Кәкре каенга терәтүче «Свей»

Кәкре каенга терәтүче «Свей»

Казанда алу зур бер проблемага әйләнде. Җаны теләгән урыннан, йорттан ала алмаган бичара халык хәзер арзанлы торакка кызыга. Таунхаусларны, «долевое строительство» буенча төзелеп килгән фатирларны кырылып алалар. Әле соңгы арада гына таунхауслар тирәсендәге ыгы-зыгы бөтен республиканы шаулатты. Инде төзелеп беткән, халык яши башлаган торакларны «рөхсәтсез төзелгән» дигән сылтау белән җимереп ташладылар. Акчасын суга салган бахыр җаннар чәчләрен йолкый-йолкый елады. «Долевое строительство» дигәне дә шикле нәрсә: бер отсаң, икенчесендә килеп кабасың. Капкындагы тәмле сырга кызыгып, акчаларын җилгә очыручылар редакциягә дә килгәләп тора…

«МЕГАПОЛИС»НЫҢ ПАКЬ ИСЕМЕ АША

Эшкә килгәндә, алар мине редакция ишеге төбендәге диванда өчәүләшеп көтеп утыралар иде. Үзләре белән бер кочак документ тотканнар. «Бәлки матбугат чараларын җәлеп иткәч үзгәреш булыр», – дип җилкә сикертәләр.

Баксаң, боларның исәпләре Казанның Бехтярев һәм Космодемьянская урамнары кисешендәге йортта көн күрү булган икән. Әлеге йортка 2003-2004нче елда ук нигез ташы салынган һәм төзелмәгән фатирлар халыкка сатыла да башлаган. Урыны яхшы, шәһәр үзәгенә якын, бәясе дә чеметерлек түгел. Редакциягә килүчеләр «Мегаполис» оешмасы белән 2010нчы елда килешү төзегән, фатирның квадрат метрын 35 мең сумга алганнар. Әлеге йорттан барлыгы 56 кеше торак сатып алган, 80ләп фатир сатылган. Халыкка: «Бер елдан соң фатирлы булачаксыз», – дигән сүз сөйләсәләр дә, һаман вәгъдә «ашый» торгач, алдануларын чамалый алар. Аннары бу тирәдә тавыш куба, судка сукмак салына, чын дөреслекләр калкып чыга башлый. Баксаң, «Мегаполис» бу очракта төзүче генә икән, бу йортларның төп хуҗасы – «» оешмасы. «»ның яман аты үзеннән алда йөргәнгә күрәме, килешүдә, документларда бу оешма исеме бөтенләй күрсәтелми. Сатып алучылар пакь исемле, данлыклы «Мегаполис» белән генә эш итәбез дип уйлый. Хәер, әлеге ике оешма – «Мегаполис» белән «»ның бер-берсенә тыгыз бәйләнүен дә онытмаска кирәк. «»ның башында шәһәр Думасы депутаты Рәшид Аитов утырса (рәсми рәвештә бу вазыйфага сәркатип кыз теркәлгән), «Мегаполис»ның оештыручысы (учредителе) – Аитовның хатыны. Интернетта бераз актарынып утырсаң, халыкның Аитовка нәфрәте ташып торуын абайлыйсың. «Мошенник, аның яныннан качыгыз, ышанмагыз», «Безне ыштансыз калдырды, кабахәт!», «Ялганчы!» – нәрсә генә язып бетермәгәннәр… Хәтта «Союз обманутых дольщиков» дигән сайт булдырып, кармакка кабучылар үзара киңәш-табыш иткәннәр, кара исемлекләр булдырганнар, халыкны алданмаска чакырганнар.

ЯҢА БИРЕМ – ӨСТӘП ТҮЛӘ!

– Әлеге фатирларга «Свей»ның катнашы булуын белсәк, аларга якын да килмәс идек, – дип уфтана Дамира апа (исемнәр үзгәртелде). – «Свей»ның төзелеп бетмәгән йортлары Казан тулы, Халыктан акчаны җыялар да, шуның белән вәссәлам, бурычларын оныталар. Ә өйләр, еллар буе төзелмичә, ярым-йорты хәлдә тора. Без үзебезнең яктан бөтен бурычларны үтәдек, акчаны вакытында түләдек, килешүне бозмадык. Ләкин «Свей» безгә булган бурычларын үтәргә уйлап та карамый!

Фатир даулап йөрүчеләргә хәзер «Свей» яңа бирем уйлап тапкан. Өстәп түләргә! «Хәзер бәяләр күтәрелде. Йортны төзеп бетерү өчен бер квадрат метр өчен 35 мең сум гына җитми, тагын өстәмә 25 мең сум түләгез», – дигәннәр халыкны җыеп. Ягъни бер мәртәбә саткан фатирларны яңадан, инде ике тапкыр диярлек кыйммәткә сатмакчы булалар. Янәсе, «Свей» экспертиза ясаткан һәм халыктан җыелган акча йорт төзелешенең нибары 38%ына гына җитүен ачыклаган икән. Әмма халык сүзләренчә, экспертиза нәтиҗәләрен аларга күрсәткән кеше юк.

Проблеманың икенче ягы да бар. Халык 2010нчы елда сатып алган фатирлар әлеге йортта бөтенләй юк икән! Мәсәлән, Мөсәгыйть абый 67 квадрат метрлы торак сатып алган булган, ә хәзер аңа бу йортта кечкенә фатирларның булмавын җиткергәннәр. «Монда бары тик дүрт-биш бүлмәле фатирлар гына төзелде, аласыгыз килсә, акчагызны өстәп түләгез!» – дигәннәр. Монысы инде «Свей»ның хәтере тишек дигән сүз. Берничә ел элек кенә кечкенә фатирлар төзергә кушып, «Мегаполис»ка хатлар язып ятканын оныткан, бугай. Әлеге дәлилләрне үз күзләрем белән күрдем. Кыскасы, йортны халыкка сатканда «Свей»ның проекты да, чурты да булмаган. Хәер, әлеге өйнең проектын бүгенгә кадәр берәүнең дә, хәтта суд органнарының да күргәне юк. Бушлык сатканнар!

– Акчаны бездән тизрәк җыеп алу иде аларның максаты, – ди Мөсәгыйть абый. – Ә сатып алганда килешүне юристлар белән тикшердек, бернинди шикле әйбер күренмәде, югыйсә. Хәзер йортыбызны җимереп китсәләр дә, берни эшләргә хокукыбыз юк булып чыга! Инде безгә нишләргә, әйтегезче? «Биш бүлмәледә күршегез белән яшәгез», – дигән сүзләр ишеттек. Адәм көлкесе! Мондый шартларга ризалашырга юләрләрме әллә без?! Тагын 40% өстәп түләрлек акчабыз булса, «долевое строительство»га кереп батмас идек, төзелеп беткән, тапшырылган йорттан гына торак алыр идек.

Рамил Садыйков та аны куәтләп алды:

– Биредә шундый система: бездән алган акчага башка йортны төзиләр, аннан тагын берәрсе әлеге оешмадан фатирлар сатып алса, аларның акчасы безнең йортка кереп китәчәк. Тәртип юк, кыскасы. Артык тавыш куптарып йөрүчеләрне бер йорттан икенче йортка күчергән булалар, булышкан кыяфәт чыгаралар. Ләкин төзелеш бөтен җирдә «катырылгач», йортны алыштырудан ни мәгънә?! Безгә «Мегаполис»ның директоры Юрий Ватлинны гаепле итеп күрсәтергә маташалар. Имеш, ул фатирларны бүлгәләп саткан, ләкин бүлүен рәсмиләштерергә «оныткан». Юрий Геннадьевич – безгә булышырга тырышучы, хәлебезгә керүче бердәнбер кеше. Аны эшеннән алсалар, яклаучысыз калабыз. «Свей»га барсаң, тынычландырган булалар, ситуацияне матур итеп аңлаталар. Ләкин боларның буш сүз икәнен күптән аңладык! Митингка да чыктык, хат язмаган, ярдәм сорамаган кешебез калмады. Татарстанда безне ишетмиләр! Республика җитәкчелеге күптән түгел: «Татарстанда дольщиклар белән проблема юк», – дип Мәскәү алдында исәп-хисап тотты. Ничек проблема булмасын ди?! Менә ич без!

ЧИНОВНИКЛАРГА ДА КИРӘКМИ

Бу проблема хакында «Мегаполис» оешмасы юристы Константин Заутренников белән дә озак кына сөйләшеп утырдык. Фатир сатып алучыларны яклаучы, алар исеменнән төрле инстанцияләргә хатлар юллаучы, судларга йөрүче кеше ул.

– «Свей» – Казанда үз чорында күп кенә йортлар төзегән зур оешма. Ләкин 2008нче елгы кризиста ул банкротка чыкты. Бүгенге көндә аның халыктан акча җыеп, йорт төзергә хокукы юк. Шуңа күрә «Свей» подрядчиклар аша эш итә, үзе хуҗа булып кына кала. Шәһәрдә хәзер йорт төзергә җир юк диярлек, күбесе «Свей»ныкы. Шул сәбәпле, подрядчиклар аның белән килешүгә бара да инде. «Мегаполис» оешмасы да Космодемьянская урамындагы йортны төзеп бетерергә 2009нчы елда алынды. Безгә кадәр үк монда байтак кына подрядчик эшләгән, алар алышынып торганнар. Башта «Свей» белән ярыйсы гына эшләп киттек. Җир – «Свей»ныкы, йортка ул хуҗа, ә без төзүчеләр һәм «дольщиклар» белән килешү төзүчеләр генә. Йортны җиткереп бетергәч, «Свей» безнең оешмага керемнең 6%ын түләргә тиеш иде. Әмма 2011нче еллар тирәсендә «Свей» бездән килгән актларга кул куймый, хисапларыбызны күрмәмешкә салыша, «дольщиклар»ның хокукын танымый башлады. Әлбәттә, мондый очракта хезмәттәшлекне дәвам итә алмадык, араны өздек. «Свей» безгә тиешле 6%ны түләмәде. Әле фатир сатып алучыларның да бер хокуксыз урамда калу куркынычы бар иде. Без аларның законлы «дольщиклар» икәнен раслап, «Свей» белән судлашырга тотындык. Аллага шөкер, суд «дольщиклар»ның хокукларын таныды, аларны махсус реестрга теркәделәр. Суд безнең яклы булмаса, «Свей» шул ук фатирларны күз дә йоммыйча яңадан саткан булыр иде. Закон буенча, хәзер «Свей» Космодемьянская урамындагы «дольщиклар»ны фатирлы итәргә бурычлы. Ләкин бу бурыч кайчан һәм ничек үтәлер, анысын әйтә алмыйм, – диде Константин Сергеевич.

– «Свей» – Татарстанның зур бер проблемасы. Аны дәүләт дәрәҗәсендә ничек хәл итеп була дип саныйсыз?

– Бездә Торак сәясәте идарәсе бар. Алар халыкны, бу очракта «дольщик»ларны төрлечә якларга тиеш. Аның төп эше шуннан гыйбарәт. Ләкин судларда бу идарәнең «Свей» яклы булуы ярылып ята иде, хәтта чыгышлары чагышкан вакытны да хәтерлим. Торак сәясәте идарәсендә һәр чәршәмбе җыелыш үтә. Аитов анда: «Йорт 2-3 атнадан төзелеп бетә, яңа проект өстендә эшлим», – дип исәпсез-хисапсыз вәгъдәләр бирә дә, вәссәлам! Атна саен шулай таралышалар. Гомумән, безнең чиновниклар әлеге мәсьәләне чишү белән әллә ни янып йөрмиләр кебек. Дәүләт тарафыннан контроль булмау глобаль проблемага әйләнде.

«Мегаполис» оешмасы директоры Юрий Геннадьевич Ватлин да «Свей» оешмасының тетмәсен тетте.

– Халык башта торак суммасының 40%ын түләде. Әмма ул акчаның нибары 5-6%ы гына төзелешкә тотылды. Калганын кая куйганнардыр, «Свей»дан сорарга кирәк! «Свей»ның торак төзү буенча проектлары да, тиешле килешүләре дә булмады. Аның каравы, шундый җитешсезлекләр белән төзелешкә рөхсәтне биргәннәр үзләренә! Моңа аптырыйсы да юк, закон бозулар аша эш итү – «Свей» өчен гадәти хәлгә әйләнеп бетте, – диде директор.

«БИР-МИ-БЕЗ!!!»

«Мегаполис» оешмасыннан чыккач, күңелдә туган сорауларның һәммәсен «Свей» җитәкчелегенә яудырасы килде. Хет аклануларын булса да ишетим дип, көне буе телефон янында утырдым. Җавап ишетмәгәч, офисларына йөгердем. Монда хокук даулаучыларга күнегеп беткәннәр бугай.

– Нәрсә? Бездә шикаятьчеләр бармыни? – диде дә шаркылдап көлеп җибәрде кәгазьләргә күмелеп утыручы хатын.

– Сезгә монда интервью бирерләр дип кем әйтте соң? Бир-ми-без!!! – диде икенчесе.

Җыеп әйткәндә, «Свей» – бардак! Аларның тәҗрибәсендә бер фатирны өчәр-дүртәр тапкыр сату очраклары да тулып ята бит. Халык телендә «Свей»ны «төзелеш пирамидасы» дип тә йөртәләр. Боларның сукмагын таптарга берәүгә дә язмасын дип теләдем мин. Инде фатирын көтә-көтә дә көтек булганнарга нинди киңәш бирергә дә белмим. Чөнки бу проблеманы бүген республикада эте дә, бете дә белә. Республика җитәкчелеге дә күп тапкырлар: «Мәсьәләне чишәргә кирәк!» – дип боерык бирде, Рөстәм Миңнеханов үзе дә Космодемьянская урамындагы йортны барып күрде. Әмма ни өчендер эшләр шул боерыктан ерак китми, ә «Свей» күзен дә йоммыйча халыкны төп башына утыртуын дәвам итә. Төзелешләрендә эшчеләр күренми – тынлык. Ялгышмасам, моннан 2-3 ел элек: «Рәшид Аитов качкан, эзләүдә икән», – дигән сүзләр дә ишетелде. Күрәсең, койрыгына басып алганнар. Әмма күрүебезчә, хәзерге вакытта Аитов әфәнде исән-имин яшәп ята, ялган вәгъдәләрен өстәгеләр кабат йотылып тыңлыйлар. Гади бер урам малае булса, күптән төрмә шулпасы чөмерер иде, мөгаен. Шунысы бәхәссез: бу черек проблема Татарстан эчендә генә калып хәл ителергә охшамаган.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

Сүз уңаеннан

«Свей»га 1996нчы елда нигез салынган, оешма Казан мэры булып Камил Исхаков эшләгән вакытта чәчәк аткан.

– «Свей»ның җитәкчесе – Шәһәр думасы депутаты Рәшид Аитов.

– Бүген алар җилкәсендә проблемалы, төзелеп бетмәгән 30лап йорт бар.

 

Комментарии