Кукмара «уңганнары»

Кукмара «уңганнары»

Яңалыкларда районының уңышлары хакында сөйләгәннәрен ишетсәм, беркайчан да хакимиятнең булдыклылыгы буларак кабул итмим. Миңа калса, бу районның халкы шундый уңган ки, булдыксыз хакимият аңа ярдәм итәсе урынга комачаулый гына кебек… Мондый нәтиҗәләр ясарга сәбәпләрен дә хакимият үзе биреп кенә тора.
ҖИРЛЕ ҖИРСЕЗЛӘР
Кукмарада татарның иң уңганы, иң һөнәрлесе яшәвен бер генә әйтмәдем инде. Бу сүзләрне гел кабатлап барырга да әзермен. Ләкин менә шушы тырыш халык арасында да үтә булдыклылары бар. Болары таш өстендә гөл үстерергә, тирестән кәнфит ясарга сәләтлеләр. Алар көнне төнгә ялгап эшләргә дә әзерләр – файдасы гына булсын. Ә кукмаралылар башка җирләрдә табышсыз дип табылган кәсепләрдән дә файда күрә белә.
Мөгаен, шуңа да фермерлар, шәхси хуҗалыклар тотучылар саны буенча Кукмара республикада беренче урыннардадыр. Ләкин район өчен әле бу зур күрсәткеч түгел, әгәр хакимият комачауламаса, Русия беренчелегенә чыгу да мондагы халык өчен пүчтәк эш…
Бераз үткәннәргә күз салу кирәктер. Инде РФ Президенты Ельцинның колхозларны тарату хакындагы Указына 21 ел булды, Русиянең күпчелек төбәкләрендә милек һәм җир пайлары 1993нче елда ук халыкка өләшенде, ә бездә әле аларны 1996нчы елда исәпләп кенә чыгардылар. Исәпләп, бүлеп куйдылар да, нәтиҗәләрен сейфларга салып, амбар йозагы белән бикләп алдылар. Ничек инде шулкадәр байлыкны халыкка өләшеп булсын?! Үзләренә урларга кирәк!
Әй тотынды колхоз рәисләре вә җирле хакимнәр урларга! Бу урлау-талау 2001нче елларга кадәр дәвам итте. Бары шунда гына, хуҗалыклар тәмам бөлгенлеккә чыгарылып бетерелгәч кенә, халыкка җир пайларын өләшү хакында сүз чыкты. Әмма монысы да сүз генә булды шул, чынлыкта җирне крестьяннарга бирергә теләүче юк иде. Чөнки ул чактагы президентыбыз бу җирләрне эре инвесторларга биреп, бик зур табышлар алып яшәргә теләде. Ләкин күргәнебезчә, моннан авыл хуҗалыгы тармагы да, гади авыл халкы да, республика да, инвесторлар да оттырдылар гына. «Татфондбанк»ның авыл хуҗалыгы юнәлеше, «Вамин» бүген инде бөлгенлектә, тагын ике эре инвесторның да хәле мактанырлык түгел дип беләм. Бу зур, гигант хуҗалыклар беренче каршылыкны да күтәрә алмады, икене елның аз уңышлы булуы аларны аяктан ук екты. Быелгы уңышсыз көз калганнарын да таратып бетермәсме? Ә вак фермер хуҗалыклары кризисларны җиңелрәк үтә, моны хакимият кенә танырга теләми…
Ни өчен Кукмара районы хакында сөйләүдән республика күләменә күчтем соң әле? Монда бәйләнеш бар. Чөнки Кукмара районнарында күп еллар «Вамин» инвестор булып торды. Әлбәттә, бу шактый комсыз кыланучы алпавытлар үз кулларына кергәнне кире бирүчеләрдән түгелләр. Шуңа күрә, Кукмара халкы үзенә тиешле пай җирләрен күпме генә дауласа да, ала алмады. Районның бөтен административ ресурсы үз җиренә үзе хуҗа булырга теләүчеләргә каршы эшләде. Бу хакта бөтен матбугат шаулап торса да, кешеләр үзләренә закон буенча тиешле җирләрен еллар буе ала алмый йөрделәр.
Ниһаять, Аллаһының хикмәте – «Вамин» бөлгенлеккә чыгуга таба китте һәм инде хакимият кешеләргә тиешлесен бирер дигән өмет туды. Югыйсә, фермерлар да эшкәртмәсә ул җирләрне кем сукаласын, чәчсен, урсын. Бу вәзгыятьтә акыллы хакимият җир пайларын тизрәк чын хуҗаларына өләшеп, инде үзләрен эш белән таныткан фермерларга сораган кадәр хөкүмәт җирен бирергә тотыныр иде… Әмма бит сүз «акыллы хакимият» хакында бара. Ә кукмараныкына карата бу сүзне кулланып булмый бугай… Чөнки вәзгыять шуны раслый. Әнә бит, күтәрәмгә калып барган «Вамин»га әле дә ышанып яталар икән. Республика хөкүмәтенең, район хакимиятенең вәгъдәләренә ышанып кешеләр шәхси фермалар төзеде, 30-50 сыер асрый башладылар, ә район хакимияте аларга җир бирми. Кайберләре малга азыкны сатып алырга ук мәҗбүр, үзең әзерләгән азык хисабына асрамасаң, терлек тоту табыш бирми диярлек. Кайбер фермерлар туган-тумача, дус-ишнең, авылдашларның пай җирләрен арендага алып торып эшләргә тырыша, әмма бит ул пайлар да ызанланмаган, кайдалыгы билгесез, алып тору мөмкин түгел диярлек. Аннан соң, бу кешеләрнең үз җирләрендә үзләре эшлисе килә башлый, кире бирергә, яңа кишәрлек эзләргә туры килә. Кыскасы, кая карама, шунда проблема. Ә хакимият дәүләт җирләрен күтәрәмгә калган инвесторга биреп куйды да, шуны фермерларга бирмәс өчен җан тартыша. Бүгенге көндә Кукмара районында 10нан артык шәхси фермер җиргә мохтаҗ. Әмма туймас инвестор тырнагына эләккән җирне ала алырлармы?! Әллә терлекне, санын үрчетү урынына, пычак астына салырга мәҗбүр булырлармы?!
Әгәр хакимият бары тик көчле инвестор мәнфәгатен генә кайгыртуын дәвам итсә, гади фермерның мантымаячагы көн кебек ачык. Район хакимияте исә әлегә матур сүзләр сөйли-сөйли, үзенең булдыклылыгы белән мактанырга дәрәҗәле кунаклар чакыра-чакыра гаилә фермалары ачып йөри, күптин-күп вәгъдәләр бирә. Әмма кунаклар китә, хисаплар бирелә, банкетларда эчелгәннең махмыры белән бергә вәгъдәләр дә онытыла…
Бәлки, Кукмара районы хакиме мине үзен хаксыз рәнҗетүдә гаепләр?! Әйдәгез, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Русия Федерациясе Федерация Шурасындагы Татарстан вәкиле, авыл халкын зар елаткан инвестор Вәгыйз Минһаҗев катнашында былтыргы августта Купка авылында ачылган гаилә фермасын карыйк. Елдан артык вакыт узды – әле дә ут кермәгән, вәгъдә ителгән юл салынмаган. Гәрчә бу вәгъдәләр бирелде… Хәер, эш вәгъдәдә генә дә түгел, бу хакимиятнең турыдан-туры бурычы да! Иң хәтәре шунда ки, илле баш сыер асрап ятучы фермер әле хөкүмәт вәгъдә иткән ссуданы да алмаган. Әгәр ут булмыйча сыерларын трактор белән саудырып йөрсә, пычрактан малларга азык кертер юлы булмаса, ссуда бирелмәсә, озак эшли алырмы фермер? Ә бит алар барысы да вәгъдәләргә ышанып, хакимияттәгеләрнең үгетләвенә бирелеп эшкә тотындылар. Ләкин бусы да хакимияткә бары тик югарыга матур күрсәткечләр җибәрү өчен генә кирәк иде. Районның иң уңган, булдыклы кешеләре түрә-кара сүзенә ышанып, авыр хәлдә калдылар. Чөнки хакимият бөтен көчен күтәрәмгә калган инвесторларны якларга исраф итә, гади халыкка, фермерга вакыты юк…
Хәер, бөтенләй үк алай түгел икән. Бер фермерга бик шәп ярдәм күрсәткәннәр, әмма ул глава Рәхмәтуллинның туганы диләр. Әле бу ярдәмнең бик үк законлы төсмердә булмавын да сөйләгәннәр иде, ләкин хәзергә вәзгыятне шәрехләми торам. Әмма журналист тикшерүен башладым. Әгәр күптән салынган ферма өчен акча алу ачыкланса, гауга чыгарга мөмкин. Хәзер бюджет акчасын законсыз кулланучыларга каты җәза бирелә. Рәхмәтуллин кебек Вәгыйз Минһаҗев «рәхмәте» белән кәнәфигә ирешкән хакимнең вакытсыз «лаеклы ялга» китеп баруы да бар… Хәер, алай ук фаразлар кормыйк әле, бәлки, Кукмара хакиме кардан ак – судан пакьтер. Әле бит тикшерү узмады, гөнаһлары расланмады. Тик барыбер бу кешенең хакимияттән китүе дөрес булыр иде кебек…
ГҮЗӘЛ СЫЕРЛАР БӘЙГЕСЕ
Инде бит шундый дәрәҗәгә җиттеләр ки, зур түрәләр киләсе булса гына җитди чаралар күрелә. Узган кышны, мәсәлән, районга Президент киләсе булгач, 30 градуслы салкында ул узасы күперне юып буяп куйганнар, ә инде Кукмарага карны басудан ташып, пычрак урыннарын каплаштырганнар дип сөйлиләр. Басудан ук чиста кар ташыганнар дип иман китерә алмыйм, әмма утсыз төтен чыкмавы мәгълүм… Хакимиятнең зур түрә алдында матур күренәсе килүен дә аңлыйм, бу теләкнең абсурд дәрәҗәсенә җитүен генә аңларга теләмим.
Быел июнь аенда Кукмарага Президент Рөстәм Миңнеханов килгәч тә шактый кызык хәлләр булган икән. хезмәткәрләре ай буе юл буйларыннан, посадкалардан чүп утаганнар. Калган бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дә вакытларын файдалы уздырганнар. Әйтик, Пчеловод һәм Ядегәр авылларында фермалар юганнар. Әле алай гына да түгел – сыерларны да шампунь белән юып, тарап йөргәннәр. Бәлки, арттырып сөйлиләрдер, әмма кайбер сөтбикәләрнең йоннарына кадәр чәч буяулары белән буяп, тоякларын лаклап ялтырату хәбәренә кадәр килеп иреште. Әгәр бу хак булса, Кукмара хакимиятенә тагын киңәшем бар: киләсе юлы ул сыерларның тешләрен агартырга теш табибы һәм мөгезләрен очларга маникюрчы чакыртыгыз – тагын да матуррак булырлар, президент та канәгать калыр. Ник ул хезмәткәрләренә, китапханәчеләргә, спортчыларга сыер арты юуны ышанып тапшырырга? Пүчтәк, халтура бит бу! Колачлырак фикер йөртергә, сыерны президент кадәр президентка күрсәтү өчен әзерләүне белгечләргә тапшырырга кирәк. Әле аларның йоннарын чәч буявы белән дипломлы чәчтараш та буямагандыр – бусы зур хата. Хөрмәтле вә гыйззәтле түрәләр, икенче юлы алай җавапсыз кыланмагыз! Югыйсә, сыерларыгыз гүзәллек конкурсында җиңәрдәй булмаса, президентка моңлы тавыш белән мөгрәп күрсәтеп, күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтеп җибәрмәсәләр, кәнәфиләрегездән колак кагуыгыз да бик мөмкин. Иң яхшысы – тиз көннәрдә район буенча «Сыер гүзәле» бәйгесе уздырып, иң матур сөтбикәләрне сайлап алып, силикон имиләр куйдырып, тоякларын лаклап, койрыкларын бөдрәләп, йоннарын буяп, кунак килгәндә күрсәтү өчен алдан ук әзерләп куегыз. Мондый шәп киңәшләр өчен мине дә кунаклар арасына чакырырга онытмагыз, үзегезне мактамасам да, сыерларыгызны данлап берәр кәлимә язармын…
КОНЦЕРТ БУЛМАС…
Хәер, кайчандыр гөрләп торган Кукмара районында бүген шул чәч буявы белән буялган, тояклары лакланган сыер гына күрсәтеп мактанып була бугай. Элекке мәдәният бүлеге мөдире Рамил Нуриевны эшеннән алганнан соң, аның урынына Гөлнара Гариеваны китереп утырттылар һәм шуның белән мәдәниятне бетерделәр дә ахры.
– Бездә хәзер ике әбиләр һәм бер бабайлар ансамбле генә бар, – дип шаярта Кукмара мәдәниятчеләре.Хәзерге мәдәният бүлеге җитәкчесенең 60 яшен тутырып килүенә ишарәлиләр. Әмма Гөлнара ханым өлкән яшьтә булса да, юмор хисе шактый үзенчәлекле икән.
– Әле 70кәчә эшләргә ниятем бар, – дип шатландырган ул үзенең китүен көтеп йөрүче хезмәткәрләрен.
Көтеп-көтеп тә сөексез түрә китмәгәч, инде мәдәният хезмәткәрләре үзләре китә башлаган. Элек-электән һәр артистны каршылап озатып торган билет сатучыларына кадәр киткән, җыештыручыларга чаклы түзмәгән. Чура авылы мәдәният йортында эшләүче ирле-хатынлы Михайловлар гаиләсе Саба районына ук китеп барган. Хәзер шунда йөреп, бер фермерда эшлиләр икән. Рәхәт тормыштан читкә йөриме алар? Юк, әлбәттә. Тиктомалдан гына мәдәният хезмәткәрләре фермерга эшкә барып керми… Кыскасы, Кукмарада мәдәният өлкәсендә эшләүчене очратсаң, белеп тор – сүзен зарланудан башлаячак. Гәрчә, миңа шундыйлар гына очрады… Ә, юк, алдыйм икән. Район үзәк мәдәният йортына кергән идем, ишек төбендә вахтада бер малай һәм бер әби очрады – алар зарланмады. Һәм мактаучылар шуның белән бетте төсле. Әнә, инде байтак кына артистлар да Кукмарага барасы килмәвен әйтә, барысы да элеккеге мәдәният бүлеге мөдире Рамил Нуриевны сагынып искә алалар. Тик район мәдәниятчеләренә аның белән исәнләшергә дә ярамый – күрсәләр сүгәләр икән.
Әгәр эшләре болай барса, чынлап та, Кукмара хакимиятенә лакланган тояклы, бөдрәләтелгән койрыклы, мәдәният хезмәткәрләре шампуньлап юып куйган сыерлар гына күрсәтәсе калачак. Зуррак түрә кунакка килгәндә, чәк-чәк яки ипи-тоз тотып чыгардай кызлар калырмы икән? Әллә вакытында җитәкчеләрне алмаштырып өлгерәләрме? Ни өчен уңган Кукмара халкы белән булдыксызлар идарә итәргә тиеш?
P.S. Кукмара буйлап ике-өч сәгать йөргән арада менә никадәр мәгълүмат тупладым һәм нәтиҗәләр ясадым. Югыйсә, бары тик Раил Шакиров дигән бер кешенең үзенең пай җирен даулап йөргән судына гына барган идем. 2,7 гектар җирен ул инде ничә еллар ала алмый йөри. Шул ук вакытта кысыр җирләр ташландык ята. Эшсезләр бихисап… Мактаулы хакимиятнең мактаулы хезмәт җимешләре шулармы…
Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии