Казан гимназиясендә коточкыч фаҗига!

Казан гимназиясендә коточкыч фаҗига!

Унберенче май иртәсе терәндергеч хәбәр белән башланып китте. «Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче гимназиясендә атыш, үтереш!»

Бу мизгелдә балалары әлеге гимназиядә укыган әти-әниләрнең хис-кичерешләрен күз алдына да китерүе кыен, әлбәттә. Көпә-көндез нинди атыш ул, әле шәһәр уртасындагы мәктәптә? Башка сыймаслык хәл бит!

Гимназия янәшәсендәге йортларда яшәүчеләр соңыннан белдерүләренчә, алдан ниндидер шартлау тавышы ишеткәннәр, аннан соң сиреналарын кабызган ашыгыч ярдәм машиналарының мәктәпкә таба ашыгуларын күргәннәр. Әлбәттә инде, балалары язмышы өчен борчылу аларны тиз арада мәктәп янына җыя. Ата-аналарның шактые шөбһәле хәбәр турында социаль челтәрләр аша белгән. «Гимназия эчендә кемнәрдер утлы коралдан ата, нәрсәдер шартлый…» Төрле мессенджерларда шундый эчтәлектәге тетрәндергеч хәбәрләр килеп торганда, курку катыш өмет белән ашыкканнардыр әти-әниләр ул мизгелләрдә уку йорты янына. Кызганычка каршы, чынбарлык бик аянычлы булып чыкты шул. Мәктәп эчендә утлы коралдан атулар дөреслеккә туры килде… Фаҗигадә 7 укучы һәм 1 укытучының гомере өзелде. Һәлак булган балалар – 4 малай һәм 3 кыз, барысы да 8нче сыйныфта укыганнар… Тагын 21 кеше: 18 укучы бала һәм мәктәпнең 3 хезмәткәре төрле тән җәрәхәтләре алып, хастаханәләргә озатылды. Аларның 8е авыр хәлдә. Яңарак билгеле булды: авыр тән җәрәхәтләреннән хастаханәдә бер хатын-кыз – мәктәп хезмәткәре үлгән. Шулай итеп, корбаннар саны 9га җитте.

11нче май киченә, гәҗитне басмага тапшырган вакытта менә шундый мәгълүматлар билгеле иде. Һәркемне тетрәндерә торган, коточкыч фаҗига бит!

Алдан төрле матбугат чараларында «ике кораллы кеше гимназия эченә кереп, укучыларга ут ачкан» дигән хәбәр таралган иде. Соңрак террорлык актын башкаручы бер генә кеше икәнлеге ачыкланды. Ул 19 яшьлек Илназ Галәвиев дигән адәм. Дүрт ел элек үзе дә шушы гимназияне тәмамлаган. Соңыннан ТИСБИ көллиятендә укыган. Начар укыганы һәм имтиханнарны вакытында тапшырмаганы өчен аны быел апрель аенда көллияттән куганнар.

Утлы коралга лицензияне дә әле 28нче апрельдә генә алган булган. Ә берничә көн элек телеграм-каналын ачкан. Анда үзен «Алла» дип атаган. Бүген иртән исә, гимназиядә теракт ясар алдыннан «бик күп биологик чүп-чарны үтерәм» дип язган һәм соңыннан үзенә кул салачагын әйткән. Ләкин, нигәдер үзенә кул салмаган шул ул мәхлук. Күпме балаларның, ничаклы кешенең җаннарын коеп, үзен үтерергә йөрәге җитмәгәндер шул. Аның өчен кыюлык та кирәк бит әле…

Шул «башы киткән» мәхлук никадәрле хәсрәт алып килде бит! Фаҗига урынына тиз арада килеп җиткән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге хәлне «Республикабыз өчен дә, бөтен илгә дә бик зур кайгы!», дип атады. Югалту кичергән, зыян күргән барлык гаиләләргә һәм мәктәпкә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Татарстан Президенты карары буенча, һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум, авыр һәм уртача тән җәрәхәтләре алучыларга – 400әр мең, җиңелчә яраланучыларга – 200әр мең сум акчалата ярдәм биреләчәк.

Фаҗигадә газиз балаларын, якыннарын югалтучыларга теләктәшлек белдереп, гомерләре вакытсыз өзелгән балаларны кызганып, хәзер бөтен халык сыкрый дияргә мөмкин. «Зыян күрүчеләргә салу өчен хастаханәләрдә кан запасы җитми» дигән хәбәр социаль челтәрләрдә таралганнан соң, Республиканың Кан үзәгендә кан тапшырырга теләүчеләрдән зур чиратлар хасил булу да шул теләктәшлек турында сөйлидер. Дөрес, социаль челтәрләрдәге ул хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен белдерде соңрак сәламәтлек саклау министрлыгы. Кан запасына андый ихтыяҗ юк икән.

Фаҗигагә битараф калмаганнар исә, 175нче гимназия янәшәсендә стихияле рәвештә барлыкка килгән мемориалга чәчәкләр китерүне дәвам итәләр. Казанда террорчылыкка каршы операция режимы кертелде. 12нче май Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

«Азатлык» (ят агент) Казанның 175нче гимназиясе янында булган кешеләр, ата-аналар белән сөйләште.

6нчы сыйныфта укучы кыз:

«Без урыс теле дәресендә утыра идек. Мәктәп директоры өстәлләрне ишек янына китерергә кушты. Без бөтен өстәлләрне, ишекне каплар өчен, тартып китерә башладык. Икенче каттан балалар тәрәзәдән сикерергә тотынды. Янгын сүндерүчеләр килеп безне чыгарды».

5нче һәм 6нчы сыйныф укучылары атасы:

«Мин тиз генә киенеп мәктәп янына йөгердем һәм балаларымны өйгә алып кайттым. Улларым бик көчле стресс хәлендә».

Мәктәп укучысы, үзе бүген мәктәптә булмаган:

«Мин бүген мәктәптә булмадым, авырдым. Дустым сөйләгәнчә, барысы да алар ашханәдә ашаганда булган, ашханәдә булуыбыз бәхеткә булды, диде. Аларны ризык әзерләнә торган бүлмәгә керткәннәр. Шуннан эвакуация ишеге аша качканнар».

«Медиазона» сөйләшкән мәктәп укучысы:

«Сыйныфта 25 укучы һәм укытучы идек. Директор радиодан ишекләрне ябарга кушты. Башта ишекне яптык, ләкин тавышлар ишетелмәгәч, барысы да бетте, чыгарга мөмкин, дип уйладык. Сыйныфны ачабыз, анда бөтен пыялалар ватык, коридордан пистолет белән [атучы -ред.] йөгереп чыга. Йөзен күрмәдек. Ишекне ябып өлгердек. Ул бездән: «Бу полиция, сезне көчләп тоталармы?» – дип сорады. «Әйе, әйе, безне монда тоталар», – дидек. Ул «хәзер барыгызны да чыгарачакбыз» диде һәм ишеккә кага башлады. Шуннан соң коридорга чын полиция вәкиле чыга, һәм атучы йөгереп китәргә тырыша. Ул йөгерде һәм ата башлады, безнең ишеккә дә эләкте, пуля очып керде. Шуннан соң безгә «ачыгыз, бу полиция» дип әйткәндә, без «сез чыннан да полицияме?» дип сорадык. Безгә белешмә күрсәттеләр, чыннан да шулай язылган. Без аңа ишекне ачтык та ул безне чыгарды».

Комментарии