. Әйе, кайвакытта муен буларак башны бордырырга кирәк була, аны эшли дә белергә кирәк бит әле», – ди ул көлеп.

«Әниләр марафоны» социаль челтәрдә татар телендә аралашучы әниләр өчен мәйдан булдыру, тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куя. Марафонда катнашучылар 21 көн дәвамында төрле биремнәргә җавап итеп, татар телендә үзләренең җавапларын язарга тиеш. Гөлзәминәнең дә бер язма җавабын укып китик:

«Авыл җирендә эш күп. Ялга вакыт калмый. Эшлибез дә эшлибез. Кич җиткәч, караватка авабыз да, будильник тавышы ишетелгәнче йоклыйбыз. Аннары тагын шул ук көн кабатлана... Минем әлеге язганнарны ышанып укып утырдыгызмы? Дөрес, авылда эш күп, эшлибез. Эшлим дигән кешегә шәһәрдә дә бар ул эш. Тик ял итәргә вакыт җитәрлек, күңелле итә белергә генә кирәк. Ялның да бит төрлесе бар. Берәүләргә – диңгез һавасы, икенчеләргә үзебезнең киң кырлар, урманнар, күл буйларында йөрү ял була. Ә өченчеләр диванга кырын ятып, телевизор карауны өстен күрә. Мин нигәдер диңгез белән бөтенләй кызыксынмыйм. Барып күргәнем юк, бәлки, шуңадыр. Миңа үзебезнең табигать кочагында булу нык тәэсир итә. Җәйге җиләк вакыты минем өчен ял итү чоры. Көне буе болында йөрергә дә ризамын. Күз алдыгызга китерегез: кайтасың, аяклар арган, күзләр ялтырый. Менә хәзер инде бер унбиш минут диванга кырын ятып күзне йомып торсаң да ярый. Тагын ничек ял итәм соң әле мин? Концерт-театрларга йөрергә яратам. Үзем дә үзешчән сәнгатьтән ерак йөрмим. Әле берничә көн элек кенә «Аулак өй батлл»да йөреп кайттык. Бүген тагын мәдәният йорты җитәкчесе шалтырата. Юк, дияргә уйлап утыра идем, булмады, тәкъдиме бик кызыклы иде, ничә еллар хыялландым мин ул роль турында... Әйе, репетициядән кайтканнан соң, иртәнге дүртенче яртыда торып эшкә китүләре җиңел түгел. Ләкин шул кичәдә катнашып кайтканнан соң, үземә шундый рәхәт булып кала.

«Әниләр марафоны»на нәтиҗә ясалды

Ирем янәшәсендә машинада каядыр барып кайту да ял кебек минем өчен. Тик аңа гына андый ял ошамый, диванга кырын ятып телевизор карауны үз итә. Аңлыйм, көне буе эштә, руль артында арый. Кыскасы, мин язганнарны укый-укый бер дә эшләми икән бит бу, гел ял итеп кенә йөри дип уйлагансыз икән, ялгышасыз. Әле минем ялымның тагын бер төре бар. Мин бит бантик һәм чәчәкләр дә ясыйм. Менә шул ленталарым, чәчәкләрем арасына кереп китүгә бар дөньямны онытам. Дөрес, муен һәм аркалар сызлаштыргалый, шулай да ял булгач, ял инде!».

«ИКЕНЧЕ ЕЛГА ДА КАТНАШАМ»

Ә менә Арча районы, Иске Кырлай авылында яшәүче 87 яшьлек Рәйхана апа Сәйфетдинованың уртаклашыр тәҗрибәсе күбрәк. Ул бүген биш балага – яраткан әни, 9 онык һәм 13 турун өчен иң яраткан әби дә әле.

– Мин үзем ишле гаиләдә үстем. Без 8 бала идек. Үзебез дә балалардан уңдык, Аллага шөкер. Асылташлардан да кыйммәтле әни һәм әби булу бәхетенә ирештем, – ди Рәйхана апа. – Мин яхшы тәрбия алып үстем. Эшләп тапканның кадерен белеп, тир түгеп эшләүнең нәрсә икәнен аңлап үстем. Әти-әнием кырыс булды, әмма дөрес тәрбияләде. Гаилә кору мәсьәләсендә дә әнинең сүзе бер булды: «Гаилә учагына утынны син өстәп тор. Ирең утынны ярып, тезеп торсын. Кире кайтуны уйлама да! Түз! Кайтасы булсаң, капканың бу ягына аягыңны да атлатмыйм», – диде. Аллаһка шөкер, яхшы гаиләгә килен булып төштем. Ишле гаиләгә эләктем, тугызынчы кеше булып килдем. Берәүнең дә: «Син монда артык, син – килен кеше», – дип ялгыш кына әйткәнен дә хәтерләмим. Беренче көннән үк үзләренеке итеп кабул иттеләр. Үзем дә әти-әни өйрәткәнчә, эшчән, сүзгә кермәс булдым.

Рәйхана апа – гади авыл кызы. Белем аласы килсә дә, әтисе укырга ризалыгын бирми, шуңа да ул колхозда хезмәт куя. Моңа да карамастан телгә оста була. Матур итеп сөйләү һәм тиз арада шигырь уйлап чыгару сәләтен әле дә җуймый ул. Балалары бу сәләтен нәселдән килә, ди. Ник дисәң, нәселендә укытучылар күп икән.

– Ике кыз һәм өч ул тәрбияләп үстердек. Хәзер аларның үз гаиләләре. Аларга да шундый яхшы тәрбия бирдек. Икенче кызым урыска кияүгә чыкты. Күпме карышсам да, кайнатам бер генә әйтте: «Сезнеке генә чыкмас», – диде. Әйбәт кеше булды. Коръән, аш мәҗлесләрендә катнаша, планнар корганда «Аллаһ боерса» дигән сүзләрен әйтергә онытмый. Бик Аллалы урыс булды ул, – ди ул көлеп.

Кайгысын да күрми тормаган ул. 40 ел бергә яшәгән ирен, аннары улын югалта Рәйхана апа. Әмма язмыш сынавына бирешмичә, һәр көненең кадерен белеп яши. Бер минут та тик тормый. 90га якынлашса да, кул кушырып утыручылардан түгел. Кулы ияләнгәнчә оекбашлар бәйли, тегә, чигә. Телевизор караганда да нәрсәдер бәйләргә, тегеп утырырга мөмкин. Тик торырга яратмый. «Тәртип» радиосы хезмәткәрләренә дә рәхмәт йөзеннән оекбашлар бәйләгән ул.

– Һәр көнне бәйрәм кебек көттем. Марафонны үз иттем. Аны оештыручыларга рәхмәт! Сөйләр сүзем күп, уртаклашыр тәҗрибәм дә җитәрлек. Икенче елга да катнашам әле, – ди Рәйхана апа.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии