Тораклы булыр вакыт җитте

Тораклы булыр вакыт җитте

Җәй – балачак хыялларына таба йөгерү, ә көз – өйгә кайту вакыты, дигән гыйбарә бар. Кемдер: «Өйгә кайту өчен, өең булуы кирәк бит әле», – дияргә мөмкин. Тораклы булу өчен хәзер әйбәт вакыт: банклар ипотека процентларын төшерә, төзелеш компанияләре дә төрле акцияләр белән сөендерә.

Белгечләр, халыкның 80 проценты торак алганда аның бәясен тулысынча түли алмый, ди. Шуңа күрә күпләр ипотека алырга мәҗбүр. Кайбер төзелеш компанияләре сатып алучылар өчен уңайлы шартлар тәкъдим итә. Әйтик, «Унистрой» төзелеш компаниясе белән эшли торган «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасы белгечләре сүзләренчә, төзелеш оешмасы, банклар белән килешү төзеп, ипотека ставкаларына ташлама ясатуга ирешкән. Мәсәлән, «ART City», «Весна», «Весна-2», «Царево Village», «Беседа» торак комплексларында кулланылышка тапшырылган йортлардан 4,9 процент белән ипотека алырга мөмкин. Беренчел кертеме – 20 проценттан башлап. Бу программа 2018нче елның 1нче гыйнварыннан 2022нче елның 31нче декабренә кадәр аралыкта икенче яки өченче баласы туган (туачак) гаиләләр өчен гамәлдә. Санап карый аласыз: Казанда 2 бүлмәле фатирны арендалап тору ким дигәндә 15-20 мең сумга төшә («Циан» сайтыннан алынган мәгълүмат). Ә «Царево Village» комплексыннан 3 330 000 сумга 4,9 процент белән ипотека алсаң, аена 14 мең тирәсе генә түләп барасы була. Кешегә түгел, үз фатирың өчен түләп барасың!

«Унистрой»да тагын бер акция бар – «Ипотека каникулы» дип атала. «ART City», «Весна», «Весна-2», «Царево Village», «Беседа» торак комплексларында ипотекага фатир алсаң, 7 ай дәвамында төзелеш компаниясе ипотекаңны үзе түләп тора. 8нче айдан гына син түли башлыйсың. Бу программа әле кулланылышка тапшырылмаган йорттан фатир алып, хәзерге вакытта торак арендалап торучылар өчен отышлы булачак.

Ә ипотеканы хәрам дип санаучылар өчен шәригать кануннары буенча рөхсәт ителгән ысул да бар. «Унистрой» төзелеш компаниясе «Торак мөмкинлекләре» дип аталган процентларсыз кооператив булдырды.

Кооператив ярдәмендә фатир алу программасы ничек эшли:

  1. Гариза язасыз, кооперативка керәсез.
  2. Үзегезгә ошаган фатирны сайлыйсыз, кооператив белән килешү төзелә.
  3. 30 процент күләмендә беренчел взнос түләгәч, фатир сезгә беркетелә һәм, йорт төзелеп бетүгә, сез анда яши башлый аласыз.
  4. Йортта яшисез һәм бурычның калган өлешен ай саен түләп барасыз.
  5. Соңгы кертемне түләгәч, ягъни фатирның тулы бәясен түләп бетергәч, фатирга милек хокукы аласыз.

Әлеге программаның өстенлекләре:

– процентларсыз, залогсыз һәм поручительләрсез 7 елга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеге;

– кооперативка керү һәм фатир алу өчен бер генә документ – паспорт кирәк. 16 яше тулганнар инде кооперативка керә, ягъни фатирлы була ала!

– ана капиталын кулланырга ярый;

– хәзер булган фатирыгызны пай кертеме буларак кулланырга мөмкин;

– килешү төзегәндә шәригать контроле;

– кооперативның эшчәнлеге 215нче Федераль закон тарафыннан саклана.

Тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30. Оешма шулай ук фатирын сатарга яки яңаны алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии