- 28.08.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Архив
Һәр хакимият, сайлаучыларга күптин-күп, чуктин-чук фазыйләтләр: демократия, сүз иреге, матур тормыш һәм тагын әллә нәрсәләр вәгъдә итеп властька килә. Югыйсә, сайлаучы аңа тавыш бирмәячәк. Юк, ышанмый Русия сайлаучысы матур вәгъдәләргә – чираттагы алдау икәнен чамалый. Ләкин ничек матур итеп алдыйлар! Әйтерсең, ташы кызып, тәкате калмаган егет чибәр туташка аулак өйдә өйләнергә, гомере буе кулларында гына күтәреп йөртергә вәгъдә бирә…
Ике вәгъдәнең дә нәрсә белән беткәнен чамалыйсыз инде – алдыйлар. Халык та бит, аулак өйдәге теге кыз шикелле – алданасын белә, әмма барыбер ни кушсалар, шуны үти, «кирәкле» тавышын бирә…
Менә без дә, узган ел матур вәгъдәләр тыңлый-тыңлый парламент сайлаган идек, быел иске яңа Путинны сайлатып куйдылар – барысы да алдадылар. Демократия урынына – ОМОН күсәге һәм митинг-пикетларга чыгуны авырайта торган яңа законнар бирделәр; сүз иреге урынына – «яла ягу» хакында закон кабул иттеләр. Ике очракта да, әле барыбер судлар эшли иде. Әйтик, митинг яки пикетта тәртип бозуны да, шулай ук матбугатта язылган яки әйтелгән сүзнең дә «яла ягу» икәнен суд расларга һәм миллионлаган штраф салырга тиеш.
Үзегез беләсез, суд дәүләти властьтан бәйсез түгел, ул аның бер тармагы һәм ул үзе тәшкил итүче дәүләтне яклаячак. Ягъни оппозиция никадәр генә яхшы, халык өчен файдалы идеяләр белән чыкса да, аны ул барыбер хөкем итәргә тиеш булып чыга. Чөнки оппозиция, канәгатьсез матбугат органнары гамәлдәге хакимиятнең тотрыклылыгына яныйлар. Димәк, штрафлар аша аларны тынычландырырга, авызларын да ачмаслык итәргә кирәк!
Оппозиция һәм матбугат бу очракта нишли ала? Әлбәттә, судның гаделсезлеген дәлилләп сөйли, тәнкыйди мәкаләләр яза. Әлегә кадәр шулай иде. Әнә бит, Мәскәүнең Сазлык мәйданына чыгучылар да, Казанда мөселманнарны яклап мәйданга чыгучылар да штрафка тартылдылар һәм канәгатьсезлекләрен белдерделәр. Чөнки суд чынлап та хаксыз иде: милләтче һәм динчеләребезнең матбугат вәкилләре белән урамда очрашуын «каршылык акциясе» дип бәяләде ул. Ә бит матбугат белән очрашуның урамдамы, бинадамы булуында хикмәт түгел – журналистлар белән кайда очрашсаң да ярый. Моны сүз иреге хакындагы закон гарантияли. Ләкин безнең суд карарын гади генә дәлилли: анда журналистлар сорау бирмәгән, җыючылар гына сөйләгән, имеш. Монысы да гаеп түгел. Чөнки «матбугат өчен белдерү» формасын да «матбугат конференциясе» дип атарга, журналистларны теләгән җиргә җыярга була. Тик безнең суд моңа карап тормады: «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинга, Ихлас мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Сафинга 20шәр мең сум штраф чәпәп куйды. Әле анда Фәүзия Бәйрәмованы да тагын бер суд көтә.
Әлегә штрафка тарган кешеләр «гаделсез судтан» матбугат аша зарлана ала. Әмма шушы көннәрдә генә РФ Дәүләт Думасы тарафыннан тагын шомлы җилләр исеп куйды. Имеш, «Бердәм Русия» партиясе әгъзалары суд карарларын тәнкыйтьләүне тыючы яңа закон чыгарырга тәкъдим итәләр. Ягъни хәзер суд нинди генә ахмак карар чыгармасын, безнең аның хакында тәнкыйди язма язарга хакыбыз булмаячак! Хәтта судья бөтен законнарны бозучы карар чыгарса да, без дәшә алмаячакбыз! Мин яңа законны бары шулай гына аңлыйм…
Иң куркынычы шунда ки, «Бердәм Русия» әгъзалары тәкъдим иткәч, бу закон, һичшиксез, кабул ителәчәк, әлегәчә аларның бер закон проектының да кире кагылуын күргән юк кебек әле. Бу партиягә властьны тулысынча үз кулына алу өчен бары шушы закон гына җитми иде бугай инде, киләчәктә барысы да ал да гөл булачак. Судлар халык фикере тудыручы журналистлардан закон белән якланган булачак, каләмен яки телен тыя алмаучы журналистны исә шул ук судлар хөкем итәчәк… Моңарчы, суд – өченче, ә журналистика дүртенче хакимият санала иде, гәрчә практикада эшләр аннан ерак торса да… Ә яңа закон әлеге теоретик структураны да ишәчәк.
Гади генә әйткәндә: яп авызыңны – суд килә!
Искәндәр СИРАҖИ.
ЯП АВЫЗЫҢНЫ – СУД КИЛӘ!,

Комментарии