Барча татар милли, рәсми һәм мәдәни оешмаларга

Барча татар милли, рәсми һәм мәдәни оешмаларга

2021нче елның 17нче февралендә татар милли хәрәкәтенең дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшен, яңа көчләрне җәлеп итеп башлап җибәрүенә һәм Беренче Корылтай узуына 32 ел тула. Бу уңайдан һәм соңгы вәзгыятьләрдән чыгып, Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге Пленумы 2021нче елның 13нче февралендә Казан шәһәрендә чираттан тыш XIII Корылтай уздыру турында карар кабул итте.

Милләт язмышына битараф булмаган дин кардәшләребез элеккеге еллардагыча шушы чараларда катнашса, нур өстенә нур өстәлер иде. Шәһәрләрдән 10000 (ун мең), авыллардан 100 (йөз) кешедән бер вәкил көтәбез. Килә алучыларның вакытны кичектерми теркәлүен үтенеп сорыйбыз.

Корылтайның эш тәртибендә читтән торып бөтен дөнья белән күренмәле элемтә булдыру каралган. Тоташырга теләүчеләрнең шулай ук кичекмәстән теркәлүләрен сорыйбыз.

Корылтай иртәнге сәгать 10да башлана. Үткәрү урыны турында өстәмә хәбәр җиткерелер. Эшләү дәвере бер көнгә генә сыеша алмас һәм аны корылтай ачыклаячак.

Тулы мәгълүмат өчен тел. 89047659404, 89033424431

Е. mail. ravil. 55@mail. ru

БТИҮ Чираттан тыш XIII Корылтаен уздыру комитеты

Комментарии