- 28.02.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Архив
Ни өчен бик сирәкләр генә сәясәттән үз теләкләре белән китә? Ни өчен картаеп беткәч тә үзләренең кәнәфи-тәхетләренә ябышып яталар? Шулай ук татлымы ул тәхет?
Әйдәгез үткән елга гына күз салыйк та нигезен аңларга тырышыйк. Бүгенге көндә Мисырның элеккеге президенты Хөсни Мөбарәкне хөкем итәләр. Имеш, ул тиран булган. Әмма берәү дә аның илнең икътисадын үстерүен, халыкның тамагын туйдыруын искә алмый. Чөнки яңа властька үткәннәрдән гаеп эзләп, үзенең булдыксызлыгын яшерү җиңелрәк. Янәсе, миңа кадәрге ил башы бөтен эшне бозып калдырган һәм вәзгыятьне тиз генә төзәтеп булмаячак. Гадәттә, тәхеттән киткән яки китәргә мәҗбүр ителгән илбашының үзен генә түгел, аның бөтен нәсел-нәсәбен эзәрлеклиләр.
Мөгаен Гыйрак Президенты Сәддәм Хөсәен, Ливия Җөмһүрияте лидеры Мөгаммәр Каддафый шуңа да соңгы көчләренә кадәр каршылык күрсәткәннәрдер. Әйтергә кирәк, дөрес эшләгәннәр – икесен дә барыбер үтерделәр, балаларын эзәрлеклиләр.
Бик сирәк очракларда гына ил белән идарә иткән чоры өчен илбашын гаепләмиләр. Әйтик, СССР таркалгач, Михаил Горбачевны һәм үзе китеп барган РФ президенты Борис Ельцинны судларга дучар итеп кимсетмәделәр. Гәрчә аларның да гаепләре булмаган дип иман китермәс идем, бигрәк тә Ельцин мәсьәләсендә.
Италия Премьер-министры Сильвио Берлускони властьтан китте генә, аңа карата шунда ук җинаять эше ачып куйдылар һәм прокурорлар 75 яшьлек картны 5 ел төрмәгә ябуны сорый. Имеш, ул Британия юристы Дэвид Миллзга 600 мең доллар күләмендә ришвәт биргән һәм аны үз файдасына күрсәтмәләр бирүгә күндергән. Әгәр Премьер-министр кәнәфиеннән баш тартмаса, аны кем хөкем итә алыр иде? Хәзер картаймыш көнендә, Хөсни Мөбарәк язмышын кабатлап, суд каршына басарга мөмкин.
Бу язмышны кабатламас өчен Сирия Президенты Бәшәр Әсад инде ярты ел сугышып ята, чөнки яңа власть аны да кичермәячәк.
Ләкин аларның үз-үзләрен саклап калу өчен илне канга батыруларын аклап буламы соң? Менә монысы – бөтенләй башка фәлсәфә. «Һәркемнең үз күлмәге тәненә якынрак», – ди халык. Бу очракта да шулайрак килеп чыга: чукынып китсен дөньясы, иң мөһиме мин һәм гаиләм исән-сау калыйк! Җитмәсә, гарәп илләрендәге кан коелышта төп рольне җирле халык түгел, ә океан артыннан коткы салып ятучы АКШ уйный. Андагы гауга, сугыш Ак Йортка һәм Израильгә файдалы. АКШ нефтьне үз контроленә алып дөнья икътисадын үз кубызына биетергә тели, Израильнең төп максаты – исән калу. Әгәр гарәп дөньясында тынычлык булса, бөтен илләр берләшеп, аннан Палестинаны яклый башларга мөмкиннәр, Ливанны утка тотуын да исенә төшерәчәкләр. Димәк, Израиль бу төбәктә гел сугыш чыгарып торачак, АКШ һәрдаим аны яклаячак, гарәп халкына карата геноцидын аклаячак.
Шуңа да, сәясәт күзлегеннән караганда, Бәшәр Әсадның президентлыгыннан баш тартмыйча сугышып ятуын аклап була – аның халкы бары коткыга гына бирелгән һәм ни кылганын үзе дә белми. Ә ул властьтан җиңел генә китеп барса, Сириядә бөтенләй анархия башланырга һәм канкоеш күпкә зуррак масштаблар алырга мөмкин.
Властька омтылуны мин үзем кешеләргә, илгә ярдәм итү өчен булганда гына аклый алам. Ә бары тик беренче булу өчен генә тәхеткә үрләүне кабул итмим. Ләкин күп очракта кешеләр властька беренче чиратта үзләре өчен киләләр һәм «гадел, кайгыртучан ата» ролен уйный башлыйлар. Путин шул рольгә кергән актер гына һәм бу роль аңа бик ошап китте. Югыйсә икенче тапкыр сәяси сәхнәгә кайтмас иде. Чөнки кешеләр өчен янып-көеп яшәү премьер-министр кәнәфиендә уңайрак. Илнең социаль, икътисади сәясәтен премьер-министр хәл итә бит. Юк, аңа икенче булу төс түгел, һичшиксез, баш рольне – президент ролен уйнарга кирәк!
Шул ук вакытта Путин чын оппозициядән гел курка килде. Моны «ПАРНАС» партиясен, шулай ук өнәмәгән кешеләрне президентлыкка кандидат итеп теркәтмәү аша раслады. Әйтик, Явлинский халыкта беркайчан да артык популяр булмады, ул аны теркәтмәде. Чөнки чын оппозиция вәкиле. Заманында премьер-министрлыктан үзе үк алып ташлаган Касьянов та чын оппозициягә киткән иде, Путин аннан да шүрләде. Шунда ук дәүләти дачаны хосусыйлаштыруын казып чыгарып репутациясен бозды. Имеш, бу кеше карак, дәүләт милкен үзләштергән. Әйтерсең бу милек кайчан да булса халыкка хезмәт иткән яки итәчәк. Ул бит дәүләт башлыклары гына керә ала торган дачаны хосусыйлаштырган иде. Әле моннан кешеләргә файда күбрәк тә. Бу дача дәүләтнеке икән – аны асрауга дәүләт акча түгә, әгәр шәхсән Касьяновныкы булса, аның акчасына асрала һәм казнага милек салымы түләнә. Зыянына караганда файдасы күбрәк булса да, репутациясен боздылар һәм сәясәтче буларак «үтерделәр» Касьяновны. Хәзер тавышы да чыкмый, үзе дә күренми.
Калган оппозиция бар бит әле диярсез. Әйе, бар кебек күренә. Ләкин күренә генә шул. Зюганов, Жириновский, Миронов, Ленин бабай сүзләре белән әйткәндә, бары тик «сәяси фахишәләр» генә. Алар беркайчан да беренче булырга омтылмадылар, бары тик сәясәт мәйданында үз урыннарын саклап калырга гына тырыштылар. Шуңа да оппозиция ролен уйнадылар. Үзләре исә төп рольне уйнаучы Путинга яраклаштылар.
Бары бер Прохоров кына бик аңлашылып бетми торган фигура. Путин фатихасы белән сәясәт уены уйный башлавын ул бик яшерми дә, шул ук вакытта аның үз-үзен ничек тотасын чамалап та булмый. Әгәр үзенең чынлап та җиңүгә мөмкинлеге барлыгын күрсә, хуҗа сүзеннән чыкмасмы? Менә монысын якын көннәрдә беләчәкбез…
Искәндәр СИРАҖИ.
Тәхеттән ник китмиләр? ,

Комментарии