Сәяси ачлык игълан итәләр

Сәяси ачлык игълан итәләр

Газетабызны нәшриятка әзерләп ятканда Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТИҮ) редакциябезгә белдерү белән мөрәҗәгать итте. Ул масса-күләм мәгълүмат чараларына гына түгел, Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановка, Казан мэры И. Р. Метшинга, шулай ук Татарстан, Русия Дәүләт Шуралары, Европа Советының Парламент Ассоциациясе депутатларына, Милли азчылык мәсьәләләре буенча Европа Югары комиссары Ламберто Заньерга, БМОның кеше хокуклары буенча Югары комиссары Мишель Бачелетка да адресланган. БТИҮ активистлары 3нче февральдән ачлык игълан итәчәк, диелә иҗтимагый үзәк рәисе Фәрит Зәкиев имзалаган әлеге белдерүдә.

«Сәяси ачлык Татарстан Республикасы Прокуратурасы дәгъвасына каршы протест йөзеннән игълан ителә. Иң өлкән татар милли оешмасы «Бөтентатар иҗтимагый үзәге»нә (1989нчы елда оешкан) карата суд процессын татар халкына күрсәткән хөрмәтсезлек акты дип саныйбыз. БТИҮ – татар халкының хокукларын эзлекле яклаучы бердәнбер иҗтимагый оешма. Аны экстремистик оешма дип тану – татар халкын экстремист дип тану белән бертигез», – диелә белдерүдә.

Фәрит Зәкиев БТИҮнең һәрвакыт Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясе Конституцияләре кысаларында эшләвен ассызыклый. «Төрле уйдырма гаепләүләр тагып, Үзәкне экстремистик оешма итеп танырга телиләр», – ди ул.

ТР прокуратурасының БТИҮгә каршы дәгъвасына килгәндә, күзәтчелек органы 2017нче елда үзәкнең татар телен мәҗбүри өйрәнүне бетерүгә каршы булуына игътибар иткән. Бу уңайдан таратылган мөрәҗәгатьтә «телләргә мөнәсәбәт» билгесе буенча бер төркем кешеләргә карата нәфрәт уятуга юнәлтелгән мәгълүмат бар, дип тапкан экспертиза. Шулай ук, БТИҮне, оештырылган чараларда билгеләнгән темадан еш читкә китүдә гаеплиләр. «Прокуратура берничә ел дәвамында хокук бозуларны теркәп барды һәм кисәтүләр ясады, ләкин оешма моңа җавап бирмәде», – дигәннәр ведомствода «Бизнес-Онлайн»га.

Дәгъваны карау Татарстан Республикасының Югары Судында 24нче февральгә планлаштырылган. Фәрит Зәкиев белдерүенчә, ачлык Саид-Галиев урамындагы БТИҮ офисында 3нче февральдә башланачак. Оешма җитәкчесе ачлык акциясендә үзенең катнашачагын тәгаенләп әйтте һәм башкаларның да кушылуларына ышаныч белдерде.

Комментарии