Нигез ташы – гомер башы

Нигез ташы – гомер башы

Ялгыз гына киткән идек тә бит

Туган өйдән чыгып киткән көздә –

Авылыбызны килер буыннардан

Бөтенләйгә мәхрүм иткәнбез лә!

Үзебезнең гаепләрне ялгыш

Бүтәннәргә япсартмагыз тагын.

Синнән-миннән башка, кемнәр булсын –

Алучысы бездер авыл җанын!..

«Авыл җаны» Харрас Әюп

Нигез сүзен мин беренче мәртәбә кечкенә чагымда әнидән ишеттем. Өебез Мәчет тавы дип йөртелә торган тыкрыкта урнашкан һәм бакча җире бик текә иде. Бездә аны кырач диләр. Алмагачлы да, тигезсез җирдә дә булгач 25 сутый бакчаны көрәк белән казый идек. Әйбәт кенә бер егетне, күрше авылдан кыз сорарга баргач, баламны җир казытып үтерәсем юк, дип кире борганнар, дип сөйлиләр иде. Нишлисең, Явыз Иван әби-бабаларыбызга сайланып торырга мөмкинлек калдырмаган. Чукындырудан качып мул сулы, балыклы, туендыручы Идел ярыннан чокыр-чакырлы хәзерге авыл урынына килеп урнашып, аны да күпләр сокланырлык алма, чия бакчасы иткәннәр. Кырач җирдә казыганда көрәгең белән йөзтүбән барып төшмәс өчен нык тырмашу гына түгел, бакчага алдагы ел чыгарган ашламаны һәр язда кар сулары юып алып төшеп китеп, кызыл балчык кына калдыра иде. Шундый яз булгандыр инде, әнием Шәмсениса күрше Галия нәнәйгә (аларның кырачы безнеке кадәр түгел иде) сөйли:

– Яңа өй салганда күпме әйттем Исхакка, китик шушы кырачтан дип, ризалашмады. «Әти нигезе бит», – диде.

Безнең әнине юк-бар лирик сораулар белән аптыратырга ярамый иде, шуңа үземчә, нигез ул – өй астына салып калдырылган ташлардыр дип уйлаганымны хәтерлим. Яши-яши, туган нигезнең дә, төп нигезнең дә нинди тирән мәгънәгә ия икәнен аңладым, әлбәттә. Төп нигезләрен гөрләтеп яшәтүче, ераклардан кайткан чыбык очы туганнарны да капканы киң ачып, хөрмәтләп кунак итүче, дистә еллар кайтып күренмәгәннәрне җирләргә алып кайтасы булсалар, кабер казып куеп, хөрмәтләп җирләүче авылдашларым турында язарга күптән ниятләп йөри идем. Түбән очтан башлыйммы, югары очтанмы, дип уйланып торгач, күршебез Мөбинә ападан тиештер, дип уйладым. Безнең якта дога кылганда да 7 уң як, 7 сул як күршеләрнең әрвахларына дип укыйлар.

Юлсыз, балчыклы җирдә уңышка мантый алмаган, район исемлегендә мәңге артта сөйрәлгән колхозда да дөнья көтәргә, балалар үстерергә, матур итеп яшәргә тырышкан авылдашымның һәркайсы хезмәт батыры гына түгел, тормыш батыры. Безнең авылдан менә кемнәр чыккан дип, исем-вазыйфаларын санап китсәләр мин гел бер сорау бирәм: ул кешеләрдән авылга нинди ярдәм тиде? Мәсәлән, сугыш ятиме булган Вәкил абый Нургалиев «Татспецстрой»да генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелгәннән авылыбыз отты, ул зиратны койма белән әйләндереп алганда әнисе мәрхүмә Рәхимә нәнәйне күпме яхшы сүзләр белән искә алуларын хәтерлим. Танылган телевидение журналисты, җитәкчесе булган Шәһит абый Гарифуллинның, мәчетебезнең манарасы череп җиргә аугач, үсмер чактан шуның аен яшереп саклап, 1994нче елда яңа мәчет төзегәндә, аны яңартып, манарасын да ясатып, зур игелек кылганын беләләр… Бүгенге язмам да Шәһит абый үскән нигезне саклап яшәүче Мөбинә апа турында.

«Безнең гәҗит»кә мин авылларны яшәтүче, димәк, милләтебезне яшәтүчеләр турында «Авылны яшәтүче авылдашларым» яки Әнгам Атнабаевның Мәгъдән энесенә багышлап язган шигыренең исемен – «Нигез ташы» дигән сәхифә ачарга тәкъдим итәм.

Нигез ташы – гомер башы,

Кендек киселгән урын

Иң беренче шатлык тоеп,

Кайгы кичергән урын

Шул урынны сакладың син,

Сатмадың авыр чакта;

Синең алда без бурычлы

Шуның өчен дә хәтта

Ә.Атнабаев

БАТЫРЛАР ХӘТЕРЕН САКЛАП ЯШИ

… 2017нче елның сентябрь ахырларында Кама Тамагы районы Балтач авылына – туган ягыма кайтып барам. Урманнарның алтынга коенган, өрәңгеләрнең кып-кызыл булып янып утырган вакыты. Авыл эчендә өй алларындагы миләшләрнең матурлыгы… Уң ягыма борылсам… хуҗасыз өйләр. Без үскәндә һәр иртәдә бу капкалардан 5-6шар бала мәктәпкә ашыга иде. Җәй көне кайткалап йөрүче булганнары әле төссез, моңсу булса да түзәрлек. Капка келәсенә элеккечә киҗе оек бәйләп куйгач, димәк, кайтыр кеше кемдер бар. Кайчандыр, М.Маликованың: «Ташландык нигездән дә шыксыз, котсыз күренеш бар микән бу дөньяда?» – дигән сүзләрен укыгач, шомланып куйган идем. Үз күзләрең белән күрү йөзләтә авыр икән. Уйланып барып, өй-капкалары буялган, биек, «ә менә мин нинди!» дигән кыяфәттә утыручы үзебезнең урамдагы йортны танымыйм.

– Кыяметдин абыйлар өе бит, – ди улым.

Үзебезгә кергәч тә аптырап сөйлим.

– Мөбинә апа нигезләрен бик ярата. Балалары ярдәме белән карап, сипләтеп тора. Капка, койма эшләтте, нигезен каратты, – дип сөйли төп нигездәге киленебез Сәрия.

Кыяметдин абый белән Мөбинә апаның балалары ике нәселдән дә тырышлык, төпле акыл алып, урыннан-урынга күчеп йөрмәде. Тәнзилә белән Азатлары КамАЗ заводында 35 еллап эшләп, тормышларын кордылар. Асияләре – 35 ел «Тасма» берләшмәсендә. Лилия дә шунда эшләп, читтән торып КДПИда укып, Дәрвишләр бистәсендәге мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булды. Ә төпчек кызлары Мәүлидә Алексеевск районы Көрнәле авылы егете Рифкать Вәлиевның туган нигезенә килен булып төште. Ни кызганыч, ике бала белән яшьли тол калып, балаларга әни дә, әти дә булырга туры килде үзенә. Бүген дә ул клубта җыештыручы да, почтада гәҗит-журналлар, субсидияләр дә тарата икән. Сыер, бозау, сарык асрый, кош-корт үстерә. Төп нигезгә иренең 8 туганы кайтып-китеп, булышып йөри икән. Менә шушы кыз-кияүләрне, ул-киленне, оныкларны бер оя итеп, балаларда да туганлык җепләрен саклап яши Мөбинә апа.

… Әтисе тракторчы Нуретдин абый Олы Карилегә эшкә барган җирдән күреп, ошатып кайтып, Миңнебәян нәнәйгә өйләнеп тә куя. 1941нче елның июнендә әтиләрен сугышка алганда, әниләре 5 һәм 3 яшьлек ике малай, 7 айлык авыры белән кала.

– Әни әтине күпергә кадәр озата барган. Әтиебез шунда балаларның әле берсен, әле икенчесен чөеп: «Миңнебәян, балаларны ачка үтермә, кыенга китсә Карилегә әбиләргә кит. Анда бәрәңге бик әйбәт уңа», – дип саубуллашкан, – дип сөйли Мөбинә апа бер мәртәбә дә күрү насыйп булмаган әтисен сагынып.

Нуретдин абыйдан бер генә хат килеп кала, шуннан суга төшкәндәй югала. 1910нчы елгы Сибгатов Нуретдин Сибгат улы бүген дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Сабыен күршеләрдә калдырып, Миңнебәян нәнәй Әтрәч кырына окоп казырга, колхоз эшенә йөри. Әнисе кебек үк эшкә таза һәм иренең дә үле хәбәре килгән күршесе Гөлчирә нәнәйнең үзләренә кереп елаганын: «Бәян, ник безне генә шул молотилкага йөртәләр икән» – дип өзгәләнгәнен хәтерли әле Мөбинә апа.

Әниләре иренең васыятен үти: көнозын эшләгәннән соң, төнлә Карилегә әниләренә барып, бәрәңге, борчак оны алып кайта һәм 3 баласын да ач үлемнән саклап кала.

– Рәхмәт әниебезгә, безне ачтан үтермәде, – ди, үзе дә 79нчы яше белән баручы Мөбинә апа, күз яшьләре белән.

Ә 1961нче елның көзендә Мөбинә апа килен булып төшкән Гаделҗан бабай белән Миңнехан нәнәй гаиләсе турында мин кечкенәдән еш ишетә идем: «Ике баласы бергә сугышта югалды, Миңнехан апа сабыр булды, күз яшен күрсәтмәде, ничек чыдагандыр?!» 1922нче елгы Габдулла исемлесе бүген дә хәбәрсез югалганнар исемлегендә, ә Борһанетдин исемлесе 1944нче елда Карелиядә һәлак була. Икесен янәшә куеп, зурайтып ясаткан бу фотоның урыны (фотода) төп нигездә әле дә түр якта.

Гаделҗан бабайга мин каз суйдырырга керә идем (әтинең мал чалырга кулы бармады). Ул чакта 70тән узган кешегә салкында басып торуы кыен да булгандыр, кайчакта, ишеттерми генә сукрана да иде. Миңнехан нәнәй шул чакта, әкрен киенгән иренең бер алдына, бер артына төшеп:

– Вилдан Исхагының кызы ул, Вилдан Исхагының кызы, бар инде, бар, күршеләр, – ди иде.

Бу нигез, гомумән, мәрхәмәтле, кешелекле кешеләр нигезе булды. Мин белә-белгәннән (хәзер дә) безнең юлсыз, таулы авылга автобус йөрмәде. 25 чакрымдагы пристаньга бару өчен бердәнбер транспорт – сөт ташучы машина яки трактор. Беренче класска керәсе елны һәркемне мәктәп формасы, китаплар алу өчен беренче тапкыр Казан базарына алып баралар, зоопарк күрсәтәләр. Ул көнне көтүлә-әр… «Алдан йөрүче булгач барабыз, аптыратмагыз» – диләр әниләр. Мин алдан йөрүчене сөт машинасы шоферы дип уйлый идем башта (ул акча икә-ән!). Шоферлар Сәлимулла абый белән Кыям абый янына өлкәннәр дә курка-курка, алдагы көн әтиләр үзләре, әниләр хатыннары белән сөйләшеп куеп кына бара иде. Йөк машинасына, бидон арасына утыртасы не факт! Юлда ГАИ инспекторы туктатуы бар! Иртәгә Кыяметдин абый бара дисәләр, зур ышаныч белән әзерләнәбез: «менегез» дигәнне аңлатып, машина кузовына таба кулын болгар иде. Районга җитәрәк без кузов идәненә сеңәбез. Үз өстенә нинди җаваплык алган бит инде шофер.

Бу нигездә яшәүчеләр, гомумән, әни әйтмешли, күршелеккә әйбәт булдылар. Киленнәре Мөбинә апа да үзләренә охшап килде. Янәшә күршеләре, шулай ук сугыш ятиме, Рашат абыйның Сахалиннан язган хатларын әле дә саклый ул. «Күрше, җибәргән посылкагызны алдык, бик зур рәхмәт. Без дә сезгә посылка җыйдык. Күрше, зинһар өчен дим, быел вакытың булса, Вәчели бакчасыннан мәтрүшкә җыеп куй әле күп итеп. Көзен посылка белән җибәрерсең». Рашат абыйның әнисен дә Мөбинә апа тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Әле бер көн генә Казаннан изоляциягә кайткан туганымның ике кечкенә кызы кереп, кабартма-сумса белән сыйланып, әниләре белән дәү әниләренә дә тәмле әйберләр сорап алып, укып, сөйләп, һөнәрләрен күрсәтеп, Мөбинә апаның кунакчыллыгыннан бик канәгать булып, дәү әниләренә кайтып сөйләгәннәр. Еллар үтеп, үсеп буй җиткәч тә турыларыннан үткәндә, бу өйдә шундый әйбәт нәнәй яши иде дип искә алачаклар бу балалар.

Хәзерге йортны алар 1962нче елда сала. Колхозда хезмәт хакын яңа гына акчалата түли башлаган чак. Кайнатасы бик сөенгән: «И, килен, йорт салганда бу акча бик ярады әле», – ди торган булган. Өйдә балаларны карап торучы тәтәләре булгач Мөбинә апа бик озак сыер савучы булып эшләде. Кыяметдин абый шофер, соңрак такта ярдыручы булды. Бер карышусыз күршеләргә мал чала иде. Безнең як теле белән әйткәндә, теш чыкканнан бирле икесе дә колхоз эшендә булдылар. Әле берничә ел элек кенә, Мөбинә апаның кар-яңгырда резин итектән ферма-кыр юлларында йөрүен, кул хезмәтендә булуын белгәнгә берничә ел элек пенсиясе 7 мең сум икәнен белеп аптыраган идем. 5 бала өчен өстәгәч 9 меңгә җиткән инде.

Тормышыннан, балалардан бик канәгать ул. Әмма… күңеленең бер китек ягы бар. Илебезне яклап башын салган, үзе бер тапкыр да күрә алмый калган әтисеннән бүләк итеп кабул итәрдәй чәй тәм-томына, сугыш ятимнәренә Җиңүнең түгәрәк даталарында гына булса да тиеннәр табып булмый микәнни? Әти белән үскәннәргә тигән кадәрне өмет итми инде алар.

Мөбинә апа, Кыяметдин абыйдан тол калып, 12 ел инде ялгызы гомер итә. Балалар чакырса да шәһәргә китми. Үзенекенә әйләнгән бу нигездә ут бер сүнсә, кабынмас, дип шикләнә ул. Пенсиягә чыккач балаларның берәрсе кайтмасмы дигән өмет тә яши. Җомга кичендә ничә әрвах дога өмет итеп монда кайтадыр. Нуретдин бабасының туган нигезен яшәтергә тиешле туганы – абыйсы Ниязның улы Марс Әфганстаннан цинк табутта кайтты. Димәк, үзенең әти-әнисе, абыйларының рухы кайтыр урын да – бу нигез. Хәерле гомерләр сиңа, Мөбинә апа. Күрше – күләннәрне дә догадан калдырма.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Кама Тамагы районы

Балтач авылы

Нигез ташы – гомер башы, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии