СИНЕҢ ЙОРТЫҢ КЕМНЕКЕ?

СИНЕҢ ЙОРТЫҢ КЕМНЕКЕ?

ЯКИ КАН ТАМЫРЫН КИСӘМ!

Бер тапкыр шундый очракка тап булдым: кешенең кулында 11 сутый җирнең аңа бирелүе хакында беркетмәләр, шәхси милек итеп рәсмиләштерүе хакында Теркәүләр палатасы биргән таныклык бар, ә бер дәрәҗәле бәндәнең туганы булучы хатын аны судка бирә, документларының ялганлыгын расламакчы, җирне үзенә алмакчы була. Мин дә ул җир кишәрлеген сатып алмакчы булып йөргән идем, шуңа күрә бу эшкә катнашырга туры килде. Ул чакта суд карары нигезендә бәхәсле җирне хуҗасыннан алып кире дәүләт файдасына тапшырдылар, матбугат катнашкач күрәләтә хаксыз кешегә бирмәделәр. Әмма соңрак биреп куймаганнардыр дип иман китерә алмыйм. Хуҗа исә гади кеше – суд юлларын таптап ияләнмәгән, куркуыннан элекке эшеннән бушка бирелгән бу кишәрлектән ваз кичүне кулай күрде, миңа да гауга чыгармаска кушты…

Бер карыйсың – документлар бар, бөтен кәгазьләр тәртиптә, беркемгә раслап йөрисе юк – җир аныкы. Суд исә әле тегеннән, әле моннан гаеп таба тора, күрәләтә кешене хаксызга чыгара. Иң кызыгы шунда ки, хокук сакчылары бу җиргә бер хакы да булмаган хатынның гаризасын кабул итеп алып, тикшерү эшен башлап җибәрәләр. Имеш, каян алдың син бу җирне! Документларың ялган түгелме! Ярый әле хуҗа кешенең әллә кайчан бирелгән беренчел документлары ук сакланган иде, югыйсә бер гаепсезгә утыртып куюлары да бар…

Миңа мондый эшләр үтә сирәк буладыр кебек тоела иде, менә тагын шундый бер эшкә юлыктым.

ЙОРТЫМНЫ САТАМ

Узган елның сентябрендә Алабугада яшәүче Гаптуллаҗановлар гаиләсе Самара каласына күченергә карар кыла. Чөнки аларга анда яхшы эш тәкъдим итәләр, зур шәһәрдә яшәве дә кызыклырак… Кыскасы, фатирларын, яңа төзелгән, әле эчке ягы ясалып та бетмәгән шәһәр эчендәге йортларын сатып, Самарада яңа фатир алырга булалар.

Бик матур, үзләре өчен дип салынган йортка ия тиз табыла – Гөлнара һәм Ильяс Гобәйдуллиннар гаиләсе алырга булалар. «Консультант+» күчемсез милек агентлыгында 3 миллион 530 мең сумга беренчел килешү дә төзелә. Төп килешү 2013нче елның 20нче гыйнварына кадәр төзелергә, ә акча тагын сигез көн эчендә сатучыларның исәп-хисап счетына күчәргә тиеш була.

Әлбәттә, һәркемнең кесәсеннән алып кына 3 миллион ярым акча түләү мөмкинлеге юк. Моның өчен кемдер булган фатирын сата, кредит ала… Шактый сузыла торган матавыклы эш. Йорт кадәр йортны да җиңел генә сатып җибәреп булмый, аңа да вакыт таләп ителә. Шуңа күрә, мондый зур алыш-бирешләр вакытында сатучы белән алучы бер-берсен аңлап эш итәргә тырышалар. Бу юлы «аңлаучы» ролен сатучы Юлия Гаптуллаҗанова һәм аның ире Рафаил үз өсләренә алалар. Алар сатып алу буенча төп килешү төзелгәнче, акча түләгәнче үк Гобәйдуллиннар гаиләсенә бу йортта яши башларга рөхсәт итәләр. «Рәхмәтле» сатып алучылар шунда ук күченәләр һәм эшкә керешәләр – йортны сипли башлыйлар. Йортны сатучы Рафаил Гаптуллаҗановның игезәк туганы Раилне яллап эшләтәләр. Ул әлбәттә, нинди эшләр башкаруын Юлия белән Рафаилгә сөйләп тора, тик моның белән туганнарын сөендерми генә. Ник дисәң, әле һаман сату-алу хакындагы төп килешү дә төзелмәгән, акча да алынмаган. Югыйсә, Гобәйдуллиннарның кулына байтак акчалар керүен дә беләләр. Алар 2 миллион сумга фатирларын, 500 мең сумга чит ил машиналарын саталар. Тик бер тиенен дә йорт хуҗаларына бирмиләр.

Гаптуллаҗановларның исә үз проблемалары – Самарада фатир бәяләре үсә. Алар башта 3 миллион 500 сумга килешкән фатир, сузып йөри торгач 3 миллион 850 мең сумга күтәрелә. Әгәр вакытында алган булсалар, 350 мең сум акчалары янга каласы иде. Әмма Гобәйдуллинарның акчаны бирә алмавы аларны артык чыгымнарга дучар итә, дип саный алар һәм бәяне күтәрәләр. Нәтиҗәдә, аларның йорты 3 миллион 850 мең сум тора. Сатып алучылар бу бәя белән килешәләр. Чөнки үзләре акчаларын вакытында түләмәде бит.

Әмма Гобәйдуллиннар һаман да акча күчерергә ашыкмыйлар. Инде Гаптуллаҗановлар да аласы фатирлары өчен акчаларын вакытында түләп бара алмыйлар, ике айга соңаралар. Самара каласының күчемсез милек белән сәүдә итүче оешмалары исә алар кебек миһербанлы булып чыкмый – 2012нче елның 28нче декабрендә килешүне өзәләр. Шул ук көнне, кичке унынчы яртыда Юлия Гаптуллаҗанова бу сату-алуны законлаштыручы күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Евгений Овчинников исеменә электрон хат яза. Анда ул алыш-биреш килешүенә һәр акча түләнмәгән ай өчен төп суммадан ун процент күләмендә штраф кертергә тәкъдим итә. Бары шул очракта гына көтәргә ризалык белдерә. Әгәр Гөлнара Гобәйдуллина риза түгел икән, алар йортларын янә сатарга куячаклар. «Сезнең вәгъдәләрегездән без тук һәм шалтыратып эшнең барышы хакында мәгълүмат теләнеп йөрергә дә җыенмыйбыз», – дип тәмамлый тәмам ачуы кузгалган Юлия ханым.

Әмма бу хат та ярдәм итми – тиешле акча түләнми. Гомумән, акча түләү мәсьәләсендә бер генә омтылыш ясала – Ильяс Гобәйдуллин исеменә «Автоградбанк»тан 2 миллион 250 мең сум күләмендә кредит сорыйлар. Әле анысы да 2013нче елның 14нче февралендә генә, аңа кадәр мондый омтылышлар миңа билгеле түгел.

Бу кредитны исә банк бары тик йорт өчен сатучыга 1 миллион 600 мең сум алдан түләнгән очракта гына бирәсе икән.

– Ярый әле кредит килешүен ахырынача укып чыктым. Анда шундый бер пункт бар – аның буенча акча безнең счетка түгел, ә аларныкына күчәргә тиеш булып чыга. Ул очракта без акчаны мәңге күрмәячәк, ә йортыбыз банкка залогка салыначак иде. Шуңа күрә мин хатыным Юлиягә кәгазьләргә кул куйдырмадым. Югыйсә, сабырыбыз инде сынган, безгә акча вәгъдә итә торган теләсә кайсы кәгазьгә имза салырга әзер идек, – ди Рафил Гаптуллаҗанов.

КИТМИБЕЗ БЕЗ!!!

Инде моннан соң гаилә йортны бу кешеләргә сата алмаячагын аңлап ала һәм өйне калдырып чыгып китәргә куша. Ә башкарылган төзелеш эшләре өчен акчаны йортны сату белән түләргә вәгъдә бирә. Ләкин Гобәйдуллиннар гына өйдән чыгып китәргә ашыкмыйлар. Аптыраган хуҗалар март аенда судына мөрәҗәгать итеп, Гобәйдуллиннар гаиләсен өйләреннән чыгаруны үтенәләр. Ләкин Гөлнара һәм Ильяс Гобәйдуллиннар да төшеп калганнардан түгел – Гаптуллаҗановлардан төп алыш-биреш килешүен төзүне таләп итеп судка бирәләр. Югыйсә бит инде акча да түләмәделәр, алар аркасында эш тә сузыла килде.

Ләкин хөкемдар ике якның да таләпләрен үтәми. Гобәйдуллиннар үзләренеке булмаган йортта яшәү хокукына ия булып кала. Алар аннан чыгып китсен өчен, Гаптуллаҗановлар гаиләсе Гобәйдуллинарга төзелешкә керткән акчаларын түләргә тиеш булалар. Закон күзлегеннән караганда бу дөрес кебек – әгәр сату-алу азаккача башкарылмый һәм килешү өзелү өчен сатучы җаваплы икән, ул барча чыгымнарны капларга тиеш. Ләкин бу очракта бер «ләкин» бар: Гобәйдуллиннар бу йортта бары тик вакытлы килешү нигезендә генә яшәп торганнар, төп алыш-биреш килешүе төзелмәгән. Димәк, алар бу йортта сипләү эшләре алып барырга тиеш булмаганнар түгелме соң? Гомумән, алыш-бирешнең өзелүендә алар гаепле түгелме? Ник алар инде өйдән чыгып китәргә кушкач та төзүләрен, йорт җиһазы ясатуны дәвам иткәннәр? Суд бу өлешне никтер истә тотмаган. Иң кызыгы, Гаптуллаҗановларга түләргә тиешле сумманы да билгеләмәгән. Югыйсә алар 536 мең 933 сумлык эш өчен түләргә әзерлек белдерәләр. Ләкин Гобәйдуллиннар 953 мең 843 сум сорап кәгазьләр китерәләр. Суд кайсын түләүне билгеләми генә карар чыгара. Ник алай?

– Миңа калса, суд бераз аңлаешсызрак эш йөртә. Мин бу эшне карап, фотога төшереп чыктым, андагы чеклар – тутырылмаган буш бланклардан гыйбарәт. Соңрак бу чеклар ниндидер кодрәт белән юкка да чыктылар, миндә фотолары һәм ямьсез хатирәләре генә калды. Бик сәер чыгымнар күрсәтелә биредә. Кайбер төр төзелеш материаллары берничә генә минут аерма белән 4-5 җирдән алынган булып чыга. Һәр әйберне алырга аерым барган кебек, һәркайсына 300 сум юл чыгымы өстәлә. Җитмәсә, төзелеш материалына катнашы булмаган инструментларны да Гаптуллаҗановлардан түләтмәкче булалар. Әйтик, электропила 4 мең 360 сум, «Бош» рубаногы 4 мең 570 сум, электр шөреп боргычы 4 мең 190 сум торалар һәм алар сипләү өчен чыгымнарга кермиләр. Чөнки бу инструментлар Гобәйдуллинар милке булып кала. Алар хәтта, бу йорт өчен ясаткан җиһазларны да сипләү чыгымына кертмәкчеләр – дөрес түгел, – ди юрист Константин Рыбников.

Мин бу гаугалы йортта төзелеш эшләрен башкарган Раил Гаптуллаҗанов белән дә сөйләштем, аның нинди эшләр башкаруын белештем, бу эшләрнең күпме торуын сорадым.

– Эше, материаллары белән, барлыгы 500 мең сум тирәсе. Мин үзем төзүче, нәрсәнең күпме торуын беләм. Аннан соң, Гобәйдуллиннар белән без 195 мең сумга килешкән идек, 145 меңен генә түләп җибәрделәр. Баштарак «бүген-иртәгә» белән өметләндерәләр иде, соңрак ул сүз дә бетте, – ди Раил.

Баштарак әле «кеше хәлен кеше белмәс – бәлки Гобәйдуллиннарның да вакытлыча авырлыклары булгандыр диебрәк уйлый идем, акрынлап тулы картина күзаллана башлады.

– Мин участок инспекторыннан, тагын берничә җирдә ишеттем – Гөлнара Гобәйдуллинага заманында РФ Җинаять Кодексының 159нчы маддәсе буенча (аферизм) шик төшкән була, әмма эш азагына җиткерелми калган. Әгәр моны белгән булсам, аның белән алыш-биреш башламаган булыр идем, – ди Рафил Гаптуллаҗанов.

– Инде кайчаннан бирле үз йортыбыздагы чит кешеләрне куып чыгара алмыйбыз, – дип уфтана ул.

ЮГАРЫДАН КЕМ ЯНЫЙ?

Чынлап та чыгаруы авыр бугай шул. Әнә, быел март аенда Юлия Гаптуллаҗанова «Алабугагаз» оешмасына мөрәҗәгать итә һәм йорттагы газны өздерә. Хуҗабикә буларак аның моңа хакы бар. Әмма бу да Гобәйдуллиннарны йортны ташлап чыгып китәргә этәргеч була алмый – яши бирәләр. Быелның сентябрендә исә газны ялгатуга да ирешәләр. Югыйсә моны бер хуҗа кеше генә эшли ала.

– Мин «Алабугагаз» оешмасына барып аңлатуларын таләп иттем, закон бозуларын аңлаттым. «Безгә шундый зур кешеләр, депутатлар шалтыратып ялгарга куштылар, каршы килә алмадык», – диделәр миңа анда. Монда барысын да «йөнтәс кул» хәл иткән дип саныйм, – ди, Гаптуллаҗановларның юристы Константин Рыбников.

– Безнең мөрәҗәгатьләргә полиция дә төкереп кенә бирә. Инде ничә гариза яздык – җинаять эше ачудан баш тарталар. Монда барысы да Гобәйдуллиннарны яклый кебек, – ди Рафил Гаптуллаҗанов.

– Без шуңа күрә матбугатка мөрәҗәгать иттек, бу эшне халыкка җиткерергә булдык. Югыйсә, кешеләр барлык документлары кулларында була торып та үз йортларына керә дә алмыйлар, – ди юрист.

Моңа соңрак үзем дә шаһит булдым – чынлап та керә алмыйлар икән. Хуҗа кеше Рафил Гаптуллаҗанов кермәкче иде – Гөлнара ханым кертмәде.

– Ә сезнең аны кертмәскә хакыгыз бармы, суд карарында язылганмы? – дим.

– Алайса хөкемдар Трофимовка керермен дә, суд карарына аңлатма алып чыгармын, – дип кенә җибәрде чибәр ханым.

– Сез хөкемдар Трофимовка шулай җиңел генә кереп, җиңел генә теләгән кәгазегезне ала аласызмыни? – дигәч кенә, артыграк сөйләп ташлавын аңлады булса кирәк:

– Юк, мин гариза язам, – дип йомып куйды.

Чынлап та, Рафил һәм Юлия Алабугада бик матур, курчак өе кебек йорт салып куйганнар. Аны тышыннан күрү белән, кереп яшисе килә башлый. Ләкин бүгенге көндә ни яши, ни сата алмыйлар, Алабуга хокук сакчылары аларның хокуклары белән бик кызыксынмый да бугай… Ә Гобәйдуллиннар гаиләсенең судка тагын бер мөрәҗәгате бар дип беләм – алар Гаптуллаҗановлардан хәзер 1 миллион 776 мең таләп итәләр. Аппетит ашаганда килә дигән кебегрәк килеп чыга инде. Хуҗалар тәкъдим иткән 536 меңгә 1 миллион 240 мең өстәлгәнме! Нәрсә әйтим – булдырасыз!!!

Якын көннәрдә бу уңайдан суд булачак.

КАН ТАМЫРЫН КИСӘМ!

– Әгәр дә бу судта гаделлек табып, хәләл көчем белән гаиләм өчен салган йортымны үземә ала алмасам, гаделлек эзләүнең бер генә юлын күрәм – кан кою. Юк, беркемне үтермим, бары тик журналистлар алдында, Алабуга суды каршына басып кан тамырымны кисәм. Бәлки шуннан соң минем ни дәрәҗәгә җиткерелүемне күрерләр, телеканаллар һәм газеталар тавыш кубарыр. Аннан гына үлмәм, әмма файдасы минем ише гаделлек таба алмый йөрүчеләрнең барысына да тияр дип өметләнәм, – ди ул.

Минем бер дә республиканың яманатын читкә чыгарасым килми, югыйсә әллә кайчан газеталарына язып зур гонорарлар эшләп ятар идем. Бик сирәк очракларда гына мәгълүматны федераль матбугаттагы дусларыма бирәм. Анда да, биредә гаделлек табудан өмет өзгәндә генә. Бәлки, бу юлы Рафил Гаптуллаҗанов гаделлекне үзебездә генә табар да, чүпне читкә чыгармабыз әле. Югыйсә, безгә «Дальний»дагы гауга да хәттин ашкан иде.

Искәндәр СИРАҖИ.

Казан–Алабуга–Казан.

  СИНЕҢ ЙОРТЫҢ КЕМНЕКЕ?, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии