- 28.06.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №25 (27 июнь)
- Рубрика: Архив
«Җир сатып алыгыз – аны бүтән ясамыйлар», – дигән дөньякүләм танылган язучы Марк Твен. Ләкин бит ул XX гасыр азагында Татарстан дигән кечкенә генә республикага «инвестор» дип аталучы зур афәт киләсен белмәгән.
Хәер, бу хакта татар халкы үзе дә белмәде дә, уйламады да. Без бит хәтта җир пайларын өләшә башлагач та, аларны тизрәк ызанлап үзебезгә алырга ашыкмадык. Чөнки Марк Твенны укымаганбыз, укысак та аңламаганбыз. Әмма килде көне һәм кайберәүләр җирнең бик кирәкле, кадерле нәрсә, туендыручыбыз икәнен аңлап алды. Тик инде шактый соң икән, барысын инвестор агай үз кулына алып, 49 елга аренда килешүләре төзеп куйган булып чыкты. Хәзер инде кешеләр үз җир пайларын судлашып, дистә меңнәрчә акчаларын түгеп алырга мәҗбүр.
***
Мине Нурлат районына Якты Күл авылы кешесе Хәлил Сатдаров чакыртып китерде.
– Дүшәмбе көнне суд, җиремне арендатор «Агрофирма «Южная» ширкәтеннән кире алырга телим, үзара сөйләшеп кенә аренда килешүен өзәргә теләмиләр, – дип хәбәр итте ул.
Үз җирендә гаилә фермасы төзеп, мал-туар асрап, чын хуҗа булып яшәргә теләгән татар кешесен күрсәм сөенәм мин. Ул дүшәмбедә артык эшем дә юк иде, Нурлатка киттем. Мине монда көтеп торучылар бер Хәлил Сатдаров кына түгел икән, тагын әллә никадәр кеше үз җирен ала алмый йөри. Барысының да арендаторы бер – «Агрофирма «Южная» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте.
– Без башта җирләребезне арендага «Гайнуллин» крестьян-фермер хуҗалыгына биргән идек, ә ул тоткан да 49 елга «Агрофирма «Южная»га биргән. Бу хакта безгә әйтүче дә, хат белән хәбәр итүче дә булмады. Хәзер авылда мал-туар асрап яшәп була, хөкүмәт яхшы гына кредитлар, субсидияләр бирә, сөт һәм итне тапшырырдай урын бар. Мин үземнең гаилә фермамны булдырдым, 40 баш тирәсе мөгезле эре терлек асрыйм. Аларны ашатасы бар, ә моның өчен җир кирәк. Туган-тумача, кешеләрдән сатып алып, үз гаиләмнең пайларын кушканнан соң104,5 гаҗирне ызанлап алдым, шәхси милек итеп теркәттем, ләкин кулга ала алмыйм. «Агрофирма «Южная»ның директоры Рәис Әхтәм улы Сөләймановка аренда килешүен өзүемне белдереп, хат яздым. Аннан миңа җавап хаты килде – өзәргә теләмиләр, сәбәп юк дип саныйлар. Минем рөхсәттән башка гына пай җиремне башка кешедән арендага алулары сәбәп була алмый икән! Судлаша башладык. Әгәр эшкәрткән өчен гектарына 1 мең 198 сум түләсәгез, җирләрегезне бирәбез, диләр. Ә алар былтыргыдан комбайнлап төшеп калган чүмәләләрне дә таратмый гына дискатор белән эшкәртеп чыктылар. Әле анысын да ике суд утырышы узгач, җирнең бәхәсле чагында. Мин бит эшкәртүләрен сорамадым, аның кадәр түлисем дә килми, – дип сөйләнде суд алдыннан Хәлил Сатдаров.
«Агрофирма «Южная» ширкәтенең генераль директоры Рәис Сөләйманов Татарстан Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюзы җитәкчесе Әхтәм Исмәгыйл улы Сөләймановның улы була. Шуңа да эшне җиңелрәк юл белән хәл итү, куелган бәяне бераз төшертү өчен аңа шалтыратып карарга булдым. Чөнки алар да бит инде күпмедер чыгым түккән. Аннан соң бу җирләрне арендатор рөхсәтеннән башка гына алып та булмый. Чөнки чәчү-уру сезоны инде бара, ә бу чорда закон буенча чәчүлек җирләренең хуҗа алыштырып йөрүе каралмаган. Ә инде бөтенләй бирергә теләмәсәләр, августта ук уҗым чәчеп куялар да, киләсе көзгә кадәр, уңыш җыеп алынганчы, Хәлил Сатдаров үз җиренә чын хуҗа була алмаячак. Шуңа күрә бер генә юл таптым – үзара килешү төзергә (мировое соглашение) һәм түләү бәясен бераз киметергә. Ләкин Әхтәм Исмәгыйль улының бу мәсьәләгә үз карашы бар икән.
– Без ул ташландык җирләрне эшкәрттек, зур чыгымнар түгеп ашлама керттек, хәзер алмакчы булалармы? Җирдә алабута үсеп утырганда берсенең дә аласы килмәгән иде бит, – диде ул телефоннан. Шулай да, бәяне бераз төшерү мәсьәләсендә сөйләшеп карарга вәгъдә бирде.
Тик судка килгән юристка бәя төшерү хакында бер сүз дә әйтелмәгән булып чыкты. Нәтиҗәдә Хәлил Сатдаровка таләп ителгән сумманы түләргә киңәш иттем, югыйсә, җирен тиз генә ала алмаячак. Бу вакытта исә аның гаилә фермасы таралачак, терлекләре пычак астына ятачак – ашатырга юк. Шуларны уйлап, ул да килешү төзергә ризалашты. Нәтиҗәдә юньләп эшкәртелмәгән дә җир өчен гектарына 1 мең 198 сумнан түләде.
Бу бәянең ни дәрәҗәдә дөрес булуын таныш хуҗалык рәисләреннән белештем.1 гектарҗирне дискатор белән эшкәртү нибары 150-170 сум чамасы тора икән. Ә инде җирне ашламалау өчен радиодагы рекламада да 150 сум сорыйлар. Җәмгысе 300-320 сум чыга. Ярар, вакланмыйк – 400 сум, дип исәплик һәм без арендага алучының кешедән үз җире өчен өч тапкыр күбрәк алуын күрәбез. Мин гади хуҗалык рәисләреннән алган бәя буенча нәтиҗә чыгардым, ә «Агрофирма «Южная» икътисадчылары ничек исәпләвен әйтә алмыйм. Бәлки, аларда бөтенләй башка тарифлардыр?
***
Бу судка шаһит булып килүчеләр арасында Сәлим Хәләфиев дигән кеше дә бар иде. Ул да үзенең52 гектарпай һәм кешеләрдән сатып алган җирләрен ызанлап, рәсмиләштереп куйган. Ләкин җире һаман әлеге дә баягы «Агрофирма «Южная» ширкәтендә арендада. 49 еллык килешүне өзмиләр.
– Безнең ызанлау вакытында «чәчүлек җир» белән «көтүлек җир» исәпләнмәгән. Ызанлаучы фирма килеп, барысын да чәчүлектән үлчәп биреп киткән. Без исә ул җирләрне инде рәсмиләштереп алдык, хәзер шәхси милкебез санала. Тик арендатор аны безгә бирми, дөресләп ызанларга куша, – ди Сәлим әфәнде.
Аның нияте – сарык үрчетү.40 гектарҗирендә инде болай да күпьеллык үлән үсә, 12 гектарын исә эшкәртеп иген үстерергә җыена. Ләкин әлегә комачаулыйлар…
***
Шулай ук Фәүзия Әхмәдиева да улы Фидәил белән инде рәсмиләштергән 68 гектарга якын җирләрен ала алмый. Тагын сәбәп шул ук: «чәчүлек» белән «көтүлек» аерылмаган. Бүген алар гаилә фермасында 15 баш мөгезле эре терлек асрый, ә аларны ашатырдай җирләре юк.
– Печән чәчәсе идек, җирне бирмиләр. Югыйсә, аны без ызанламаган бит – дәүләт шулай биргән һәм теркәү уздырган, – ди Фидәил.
***
Иң гаҗәбе шунда ки, заманында җирне арендага алып та, соңыннан аны «Агрофирма «Южная» ширкәтенә бирергә мәҗбүр булган фермерлар хәзер үзләре җир ала алмый йөри. Судка Рушания Яруллина килгән.
– Безнең100 гектарҗиребез бар иде, 200 баш сыерга ферма да төзеп куйдык. 100 баш сарыгыбыз да бар. Моның өчен алты гаилә берләшкән идек. Хәзер үзебезнең250 гектарҗиребезне ала алмый йөрибез. Бу пайларны без сатып алган идек. Фермабыз Яңа Иглай авылында, ә арендатор безгә җиребезне Якты Күл яныннан бирергә тели. Бу бит малларга азыкны Ташкенттан ташып ашату кебек килеп чыга, – ди ул.
– Алайса, ник соң инде кулыгыздагы җирне башкага арендага бирдегез? – дим.
– Ул чакта безгә банк зур кредит бирергә тиеш иде, барып чыкмады. Шуннан хакимият җир эшкәртелми ятмасын өчен аны «Агрофирма «Южная»га бирергә кушты. Хәзер инде бөтен планнарыбыз тормышка ашты – җир юк, – ди Рушания ханым.
***
Мин Нурлат районыннан шактый оптимистик рухта кайттым. Ниһаять, татар җирнең кадерен белә башлаган, үз җирендә хуҗа булып яшәргә тели! Бу исә милләтнең әле дә умырткасы ныклыгы хакында сөйли. Тик менә аңа ярдәм итәргә тиешле кешеләр генә бераз аяк чала кебек. Югыйсә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре профсоюзы бит беренче чиратта крестьян мәнфәгатен кайгыртырга тиеш. Аңлыйм, аның улы Рәис Сөләйманов та авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, анда да авыл кешеләре эшли. Ләкин сәбәпләр табып, җирне дөрес ызанламауны сәбәп итеп, кешеләрне үз җирләреннән мәхрүм итү бик аңлашылмый. Аны эшкәрткән өчен өч тапкыр артык бәя куюны исә аңларга да теләмим.
Дөньяда закон бар һәм анда «милек хокукы» (право собственности) дигән әйбер бар. Бу хокук күчемсез милкеңне теркәүләр палатасында рәсмиләштергәч бирелә. Әгәр җир пайларын Нурлат районында «чәчүлек» һәм «көтүлек» итеп бүлми генә рәсмиләштергәннәр икән, бу – дәүләт гаебе, ә кешеләрнеке түгел. Бүген исә бу кешеләр – үз җиренең тулы хокуклы хуҗалары. Моны суд та, прокуратура да, хакимият тә, инвестор да белә. Тик нигәдер болай да көч-хәл белән тернәкләнеп килүче авыл кешесенең артыграк акчасын каеру өчен «дөрес ызанланмаган» аргументын кулланалар.
P.S. Миңа калса, озаклап судлашып, үз җиреңне ала алмый йөрүгә караганда, инвестор сораган акчаны түләп котылу яхшырак. Нурлат фермерларына киңәшем шул. Ә башка районнар өчен бу язмам сабак булсын иде. Кемнәрдер җирләрен үзләренә алу хакында уйлыйдыр – алыгыз, үкенмәссез! Бүген җирдә эшләү өчен шундый яхшы мөмкинлекләр бар, тернәкләнеп китеп була. Без сезгә юлларын күрсәтербез. Мин исә татар халкының һәм матди, һәм рухи яктан бай булуын телим.
Ихтирам белән, Искәндәр СИРАҖИ.
Нурлатта җир кемнеке? ,

Комментарии