Ярты гасырлык Сөрде мәктәбенең түбәсе ишелгән

Ярты гасырлык Сөрде мәктәбенең түбәсе ишелгән

«Мәктәбебезнең түбәсе 30 минут элек кенә җимерелеп төште. Сөрде мәктәбе юк…» – дүшәмбе көнне кичке сәгать 4ләр тирәсендә «ватсап»ка шундый видео килеп төште. Җир дә тетрәмәгән, давыл да узмаган, тик торганда шундый хәл булган. Бинаның балалар бакчасы урнашкан ягы гына утырып калган.

Арча районы, Сөрде мәктәбе Кенәр мәктәбенең филиалы санала. Монда дүрт кенә бала укыган. Бәхеткә, башлангычта дәресләр иртәрәк бетә, шуңа күрә түбә ишелгән вакытта мәктәп эчендә берәү дә булмаган. Ә менә балалар бакчасында сабыйларның көндезге йокыдан уянып, ашарга утырган вакытлары. Бинаның ул ягы «Г» хәрефенең башы кебек урнашкан, шуңадырмы түбәсе җимерелми калган, беркемгә дә зыян килмәгән. Тоташ түбә булса, нәрсә буласын күз алдына китерү дә куркыныч.

«70нче елда төзелгән иске бина иде инде ул. 50 ел буена бер тапкыр да ремонт күрмәгән. 2019нчы елда капиталь ремонт була диделәр, ләкин шулай калды. Бетерделәр бинаны. Менә хәзер җимерелеп төшкәч чабып йөргән булалар инде. Стеналары уалып беткән иде аның. Быел бик суык көннәр булды бит әле, шул вакытта стеналар кырыйга китә башлаган иде. Шулар җәелеп киткән дә, түбәне атып бәргән инде. Үзләре дә шундый фикергә килделәр», – дип сөйләде шул мәктәп тирәсендә эшләүче исемен язмауны сораган берәү. «Интертат» электрон газетасы, «исемен әйтергә курыккан авыл кешеләре сөйләвенә» сылтама ясап, мәктәп түбәсен кар басып җимергән, дип язды. «Ватсап»та килгән видеоны карасаң, түбәне кар каплаганы күренә шул. Балалар бакчасы ягындагы түбәгә дә бик биек булып кар өелгән, ничек ул ягы утырып калгандыр?!

Башлангыч мәктәптән аермалы буларак, Сөрде балалар бакчасы филиал түгел, үзе аерым учреждение. Бакча мөдире Гөлшат Мөхәммәтгалиева әйтүенчә, иске биналары ябылгач, 2012нче елда аларны монда күчергәннәр, ягъни җимерелгән мәктәп бинасында арендада торганнар. Бакчага шулай ук дүрт бала йөргән. Түбә ишелгәндә бина эчендә булган Гөлшат Мөхәммәтгалиева белән сөйләштек.

– Көндезге сәгать өч тулып 15 минутлар тирәсендә булды бу. Балаларны йокыдан торгызып, ашатырга әзерләнеп йөри идек. Кинәт көчле тавыш ишетелде, тузаннар күтәрелде. Мин башта кар ишелде дип торам, яз көне түбәдән кар төшә бит. Тузан басылгач, мәктәп ягына карасак, түбәсе юк. Шуннан балаларны ашатып та бетермичә, каушый-каушый көч-хәлгә киендереп, безнең як та ишелмәсен тагын, дип, тизрәк урамга алып чыктык.

Суын агызып, электрын, газын өзеп, бинаны яптылар. Хәзер безне күрше авылга – Кенәр балалар бакчасына менгезәләр. Май ахырына кадәр шунда йөриячәкбез, бу елны Сөрде балалар бакчасы булып эшләп бетерәчәкбез (авылда балалар бакчалары җәен эшләми. – Авт.). Ике авыл арасы 3 километр тирәсе. Әле иртәгә үк балаларны анда менгезерлек түгел, безнең өчен бүлмә әзерлиселәре бар, монда да җыештырырга, әйберләрне җыеп куярга кирәк, – дип сөйләде Гөлшат ханым. Аларның бакчасына йөрүче дүрт бала да быел мәктәпкә керәсе икән. Сөрдедә бакчага йөрер яше җитә торган бер-ике генә бала бар, диде мөдир.

Ә мәктәп балалары икенче көнне без шалтыратканда ук Кенәргә менгән иде инде. Сөрде мәктәбендә ничек укыганнар – шулай бер класста утырып, шул ук үз укытучылары (Сөрде башлангыч мәктәбе аз комплектлы булгач, анда 3 класска бер генә укытучы белем биргән. – Авт.) белән укыйлар. Ияләшми торып яңа классларга күчермәгәннәр.

Төп мәктәпнең директоры Әгъзәм Гайфуллин белән сөйләшеп, түбә җимерелүнең сәбәбен сораштык. «Бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән иске бина иде инде ул. 2019нчы елда ремонт булмый калды, чөнки мәктәптә балалар саны аз, перспектива юк. Быел дүрт бала укый, киләсе елга тагын ике бала керсә, аннары керүче дә юк. Аның стенасына барыбер капиталь ремонт ясап булмый инде. Стенасы урталайга ярылып, ярты ягы урам якка кителеп төшкән бит. Салкыннар да сәбәп булмый калмагандыр. Күз белән карап кына җимереләсен аңлап була торган түгел иде. Аннан соң бинаның яше дә бар – ярты гасыр торган бит инде ул. Түбәдә кар әз генә иде – 10 сантиметр тирәсе булгандыр, чөнки элекке көнне генә дә кар яуды. Февраль башында түбәне чистартканнар иде», – дип аңлатты ул.

Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдъяров белән сөйләшеп булмады, рульдә бара иде, аннан соң прокуратурага керәсем бар диде. Җитәкчедән шәрехләмә ала алмасак та, барысы да ачык инде: шушы көннән Сөрде мәктәбе тарихы тәмамланды. 2нче март көнне төп мәктәп директоры Әгъзәм Гайфуллин ата-аналар белән җыелыш уздырган, балаларны Кенәр мәктәбенә күчерү вариантын тәкъдим иткән булган инде. «Монда дүрт бала өчен шушының хәтле бинаны җылытырга да, ашатуны да бөтен таләпләргә туры китереп бетерергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тикшерү булды, аларның таләпләре буенча да бик күп әйберләр булдырырга туры килә, нишләп карыйк соң, дип аңлаттым. Ата-аналар ул вакытта риза булмады. Кибет тә, мәктәп тә бетсә, авыл да калмый инде, диделәр», – дип сөйләде директор.

Тагын бер авыл мәктәпсез калды – бу юлы оптимальләштерүгә ирешү өчен түбәнең җимерелеп төшүе кирәк булды. Әлеге чылбырны дәвам итеп тормыйбыз, мәктәпсез калган авылларның язмышын беләсез. Практика күрсәткәнчә, хәзер мәктәпләрдә тикшерүләр, түбәләрне ашык-пошык кардан чистартулар башланыр инде. Мондый очраклардан соң шулай бер селкенеп алалар бит.

Фәнзилә МОСТАФИНА

P.S. Сөрде сигезьеллык мәктәбе минем туган уку йортым ул. 4нче сыйныфка Югары Оры мәктәбенә мендек тә ярты ел укыгач, кышын шушы авылга, яңа мәктәпкә күчтек. Бинаның шулай ташландык хәлгә калуына эчем пошып йөри иде. Ул 90 баладан артык укучысы була торып та, элеккеге хакимият башлыгының оптимизацияләү уены корбаны булды. Ул тәҗрибәле укытучылар, тирән белем бирә ала торган куәтле базасы белән мактаулы иде. Шул уку йорты булсын дип һәрнәрсәне бөртекләп җыйган ул вакыттагы директор Язилә апаның ачыргаланып авыр сулаганы әле дә күз алдымда, Илфат, нинди мәктәпне юкка чыгаралар, дигән иде ул… Инде менә минем сагынып сөйли торган мәктәбем бөтенләй юк.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии