- 29.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №43 (30 октябрь)
- Рубрика: Архив
Бу айда гына оешкан «Антикоррупция» оешмасы эшен бик актив башлап җибәрде. Аның җитәкчесе 15 унитар оешмадагы канун бозулар турында 66 шикаять юллаган.
Бу хакта оешманың җитәкчесе Тимур Тимуршинның livejournal блогында күләмле мәкалә басылып чыкты. Ул «Татарстан корпорациясенә ревизия яисә унитар оешмаларның маҗаралары» дип атала.
Анда блогер Тимуршин дәүләт катнашы булган коммерция оешмаларында булган җитешсезлекләр хакында яза. Ул, дәүләт һәм социаль мәнфәгатьләрне кайгыртырга тиешле бу оешмалар чынлыкта бюджеттан акча суыру өчен кулланыла, дип яза.
10 МИЛЛИОННЫ БАЛЫК АШАП БЕТЕРГӘНМЕ?
Мисал итеп ул балык үрчетү өчен җир һәм милек министрлыгы тарафыннан оештырылган «Татрыбхоз» дәүләт унитар оешмасын китерә. Аңа «Татфондбанк»тан 12 миллион сумлык кредит бирелгән булган.
Проект нигезендә Балык Бистәсе районында балык үрчетү корылмасы төзелергә тиеш булган. Кредит акчасыннан 10 миллион сум шундук үрчетү өчен вак балык алу һәм аларны ашатырга азык сатып алу өчен дигән максатка тотылган булган.
Ә балык үрчетү корылмасы һаман да салынмаган. Тагын 2 миллион сум «Океан» кибетләрен ремонтлау һәм аларга иң заманча җиһазлар сатып алуга тотылган икән. Әмма бу кибетләр, хакимиятләр игълан иткән заманча дәрәҗәдә эшли башламады.
Казанда «Океан» кибетен ачуга Русиянең балык тоту комитеты түрәсе дә килгән иде һәм аларда арзан бәядән иң затлы балыклар, яңа тотылган балыктан иң тәмле ашлар пешерү турында вәгъдәләр биргән иде. Әмма ничә ел үтүгә бу сүзләр чынга ашмады, ә акчалар таралып бетте. Бу фактларны ябык ишекләр артында үткән утырышта Татарстан президенты идарәсендәге коррупциягә каршы комитет җитәкчесе Марс Бәдретдинов үзенең хисабында тәкъдим иткән булган. Аның нотыгы «Бизнес онлайн» сәхифәсендә дә басылды.
Коррупциягә каршы оешма җитәкчесе Тимуршин бу фактларны китереп өстәмә мәгълүматлар белән дә таныштыра.
Әлеге җинаятьләрне кылу өстән яклаучы булганда гына мөмкин дип әйтә Тимуршин. Шуңа әлеге унитар оешмаларга канун кушканча бәйге нигезендә түгел, ә дәүләт оешмасы күрсәтмәсе белән ышанычлы үз кешеләр билгеләнә дип яза блогер.
Тимуршин Казан медицина оешмаларын дарулар, җиһазлар белән тәэмин итәргә тиеш булган «Медснаб» унитар оешмасын мисал итеп китерә. 2002 елда ачылган әлеге оешманы Ринат Нәбиев исемле кеше җитәкләгән. 2013 елда оешманы ябу карары чыккан, бу эшләрне башкару комиссиясен дә шул ук кеше җитәкли булып чыга.
Шулай ук канун унитар оешма җитәкчесенә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә, башка ширкәтләрне оештырырга рөхсәт итми, әмма Тимуршин мәгълүматларына караганда, әлеге Ринат Нәбиев Казандагы күчемсез милек оешмасы, Балтачтагы дарулар сату ширкәте һәм тагын берничә коммерция оешмасын гамәлгә куючы булып тора.
Казан шәһәр хакимиятләре үз карарларын бозып, оешманы юк итү турындагы рәсми документта «Медснаб» оешмасын юк итүнең рәсми сәбәбе аталмый һәм иң кызыгы, оешмадан калган милекне куллану тәртибе дә билгеләнми. Югыйсә ул бит дәүләт милке. Шуның өстәвенә рәсми төстә 1 августта ябылырга тиешле әлеге оешма хәзергәчә эшен дәвам итә. Тимуршин волонтерлары бер табиб өчен җиһазлар сатып алырга телибез дигән булып әлеге ширкәт белән сөйләшүләр алып барган. Блогер хатларны үзенең сәхифәсендә бастырып чыгарды.
КАНУН БОЗУЛАР АЧЫКТАН-АЧЫК ЭШЛӘНӘ
Тимуршинның дәүләт оешмаларында шымчылары да юк, диварлар аша күрү сәләте дә юк. Ул теге яки бу оешма турында мәгълүматларны юридик затлар турындагы дәүләт реестрыннан һәм башка ачык чыганаклардан ала. Ягъни бу гамәлләр ачыктан-ачык рәвештә башкарыла.
Блогер үзенең волонтер дуслары белән барлыгы 15 дәүләт унитар оешмасын тикшереп чыгуын әйтә. Аларда табылган җитешсезлекләр турында прокуратура, монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсенә һәм башка оешмаларга барлыгы 66 шикаять юллаган. Бу хакта Тимуршин үзенең блогында хәбәр итте.
Шикаятьләрдә сүз «Таттехмедфарм», «Татгражданпроект», «Казгорсвет», «Татрыбхоз», «Муниципаль торак программалары дирекциясе», «Дәүләт заказын үтәүче, төбәкара элемтәләр һәм инвестицияләр белән шөгыльләнүче республика агентлыгы», «Фәнни-техник мәгълүмат үзәге», «Новация һәм инвестиция үзәге агросәнәгать республика үзәге» һәм башка федераль, дәүләт, муниципаль унитар оешмалар бар.
Республиканың җир һәм милек министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 300гә якын унитар оешма бар. Шуңа «Антикоррупция» оешмасына эш җитәрлек дип яза Тимуршин.
Татарларны да рәнҗеткән Жириновскийдан Төньяк Кавказ үч алмакчы
Русия телевидениесенең «Поединок» тапшыруында ЛДПР фиркасе җитәкчесе Владимир Жириновскийның Төньяк Кавказда халык саны артуны контрольдә тотарга һәм бер-икедән дә күбрәк бала тудыручы гаиләләргә штраф салырга чакырган сүзләре җәмәгатьчелектә шактый шау-шу тудырды. Шулай ук депутат Төньяк Кавказны тимерчыбык белән уратып алырга да тәкъдим итте. Аның әлеге фикерләре Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны чыгырыннан чыгарды һәм ул мондый «фашистик» сүзләр сөйләүче җавапсыз кешегә дәүләти мөһим эшләр йөкләүләренә аптыравын белдерде.
ЛДПРның Чечнядагы бүлеге вәкилләре инде бу фиркадән чыгуларын әйтте. Аның рәисе Адлан Шамсадов сүзләренчә, юридик яктан бүлек эшләсә дә, чынлыкта ул эшен туктаткан. «Юридик яктан без Чечнядагы бүлекне тарката алмыйбыз икән», – диде ул.
Русия Дәүләт думасының милләтләр эшләре комитеты башлыгы Гаджимет Сәфәралиев Жириновскийның әлеге белдерүләрен тикшерүен сорап Русия баш прокуратурасына мөрәҗәгать итәчәген әйтте. «Мин Жириновскийның ул сүзләре экстремистлыкка керү-кермәүне тикшерүне сорап прокуратурага мөрәҗәгать итәм, әгәр уңай җавап алсак, җинаять эшен ачуны таләп итәчәкбез», – диде ул.
Сәфәралиев сүзләренчә, хәзер баш прокурорга мөрәҗәгатькә имза җыю эше бара һәм бу хәрәкәткә Русиянең башка төбәк вәкилләре дә кушылган. Алар арасында Татарстан яки Башкортстан кебек милли республика вәкилләре барлыгы-юклыгы билгеле түгел, әмма татарлар арасында Жириновскийга рәнҗү инде күптәннән килә. 2002нче елда ул татарларны Монголиягә сөрергә кирәк, сифилистан үлеп кырылып бетсеннәр һәм шулай ул «Татарский язык забудьте, будете говорить на нем только на кухне, а вот полковник КГБ будет вашим президентом» дип тә белдергән иде. Соңрак Жириновскийның Казанга килүе вакытында аңа чи йомырка атучылар да булды. Ләкин татарлар шуннан ары уза алмады. Ә менә Төньяк Кавказ халкы эшне алай гына калдырырга җыенмый.
Татар милли хәрәкәте вәкиле Рәүф Ибраһимов моны халыкның холкы төрлелеге белән аңлата.
– Кавказ яклары менталитеты татарныкыннан үзгә. Алар кызып китүчән һәм андый мыскыллауга реакцияне бик тиз бирә. Татарлар озаграк уйларга ярата, аннары нәтиҗә ясаганда да бик кискен әйтергә тырышмый. Әмма безнең фикер белән Кавказ халкының фикере арасында зур аерма юк дип уйлыйм, чөнки Монголиягә җибәрү яисә балалар тудыруны чикләү турындагы сүзләр барысы да геноцидка керә. Жириновский бүгенге көндә Кремльдә, хакимияттә торучы кешеләрнең фикерләрен алданрак һәм ачыграк әйтүче кеше, – ди Ибраһимов.
Ибраһимов бу мәсьәләдә күпмедер тавыш булыр, әмма бер сылтау табып моны йомып куярлар һәм Жириновскийга бернинди җәза да булмас дип саный. «Аның кебек әйтеп торучы кешеләрне кирәк дип санамасалар, әллә кайчан куарлар иде, чөнки моның өчен сәбәпләр инде күп булды», – ди ул.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Онищенко китте – киңәшләре калды
Русия халкының сәламәтлеген кайгыртучы Геннадий Онищенконың «Роспотребнадзор» җитәкчелегеннән китүе расланды. Аның кебек киңәшләрне тагын кем бирә алыр?
Атна башыннан бирле Геннадий Онищенконың «Роспотребнадзор» рәислегеннән китү-китмәве турында хәбәрләр бер чыкты, бер кире кагылды. Аннан соң 63 яшен тутырган Онищенкога эш килешүен озайтмаганнар, баш табиб эшеннән китә, дигән хәбәрләр таралды. Һәм бу мәгълүматны Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның матбугат вәкиле раслады. Онищенко эшен аның элекке урынбасары Анна Попова башкарачак. Ул вазифага кем генә билгеләнмәсен, халыкка Онищенко кебек файдалы киңәшләр бирәчәк кешене күз алдына китерү әлегә авыр.
Соңгы елларда Онищенко биргән киңәшләргә күз салыйк.
1. Кар ашамагыз, кар суын эретеп чәйгә салыгыз!
Май чабу (Масленица) бәйрәмендә Онищенко: «Краннан аккан каты судан аермалы буларак, кар суы чәйнең тәмен йомшарта, ләкин аның белән бик мавыкмагыз, кар суын күп эчүчеләрнең тешләре коела, чөнки анда минераллар беткән була», –иде.
2. Кефир эчкән килеш машина йөртмәгез!
2012нче елда исерек хәлдә машина йөртүчеләргә җәзаларны арттыру турында канун өлгесе Думада каралганда Онищенко The Moscow Times басмасына әңгәмәдә кефирда исерткеч матдәләр булуы турында сөйләде. Бу мәгълүматны «кефир эчеп юл кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгәне юк», дип юл хәрәкәте иминлеге идарәсе кире какты. Шулай ук сөт һәм сөт ризыклары җитештерүче ширкәтләр бу белдерүгә ризасызлык белдерде.
3. Русиядә ял итегез!
Июнь аенда баш табиб кабат чит илдә ял итүне яратмавын искә алып халыкны да Русиядә генә ял итәргә чакырды. «Һәр кешегә иң уңай ял шартлары яшәгән төбәгендә генә була ала», – диде ул. Әмма төньякта яшәүче балаларны Кара диңгезгә алып барып кояшта җылытуны киңәш итте.
4. Британиягә бармагыз, анда футбол карамагыз!
2009нчы елда табиб дуңгыз кизүеннән сакланыр өчен Британиядә барган дөнья футбол беренчелеге кысаларында Уэльс-Русия уенына бармаска киңәш итте. «Футбол җанатарлары кычкыра, төкерек чәчә, грипп нәкъ шулай күчә дә инде», – диде Онищенко.
5. Мәскәүдән читкә китмәгез!
2010нчы елда Мәскәү тирә-ягында урманнар янып башкаланы куе төтен чорнап алганда, Онищенко Associated Press мәгълүмат агентлыгына әңгәмәдә халыкка үз киңәшен бирде: «Мәскәүгә эш белән киләсез икән – кунакханәдә, машинада, офиста калсагыз бер зыяны да юк. Туристлар инде башта Петербургны барып карасын, аннары Мәскәүгә килсен».
6. Үбешмәгез!
Быел Май чабу бәйрәме уңаеннан ясаган чыгышында Онищенко грипп һәм вирус эпидемиясе бетмәгән Русиянең өч төбәгендә халыкны үбешмәскә чакырды.
7. Протест чараларына йөрмәгез, салкын тидерерсез, авырып китәрсез!
2011нче елның декабрендә Думага сайлаудан соң нәтиҗәләргә ризасызлык белдергән халык урамнарга чыга башлагач, Онищенко халыкны салкында урамга чыкмаска, вируслардан сакланырга чакырды.
8. Һаваландыру белән сак булыгыз!
Баш табиб кондиционерларны куйганда сак булырга чакырды. Җәйнең кызу көннәрендә ул салкын су урынына җылы чәй эчәргә киңәш итте.
9. Украинадан конфет, сырларын, Латвиядан шпрот балыгын, Таҗикстанның өрек-җимешләрен, Польшадан ит, Япониядән килгән сушины һәм Америка чизбургерларын ашамагыз!
10. Грузия һәм Молдова шәрәбләрен, Грузиянең шифалы суын, Беларус һәм Литва сөтен эчмәгез! («Онищенко табыны»)
2 меңенче еллар уртасыннан башлап Роспотребнадзор бик күп азык-төлекне тыйды. Кайвакыт бу тыюлар ике-өч атна гына, ул азыкны сатучы ил белән Русия арасындагы сәяси яки икътисади бәхәс чишелгәнчегә кадәр генә дәвам итте. Ә кайвакыт, мәсәлән Польша очрагында, бу тыю бик озакка сузылып Русиянең Европа Берлеге белән мөнәсәбәтләрендә дә чагыла башлады.
Алсу КОРМАШ.
«Татар Навальные» «Татарстан корпорациясе» серләрен ача,
Комментарии