«Беренче театр»: театрга аяк чалучыларның һәйкәле генә калды

«Беренче театр»: театрга аяк чалучыларның һәйкәле генә калды

Күңел гел яңалыкка омтыла. Халыкка да гел яңасы кирәк, диләр. Ә менә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры моның киресен дәлилли. Әнә бит, үз сәхнәсенә Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын менгезде. Бу – театрның соңгы арада күрсәтелгән иң күңелле һәм уңышлы премьераларының берседер, мөгаен. Хәер, яңалыксыз булмый икән шул... Үзебез дә шуны эзләргә бардык бит.

«Беренче театр» спектаклен күрмәгән кеше сирәк. Андыйлар булса, бу әсәрне укып чыгу яки видеотасмасына күз төшерү комачау итмәс. 1908нче елда язылган пьеса әле дә үз актуальлеген югалтмый. Андагы геройлардан һаман да көләсе, үзеңне алар белән чагыштырасы һәм дә вакыйгаларны анализлыйсы килә. Әсәр әле дә үз тамашачысын таба. Спектакльнең яшь чикләве – 6+. Димәк, яшьнең дә, картның да күңеленә хуш киләчәк.

Пьесаның эчтәлеген хәтерлисездер: беренче тапкыр татарча спектакль куеласын белеп, Хәмзә байның балалары, якыннары театрга барырга әзерләнәләр, ә Хәмзә бай үзе спектакльне булдырмаска тырышып йөри. Аның фикеренчә, дин алга киткән дәүләттә театрга йөрү гөнаһка тиң булачак. Хәмзә бай кебекләрнең урыннары иң түрдә булган, һәр җирдә аларга юл бирелгән. Хәзер әнә берсенең дә исе китми: чәч алучының да, үз балаларының да. Менә шулар байның кәефен кыра.

Хәмзә бай юкка да усалланып, тузынып йөрүчеләр рәтеннән түгел. Иҗтимагый, шәхси мәсьәләләр турында уйланып-борчылып йөри торган, тәгаен чаралар да күрергә күнеккән эшлекле кеше ул.

Спектакльнең режиссеры – 29 яшьлек Илнур Гарифуллин. Камал геройларыннан аермалы буларак, Гарифуллинныкылар сәхнәдә искелекне заманчалаштыра. Әйтик, элеккеге киемнәрен хәзергегә алыштыра, кызлар калфак-яулыкларын сала. Геройлар спектакль актерларыннан – аның тамашачысына ук әверелә.

– Сәнгать һәм иҗатның теләсә кайсы төрен инкарь итүчеләр, үзләре үк сизмәстән, аны танылдыручыга әйләнә, – дип саный яшь режиссер.

Хәмзә бай ролен Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов башкара. Ул балаларының театрга спектакль карарга киткәннәрен белеп, үзе дә шунда юл тота. Чын пьеса азагы шуның белән тәмамланса, биредә Хәмзә бай театрны бетерергә, спектакль куелышына аяк чалырга теләгән Искелек Надан улына куелган һәйкәлгә әверелә. Ә спектакльдә катнашучы һәр герой шул һәйкәлгә чәчәкләр сала. Димәк, театр мәңгелек, ә аны юк итәргә теләүчеләрнең бары тик һәйкәле генә калган.

Тинчурин сәхнәсендәге «Беренче театр» күптән беренче спектакль түгел. Бу сәхнәдә йөзләгән пьеса уйналган, театр үзенең миллионлаган тамашачысын яңа премьералары белән сөендергән. Тамашачы йөри, димәк, театрлар үз алдына куелган мәдәни вазыйфаларын тулысынча үти. Сәхнәдәге пьесаларның беренчесен белсәк тә, «соңгысы бу» дип әйтерлеге тумасын.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии