Чирен яшергән – үлгән…

Чирен яшергән – үлгән…

Хакимият матбугаттан позитив мәгълүматлар таләп итә. Янәсе, гел тәнкыйть, гел караны гына күрсәтү, язу, сөйләү халыкның тынычлыгын ала!

Әлбәттә, хакимияткә бүген үзен мактап, бөтенесеннән дә яхшылык вә изгелек чаткылары гына табып торучы файдалы булыр иде. Халык та тыныч яши, гаделлек таләп итеп урамнарга чыкмый, митингларда йөрми. Димәк, революцион рух юк, карак түрә йомшак кәнәфиендә халык ачуыннан курыкмыйча утыра ала. Менә ни өчен кирәк ул мактап кына торучы ! Әмма бит кеше авырып китеп, бу хакта беркемгә дә әйтми, табибка күренми йөри икән, чире аза һәм ул үлә. Җәмгыять тә шулай. Әгәр андагы негатив, яман күренешләрне күрмәмешкә салынып узсаң, дәшмәсәң, аның да чире аза һәм дәвалап булмастайга әверелә. Матбугат бүген җәмгыятькә диагноз куючы табиб кебек булырга тиеш, ә табибның ялгышларга хакы юк – пациент үләргә мөмкин. Җәмгыятьне бүген бары тик хакыйкать белән генә дәвалап була. Ялган файда бирә алмый. Ләкин безне һаман ялганга, мактаулар язуга өндиләр. Бу бит тупикка итүче юл. Әйтик, моннан берничә еллар элек без Русия күләмендә рекордлы уңыш – бер елны биш, икенче елны алты миллион тонна ашлык җыеп алдык дип ялганладык. Бу күрсәткечләрнең арттырып язылу хисабына икәнен белсә дә, бөтен матбугат шау итте – без булдырабыз!

Республикада хакимият алмашынды, өстәп язулар бетте – уңыш ике тапкыр кимеде, ялган барыбер тотылды. Теге яки бу депутатның кем икәнен белә торып мактый-мактый сайлатабыз, халыкның башын бутыйбыз, ә теләгән җиренә менеп утыргач бу бәндәнең киләсе сайлауга кадәр эше түгел, чырае да күренми… Тагын кемне алдадык? Үз-үзебезне!

Ә бу алдауларның башында гамәлдәге хакимият тора. Чөнки ул матбугаттан бары тик мактау гына таләп итә. Гәрчә, мондый сәясәтнең башны комга тыгу гына икәнен аңласа да. Башны яшергәнгә карап проблема бит беркая китми – ялангач арт-шәрифләр өстә кала… Ләкин барыбер белән очрашу ише берәр чара булса, бары тик иң тешсез, сүзен язарга түгел, әйтергә дә куркып йөрүче мәхлүкләрне җыялар. Аннан соң, кичке яңалыкларга Президентның журналистлар белән очрашып сөйләшүен хәбәр итәләр. Ләкин мин анда бер күч сүзсез мәхлүк кына күрәм, аппараты һәм Матбугат үзәге аша бер генә сүз әйтерлек та уза алмый. Әйтерсең, кыюрак фикерле каләм әһелләрен чакырсалар, алар Президентка ниндидер яңалык җиткерергә мөмкин! Бу очрашуларның оештырылган уен гына икәнен Рөстәм Миңнеханов үзе дә бик яхшы аңлый, бары дәшмичә үзе дә шушы спектакльгә катнашып кына китәдер дип уйлыйм. Бүгенгә кадәр «Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы», «Акчарлак» кебек «тешлерәк» газеталардан бер генә журналистның да чакырылганын күргәнем юк. Әле кайберләребезгә, Президент белән очраштырмас өчен, әллә нинди киртәләр дә коралар.

Моннан берничә ел элек, мин «Идел» журналында эшләгәндә, «» җитәкчесе Марат Моратов бер хаксызлык кылды һәм журналда эшләүче язучылар ул чактагы Президентыбыз Шәймиев белән очрашырга теләдек. Болай гына аның янына керә алмаячагыбызны аңладык һәм эшкә килгәндә үк «тотарга» дип Кремльдәге резиденциясе каршына барып бастык. Әлбәттә, безне ул чакта җыеп Президент аппаратына алып кереп киттеләр, «тынычландыру терапиясе» уздырдылар. Хәтта, мин бу җирдән чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Ә калган язучыларны тагын 2-3 сәгатьләп кабинеттан-кабинетка йөртеп кайтарып җибәргәннәр иде. Ул елны мине Минтимер Шәрипович белән күрешмәсен өчен «»на да кертмәскә кушканнар иде… Иң әкәмәте – мондый «үтә мөһим» фәрман Президент аппаратыннан ук иңгән диделәр. Ник соң бөтенесе Татарстан җитәкчелегенең республикадагы вәзгыятьне белүеннән курка? Чөнки, халыкның ничек яшәп ятканын, җәмгыятьнең нинди чирләр белән чирләгәнен белгән Президент яратканнарыннан эш таләп итәргә мөмкин. Әгәр халык илдә ни барын белсә, ул Президенттан таләп итә башлаячак. Шуңа күрә, югарыдагылар үз-үзләрен, дәүләти матбугат халыкны алдап көн күрәләр. Ирекле матбугатны исә я күрмәмешкә салышалар, я позитив язмалар сорыйлар. Менә шулай, үзара көрәшеп-алдашып яшәп ятабыз…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии