Русия армиясенең үлем машинасын ничек туктатырга?

Русия армиясенең үлем машинасын ничек туктатырга?

Русия армиясе сафларында ничә солдатның үлүе турында төгәл статистика юк. Русия Саклану министрлыгы 2008нче елдан бирле бу мәгълүматны яшерә. Хокук яклаучылар фаразлавынча, елына 400ләп егет үлә. Армиядә көн саен бер солдат үлә булып чыга. Бу очракларга уставка сыймаган мөнәсәбәтләр аркасында һәлак булучылар да, үтерелүчеләр дә, кыйнаулар да, бәхетсез очраклар да, җәрәхәтләр алучылар да, үз чирләреннән үлүчеләр дә керә.

Ә «бабайлык» аркасында җәберләү, эзәрлекләүләр, мыскыл итү очракларын ачыклау тагын да авыррак. Русия түрәләре армиядәге реформалар уңышлы узды, «бабайлык» юк, дип сөйләсә дә, Байкал аръягы хәрби бүлегендә хезмәт итүче Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе түрәләрнең матур сүзләрен юкка чыгарды. Рамилнең әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов, улының бу адымга баруы армиядә булган мыскыллауга түзә алмавы аркасында булды, дип сөйләде.

Казан хокук яклау үзәге вәкиле Булат Мөхәммәтҗанов «Азатлык»ка республикада гаскәргә китүче татарстанлыларны яклау эше ничек башлануы турында сөйләде.

– Армиядәге башбаштаклыклар 2000нче еллар уртасында Русиядә, аерым алганда, Татарстанда да иҗтимагый-сәяси яссылыкта иң күп яктыртылган темаларның берсе булды. 2006нчы елда Чиләбе танк училищесында җәберләүләр күргән рядовой Андрей Сычов белән булган очрак бөтен Русиягә яңгырады. Ә Татарстанда бу вакытта армиядә 28 килога кимегән, үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерелгән Радик Хәбиров язмышы өчен борчылдылар. Радик Оренбург өлкәсендәге Тоцк гарнизонында хезмәт итте. Егет 14 ай дәвамында кома хәлендә ятты, аннары үлде. Радикның әтисе улының хокуклары бозылуга зарланып, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде, ләкин бу гариза уңаеннан карар әле дә кабул ителмәгән.

2006нчы елның гыйнварында Сахалинда хезмәт итүче Татарстан егете Равил Бикмөхәммәтов үзеннән элегрәк хезмәткә килгәннәр тарафыннан кыйналып, үз-үзенә кул салды. Егетнең җәсәде салынган табутны озатып кайткан офицерлар аны Казан тимер юл вокзалында ташлап калдырды. Шушы очрактан соң, Татарстан президенты гаеплеләрне җавапка тартуны сорап, Русия Саклану министры Сергей Ивановка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Ә Татарстанның беренче вице-премьеры – республика чакырылыш комиссиясе рәисе урынбасары Равил Моратов Татарстаннан чакырылган егетләрне бу хәл булган хәрби бүлекләргә җибәрмәячәкбез, дип белдерде.

2007нче елның февралендә Казан хокук яклау үзәге хәрби хезмәткә алынган егетләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган 9 хәрби бүлекнең исемлеген төзеде. Үз чиратында Татарстан җитәкчелеге хәрби җитәкчелектән үзләрендә чакырылган егетләрне бу «кара исемлек»тәге бүлекләргә җибәрмәүләрен үтенде.

Шул ук елның июлендә тагын бер гадәттән тыш хәл килеп чыкты. Артем Казначеев исемле егетне иртәнге зарядка вакытында сержант каты кыйнап, ул кома хәленә калды һәм, талагы өзелеп, аны алдырырга мәҗбүр булды.

2007-2008нче еллар армиядә уставка сыймаган мөнәсәбәтләр иң еш очраган вакыт булгандыр. 2007нче елның көзендә армия реформасы башланып, солдат хезмәтенең вакытын башта ел ярымга, аннары бер елга калдырдылар.

2007нче елның октябреннән Татарстанда республика җитәкчелеге, хокук яклаучылар тәкъдиме белән, армиягә алынган һәр егеткә кесә телефоны бирә башлады. Телефонга акча салуны да республика үз өстенә алды. Ул вакытта халыкта да кесә телефоннары бөтен кешедә дә булмавын исәпкә алганда, Татарстан җитәкчелегенең бу карары бөтен Русия күләмендә бик алдынгы адым иде. Моннан кала, һәр солдатка шәхси гигиена әйберләре, язу кирәк-яраклары һәм башка көндәлек кирәк-яраклар тутырылган букча да җибәрелә иде.

Хәлләр үзгәрде, хәрби бүлекләрдәге җитәкчелек, Русия Саклану министрлыгының төгәл боерыгы булмауга сылтанып, хезмәткә яңа килгән Татарстан егетләренең телефоннарын тартып ала башлады.

Солдатларга кесә телефоныннан шалтыратырга рөхсәт бирә торган боерык башта Идел буе-Урал хәрби бүлгесе штаб башлыгы дәрәҗәсендә чыкты. Аннары инде Русия Саклану министрлыгы да хәрби хезмәттәгеләргә телефон кулланырга рөхсәт бирде.

2008нче елның декабрендә 18 яшьлек Алексей Гущин Оренбург өлкәсе Тоцк гарнизонында җәберләүләр турында хокук яклаучыларга сөйләде. Республика җитәкчелеге әлеге хәрби бүлеккә кичекмәстән вәкилләр җибәрде. Бу сөйләшүләрдән соң, гарнизондагы солдатлар арасында теләүчеләр булса, алар Самара өлкәсе бүлеге роталарының берсенә күчә ала, анда Татарстаннан килгән солдатлар гына хезмәт итәчәк, дигән карар кабул ителде.

2009нчы елда Казанның үзендә дә фаҗигале хәл булды. Килешү нигезендә хезмәт итүче 23 яшьлек Александр Бербин дары заводы территориясендә сакта торган җирендә үз-үзенә кул салды. Без, хокук яклаучылар, бик зур тырышлыклар белән генә бу солдатны прапорщик җәберләгән булуын исбат итә алдык.

2010нчы елда Татарстанда Кеше хокуклары вәкиле вазифасын Сәрия Сабурская башкара башлады. Ул баштан ук армиягә алынган егетләрнең хокукларын яклауны иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе дип билгеләде. Хәрби көчләрдә килеп чыккан теләсә кайсы гадәттән тыш хәлне Кеше хокуклары вәкиле шунда ук җентекләп тикшерә иде. Әйтик, 2011нче елда Алтайда «бабайлар» Николай Морозовны бик каты кыйнап, ул егет казарманың 4нче катыннан егылып төште. Бәхеткә, исән калды, ә гаеплеләр мәхкәмә каршына басты, аларга җәза бирелде.

2017нче елның җәендә Татарстаннан армиягә алынган егет Приморск краена баручы поезддан егылып төшеп калды. Бәрелү аркасында ул өлешчә хәтерен югалткан иде, шуңа хәлнең ничек килеп чыкканын авырлык белән генә исенә төшерә алды. «Үз-үзенә кул салу хәленә җиткерү» маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше соңыннан туктатылды. Республика хакимияте егетне авыр хәлдә ташлап калдырмады, аны Читадан Мәскәүдәге хәрби госпитальгә күчерүгә иреште.

Шулай итеп, бер-бер артлы чаралар күрелеп, армиядәге башбаштаклык проблемасы әкренләп бетерелде. Бу Татарстан җитәкчелеге, Кеше хокуклары вәкиле һәм җәмәгатьчелекнең уртак эше нәтиҗәсе булды, – дип сөйләде Булат.

Быел гына «Азатлык» ике татар-башкорт егетенең армиядән табутта кайтуы турында язды. Аларның ата-аналарына шалтыраттык һәм улларының һәлак булуы сәбәпле дәүләт нинди чаралар күргәне турында кызыксындык.

13нче июльдә Сарытау өлкәсе Вольный районы, Сенной бистәсендәге хәрби бүлектә бензин тутырылган цистерна янып китү аркасында дүрт егет һәлак булды, шуларның берсе – Сарытау өлкәсе Шнәй авылыннан 23 яшьлек Наил Акчурин.

Наилнең әнисе Фирүзә Акчурина Русия саклану министры Сергей Шойгуга юллаган «ни өчен тыныч вакытта улыбыз гаскәрдә һәлак булды?» дигән хатына җавап ала алмаган.

– Балабыз армиядә һәлак булганнан соң, аның өчен пенсия алу артыннан йөреп җаныбыз чыкты. Әле бер оешмага, әле икенчесенә йөртәләр, бер кочак документ җыярга диелде. Иремә дә, миңа да ай саен 10 мең сум түләү булды. Русия хакимиятенең менә шундый сәламе. Иминият ширкәте улыбыз өчен иремә дә, миңа да аерым 1 млн сум түләде. Мәсхәрә, әмма безгә тиешле шифаханәдә ял итү өчен түләнмәде, имеш, без тиешле категориягә кермибез.

Әлегә Наил һәм тагын өч солдатның армиядә янып үлү очрагы тикшерелә. Әмма ул тикшерү эше ничек бара – без бихәбәр. Бу – дәүләт сере. Улыбыз хезмәт иткән хәрби бүлек җитәкчесе Ковтунны эшеннән алганнарын гына беләбез. Сергей Шойгуга өч хат яздык, җавап юк. Әхлаки зыян өчен акча ала алмаячаксыз, диделәр. Мин гаскәриләрне гаепле калдыруларына ышанмыйм да, система үзен яклаячак. Безнең кебек хәлдә калганнар адвокатларга да ышанмасын, аның хезмәтенә киткән зур акчалар да җилгә очты. Берни исбатлый алмаячаксыз, диделәр.

Рамил Шәмсетдинов очрагын беләм. Авыр хәл. Ничек тә булса балаларны Русия армиясенә җибәрмәскә – шул гына киңәшем, – дип сөйләде Фирүзә ханым.

2019нчы елның 29нчы июлендә Екатеринбургның 28831нче хәрби бүлегендә хезмәт иткән Башкортстан егете Илдар Сираҗев «Урал» машинасы базасындагы радиостанциянең электр уты аркасында һәлак була. Әнисе Гөлсимә Сираҗева әйтүенчә, Екатеринбург хәрби прокуратурасы әлегәчә тикшерү алып бара.

– Мин аларга шалтыратып торам, әмма алар, тикшерү эшләре озак бара, дип аңлата. Бер әйберне генә беләм, аның кан анализлары чиста, алкоголь дә, әфьюн дә ачыкланмады. Хәрби бүлекләрдә солдат һәлак була икән, гаепне тулысынча аңа аударыр өчен, авызына аракы коялар, наркотик салалар, дип ишеттем. Тикшерү ни булып бетәр – әйтүе авыр. Әмма гаепләрен тануларына шикләнәм. Баламның гаскәрдә һәлак булуы аркасында әхлаки яктан зыян күрдем дип компенсация алмадым. Аның өчен мәхкәмә булырга тиеш. Әлегә миңа һәм иремнең хисабына һәркайсыбызга 1 млн 333 сум акча күчерелгән. Бу – солдатларның иминияте өчен түләнгән акча. Әмма аны алмадык, 30 процент салымны түләргә кирәк. Кызым да инвалид минем, шуның сәламәтлеген яхшыртуга тотылуын телим.

Шулай ук миңа да, иремә дә карап торучы Илдарны югалту сәбәпле 12 мең 150 сум 83 тиен пенсия билгеләделәр. Бер тапкыр алдык. Шулай ук электр транспортында йөрер өчен 500 сум бүлеп бирде хакимият.

Үз балам өчен күз яшьләре кипмәде, Рамил өчен дә йөрәктән кан саркып тора. Мин аңа теләктәшлек күрсәтәм. Хат та яздым, улым, барысы да яхшы булсын синең, дидем. «Бабайлык»ка түзә ала диме соң егет кеше? Улым Илдар белән хезмәт иткән егетләргә шалтыратам, җавап бирмиләр, алар куркытылган дип саныйм, – дип сөйләде Гөлсимә ханым.

Сораштыру: Русиядән китәргә теләүче яшьләр саны 53 процентка җиткән

Бүген Русиядән 18-24 яшьлек ватандашларның 53 проценты китәргә тели. Бу – соңгы 10 елдагы иң зур күрсәткеч. Моны «Левада» үзәгенең сентябрьдә уздырган сораштырулары күрсәтә. Илдән китәргә теләүчеләр 2014нче елда, Кырым аннексиясеннән соң иң әз теркәлгән булган – 20 процент тирәсе. 2019нчы елның маеннан сентябренә кадәр кискен арту күзәтелә, ди социологлар.

Эмиграциягә әзер булучыларның гомуми саны 21 процент тәшкил итә. Баерак русиялеләр арасында (озак вакыт кулланылыштагы әйберләр сатып алу мөмкинлеге булган кешеләр) чит илгә күчеп китәргә теләүчеләр – 28 процент.

Мөһаҗирлек турында уйланырга мәҗбүр булуның төп сәбәбе дип, барлык яшьтәге респондентлар да балаларының киләчәге өчен борчылуны атый. Икенче урында – икътисади вазгыять, өченчедә – чит илдә медицина ярдәменең югары сыйфатлы булуы һәм Русиядәге сәяси вазгыять. Чит илгә күчеп китәргә теләүчеләр Русиядә эшләр дөрес юнәлештә бармый (56 процент) дип саный, күпләргә илдәге хәлләр өчен оят.

Эмиграция турында уйланучыларның 73 проценты президент Владимир Путинның эшчәнлеген хупламый. Күчеп китәргә теләүче респондентларның 39 проценты Русиянең сәяси тормышында катнашырга әзерлеген белдергән.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии