«13нче» «ТАТАР ҖЫРЫ»

«13нче» «ТАТАР ҖЫРЫ»

(Бәйләнчек кеше язмалары)

Әгәр борынгы майя кабиләләреннән калган, ташка уелган календарь вәгъдә иткәнчә, 21 декабрьдә дөнья бетсә, 22 декабрь кичендә вә моңының мондый хурлыкка калганын күрми дә үлеп китәсе һәм чиксез дә бәхетле буласы икәнмен. Әллә инде «» фестивален оештыручы «Барс-Медиа» ширкәте үзе дә дөнья бетүгә, шул сәбәпле чираттагы 13нче фестиваль узмый калуга өметләнгән, музыкаль кичәләре гап-гади солянка концертына гына тарта иде кебек. Җырлар – пүчтәк, җырчылар – тавышсыз мокыт, биючеләре шәбрәк биесен өчен яхшы хирург кирәк, режиссерлар «тирән уйларга чумып», яңа идеяләр һәм чишелешләр эзләп азапланмаган… Кыскасы, 13ле саны, чынлап та, «Барс-Медиа» өчен бик уңышлы булмады кебек. Ә хәзер югарыда ташланган гаепләүләремне шәрехлим. Кемнәрдер миңа үпкәләсә үпкәли инде…
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Сәхнәгә Гөлназ Сәфәрова белән диджей Айваз чыккач, аптырап калдым. Беренчедән, алар тәпиләп түгел, ә ике көпчәкле сегвей дигән транспорт чарасына басып килеп чыктылар. Икенчедән, Искәндәр Хәйруллин юк, ә мин инде 12 ел буе «Татар җыры» сәхнәсендә Искәндәр Хәйруллинны күреп ияләнгәнмен. Ярый әле якында гына «Барс-Медиа» хезмәткәрләре бар иде, алар аңлатты. Баксаң, Искәндәр бу кичтә ниндидер корпоратив кичә алып бара икән һәм «Татар җыры»ннан үзе баш тарткан. Әгәр корпоратив кичәне «Ел вакыйгасы» дип игълан ителгән вакыйгадан өстен күрә икән, Искәндәрнең мондагы җырчыларны ни дәрәҗәдә «югары» бәяләве аңлашыла… Хәер, аның алып баручылыктан баш тартуы әйбәт тә булган әле – концерт моны үзе раслады.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Кайбер танышулар да булды – хәзер мин «диджей Айваз»ның кем икәнен беләм. Югыйсә көн саен диярлек «Татар радиосы»ннан аның туган телемне җимергәнен ишетәм, ә үзен белмим. Ниһаять, күрдем һәм урамда очратсам, озаклап нотык сөйләп, итагатьле генә итеп «татар теленең нечкәлекләрен» өйрәтеп алырмын дип торам.
Ир-ат җырчылар арасында иң яхшы видеоклипны Ранил Нуриев дигән егет төшергән икән.
«Сине яратуымны
Үзем дә белмәгәнмен» ишерәк «даһи» сүзләр шыңшыды ул. Нишләгәнен үзе дә белмичәрәк йоклап йөрүчегә охшаган шул – сәхнәгә ул чыккач йокы килә башлады. Артында биюче кызлары да йокылы-уяулырак иде. Кыскасы, бу егетнең ник сәхнәгә чыгарылуын бөтенләй аңламый гына концерт каравымны дәвам иттем.
Ниһаять Индива дигән сәер исемле туташны күрү бәхетенә ирештем. Югыйсә радиодан аның җитлекмәгәнрәк –яралгы тавышы белән җырларга маташуын көненә әллә ничә тапкыр ишетәм, ә үзенең буй-сынын күргәнем юк. Индива тәхәллүсен (псевдонимын) алганда «дива» булуын күздә тоткан булса кирәк. Әмма анда бу исемгә лаек булырдай сыйфатлар күрмәдем. Биек үкчәләр өстенә менгереп бастыргач, буй-сыны ярыйсы кебек тоелды үзе. Артында бер дистә малай аның шул зифа буена күзләрен тозландырып тордылар. Биегән булып маташтылар, ләкин биеделәр дия алмыйм. Бу малайларны яхшы биюче итү өчен яхшы хирург кирәк кебек… Ә Индива дигәннәре бик матур булырга тырышты, яхшы атлардай башын уйнатып, чәчләрен сибеп җибәрде, болгардай җирләрен болгаштырды, ләкин мин аның «Иң яхшы танцеваль проект» дигән, исеменнән үк күренгәнчә, үтә «милли» номинациядә җиңүенә барыбер ышанмадым. Бу кызга бераз карап утырып була, әмма аның белән бер дә биисе килми. Аннары танцеваль сүзен бию дип тәрҗемә итәргә кирәген «Барс-Медиа»га күпме аңлатып була икән ул?
Сәхнәгә Динә һәм Рафаэль Латыйповлар чыккач, авылдан шәһәргә концерт карарга килгән апа белән абый адашып йөриләр дип торам. Алар исә татар эстрадасында «иң яхшы дуэт» булып йөриләр икән.
«Җаным, мин булмасам,
Син дә була алмассың,
Сандугач ла булып, иңнәремә кунып,
Моңлы җырлар суза алмассың», – дип бер берен макташты алар. Әле йөрәкләренең дә «тук-тук итеп» тибүен хәбәр иттеләр. Моңарчы «дөп-дөп йөрәк», «йөрәккәем леп-леп тибә» ишерәк сүзләр ишетелде, әмма тук-тук тибүчесе Динә белән Рафаэль Латыйповларда гына бугай. Яңа ачыш белән сезне, иң шәп дуэт!
Ә инде бүләк алганда Динә ханым: «Яшәсен татар җыры, яшәсен татар моңы!» – дип шигарь дә кычкырып куйгач, мин дә кушылмый булдыра алмадым: Амин, яшәсен! Әмма сезнең гаиләдән башка яшәсә әйбәтрәк булыр иде. Чөнки сезнең җыруны ни дип, ни моң дип бәяли алмыйм! Артык хисләнебрәк киткәнмен дип тапсагыз, гафу итәрсез.
Әгәр «Иң яхшы альбом» Ринат Рәхмәтуллинныкы дисәләр, начары нинди була икән аның дигән сорау туа. Өстенә 90нчы еллар бандитлары җилкәсеннән төшкәндәй кызыл пинжәк кигән бу егетебезнең җырлау рәвешен мин «борын астыннан мыгырдану» дип атар идем. Ә инде җыр дип тәкъдим иткән нәмәстәсе начар гына мөнәҗәткә дә тартмый. Әле җитмәсә, акыл саткан була.
«Тормыш китабын укысаң,
Белер идең барын да…»
Әгәр син җыр-моң турында берәр китап укысаң, бәлки, ничек җырларга кирәк икәнен аңлар идең, дип җаваплыйм мин аңа. Әмма аңлавы икеле – үзешчәнлектә эт каешына әйләнеп беткән инде ул.
Илназ Бахны беркайчан да зур җырчыга санамадым, урта куллар рәтенә керттем. Язган җырларыннан да рәхәтләнеп көлдем. Ләкин элгәрге дүрт кешедән соң мин аны «даһи » дип игълан итәргә дә әзер идем. Тегеләре шулкадәр начар, такмазалары шулкадәр мәгънәсез иде ки, Илназ, алар белән чагыштырганда, Кыек Мәтәште авылының хромкада «Алмагачлары»н гына уйный белүче Котбытдин агае янында бөек композитор Йоган Себастьян Бах кебек тоелды. Бу юлы җырын да начар димәс идем.
«Мин синең яннарыңа кар ерып барам әле,
Мин синең йөрәгеңдә ут булып янам әле».
Матур гына сүзләр, үзенә күрә көе дә әйбәт кенә.
«Ак каеннар, имәннәр, күл буена килгәннәр», – дигән өлешеннән көлсәк кенә инде. Бу агачларның җитәкләшеп су буена баруын күрү өчен күпме эчәргә кирәк икән ул? Әмма барыбер Илназны тамашачы ярата һәм «тамашачы мәхәббәте» номинациясенә ул лаеклы тәкъдим ителде дип уйлыйм. Бүгенге көннән мин дә аны шәп җырчылар рәтенә кертә башлармын кебек, «олуг» ук булмаса да…
Хатын-кызлар арасында иң яхшы клипны Гөлназ Солтановага төшергәннәр, имеш. Тик мин аңа бик ышанып җитмәдем. Гөлназ сәхнәдә җырларга маташканда («җырлаганда» дияргә тел әйләнми) экранда күрсәттеләр аны. Бизнесмен, туган авыл, балачак мәхәббәте, «Кулонстрой» төзелеш оешмасын бер күчкә бутап, матур машиналар, краннар, болыннарны болгатып әвәләп чыгарганнар шунда. Монда «әвәләп» төп сүз, чөнки Гөлназның җырлавы да бары тик «авызда сүзне әвәләү»гә генә кайтып калды, текстны аңлап булмады, тавышын музыка күмеп китә…
Җитешсезлекләрен әле тагын саный алам, әмма кызыйның үзенең чибәр булуы бераз дәшмирәк калуга этәрә… Ярар инде, бөтенләй үпкәләп бетмәсен…
Ир-ат җырчылар арасында «иң яхшы бию проекты»ның Мөнир Рахмаевныкы икәненә мин һич шикләнмим. Чөнки ике яшь ярымы да тулмаган улым Арслан да аны күрүгә «бие-бие» дип игълан итә. Кызым Рәйхан исә: «Әнә теге бөтерчек чыкты», – ди. Икесе белән дә килешәм, әмма Мөнирнең фонограммага яхшы сикеренүен һәм номинациясенә лаеклы булуын инкарь итмим, шул ук вакытта җырчыга да санамыйм. Аның нәрсә кычкырынуы мөһим түгел – ул сәхнәне тутыра белә.
Хатын-кыз җырчылардан «2012 елның иң популяр җыры»н Эльмира Сөләйманова башкарган диләр.
«Ятим булыр иде талым,
Сандугачлар булмаса.
Нигә кирәк ул мәхәббәт
Чын күңелдән булмаса», – ишерәк ахмаклык иң популяр икән.
Чын күңелдән булмаса, мәхәббәт булмый бит инде ул, җаным! Яшең дә байтак бит инде үзеңнең, ә шуны аңламадыңмы?!
Гомумән, бу ханымны, сыер савып бәйрәм концертларына килгәч, «тамагы матур» дип, авыл клубларында гына җырлату дөресрәк булыр иде. Аның кебек кенә «әйттерүче» һәр авыл фермасында, кибетендә, мәктәбендә яки бухгалтериясендә бар. Әгәр аларның бөтенесе сәхнәгә үрмәли башласа татар җырыннан нәрсә кала?
– Бу минем беренче «Алтын Барсым», соңгысы булмасын иде, – диде ул рәхмәт сүзендә.
Мин исә: «Соңгысы булсын», – дип дога кылдым…
Татар Музыкаль Телевидениесе (ТМТВ) үзенең махсус бүләген Ленар Сәйфиевка бирергә карар иткән. Ярар, бирсен, аңа да кирәк ич!
«Көтәм сине, көтәм,
Йокыга талганда.
Көтәм сине көтәм
Уянып барганда», – дип сөрән сала малай. Карават тирәсендә шулай бакыргач, «ташы кызгандыр» дип фаразлыйм инде. Ләкин алай «йокыга талганда» һәм «уянып барганда» дип кенә кычкырганнан килми алар – һичьюгы койма-стеналарга «досуг» дип язылган телефоннан шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Алайса, «төннәр җитми сине назлар өчен» дип хыялланасың…
Бу малайга «Барс» чыгарганда, аны модель кызлар янәшәсендә күргәч тагын, абыйсы Илнарның җыры искә төште дә, елмаеп куйдым: «талбишектә үстем мин дә»…
Бер марҗа җырчысын, бер чегән хатынын, татар телен бер казанга салып кайнатсаң, үзенең «чегәни–марҗави» моңы белән Вәсилә Фәттахова килеп чыга. Бу кыз сәнгатьтә бераз хисләр белән «спекулировать итсә» дә, җырны тоя һәм тамашачыга җиткерә белә. «Кабатланмас тавыш» номинациясе аңа мач килеп тора…
«2012 елны иң яхшы хиты»н Иркә ханым җырлаган икән. Беренчедән, мин аны чираттагы «Барсы» белән, икенчедән – «ханым» булуы белән котлыйм. Әгәр авыл бабае булсам: «Иркә кайткан иде, кияүгә чыгу килешкән, тазарып, матурланып киткән», – дияр идем. Әмма авыл агае булмау сәбәпле «бераз юанаеп киткән» дип кенә куям. Ә инде җырын һич кенә шедевр дия алмыйм – мантыйгы юк, гап-гади сүзтезмәләрдән торган такмаза.
«Безнең инешнең ярына
Оя корган карлыгач.
Карлыгачтан хәбәрем юк
Янымда син булмагач»…
Алай «хәбәрең булмагач» син ул карлыгачның «оя корганын» каян беләсең соң?
Узган елларда, әле «туташ» булып йөргән чакларында Иркәнең кызыклы үзенчәлеге бар иде: ул сәхнәгә киенеп бетми чыкканмы, әллә чишенеп бетмәгәнме, дип баш вата идек. Бу юлы гап-гади «авыл клубы мөдире» стилендә киенеп чыккач, ямансулап ук куйдым.
Моң төшенчәсен мин аңлыйм: милли үзенчәлегебез дә, горурлыгыбыз да ул. Ләкин Нәфкать Нигъмәтуллинга бирелгән «Үзенчәлекле моң» номинациясен аңлый алмыйм. Нәрсәне аңлата ул? Нәфкатьнең «моңы юк» дигәннеме? Әллә «елап җырлау» дигәннеме? Бу номинацияне Нәфкатьне мыскыл итү өчен уйлап тапканнар диярсең…
Хәер, Нәфкать үзе дә: «Күзләрең сирень төсле», – дип җырлаганда янымдагы бер кыз сорап куйды: «Күзләр сирень төсле буламыни ул?» «Әгәр берәрне күз төбеңә тондырсалар, берара шундый төсле булып тора ул», – дим.
Ә Нәфкать исә өздерә генә, малай! Шул рәвешчә тәнәфескә кадәр җырлады. Тәнәфестә тамашачы үзара беренче бүлектән алынган тәэсираты белән уртаклашты. Әмма күпләр канәгатьсез иде. Мин дә өч мең ярым сумнан биш мең тугыз йөз сумга кадәр түләп «кабатланмас шоу» көткән тамашачыны жәлләдем. Ни җырлар, ни җырчылар, ни шоу-тамаша юк – гап-гади җыелма концерт. Бөтен җитешсезлекләрне дә быел биюче кызларның шәрә тәпиләре белән капларга тырышканнар, әмма аларга бию куйган хореографның осталыгы чамалы булдымы, «озын сыйраклар» белән «ертык-пыртыкларны ямый» алмадылар. Киресенчә, начар хореография кимчелекләрне тагын да ачыбрак күрсәтте кебек. Югыйсә бизәү өчен эшләнгән дә бит…

Р.S. Ярар, бәлки икенче бүлек әйбәтрәк булыр, мәкаләмнең калган өлешен киләсе санда – 2013нче елда укырсыз.

Күргәнегезчә, ахырзаман булмады, ә бит кемнәрдер шуны көтеп «»кә язылмый калганнар иде. Иртәгә язылуның соңгы көне, ашыксагыз, өлгерәсез әле. Киләсе яртыеллыкта газетабыз тагын да кызыклырак һәм файдалырак булып чыгачак. Ягъни, без, гадәттәгечә, атна саен сезне яңа мәкаләләребез белән куандырып 16 битле газета җибәреп торачакбыз. Ә һәр айнын бер саны 32 битле булачак – рәхәтләнеп укырсыз. Монысын бездән Яңа ел бүләге дип кабул итәрсез. Ә инде кем ахырзаманнан куркып яки башка сәбәпләр аркасында газетабызга язылмый калса, һәр айның 25енә кадәр теләсә кайсы почта бүлекчәсенә кереп языла аласыз. Бу очракта «БГ» сезнең өегезгә киләсе ай башыннан килә башлаячак.
Без никадәр күбрәк булсак, шуның кадәр көчлерәк тә. Бергә булыйк – хур булмабыз! Без сезнең өчен эшлибез.

Яңа елда яңа бәхетләр теләп, Искәндәр СИРАҖИ.«13нче» «ТАТАР ҖЫРЫ» , 3.9 out of 5 based on 11 ratings

Комментарии