ӘҖӘТЛЕ ҮЛМӘС – КӨН ДӘ КҮРМӘС

ӘҖӘТЛЕ ҮЛМӘС – КӨН ДӘ КҮРМӘС

Бу исемдәге беренче мәкаләм чыккач та (7 ноябрь2013), редакциягә шактый кешеләр мөрәҗәгать итте. Баксаң, «Болгар» радиосы дикторы Миләүшә Насыйбуллина байтак кешеләрдән әҗәткә «алып торган» икән. Бурычка алып торганда, гадәттә, аны кире кайтаруны күздә тоталар. «Әгәр берәр кеше икенче берәүдән кире кайтару нияте белән бурычка акча алып тора икән, Аллаһы Тәгалә аңа бу эшендә үзе ярдәм итәр», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үзенең бер хәдисендә. Ә инде бурычыңны түләмәү, динебез буенча бик зур гөнаһ. Әҗәтле килеш үлеп китүчеләргә, хәтта, җеназа намазы да укылмый. Бары тик варислары, туган-тумачалары түләгәннән соң яки түләү вакытын билгеләгәннән соң гына, мәрхүмне соңгы юлга озаталар. Бурычлы кешенең әҗәтен кичерү исә, динебездә иң саваплы гамәлләрнең берсе санала.

Баксаң, әҗәтен түләмичә йөрүчене фаш итеп, башкаларга аның гамәле хакында сөйләү дә, динебез буенча саваплы гамәл икән. Мин әле Миләүшә ханымның гаебен халыкка чыгарырга мәҗбүр булуыма бераз кәефсезләнеп тә йөрдем. Югыйсә, вәгъдә биргән көнендә Исламия ханымга бурычын илтсә, мәкаләмне чыгарып та торасы түгел идем, ә хәзер инде аның башка әҗәтләрен дә сөйләргә тиешмен. Иң мөһиме, инде монысы өчен «коллегам» дип бер генә үкенү хисе дә кичермим – кешеләр кемгә акча бирмәвең хәерле икәнен белеп торырлар.

***

Мәкаләм дөнья күргәннең икенче көнендә үк редакциягә Әтнә районыннан Рафис Шәрәфиев шалтыратты. Алар Миләүшә ханым белән бер мәктәптә, бер класс аерма белән белем алганнар икән. Сәнгать вә әдәбият кешеләрен дус күрүче Рафис әфәнде күренекле якташы сорагач, кире какмый, 400 мең сумны энесе Динардан алып бирә.

– 2010нчы елның 28нче маенда, 11нче июньгә кадәр генә сорап торган иде, бүген-иртәгәләп елга якын йөртте. Шалтыратып та сөйләштек, СМСлар да языштык – алдап тик йөри. Мин аның СМСларын махсус саклап килдем, – дип, Рафис әфәнде миңа ике биттән артык язмалар тапшырды. Анда 100дән артык СМС, барысы да тынычландыргыч текстлар. Бары ара-тирә генә әҗәткә бирүченең үзен «кабәхат»кә чыгаручылар, янаулар һәм ялварулар очрый. Аларның барысын да газета битләренә бирүне кирәксенмим, әмма кайберләре укучыбызга кызык булыр кебек.

– Хәерле көн! Гаеп үземдә. Акча әзер, кич очрашырбыз. Рәхмәт. (12.06.2010)

– Рафис, 12 дә трактирда көтәм иртәгә, акчаны тапшырырга. Бүген 19.00дә шалтыратам. (14.06.2010)

– 5процент белән дүшәмбе кайтарам. Коръәндер, 14.00сәгатьтә Динарга сез әйткән урынга киләм. Рәхмәт. (17.06.2010)

– 32 мең җитми, хәзер хәл итәм. Очрашабыз. (21.06.2010)

– Рафис, алып өлгермим банктан. 18дә «Ак бүре»дә яме, рәнҗемә. Сөенечле хәбәрем бар. (22.06. 2010)

– Мин бүген машинада. Акча кулымда, башта шалтыратышабыз яме. Аз гына эшем бар. Борчылма, тапшырам. Үзем дә туйдым. (23. 06.2010)

– Нишлисең син?! Бирәм бүген. Дөньяга шалтыратма. (23.06.2010)

– Мин әкрен кайтам. Әнигә берәр нәрсә булса, бөтен кранны ябам. Я это могу! Нишлисең син? (23.06.2010)

– Без бу акчаны бүген җир тишегеннән табабыз. Сине иртәгә 12дә радиода көтәбез. (30.06.2010)

– Мин синдә ялгышканмын. Авылдашларың әйткәч, ышанмаган идем. (30.06.2010)

– Ә мин әле алардан сорамадым да, сине кеше дип уйлап – нәкъ синнән акча алганымны белсәләр…(30.06.2010)

– Хәерле көн Рафис. Мин акчаны чәйсез генә сиңа тапшырыйм әле. Динардан гафу үтенермен. Язмаларым күп. 15 тән соң кая килим?(02.07.2010)

– Чыкмаган җаным гына бар. Миңа да рәхәт түгел. Ышанам да, килеп чыкмагач, ялганчы булам. Бик буласы иде кичә, иртәгә 16.00дә бирәм. Монысына үзем дә ышанам. (05.07.2010)

– Бүген бәраәт кичәсе. Мин сорадым Аллаһы Тәгаләдән. Иртәгә гаиләм, әни, мин котылабыз бу афәттән. Эштә берәү дә мине хурламады. Ә мин сине аңлар өчен кирәк булган бу сынау. 14.00дә барыбыз да радиода көтәбез. (06.07.2010)

– Мин әшәке, ялганчы, имансыз кеше түгел. Мине дә өметләндерәләр дә, бирә алмыйлар. Рәнҗемә, очрашу соңга кала инде. (07.07.2010)

– Хәерле иртә! Мин Әтнәгә кайткан көнне Динар телефонын алса, бу хәл булмый иде. Кешегә дә калдырмый идем 450 меңне. 2 тапкыр кибетендә дә тоталмадым… кайтып барысын да кабат үзем хәл итәм. Ник кенә алганмындыр сездән, гел каршылык, тыныч кына яшисе иде. Монысында гаебем – акчаны Динарның үзенә бирәсем килүемдә генә. (04.08.2010)

– Динар, хәерле көн! Сездән алда алган кеше түләми, булмады. Бүлеп тормыйм инде. 11е 2 ай проценты белән тапшырам. Уразага һәрберебез тыныч күңел белән керик. 370 мең кулымда. Рәхмәтемне генә җиткерәм дә, кулыңа салам. (08.08.2010)

– Тәрәвихта идем. Бик арып кайттым юлдан, әнигә больницага керәм дә, кайтып китәм, мин арыдым бу хәлләрдән. Алла ташламасын, дуслар аңламаса да, син уйлаганча ук әшәке түгел әле мин. Көн башланды һәм мин теләгәнчә бетәр. (12.08.2010)

– Ниһаять котылам бу афәттән. Махсус кайтып, барын да аңлатам. Үзем кайтам! Иртәгә 15.00дә энемнең эшендә көтәм. Иремнең гаебе юк, машинасы төзек түгел. Җитмәгән акчаны Әх. Гилем. биреп тора. Менә шул. (16.08.2010)

– Динар, мин кайттым. Бераз эшләрем бар. 15 сәгатьтән соң очрашырбыз. Әтнәдә булам. (23.08.2010)

– Иртәгә кич очрашабыз. Үзем шалтыратам. (31.08.2010)

– Тиздән (01.09.2010)

– 17.00 дә очрашабыз. Урынын әйтермен. (02.09.2010)

Күреп торасыз, вәгъдәләр күп, ә акча һаман юк. Шуңа энем Динар тотты да аны судка бирде, – ди Рафис әфәнде.

Ул үзен энесе алдында гаепле хис итә. Чөнки Динар акчаны аның үтенече белән биргән булган. Шуңа да бу эшне азагынача алып барырга җыена.

– Акчасын алып бетерә алмасам да, бөтен дөньяга фаш итеп башкаларны кисәтеп куям, – ди ул.

Мин Миләүшә Насыйбуллинага әҗәткә бирүчеләрне күп беләм, әмма кире алучылар күп микән соң! Һәрхәлдә мин берне беләм. Ул без Рафис әфәнде белән әңгәмә корганда редакциягә кереп чыкты, икебезнең дә яхшы танышыбыз, Татарстанның атказанган артисты. Тик ул исемен биредә чыгармауны үтенде.

– Мин радиода еш булам. Миләүшәне яхшы беләм. Бер керүемдә 10 мең сорап торды, биреп калдырдым. Моны белгән кешеләр соңыннан дөрес эшләмәвемне, бу акчаның мәңге кире кайтмаячагын әйттеләр. Тик ни хикмәт, бер тапкыр радиога кергәндә акчасы бар иде – алып киттем, – ди ул.

***

Ләкин мондый алучылар күпме икән соң? Редакциягә шалтыраткан Фирая апа мәсьлән, инде 5-6 ел 5 мең сумны ала алмауларын әйтте.

– Киленебез Әлфиядән алып торган иде, һаман бирми. Инде бирмәс тә, – дип, бу әҗәтне алуына өмете югын белдерде ул.

Каләмдәшебез Фәйрүзә Мөслимова исә Миләүшә ханымга Хаҗ сәфәре кыласы акчасыннан өлеш чыгарган.

– Ул елны Хаҗга әзерләнеп йөри идем, Миләүшә балаларының укуы өчен түләргә 40 мең сум сорап торды. Акчам бар, әмма үземә кирәк. Шундый зур сәфәр алдыннан үтенечен дә кире кагасым килмәде – 10 мең сум гына бирдем. Кайткач сорап-сорап карадым – бирмәде. Хәзер аның шундый зур әҗәтләре барын белгәч «вак-төяк»не сорарга да оялам инде, – дип көлә ул.

Минем белүемчә, Әлфия ханымның әҗәтен кичерүчеләр дә бар. Шуларның берсе укытучысы вә остазы. Ләкин ул да исемен газета битләрендә чыгарырга теләми.

– Мин аны кичердем инде, Аллаһы Тәгалә үзе риза булсын. Ә син бу кеше хакында халыкны кисәтеп дөрес эшлисең, – диде галим вә язучы. Әмма кичергән суммасын әйтмәде. Кайберәүләр аны 100 мең, икенчеләре 300 мең сум ук диделәр, кимрәк диючеләр дә бар, кайсы дөрестер, әйтә алмыйм, ләкин бу мөхтәрәм кешенең казасын белүчеләр күп шалтыратты. Бу юлы да ул үзенең хөрмәткә лаек аксакал икәнен раслады – үзен алдаган укучысын кичерде.

***

Әҗәтне кичерә алу әйбәт, әгәр мөселман кардәшеңнеке булса саваплы гамәл. Ләкин бу очракта сүз яман шартларда калган яхшы кеше хакында… Минем үземнең бер бай мөселманның икенчесенә берничә миллион сум әҗәтен кичергәнен күргәнем бар. Аллаһы Тәгалә аннан риза булсын. Тагын сүз ике тәкъва мөселман турында. Миләүшә ханым хакында андый сүз әйтеп буламы соң? Моны мин белмим, әмма аннан суд аша таләп итүчеләр хакында кайбер мәгълүматларым бар. Әгәр ялгышмасам, А.М. Зарипов 227558, Ә.Ә. Әхмәтҗанов 431760, Ф.И. Хәбипҗанова 386350 сум таләп итеп судларга мөрәҗәгать иткәннәр. Әлбәттә, бу саннар суд чыгымнарын исәпләп бирелә. Судлар исә бу таләпләрне кире какмаган…

«Шулай ук, Миләүшә Насыйбуллинаның «Ак барс» банкына да 531799 сум әҗәте бар», – дип хәбәр итте Рафис әфәнде Шәрәфиев үзенең чыганакларыннан алган мәгълүматны.

Кыскасы, бу саннар дөрес булса, аның 2 миллион 250 мең сумга якын бурычы бар булып чыга. Әгәр дөрес булмаса, мин бик шат булыр идем, ләкин шулай да, барчагызны сак булырга өндим. Югыйсә: «Кулың белән биргәнне, аягың белән алырсың», – дигән гыйбарәне үз мисалыгызда расларга мөмкинсез. Тиреңне түгеп тапкан хәләл малыңны теләсә кемгә тиктомалдан тоттырып җибәрүдән сакланыгыз. Ә Миләүшә ханымга бурычларын түләүдә Алла ярдәм итсен.

Искәндәр СИРАҖИ.

  ӘҖӘТЛЕ ҮЛМӘС – КӨН ДӘ КҮРМӘС, 4.2 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии