«Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгәч, бик борчылдым»

«Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгәч, бик борчылдым»

Казанда яшәүче Гөлсинә апа Җантимерова «Казаноргсинтез» заводын барлыкка килгән беренче көннәреннән үк белә. Заводны төзүдә үзе дә катнашкан, иң беренче эшчеләреннән дә булган бит ул.

1960нчы еллар башында Казанда өр-яңа химия заводы төзелә башлау зур яңалык була. Һәм ул көннәрне хәтерләүчеләр һаман да безнең арада! ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үткән шушы көннәрдә әлеге завод тарихын да искә төшереп үтәсе килде. Татарстан тарихы – аның кешеләре тарихы бит ул. Социалистик Хезмәт Герое Гөлсинә Җантимерова белән сөйләшеп алдык.

– Завод турында көне буе сөйли алам мин, – ди Гөлсинә апа һәм ерак 1960нчы елларга ук «кайтып китә».

– 10нчы классны тәмамлагач, кызлар белән училищега барырга булдык. Казанның «соцгород» дигән өлешендә яшибез. Безгә иң якыны – 22нче завод (хәзер – С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы. – Авт.). Шуның училищесына бардык – ул вакытта 3нче техник училище дип атала. Анда баргач кына белдек: Казанда «Оргсинтез» дигән яңа завод төзелә башлаган икән. Шунда эшләү өчен белгечләр укыта башлыйлар, аппаратчылар әзерли торган 4 төркем ачыла, ди. Безне шунда керергә кыстадылар. Кем соң ул аппаратчы, дибез. Яңа гына мәктәпне тәмамлаган бит, бернәрсә белмибез. Әти-әниләрдән сорыйк әле, дип кайтып киттек. Әти-әниләр дә каян белсен инде! Сөйләп күрсәткәч: «Яңа нәрсә булгач, әйбәттер. Барыгыз шунда», – диделәр. Шулай итеп, документларны илтеп тапшырдык. Һәм 1960нчы елның 1нче декабреннән укый да башладык.

Бу вакытта «Казаноргсинтез» заводында төзелеш бара. Аны фенол һәм ацетон җитештерә торган завод итеп әзерлиләр. Татарстан өчен зур яңалык була бу.

– Гагарин космоска очкан чак иде: 1961нче елның апрелендә безне 3нче техник училищедан яңа төзелә торган заводның бер бинасына күчерделәр, – дип искә ала Гөлсинә апа. Элек ашханә булган бинага күчерәләр аларны. Шулай итеп, өр-яңа училище барлыкка килә. Ул Казанда төзелә торган химия заводына, ягъни «Оргсинтез»га белгечләр әзерләргә тиеш була. Хәзерге вакытта В.П.Лушников исемендәге Казан нефтехимия көллияте дип атала торган урта һөнәри белем бирү йортына шулай нигез салына. Ә Гөлсинә Җантимерова һәм аның яшьтәшләре беренче карлыгачлар булалар.

– Июньдә Самара өлкәсенең Новокуйбышевск шәһәренә стажировкага җибәрделәр. Казанда төзелә торган кебек заводта 4 ай практика үтеп кайттык. Шунда разряд алдык, кайткач диплом якладык. Ә 1961нең 1нче декабрендә «Оргсинтез» заводына җибәрелдек. Заводта һаман да төзелеш бара. Безне, 17-18 яшьлек яшьләрне, директор Владимир Петрович Лушников бик яхшы каршы алды. Завод сафка басканчы ел ярым вакыт бар, әлегә үзегезнең цехларны тәртипкә китерерсез, дигән бурыч куйды. Шулай итеп төзелештә дә эшләдек, заводны үз кулларыбыз белән төзедек.

1963нче елның 13нче июлендә завод тулы көченә эшли башлады, беренче партия фенол һәм ацетонны җитештереп чыгардык. Шул уңайдан завод янында зур гына митинг булды. Анда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеев та, Казан шәһәр комитеты беренче секретаре Рәшит Мусин да катнашты, – дип искә ала Гөлсинә Җантимерова.

– Ничек эшләдегез, коллектив нинди иде? – дип кызыксынам.

– Гомумән, бик яхшы вакытлар иде ул. Коллективыбыз бик дус иде. Барыбыз да яшьләр, яңа гына училищены тәмамлап килдек бит. Ә смена җитәкчеләре итеп КХТИның көндезге бүлеген тәмамлаган 22-23 яшьлекләрне куйдылар. Без заводны эшләтеп җибәрергә тиеш – барыбыз да шуны аңлый идек. Фенол һәм ацетон эшләп чыгарырга тиешлекне беләбез, технологияләр белән дә таныш, шундый ук заводларда эшләп тә карадык бит инде. Тик барыбер Татарстан өчен яңа нәрсә иде бу, – ди әңгәмәдәшем.

Өчәр сменалап эшлиләр. Тырышып эшләгәнне күрми дә калмыйлар. Гөлсинә Җантимерова 28 яшендә Ленин Ордены белән бүләкләнә. Ә 5 елдан – 1976да Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек дип табыла. Бу вакытта аппаратчы Гөлсинәгә 33 яшь кенә була әле!

– 1976нчы елда мине партиянең XXV съездына делегат итеп сайладылар. Социалистик Хезмәт Герое исемен дә шунда бирделәр. И кайгырдым инде аңа, и еладым. Заводка кайткач башкаларның күзенә ничек карыйм, нишләп миңа бирелде бу исем, минем белән эшләүчеләрнең барысы да лаек иде, иңне-иңгә куеп эшләдек бит, дип борчылдым. Бөтен кешегә биреп бетереп булмый бит, дип аңлаттылар, тынычландырырга тырыштылар инде. Тик мин һәрвакыт әйттем һәм хәзер дә әйтәм: бу минем генә бүләк түгел, бу – бөтен коллективның бүләге. Коллективыма да бик рәхмәтле мин. Бер генә кырын караш та сизмәдем. Элек ничек эшләгән булсак, шулай эшләүне дәвам иттек, – дип сөйли Гөлсинә Җантимерова.

«Казаноргсинтез» заводында 33 ел эшләгән Гөлсинә Җантимерова. Өчәр смена зарарлы эштә эшләү сәбәпле, 45тән үк пенсиягә чыгарга тиеш булган. Тик көне-төне эшләп күнеккән кеше 45 яшеннән үк өйдә утыра ала димени?!

– Көндезге эш кирәк иде миңа. Безнең завод территориясендә кечкенә предприятиеләр бар иде. Шундыйларның берсе – «Синтез-Сандра» акционерлык җәмгыяте. Полиэтилен әйберләр җитештерү белән шөгыльләнә торган завод бу. Берсендә шуның директоры белән сөйләшеп киттек. Эш кирәк, дигәч: «Минем сәркатибем китә, урыны бушый, кил әйдә», – диде. Машинкада бастыра белә идем. Шул заводка күчтем. Күчтем дип әйтү генә җиңел, күчү үзе бер дә җиңел булмады. Бу завод та «Оргсинтез» территориясендә, тик ул инде «Оргсинтез» түгел. 30 елдан артык эшләгән заводымнан ничек аерылырмын, дип борчылып йөрдем. Син барыбер шушында буласың бит, барыбыз бер тирәдә булабыз, дип тынычландырырга тырыштылар иптәшләрем. Алай түгел иде шул. Шулай да «Синтез-Сандра»да да 10 ел эшләдем, – дип, «Оргсинтез»ны яратуын тагын бер тапкыр раслый Гөлсинә Җантимерова.

Заводта өчәр смена эшләү белән генә дә бетмәгән әле аның эше. 24 яшендә үк Казанның Ленин районы (хәзерге Мәскәү районы) депутаты итеп сайланган. Аннан соң шәһәр советы депутаты булган. Кичке сменадан кайта – көндезге сәгать 2гә пленумга барырга кирәк, аннан кайта гына – заводка өченче сменага барырга вакыт җиткән. Шулай эшли. Һәм шул вакытларын хәзер дә сагынып искә ала:

– Заводта бергә эшләгән кызлар белән хәзер дә янәшә генә торабыз, телефоннан да еш сөйләшәбез. Заводны, җитәкчеләрне, коллективны бик сагынып искә алабыз. Икенче йортыбыз иде бит ул. Бөтен нәрсә бар иде. Берничә тапкыр бушлай фатир бирделәр. Балалар бакчасы, санаторий, профилакторий… Минем ике улым да «Оргсинтез» бассейнына бушлай йөрде. Бик яхшы вакытлар иде ул. Эшче кулларга хөрмәт бар иде. Хәзер завод безнең өчен чит. Без эшләгән чордагы кешеләр дә калмады. Без үзебезнең «Оргсинтез»ны яратабыз, үзебезнең заводны сагынабыз!

Фәнзилә МОСТАФИНА

ШУШЫ ТЕМАГА

«КАМАЗ» дигән автогигант ничек туган?

1960нчы еллар азагында илебездә транспорт проблемасы кискенләшә башлагач, йөк машиналары җитештерә торган завод төзү идеясе туа. Завод салу өчен, 70ләп вариант арасыннан Татарстанның Чаллы шәһәрен сайлап алалар. «КАМАЗ» буп-буш урында, зур калкулыклы басу уртасында төзелә башлый.

1960-1979нчы елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булган һәм Чаллыда завод төзү эшенә искиткеч зур өлеше кергән Фикрәт Табеевның автогигант турында истәлекләрен китерәбез:

– Бик озак сайлаганнан соң, завод төзү өчен кулай дип табылган ике регион калды – Красноярск крае һәм ТАССР. Бездә заводның техник-икътисади нигезен тәшкил итәрлек бөтен кирәкле материал да бар иде. Һәм көтмәгәндә, СССР Министрлар Кабинетының, автозаводны Красноярск янында төзергә, дигән карарны имзалавы билгеле булды. Бер дә күңелле хәбәр түгел иде бу.

Шушы көннәрдә мине Белорусия ССРның 50 еллыгы уңаеннан Минскига бәйрәм тантанасына баручы делегация составына керттеләр. Делегация башында – генераль секретарь Леонид Ильич Брежнев үзе. Поездда барганда Брежнев домино уйнарга тәкъдим итте, уйнаучылар арасында мин дә бар идем. Барыбызның да кәеф күтәренке. Шунда мин автозавод турында сүз башладым. «Леонид Ильич, сез Кытай белән чиктә автомобиль төзи торган эре цикл торгызырга уйлыйсыз. Әгәр аны яулап алсалар? Кытайларга завод бүләк итәсегез киләмени?» – дим. Ул вакытта Кытай белән аралар кискенләшкән мәл. Брежнев уйга калды, тик бер сүз дә әйтмәде. Кайтыр юлда кабат сүзне шул темага китереп ялгадым: «Леонид Ильич, красноярскилылар заводны 10 ел эчендә дә төзи алмаячак. Ә бездә көчле төзелеш комплексы булдырылган, без бу эшне 5 елда башкарып чыгачакбыз!» Брежнев минем фикерләремне игътибар белән тыңлады, тик бернәрсә дә җавап бирмәде. Аның урынына Есенин шигырьләрен яттан сөйләп барды. Минем дә сер бирәсе килмәде. Үземчә тәрҗемә итеп, Тукай белән Такташны сөйләдем.

Мәскәүдә поезддан төштек, мин өйгә кайтып киттем. Ә бик тиздән Леонид Ильичтан: «Политбюро утырышына килегез!» – дигән шалтырату алдым…

Брежневтан шалтырату алай тиз генә килмәгән үзе: Белоруссиянең юбилее гыйнварда узган, ә ТАССРның Чаллы шәһәрендә автомобиль төзү турында КПСС ҮК карары 1969нчы елның 14нче августында гына кабул ителгән. Ә аңа кадәр 1 ай кала, 17нче июльдә, Табеев бик кыю адым ясый. Завод төзү турында карарны көтеп ялыккач, Чаллыдан ерак түгел бер басуда булачак автозаводның символик нигез ташын салуны оештыра. Ташка «Здесь будет сооружён Камский автомобильный батыр. 1969-1974 гг.» дип язалар (5 ел эчендә төзеп бетерергә, дигән ният белән). Чарада СССРның автомобиль сәнәгате министры А.М.Тарасов та катнаша. Таш салу чарасының фотосы «очраклы рәвештә генә» Политбюрога да барып эләгә.

…«КАМАЗ»да беренче йөк машинасы конвейердан 1976нчы елның 16нчы февралендә төшә. Ягъни Чаллыда автозавод төзү турында карар кабул ителгәннән соң нибары 6 ел ярымнан беренче автомобиль әзер була. 0000001 номерлы алсу төстәге йөк машинасы конвейердан төшкәч, кешеләр шатлыктан елый, бер-берсен бу зур вакыйга белән котлый. Бу вакыйганы бөтен ил көткән була шул.

Ә бер атнадан КПССның XXV съезды башланып китә. ТАССРның нинди бүләк әзерләве турында – Фикрәт Табеев истәлекләреннән:

– 1976нчы елның 24нче февралендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында өр-яңа дүрт КАМАЗ тора иде. Башта машиналарны анда кертергә теләмәделәр. Данлыклы брусчаткага керергә рөхсәт алу өчен, КПСС ҮК секретаре Кириленко белән элемтәгә чыгарга туры килде. Гомумән, XXV съезд ачылышына завод 25 автомобиль әзерләп өлгертте. Утырышлар арасында тәнәфес вакытында делегатлар өр-яңа йөк машиналарына соклана иде.

(Истәлекләр 2013нче елда басылып чыккан

«Фикрят Табеев. Судьбе благодаря и вопреки» китабыннан алынды)

(Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әзерләнде)

Комментарии