Зәй хакимәдән уңмады

Зәй хакимәдән уңмады

Соңгы елда, күргәнегезчә, районын «мактап» туя алмыйм. Әмма бу җәһәттән редакциянең бер гаебе дә юк, тәнкыйтькә җирлекне район хакимияте үзе бирә. Я биредә кайберәүләрнең «этот ваш противный татарский язык» диюенә юл куялар да, ризасызлык белдерүчеләр белән бөтен административ ресурсны кулланып көрәшә башлыйлар, милли мәсьәләдә толерантсызлык үрнәкләре күрсәтәләр… Я бу районда халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы үзенең банктан алган кредитын болай да аз хезмәт хакына эшләүче «поручитель»дән түләтә, үзе исә әнисенә суд карары нигезендә алимент түли һәм социаль хезмәткәрнең нинди булмаска тиешлегенең тере үрнәге булып тора…

Кыскасы, районда мактанырлык эшләр аз, тәнкыйтьләрлеге буа буарлык. Тик моны район хакимәсе Татьяна гына танырга теләми. Әле газетабызда бу хактагы язмаларым дөнья күргәч тә, өлкәннәр көне уңаеннан узган кичәдә журналистның дөрес язмавын, яла ягуын сөйләгән һәм кешеләрне «Безнең гәҗит»кә язылмаска өндәгән ди. Ләкин халык аны тыңламаган булса кирәк – бу районда безнең тираж тагын да артты. Нәрсәгә языласын халык үзе белә ул! Әгәр дә үчлерәк кеше булсам, Татьяна Васильевнаның мине ялганчылыкта, яла ягуда гаепләвен, «БГ»га язылмаска үгетләвен ишетүгә, Зәйгә барып, гауга чыгарыр идем. Әмма редакциягә шалтыратучы кешеләрнең сүзләрен күңел дәфтәремә һәм блокнотыма гына язып куйдым – җае чыккач барырбыз, тикшерербез… Менә, җай чыкты һәм мин Зәй хакимәсе Татьяна ханым Воропаевага янә әйтер сүзләремне җиткерү «бәхетенә» ирештем.

БАШКОРТНЫ БАШКОРТСТАНГА!

«Зәй ягында булдым мин…» (№23,14 июнь, 2012 ел)дип исемләнгән мәкаләмне язганчы, район кешеләре хакимә Воропаевадан зарланып, аның «татарларны яратмавын», татар җитәкчеләрне урыска алмаштырырга тырышуын әйткән иде. Моны районның элекке мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаил Карамов та раслады: «Ул минем кул белән мәгариф өлкәсеннән бик күп татар җитәкчеләрне алып атты, соңыннан чират үземә дә җитте», – дигән иде.

Район буйлап йөргәндә чынлап та татарга каршылык бар төсле тоелды. Чөнки күп татар җитәкчеләрен алыштыруда бернинди дә мантыйк юк – тоткан да алып аткан. Моны я башбаштаклык, я толерантсызлык дип кенә бәяләп буладыр да… Ә инде саф татарныкы булган Чыбыклыга авылның бердәнбер татарча белмәүче һәм белергә дә атлыгып тормаучы марҗа ханымын башлык итеп билгеләүне мин, гомумән, татардан көлү буларак кына бәяли алам. Гомере буе авылдан чыкмаган татар әби-бабайлары берәр белешмә кирәк булса да җирле үзидарәгә барырга куркып яшиләр иде – урысча ничек аңлатырга? Ярый сәркәтип урынында булса… Шул ук вакытта бөтен авыл халкы элекке авыл башлыгы Илфат Гадершинны сагынып сөйләде, бик яхшы эшләвен искәртте, Ольга Алексеена килгәч тәртип бетүеннән зарланды. Әгәр гаеп кешенең эшчәнлегендә түгел икән, димәк, милләтендә булып чыгадыр инде…

Ул мәкаләдән соң күп вакыт узды, Чыбыклының авыл башлыгы да үзгәрде, Зәй районы газетасында мине тәнкыйтьләгән, Воропаеваны күкләргә чөеп мактаган мәкаләләр дә дөнья күрде… Бар да булды, тик Зәйдә милли мәсьәлә генә баш калкыткалап тора икән. Татар мәктәп директорларын эштән беренче чиратта алып атулары хакында әйткән идем инде. Александр Бистәсе урта мәктәбе директоры Рузалия Хәсән кызы Һадиуллина шундыйлардан. Аны алты ел буе бары рәхмәт кенә ишетеп эшләгәннән соң, 2011нче елда Антон Иванович Кухарев дигән урыс кешесенә алыштырып куялар. Тик бу юлы татарны кысмыйлар – Рузалия ханым – башкорт.

– Минем хакта «Башкортстанына ук куарга кирәк» дип тә әйткән диләр. Ә мин инде монда 25 ел яшим, милләтемә карата бер авыр сүз ишетмәдем. Югыйсә башкорт булуымны беркайчан яшермәдем. Бары хакимияткә Воропаева килгәннән соң гына милләт хакында сүзләр чыккалый башлады, – ди ул үзе.

Кемнәр генә килеп эшеннән китәргә тәкъдим итми «башкорт кызы» Рузалиягә.

– Мәгариф бүлеге мөдире Рафаил Карамов та әйтте: «Сине глава яратмый, алып ташларга куша», – ди. «Восток» агрофирмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Валерий Кочетов та мәктәпкә килеп керде: «Воропаева синең хакта: «Как ты ее терпишь?» – ди, бәлки китәрсең?» – дип китте. Агрофирманың мәгарифтә ни эше бардыр, белмим… Кыскасы, бер гаебем булмаган килеш китәргә мәҗбүр иттеләр, гади укытучы гына булып калдым. Беренче елны бик бәйләнмәделәр, әмма 2011нче елның 23 сентябрендә, туган көнемдә Воропаева мәктәпкә килеп керде. Анда начар сүз дә, гауга да булмады, әмма икенче көнне инде мәктәп директоры Кухаревның миңа карата мөгамәләсе үзгәрде: хезмәт һәм физкультура укытучысы булган иремә, үземә тиктомалдан бәйләнә, юк гаепләребезне дә бар итеп күрсәтергә тырыша башлады. Инде Воропаеваның мине мәктәптән куарга кушуын яшереп тә тормый. Әгәр миннән шүрләмәсә күптән куар иде. Ә мин аның финанс өлкәсендәге закон бозуларын беләм. Әйтик, ул Мәскәүдә укып йөри, ул чакта, әлбәттә, укытмый. Тик сессиядән кайткач ул журнал тутырып, дәресләрен үткәргән итеп күрсәтеп акча ала. Минем ирем дә Казанда читтән торып укып йөри, ләкин сессия вакытларында ул журнал тутырмый, ә директорыбыз аны моның өчен ачулана, үзе кебек закон бозуга этәрә, – ди Рузалия Хәсән кызы.

Күргәнегезчә, тагын уңышлы эшләп килгән башкорт ханымны начаррак булса да урыс кешесенә алыштырганнар. Бу Кухарев әфәнде нәрсәсе белән Һадиуллинадан яхшырак? Үзенә тиеш булмаган акчаны алуы өченме? Әллә үзе эшләргә тиешле эшләрне кеше өстенә аудара белүе өченме? Якын көннәрдә Александр Бистәсе урта мәктәбе директоры Антон Иванович Кухарев эшчәнлеген Зәй районында үзләре тикшереп, тиешле нәтиҗәләр ясалыр дип өметләнәм. Югыйсә, аның «кылган батырлыклары»н (газетада телгә алынмаганнарын да) башка оешмаларның тикшерүен үтенербез…

Иң яхшысы, бу олыны олыга, кечене кечегә саный белмәгән малайны куу булыр дип уйлыйм. Ә инде Татьяна ханым Воропаеваның башы җитсә, иске директорны урынына кайтару иң кулае булыр иде. Шуның белән ул башкорт кешесен «Башкортстанына кадәр куу» тарафдары булмавын раслар. Заманында Башкортстанда татар-башкорт арасы шактый кискенәйгән чорда да, Татарстанда мондый проблема хакында ишетелмәде, ә Воропаева ханым җитәкләгән Зәйдә хәзер нинди сүзләргә юл куела?

Утсыз төтен булмый диләр. Әгәр Зәй төбәгендә глава хакында «татарларны яратмый», «башкортны Башкортстанга куарга куша» ише сүзләр чыккан икән, нигезе бардыр дип беләм һәм моңа кайбер ишарәләрне күрәм дә. Татарстан хөкүмәтенә һәм Президент аппаратына бу хакта уйлап чарасын күрсә әйбәт буласы икән дә бит… Иң яхшысы, Татьяна Васильевнаны берәр медаль тагып, рәхмәтләр әйтеп, грамоталар биреп пенсиягә озату булыр иде кебек. Үстерми ул Зәй районын, булганны да бетерә генә бугай…

ЯШЕРЕНЕП МАКТАУ…

Зәй төбәгенә икенче баруымда «ЗӘЙГӘ ТАГЫН БАРДЫМ ӘЛЕ» (№36, 12 сентябрь, 2012 ел)дигән мәкалә язып кайттым. Мәкаләмнең төп каһарманы районның мәгариф идарәсендә бухгалтер булып эшләүче, аена җиде меңнән дә кимрәк хезмәт хакы алучы Гөлсәрия Миңнебаева иде. Ул үзенең ярдәмчеллеге аркасында казага тарыган – районның халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Эльмира Хуҗинага кредит алганда «поручитель» булган. Ләкин район халкын ярлылык тырнагыннан йолып алырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә тиешле бу ханым үз кредитын түләүдән баш тарта. Нәтиҗәдә, суд карары нигезендә аның өчен кредитның бер өлешен Гөлсәрия ханым түләп бара, ай саен хезмәт хакының 15 процентын банк тотып кала. Шулай ук, ул язмамда мин халыкны «социаль яклаучы» Эльмира ханым Хуҗинаның суд карары буенча үз әнисенә алимент түләп баруын да бәян иткән идем…

Зәй районының мохтаҗларына мондый «җәза» ник бирелде икән? Үз әнисен дә карамыйча, аны картлар йортына тапшырырга теләүче кеше ничек инде чит-ят кешеләрне кайгырта алсын?! Мәкаләм дөнья күргәч тә, бу ханымны эшеннән алырлар дип уйлаган идем. Гәрчә, дөньяның теләсә кайсы илендә мондый бәндәне социаль өлкәдән себереп кенә чыгарырлар иде. Ләкин Татарстан мохтаҗ вә юксыллары, бигрәк тә Зәй районыныкылар, шушындый «кайгыртучы»га гына лаек ахры.

«Безнең гәҗит»тә дөнья күргән бу мәкалә буенча ТР Президент аппаратында да тикшерү уздырганнар. Килгән кеше шактый сораштырулар уздырган, минем «бу мәкалә өчен күпме акча алуымны» да белешкән. Эльмира Хуҗина эшендә калгач, мин инде бу тикшерүләрне үземә каршы юнәлтергә телиләрме дип йөри идем, баксаң, алай түгел икән.

Беренчедән, Эльмира ханымны бөтенләй үк «кумаганнар» дию дөрес түгел. Элек ул хакимият хезмәткәрләренең профсоюзы рәисе булган, мәкаләдән соң күп тә үтмәгән, аны бу вазыйфаларыннан тантаналы шартларда азат итеп, урынына башка кеше сайлап куйганнар. Әмма иң кызыгы да бу түгел, кызыгы җыелыштан соң, кешеләр таралышып беткәч була. Казаннан, профсоюздан килгән кеше, Эльмира Хуҗинага мактау грамотасын бары тик кешеләр таралып беткәч кенә тапшыра, имеш. Кая ул сәхнәгә чыгып тантаналы шартларда, матур нотыклар сөйләп, күптин-күп рәхмәтләр әйтеп тапшыру!!! Газетада яманаты чыккан түрәне алай үсендермиләр, ләкин «үз кеше»не бөтенләй коры калдырасы да килми. Шуңа күрә кача-поса, кеше күрмәгәндә генә, «каракларча» бүләклиләр һәм озаталар аны. Үзем күрмәдем, әлбәттә, әмма күргән кешеләр сөйләгәч рәхәтләнеп көлдем…

Икенчедән, Эльмира Хуҗинаның язмышы әле тулаем хәл ителмәгән. Чөнки ТР Президент аппаратыннан Зәй районы өчен җаваплы куратор Фәнис Галиәхмәт улы Нуриев тикшерү нәтиҗәләрен башка инстанциягә тапшырган һәм карарны да анда кабул итәчәкләр. Мин өметләнәм ки, бу карар нигезендә Эльмира Хуҗинаны «муниципаль түрә» дәрәҗәсеннән мәхрүм итәрләр һәм беркайчан да дәүләт эшенә якын җибәрмәсләр. Чөнки мондый кешенең халык түләгән салымнар хисабына яшәргә хакы юк! Аны кешеләргә ярдәм итсен өчен җаваплы эшкә куйганнар, ә ул киресенчә аларның хәлен авырайту белән шөгыльләнә. Мондыйларга хакимияттә урын булмаска тиеш! Әллә соң Воропаева киресенчә уйлыймы? Зәй хакимиятендә бары тик гади кешене санга сукмаучы түрәләр генә эшләргә тиешме? Яхшы эшләүче татар җитәкчеләрне урыс кешеләренә алыштырып утырганчы, Татьяна Васильевнага менә шушы Хуҗина кебекләрне авызлыклау дөресрәк булыр иде. Югыйсә, эшсезлектән иза чигүче хакимә инде мәктәп укытучылары белән үк «көрәшә» башлаган, ә үз янәшәсендә әһлаки яктан бер калыпка да сыймаган кеше тота! Моны мин аңларга теләмим.

СЕЗНЕҢ ХАТЛАР

Гомумән, Зәйдәге кадрлар сәясәте үтә аңлаешсыз рәвештә алып барыла. Менә Аксар авылыннан килгән ике хат. Анда да, тагын шул ук Воропаева «кадры»ннан зарланалар. Чөнки Аксар авылы башлыгы Юрий Гыйлманов хакында миңа: «Ул кешеләр өчен бер нәрсә эшләми, әмма глава кешесе булгач урынында нык утыра», – диделәр.

Исәнме, Искәндәр улым!

Татарстанда бер «БГ» гына бугай гаделлек артыннан йөрүче…

Үзем Аксарда туып 12 яшемнән 65 яшемә кадәр механизатор булып тир түктем, ә хатыным гомер буе терлекчелектә эшләде. Өстәвенә ел саен 5-6 гектарчөгендер эшкәртеп 4 бала тәрбияләдек. Зарланып йөрмәдек, эшләдек тә эшләдек. Ә менә картлык көнебез кеше кадере беткән заманга калды.

Без Тукай урамында яшибез. 30 ел элек йорт җиткереп кердек. Яз җиттеме су баса. Су идән өстенә кадәр менеп җитә. Сельсовет рәисе Юрий Гыйлмановка ничә мәртәбә әйтсәк тә, бер файдасы да юк. Торба кирәк диделәр, пенсия акчама 10 мең сумлык торба алдым, җәй буе ятты. Районга зарланырга барыр идем рәхәтләнеп татарча сөйләшә торган глава булса…

Искәндәр, синең бер сүзең җитә, зинһар өчен шуны авыл советы хәл итсен иде.

Ризатдин абыең Салаватов.

Хөрмәтле Искәндәр әфәнде!

Сезгә Зәй районы Аксар авылыннан язабыз. Безнең бер үтенечебез бар иде. Шуңа ачыклык кертүегезне сорыйбыз. Бу – суга түләү мәсьәләсе. Элек һәр урамнан бер җаваплы кешене билгеләп, түләүне җан башына 50 сум күләмендә җыеп, авыл советына тапшырып барыла иде. Ә менә узган ел авыл советы билгеләгән кешеләр һәр йортка кереп, тиешле мәгълүматлар җыеп (моңа мал, кеше исәбе, бакчаңның яшелчә өлеше, мунчаң, коеңның булу-булмавы керә), «Водоканал» һәм «Идарәче компания» белән килешүләр төзеп йөрделәр. Килешү төзелде дип әйтү, бәлки, дөреслеккә бик үк туры да килеп бетмидер, чөнки килешү кәгазе 2 нөсхәдә тиешенчә тутырылып, ике як та килешкән очракта, кул куелырга һәм бездә аның берсе калырга тиеш иде. Ләкин байтак кына авылдашларыбызның «законный договоры» булмавы билгеле булды. Ә бит авылыбызга су моннан берничә дистә еллар элек сузылган иде. Күпләр суны ишек алдына үз көчләре белән сузды. Өйләренә су кергән кешеләр дә күп инде хәзер. Тик мондый түләү булдырылгач, безнең аңлавыбызча, яңа суүткәргеч линия сузылырга, исәпләү приборлары куелырга тиеш. Ә кайбер урамнарда колонкалардан су агып ята. Монысын кем түләргә тиеш икән?

Ә түләү кәгазьләре озак көттермәде, июль-август ае өчен безгә, бер генә баш мал да асрамаган өч кешелек гаиләгә 769 сум күләмендә түләү килде. Әлбәттә моңа ачыклык кертү йөзеннән «Идарәче компания»гә шалтыратырга булдык. Аннан: «Без авыл советы биргән мәгълүматлардан чыгып исәплибез», – дигән җавап алдык. Ә бит авыл булгач, аның кешеләре, урамдашларың, күршеләрең турында хәбәрдар буласың. Кемнеңдер зур гына яшелчә бакчалары, абзар тулы мал асравы билгеле булып та, аз гына түләү килгән кешеләр бар. Димәк, аларның маллары да, үзләре дә су эчми, бакчасындагы яшелчәләргә бер тамчы да су сипмиләр булып чыга түгелме соң? Я, кайда инде монда дөреслек?!

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм.

Әлегә бу хатларны газетабыз битләрендә генә бастырып чыгабыз. Әгәр киләчәктә дә авыл башлыгыгыз башбаштаклык кылса, яки үз вазыйфаларына бармак аша гына караса, тәрбияләү җаен табарбыз, Аллаһы боерса… Бәлки район хакимияте үзенең вазыйфаларын исенә төшерер һәм халкын кайгырта башлар… Әллә сез анда бүлешеп эшлисезме, Татьяна Васильевна?

Кабат очрашулар көтеп, Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии