«ТӘРЕ ПОХОДЫ» ДӘВАМ ИТӘ… яки чирен яшергән – үлгән

«ТӘРЕ ПОХОДЫ» ДӘВАМ ИТӘ… яки чирен яшергән – үлгән

Толерантлык идеяләре Русиядә көннән-көн онытыла бара бугай. Бүген инде бу хакта сәясәтчеләр дә лаф ормый, үзәк матбугат та төкерекләрен чәчә-чәчә сөйләми… Хәер, кемнәрдер, сүз югында сүз булсын дигәндәй генә, толерант булу кирәген әйтеп куя әле, ләкин бу инде дәүләт сәясәте түгел. Чөнки бүген Русиянең сәясәте толерантлыкка якын да килми, бары тик мөселманнарны, урыс булмаган кавемнәрне кимсетүгә юнәлтелгән кебек. Әгәр «толерантлык» сүзенең «түзү» дигәнне аңлатуын истә тотсаң, моңа бер дә түзеп торасы килми. Шуңа күрә үземне бер дә түзем кеше дип атамас идем…

Хәер, бу түземсезлекне янәшәбездә яшәүче бөек урыс халкы вәкилләре дә ачыктан-ачык күрсәтә башлады. Зәйдәге: «Этот ваш противный татарский язык», диюләрне яздык. Бу хакта президент аппаратында да беләләр, әмма ниндидер чара күрделәрме? Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты берәр сүз әйттеме? Юк, татарга карата хаксызлык кылынса, без «толерант»ларга әвереләбез.

Менә инде Түбән Кама шәһәренең 13нче гимназиясендә урыс теле укытучысы Светлана Жданко тәнәфес вакытында коридорда татарча сөйләшеп торучы балаларга ана теле өчен кисәтү ясый («БГ», №11, 20 март, 2013). Янәсе, җитте татарча сөйләшергә, мәктәпне тәмам татар гимназиясе ясап бетердегез инде! Ясасалар ни булган? Әллә бу марҗа ханым татар гимназияләренә каршы һәм алар булмаска тиеш дип саныймы? Тәнәфестә үзара татарча сөйләшү гаепме?

Күрәсез, сораулар туа! Ләкин бу сорауларны толерант булмаган укытучыга дәүләти даирәләрдән дә, шул ук Татар Конгрессыннан да бирерләр дип өметләнмим – толерантлар бит без, әйдә, мыскылласыннар, сүксеннәр, үз җиребездә дә телебезне тыйсыннар… Әмма без дәшмик, югыйсә милләтчеләр диярләр, Аллаһ сакласын…

Юк инде, татар мәнфәгатен яклардай Конгресс төзеп булмады. Үз сүзен кычкырыбрак әйтергә омтылучы Татар иҗтимагый үзәген дә көчсезләндереп, үләр-үлмәс оешмага әйләндереп калдырдылар. Әле ярый андагы комы коела башлаган бабайлар һәр хаксызлыкка реакция белдереп, пикет-митинглар оештырып торалар. Моның өчен мин аларның татарча белмәгән, урыс мәктәбендә белем алган оныкларын да кичерергә әзер…

Шулай итеп, Түбән Кама вакыйгасы хакында бер-ике милләтпәрвәр газетага язар, ТИҮ бабайлары сөякчел кулларын, таянган таякларын болгап, теш протезларын шакылдатып алырлар. Тик менә үзләрен «татарның төп матбугаты» дип санаучы дәүләти басмалар, теле-радиоканаллар гына авызларына су кабар. Сүзең көмеш булса, дәшмәвең – алтын икәнен алар яхшы чамалыйлар. Аннан соң, җитди матбугатны милләтнең укымавы хакында сафсата саталар. Үзләренең дәшмәвен бит алар «җитдилек» дип бәяли. Ә мин баш мөхәррирләрнең куркаклыгын җитдилек буларак бәяләүдән ерак торам. Менә, тәнкыйтьләдем, инде бәлки кайбер коллегаларымның оятына көч килер һәм алар Светлана Жданко мәсьәләсен күтәреп чыгып, ниндидер нәтиҗәләргә ирешү өчен азрак көч куярлар. Үзләренә эш биргән телне яклау – һәр матбугат чарасының изге бурычы ул. Бүген татар телен тыючылар безнең киләчәк укучыбызны юк итүчеләр икәнен дә онытмаска һәм бу очракта урыс милләтчеләреннән үрнәк алырга кирәк, дип саныйм. Әгәр хәтерегездә булса, Мөслим районындагы Надежда атлы бер карчыкны яклап, «Дом Надежды» фондлары төзеп, бөтен дөньяны ду кубарды алар. Янәсе, Надежда дигән марҗа карчыгы Мөслим районының бер авылына килеп урнашкан да, йортына ут-күздән зыян килгән. Ул хакимияттән яңа йорт сораган, ә хаким бик озак сузып йөргәч, әйткән: «Әгәр татар карчыгы булсаң, әллә кайчан бирер идем, марҗа булгач, булмый». Беренчедән, мин бу сүзләрне Мөслим районы хакиме Ришат Хәбипов әйтүенә ышанмыйм. Бу сүзләрне главага кергәч, карчык үзе әйтмәдеме икән, дигән шигем бар. «Әгәр татар карчыгы булсам, бирер идең инде», – дип чыгып киткәндер дә, соңыннан журналистларга Хәбипов әйтте дип сөйләп, үз ялганына үзе үк ышанып беткәндер, дип фаразлыйм. Ә урыс шовинистик оешмаларына «Татарстанда урысны кысалар!» дип кычкыру җае гына кирәк, ә хакыйкать түгел. Чөнки хакыйкать эзләүче ул мәнле, игелекле кеше була, татар җирендә яшәп, татар телен өйрәнүгә каршы чыгып оятсызланып йөрми… Болар исә инде оятсызлыкның чигенә чыктылар, ә безгә сүз әйтергә ярамый.

Әнә, үзләрен оккупантларга тиңләве өчен «Яңа гасыр» телеканалы журналисты Эльмира Исрафиловадан зарланып кая гына шикаять язмадылар! Ә бит телевидениедә дә милләтен, телен яклап сүз әйткән журналистны яклап тормадылар, татар җирендә татар теленә каршы чыккан шовинистлар сүзе белән башта эфирдан читләштерделәр, соңрак илдән үк китеп барырга мәҗбүр иттеләр. Иманым камил, әгәр Эльмира вакытында Төркиягә китеп бармаса, аны шушы Татарстанның татар прокурорлары, хөкемдар вә полицайлары -төрмә юлларын таптатачак иде. Ә инде шундагы марҗаларның аңа «татарская рожа» диюләре хакында беркем искә алмады дияргә була. Тагын кемгә яраклашабыз? Үз җиребездә үзебезне басымчак итүчеләргә!!! Бусы инде милләтебезгә карата үзебез кылган җинаятькә тиң.

Моннан ике-өч ай элек булса кирәк, Кырымда марҗа укытучы үз укучыларына «Татарская морда, гнать вас всех надо!» – ишерәк сүзләр кычкыра. Кырым татарлары дәррәү кубып мәйданнарга чыктылар, теге марҗа ханымын гафу үтендереп эшеннән китәргә мәҗбүр иттеләр. Инде үзебезгә килик. Эльмирага «татарская рожа» икәнен игълан иттеләр, ә без аны якладыкмы? Юк, бары «Азатлык» татар яшьләре берлеге «Яңа гасыр» телевидениесе янында пикет кына уздырды. «БГ» исә бу вакыйгаларга аңлатмаларны «кызганмады»: («Татар журналистына яла ягалар», «Урыс активисты белән тәмамланмаган әңгәмә», №14, 21 июнь 2011 ел. Һ.б.лар). Безнең балаларыбызны Светлана Жданко дигән укытучы ана телләрендә сөйләшүләре өчен битәрли, ә без нишлибез? Бернәрсә эшләмибез, дәшмибез! Чөнки безгә президент позитив кына күрсәтергә кушты, негативны күрми калабыз. Ләкин күрмәмешкә салышуга карап проблема юкка чыкмый шул. Бу очракта башын комга тыгып, арт шәрифләренең өстә ялангач калуын күрмәгән тәвә кошына әвереләбез… «Чирен яшергән – үлгән», дигәнне дә онытмаска кирәк. Бүгенге җәмгыять бик чирле. Аны бары тик милли хокукларыбызны яклап кына дәвалап була. Монысы исә матбугаттан башланырга тиеш, дип уйлыйм.

***

Милләтнең бер канаты теле булса, икенче канаты – динедер, мөгаен. Әле кайсы уң, кайсы сул икәнен хәл итүе дә авыр… Хәер, күп еллар безнең ике канатыбызга да һөҗүм бара һәм елдан-ел көчәя генә. Империя үзенең «инородец» вә «иноверец»ларын авызлыклау һәм изү өчен яңадан-яңа ысуллар уйлап чыгара.

Әйтик, инде 2010 елдан бирле мөселманнарга әледән-әле прокуратуралардан кисәтүләр килеп тора. Янәсе, «Сез – Фәлән углы Фәлән Төгәнов, «Әһле сунна вәл-җәмәга» оешмасында торасыз икән. Ул оешмада тормагыз һәм экстремистик эшчәнлек алып бармагыз» кебегрәк гап-гади сафсата язылган кәгазь бу. Ләкин закон нигезендә карасаң, куркыныч кисәтү. Чөнки, син бу кәгазьне алганнан соң да «Әһле сунна вәл-җәмәга» оешмасыннан чыкмыйсың икән, инде катгыйрак җавапка тартылырга мөмкинсең… Тик менә гаепләү генә ахмаграк яңгырый. Дөньяда бит бер миллиард ярымлап бар, шуларның бары тик 3-4%ы гына «Әһлел бәйт» ягъни шигыйлар, ә калганнары «Әһле сунна вәл-җәмәга» булып чыга. Бу «Әһле сунна»га дүрт мәзһәб тә (Хәнәфи, Шәфигый, Хәмбәл, Мәлики мәзһәбләре), кайбер ахмаклар лаф орган сәләфит һәм ваһһабчылар да керә. Нәрсә, хәзер безгә дәррәү кубып шигыйлыкка – «әһлел-бәйт»кә күчәргәме?

Әгәр прокуратураның бу кисәтүенә карасаң, дөньядагы 96-97% мөселманны законсыз җәмгыять төзүдә гаепләп булыр иде. Шуңа да, кайбер мөселман егетләре бу кисәтүнең абсурд булуын раслап судларга мөрәҗәгать итте. Анда барысын да аңлатып бирделәр, дәлилләр китерделәр. Әлбәттә, судьялар барысын да аңлады, ахмак түгелләр бит инде. Тик менә безнең илдә кеше судка гаделлек эзләп бара да, күп очракта «репрессия машинасы»на дучар булып кайта. Ничек инде махсус хезмәтләр, прокуратура бергәләп биргән кисәтүне суд кире каксын ди?! Юк, аның карары гади, ә дәлилләре «искиткеч көчле»: «Әгәр Фәлән Төгәновның «Әһле Суннә вәл-җәмәга» оешмасында торуы оператив эш алып бару нәтиҗәсендә билгеле булган икән, прокуратураның кисәтүен үз көчендә калдырырга».

Мантыйк бик гади. Ләкин бит әле беркем дә үзенең «әһле сунна» булуыннан баш тартмады, ә бары тик дөньядагы бер миллиард ярымлап мөселманның 96-97 %ы шушы агым тарафдары булуын һәм аның законлылыгын гына раслау таләп итте. Юк, барысы да башын юләргә сала һәм бу карар инде берничә мөселманга карата шул килеш диярлек чыгарылды. Бу илдә сиңа бары тик мөселман булганың өчен генә гаделлек тиеш түгел, ә гаделсезлекне кылырга ярый. Чөнки дәүләтнең сәясәте мөселманга каршы юнәлтелгән. Ләкин бу озак барырмы? Гаделсезлек белән мөэминнәрне тагын күпме бастырып торып булыр?

Матбугат исә алдый. Әле интернетта бер порталга тап булдым, татарны яратмавы белән мәгълүм манкорт «исламовед» интервью биргән. Янәсе, «традицион» муллалар имам торган мәчеттә, чынлыкта көрәк сакаллы ваһһабчылар хуҗа һәм алар барысын куркытып торалар: «ФСБ»га яки полициягә сатсаң, башыңны кисәбез», – диләр икән. Каян чыгып мондый сүз әйтә ала ул? Безнең кайсы мәчеттә алай дорфа кыланырдай мөселманнар бар? Мин Казанның бөтен мәчетләрен беләм, әмма арада андые юк.

Хәер, моны бөтенебез дә беләбез, әмма Тверь яки Владивостоктагы Иван дәдәй белми һәм мондый сүзләр укыгач, ул Татарстанны нинди итеп күз алдына китерергә тиеш? Шулай ук, бу «эксперт» вә «исламовед» булып йөрүче бәндәнең нахак гаепләүләренә узган ел бер генә юлыкмадым инде. Бигрәк тә, Казанда «ваһһабчылар»ның базар сәүдәгәрләрен куркытып, «җиһад»ка акча җыеп йөрүе хакындагысы истә калырлык булды.

Хәзер инде уйлап карагыз: моңа кадәр Казанны, Татарстанны беркайчан да күрмәгән, мөселманнар күпләп яшәгән республика икәнен матбугат чараларыннан гына белгән урыс агае безне нинди итеп күз алдына китерә икән? Мөгаен, кендекләренә кадәр салындырган сакаллары астына автоматларын, гранаталарын яшереп, федераль каналлар күрсәткән мөҗаһидләр урам-базарлар буйлап арлы-бирле йөреп тора, дип чамалыйлардыр. Ә инде мескен гади халык урамга чыгарга да куркып өйләрендә утырадыр… Кыскасы, бер дә белмәгән кеше өчен шушы ике ялган да ниндидер ямьсез күренеш тудыру өчен җитә. Әле Илдус Фәизнең машинасын «яндырып уйнаулар»ны, спектакль барышында «тимәсен» дип атылган пуляның ялгыш тиеп Вәлиулла Якуповның үлеменә китерүен исәпләсәң, ялганчының сүзләренә ышанып та була… Ләкин кемнеңдер ышануына карап, бу ялганнар хакыйкатькә әйләнми бит! Шулай ук аларны фаш итеп чыгучы да, ялганны раслауны таләп итеп җавапка тартучы да юк. Миңа калса, моны республика хөкүмәте оештырырга тиеш. Чөнки Татарстанның яманаты чыгу, беренче чиратта, хакимият өчен зарарлы – югарыда утыручыларның булдыксызлыгын раслаучы фал. Әмма Мәскәү Кремленең урыс булмаган халыкларга карата алып барган сәясәте җирле хакимиятләргә ниндидер адымнар ясарга рөхсәт итми бугай. Шуңа күрә, җирле рәсми матбугат та дәшми генә калуны мәгъкуль күрә. Шуның аша алып барылган «тәре походы» тегермәненә су коя…

***

Менә тагын мөселманнарга карата кылынган чираттагы гаделсезлек акты кулыма килеп эләкте. Түбән Кама прокуроры Ф.С.Мөстәкыймов шәһәрнең барча мәктәпләренә дәгъва белдерә. Янәсе, мәктәпләр Уставында хиҗап киюне, дини йолалар үтәүне тыючы сүзләр юк. Шул ук вакытта бу уку йорты дөньяви икән. Ә « иреге һәм дини оешмалар турындагы» Федераль Закон исә дини йолаларның махсус билгеләнгән урыннарда гына үтәлүен гарантияли, имеш…

Минем аңлавымча, хәзер мәктәптә намаз уку, дин кушканча киенеп йөрүне тыючы Устав кабул итүне оештырырга тиешләр. Прокурор Мөстәкыймов бу эшне карау өчен 10 көн вакыт та биргән.

Мин прокурор түгел, әмма бернәрсәне беләм: законда тыелмаган һәр әйбер рөхсәт ителә. Законда мәктәптә намаз укырга, чукынырга, тәре тагып йөрергә, хиҗап кияргә ярамый дигән сүзләр бармы? Юк! Гомумән, Русия Федерациясе кануннары дәүләт учреждениеләрендә, уку йортларында динеңә муафикъ рәвештә киенеп йөрү һәм дини бурыч вә йолаларыңны үтәүне тыймый. Андый канунның кабул ителүе мөмкин, әмма әлегә ул юк. Шуңа күрә, прокурор Мөстәкыймов бу дәгъвасын иртәрәк һәм нигезсезрәк җибәргән дип уйлыйм. Тик шуны аңлый алмыйм: үз башы җиттеме, әллә берәрсе бу үтә акыллы киңәшне бирдеме икән?

Шәхсән үзем, бу дәгъва махсус оештырылган һәм аны дин иреген чикләү дип бәяләмим. Мөселман кардәшләребезгә бу уңайдан судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәм. Мондый тыюлар халыкны урамнарга чыгармасмы? Кечкенә генә Түбән Камада прокурор кулы белән оештырылган бу акция, бөтен Русия өчен «тәҗрибә полигоны» булырга мөмкин. Әгәр моны дәшми генә уздырсак, күп тә үтмәс, бөтен ил буенча мәктәпләрдә шундый уставлар кабул ителер. Ләкин Кавказ республикаларына моны көчләп тагарга җөрьәт итмәсләр – сугыш чыгарга мөмкин. Мөселманнар күпләп яшәгән Татарстан, Башкортстан дәшми генә уздырып җибәрә, шуңа күрә безне басымчак итәргә ярый, дип уйлыйлар булса кирәк. Әгәр мәйданга чыгып үз хокукларыбызны дауласак, шунда ук «Экстремистик ислам тарафдарлары хакимиятне шантажлый» ишерәк язмалар Мәскәү тарафына китәчәк. Нишләргә?

Миңа калса, бүген Татарстанда мөселманнар хокукларын яклый алырдай мөфти җитми. Әлегә Камил хәзрәт мөфти вазыйфаларын үтәүче генә, шуңа күрә дәшмирәк торуы аңлашыла. Әмма сайлаулар узгач, вазыйфаларында ныгыгач, иншалла, чын лидерга әверелер, дип өметләнәм. Матбугат аша без дә аңа ярдәм итәрбез. Элекке мөфти кебек талашып ятмабыз дигән ышанычым бар.

***

Әлегә үз мәнфәгатьләребезне үзебезгә яклый торырга кирәк. Бераз көрәшү зыян итмәс, ә файдасы булыр. Әнә, Биектауда прокуратура «гаиләдә белем алу» системасы буенча укучы балаларга һәм мөселман укытучы-репетиторларга бәйләнгән иде, ахры хәерле тәмамланырга тора: прокуратура инде дәгъвасыннан баш тарткан. Шулай ук 20дән артык ата-ана балаларын укыту хакындагы килешүләрне үз белдекләре белән өзгән өчен мәктәп директорларын судка бирде. 14нче мартта инде беренче суд утырышы булган, Биектауның өченче мәктәбе директоры Александр Шеваловский бик гаярь генә кыяфәттә килгән, ләкин «кыйналган» чырай белән судны туктатып кайтып китәргә мәҗбүр булган. Чөнки хөкемдар аңа турыдан-туры сорау биргән: «Берьяклы гына рәвештә килешүне өзү гаебегезне таныйсызмы?»

Дәүләт заказын үтәгән мәктәп директоры эшне тиз генә аның файдасына хәл итәрләр дип уйлагандыр инде, мондый сорау көтмәгән булса кирәк – җавап бирә алмыйча, утырышны туктатуны сорап, бик күңелсез генә кайтып киткән. Чөнки бу юлы Биектау суды гадел хөкем чыгарырга да мөмкин бит. Минем бу мәхкәмәдә үземнең җирле хакимият белән судлашкан һәм Энсә авылы мәктәбен яптырмый калуга ирешкән бар. Шуңа күрә, биредә гаделлек табып булуына өметем зурдан… Хәер, ничек кенә булмасын, бу судлашулар безнең файдага. Беренчедән, мөселманнарның үз мәнфәгатьләрен яклый алуын күрәләр һәм киләсе юлы саграк кыланалар. Икенчедән, хокукларыбызны санга сукмаучыны 20ләп тапкыр суд залына чакырту үзе үк шәп эш – башка вакытта булыр, нәрсә боерсалар, шуңа койрык болгап тормас…

Безгә хәзер һәр кечкенә генә сәбәп биргән саен судка, прокуратурага чабарга, шикаятьләр, дәгъвалар язарга, матбугатта тавыш-гауга чыгарып торырга кирәк. Әгәр дәшмәсәк, изеп-сытып китәчәкләр. Ә Аллаһы Тәгалә безгә мондый битарафлыкны кичермәстер…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии