Тәре походы – 3

Тәре походы – 3

(Башы6 февраль һәм 20 февральсаннарында)

Дәүләт органнары кемгәдер бер каныкса, тиз генә туктамый. Закон бозудан да, күрәләтә ялганнан да тайчынмыйлар. Әле кылган законсыз гамәлләрен аклау өчен әллә нәрсәләр уйлап табалар. Менә Биектау бистәсендәге мөселман ата-аналарны, балаларны «гаиләдә белем бирү» системасы буенча репетиторларны эзәрлекләүдә дә яңа ысул уйлап тапканнар.

Кулымда ТР һәм фән министры урынбасары, өлкәсен күзәтү департаменты (Рособрнадзор) җитәкчесе Равил Хәмитов имзалаган хат. Ул аны Биектау бистәсендәге укытучы-репетиторларыбызның берсенә юллаган. Хатта Равил Габделхак улы, тикшерү уздырганда, үз оешмасыннан килгән хезмәткәрләрнең закон бозмауларын, тикшерүгә хокуклары барлыгын расларга тырыша.

Әйе, бу оешманың мәктәпләрне, анда укытуны тикшерү хокукы бар. Ләкин мәктәпләрне, ә «гаиләдә белем бирү» системасын сайлаучыларны түгел. Чөнки бу система нигезендә белем алучылар укытучы-репетиторлар белән шөгыльләнә. Эш укытучының яки репетиторның өендә, моның өчен ялланган һәм санитар таләпләргә җавап бирә торган бүлмәләрдә барырга мөмкин. Тик монда инде беркемнең дә бәреп керү хокукы юк. Чөнки бу минем өемә керүгә тиң: «гаиләдә белем бирү» системасы бит.

Алай булгач безнең гаиләдә укучы балаларыбыз бөтенләй контрольсез каламыни? Юк, ата-аналары, репетиторлары аларны чирек саен үзләре исәптә торган дәүләти мәктәпкә алып барып, белем дәрәҗәләрен тикшертәләр, контроль эшләр уздыралар. Менә биредә Рособрнадзор оешмасының безнең балаларны тикшерү хокукы бар. Ә гаиләгә, гафу итегез, борын тыгу хокукыгыз юк! Тагын бер кабатлап әйтәм: безнең шәхси эшмәкәр таныклыгы булган репетитор-укытучылар яллау хокукыбыз РФ законнарында каралган. Әгәр кемдер гаиләдә белем бирүче репетиторларның дәресенә бәреп керүне «хокукый эш» дип саный икән, минемчә, нык ялгыша. Мөгаен, монысы белем җитмәүдән яки башны җүләргә салудан киләдер дип фаразлыйм…

Аннан соң, хөрмәтле вә гыйззәтле Равил әфәнде Хәмитов үзенең хатында «честь и достоинство» ишерәк сүзләр дә яза. Янәсе, дөрес булмаган мәгълүмат таратыла һәм бу кемнәрнеңдер намусына, эшлекле репутациясенә зыян сала. Әмма бит намусыңа зыян салу өчен ул намусның барлыгын расларга кирәк! Мөгаен, хәзер миңа ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Аңлатсын үзенең урынбасарына «намус», «ялган» төшенчәләрен, «фальсификация»нең ни икәнен.

Хөрмәтле Энгель Навап улы! Әгәр сезнең өегезгә, әйтик, Рособрнадзор вәкилләре бәреп керсә һәм бу «визитларын» ниндидер Иванов дигән бәндәнең интернет аша җибәргән шикаяте белән нигезләсә, ничек кабул итәр идегез? Зыялы кеше булсагыз да, бу бәндәләргә ниндирәк сүзләр әйтер идегез? Гомумән, әгәр сезгә бу шикаятьне күрсәтеп тә тормыйча, баш очыгызда бер тотам кәгазь генә болгасалар, аның чынлыгына, фальсификация түгеллегенә ышаныр идегезме? Мин, юктыр, дип фаразлыйм. Ә ни өчен сезнең хөрмәтле вә гыйззәтле урынбасарыгыз Хәмитов әфәнде безнең мөслимә укытучы-репетиторларыбызның андый хокукы барлыгын шик астына куярга җөрьәт итә?! Тикшерүчеләр бит шикаятьне күрсәтмәде, аның барлыгын расламады, димәк, төрле фикерләргә урын калдырды.

Әгәр кем дә булса тикшерергә килә һәм бу тикшерүнең законлы икәнен расларга тели икән, моны шик калмастай итеп дәлилләргә тиеш. Шулай булмый икән, безнең бу тикшерүне бары тик «каныгу», «административ ресурс куллану» дип бәяләвебез ни гаҗәп! Бигрәк тә, Исламга, мөселманнарга каршы сәясәт алып барылучы дәүләттә мондый фикерләргә урын һәрвакыт булачак.

Ярар, монысын урынбасарыгызга аңлатырсыз һәм киләчәктә аның кул астында эшләүчеләр бу хаталарын кабатламас, дип өметләнәм. Ә хөрмәтле вә гыйззәтле Равил Габделхак улы исә, хезмәткәрләренә «ялган» һәм «фальсификация» төшенчәләрен төпле дәлилләр белән аңлатса иде. Югыйсә, алар Биектау бистәсенең мәктәпләренә килеп кереп, укытучыларның баш очында әлеге дә баягы бер тотам кәгазь болгап, бу кәгазьләрне укытучы-репетиторларның аңлатмалары, дип расларга тырышканнар. Янәсе, репетиторлар үзләре укыткан балаларның билгеләрен арттырып куйсыннар өчен кемгә күпме акча бирүләре хакында аңлатмалар язганнар. Монысын ничек аңларга? Бу тикшерүчеләрнең әһлаки сыйфатларын күрсәтүче фал түгелме? Иң кызыгы, бу ысулны мәгариф өлкәсен тикшерүчеләр башка җирләрдә дә кулланалар, имеш. Хәтта, мәгариф системасында эшләүче җирле хакимият белән сүзгә килсә дә, «карательләр отряды» булып килеп керү очрагын сөйләделәр. Монысы бит, гомумән, мәгариф эшчәнлегенә кагылмый. Нәрсә, «ялланган куркытучылар» хезмәте күрсәтәләрме?

Менә нәрсә, хөрмәтлекәйләрем! Сез башта үзегез намуслы булыгыз, аннан башкаларны тикшерерсез. Ул очракта сезнең кылган гамәлләрегезнең законлы булуы берәүне дә шикләндермәс.

Бүгенге Биектау бистәсендәге вәзгыятькә карап-карап торам да, тагын бер карап куям. Ник соң безнең сөекле хөкүмәтебез «законлылык», «тәртип урнаштыру» ише шигарьләр чөя? Югыйсә, бу тикшерүләрнең нигезендә ябарга тырышу гына ята бит. Әйдәгез, бер-беребез алдында гадел булыйк һәм дөресен әйтик: бу югарыдан кушылган заказ һәм без сезнең мөселманнарыгызның законлы хокукларына биек каланчадан төкерәбез, диик. Алай булганда, без дә карышып азапланмас, хакимиятнең төрле «каратель» органнары да әкиятләр уйлап чыгарып маташмас иде. Әлегә безнең «гаиләдә белем бирү»гә булган законлы хокукыбыз бозылды. Күп тә үтмәс, балаларын сыра эчәргә, тәмәке тартырга, сүгенергә өйрәнү мөмкинлекләре киң булган дәүләти мәктәпләргә җибәрүдән баш тартучы мөселман ата-аналарны сектантлыкта, «традицион» вә «умеренный» булмауда гаепләрләр. Моның нәтиҗәсендә дәүләтнең «опека хезмәте» чираттагы «карательләр отряды»на әверелер һәм бу гаиләләрдән балаларны алу башланыр. Моны барысы да «бала хокукы» белән аңлатып маташыр. Шул ук вакытта, миллионлаган балаларның сәрхүш вә наркоман гаиләләрендә ачлы-туклы, кыен ашап гомер кичерүен күрмәсләр дә. Чөнки алар куркыныч түгел, алар мөселман түгел…

Ләгънәт яусын сиңа, икейөзле кануннар, кабәхәт гамәлләр иле!!!

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии