Икмәксез калган Зәй…

Икмәксез калган Зәй…

Газетабызда районының хакимиятеннән уңмавын расларга тырышкан идем инде. Район хакимәсе Татьяна Васильевна Воропаеваның эшчәнлегенә һәм сәяси, һәм икътисади юнәлешләрдән чыгып бәя биреп карадым, әмма, ни үкенеч, бер яктан да мактарлык эшен таба алмадым. Әле киресенчә, тәнкыйтьләргә мәҗбүр булдым. Чөнки, минем карашка, Воропаеваның «эшчәнлеге» нәтиҗәсендә биредә начар якка үзгәрешләр шактый булган. Районны Хамадиев һәм Фәрдиев хакимлек иткән чорлардан яхшы белүем сәбәпле, чагыштырып карау мөмкинлегем бар. Гомумән, теге яки бу районда нинди генә җитешсезлек булмасын, аңа барыбер «глава» гаепле – Республика җитәкчелеге аны җитешсезлекләр булмасын өчен бу төбәккә башлык итеп куйган.

Ә менә Татьяна Васильевна куелган бурычларны үти алмады, дип уйлыйм. Биредә эшли торган кадрлар бәяләнмәде, аларны бөтенләй гаепсезгә дә эзәрлекләүләр, аңлатусыз гына эшеннән алып атулар булды. Ләкин алып ташланучылар урынына яхшырак җитәкче куелмады… Шул ук вакытта, районның кадрлар сәясәтендә татар яки урыс милләтеннән булу да роль уйнады, дип раслаучылар булды. Әлбәттә, өстенлек татарга бирелмәгән, киресенчә, урыс булмау гаеп санала, имеш… Эш шуңа барып җитә ки, район үзәк хастаханәсендә татар табиблары белән урыс табиблары аерым бүлмәләрдә урнашалар, «этот ваш противный татарский язык» ише сүзләр әйтелә… Хәтта, районда чирек гасыр яшәп ятучы, балалар укытучы башкорт ханымы хакында «Башкортстанына куарга кирәк», диләр. Мәктәптә үзен генә түгел, укытучы ирен һәм укучы кызын да эзәрлекли башлыйлар…

Глава ханым бары тик үз тирәсендәге түрәләрне генә «рәнҗетүгә» юл куймый, гөнаһларын ярлыкап, үзләрен яклап килә. Ә аларның башбаштаклыгын язучы журналистларны яла ягуда гаепли… Мондый эшчәнлек нәтиҗәсендә Зәйдән булдыклы кадрлар кача башлый. Хәер, кача дию генә аз икән әле. Чөнки соңгы ике елда гына Зәйдә мең ярымлап эш урыны юкка чыгарылган, диләр. «Зәй икмәк заводы» бүген ябык. Ә бит элек анда 130лап кеше эшләгән. Шулай ук 130лап кеше эшләгән «Зәй сөт комбинаты»нда да бүген нибары 2 лаборант һәм 2 сөт кабул итүче генә калган икән… «Камаз» машиналарына тәгәрмәчләр ясаучы «Камаз-автотехника» предприятиясен дә саклап калу өчен хакимият кыл да кыймылдатмаган, нәтиҗәдә, аны алманнарга сатканнар. Шулай итеп, тагын 1200 эш урыны юкка чыккан…

Нәрсә сөйләп торырга – Зәй халкына суны да хәзер Казаннан китереп эчерәләр. Чөнки хакимә җирле «Водоканал» оешмасын саклап калмаган…

Кызык кына килеп чыга: Зәйлеләрне эчәр су белән – Казан, икмәк белән Сарман, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама тәэмин итә, ә эшкә алар автобусларга төялеп якын-тирә шәһәрләргә йөриләр… Сөт комбинаты бары тик сөтне җыеп, читкә озатып торучы оешма гына булып калды. Хәзер авыл халкының сөтен җыеп йөрүчеләр юк, кешеләр үз абзарларындагы мөгезле эре терлекне иткә озата башлаган… Җирне исә Зәй төбәгендә инде күптән инвесторлар эшкәртә…

Мондый вәзгыятьтә Татьяна Воропаевага анда эш тә юктыр? Республика бюджетыннан килгән акчаны көтеп яту бик җиңелдер ул… Тик безгә андый глава асрау кирәкме соң? Ул бит безнең салым акчасына яшәп ята…

Ә ИКМӘК БУЛМАСА?

Хәтерлисезме икән, совет чорында һәр авыл клубына бер шигарь язып куялар иде: «Икмәк булса, җыр да була!».

Әгәр Зәй икмәк заводының ябылуын исәпкә алсаң, бу төбәктә җыр да калмаган булып чыгамы? Икмәкне чит районнардан китерүдән дә зур хурлык бармы икән ул? Бу бит булдыксызлыкның иң югары ноктасы, дип бәяләнергә тиеш.

Эш шуңа барып җиткән ки, балалар бакчаларына, мәктәпләргә ата-аналар чиратлашып икмәк пешереп җибәрә башлаганнар. Белмим, бу вәзгыять күпме дәвам иткәндер, үзем тикшереп йөрмәдем, әмма авыл халкын икмәк белән тәэмин итүне көчкә җайга салалар. Ирексездән, күз алдына икмәкне карточкаларга биргән чаклар искә төшә. Хакимә Зәй халкын шул көнгә җиткерә язган. Ни өчен? Менә монысына җавапны мин белгән кешедән алырга булдым.

ХАКИМИЯТ ЯРДӘМЕ…

Вячеслав Кузнецов – «Зәй икмәк заводы» ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе, 30 процент акцияләр иясе.

– Без ике иптәшем белән «Зәй икмәк заводы»н 2008 елда аукционда сатып алдык. 14 миллион ярым кредит алып, иске җиһазларны алмаштырдык, җитештерү куәтен арттырдык. Ләкин беркайчан да 30 проценттан артык куәтебезне кулланырга туры килмәде. Чөнки хакимәбез баштан ук безгә каршы булды һәм районга Әлмәт, Сарман, Чаллы, Түбән Кама икмәк пешерүчеләрен кертте. Әлбәттә, конкуренция кирәк, ләкин икмәк кебек аз табышлы, бәяләрне дәүләт көйли торган өлкәдә хакимият ярдәменнән башка булмый. Әнә бит, шул ук Сарман, Түбән Кама, Әлмәт районнарына читтән икмәк кертмиләр. Биредә дә шулай эшләргә, район казнасына салым түләүче, халыкка эш бирүче, никадәр иганәчелек күрсәтүче оешмага ярдәм итү кирәк иде. Әмма ул, никадәр мөрәҗәгать итсәк тә, моны эшләмәде.

Күрше районнарның икмәк пешерүчеләре безгә килеп социаль проблемаларны хәл итми, салым түләми, халыкка эш бирми, аларга бары табыш кына кирәк. Хакимият моны аңларга тиештер бит инде?! Әгәр халкын кайгырта икән, җирле бизнесны да кайгыртырга тиеш, дип беләм. Ник дисәң, хәзер җирле эшмәкәрләрнең эшчәнлеге белән социаль проблемалар турыдан-туры бәйләнештә тора…

Без бу хакта хакимияткә ничә әйттек – бер җавап ала алмадык. Президент исеменә унлап хат яздык, нәтиҗә юк. Соңыннан белдек, югарыдан безнең хат буенча аңлатма таләп иткәч: «Безгә мөрәҗәгать иткәннәре юк», – дигән җавап язып җибәргәннәр. Баксаң, хакимияттә бездән кергән хатлар «сакланмаган» да икән. Шулай итеп, безнең мөрәҗәгатьләрне раслап булмаячак. Шулай ук безнең хакта теләсә-нинди ялган сүз дә сөйләгәннәр, дип ишеттек. Янәсе без Зәйдә яшәмибез дә, кайтып күренмибез дә, шуңа күрә икмәк заводы үлә… Ә безнең ике кирпеч ипи илтү өчен иң ерак авылларның бакчасына, мәктәбенә чабулар, күпме техника куулар, бензин ягулар исәпкә алынмады. Ә бит глава менә шул чыгымнарны истә тотып булса да райондагы икмәк сатуда безнең өлешне арттырырга тырышырга тиеш иде. Ярдәм булмады, бары тик «буды» гына. Узган елның ноябрь-декабрь айларында безнең эшчәнлекне тикшермәгән оешма калмагандыр дип беләм. Берсе дә зур гаепләр тапмады, әмма хакимият кушуы буенча тикшерүләрен яшереп тормадылар.

Инде алай да гаеп таба алмагач, Пенсия фонды бүлекчәсе исәп-хисап счетыбыздан бер таләп нигезендә ике тапкыр 600 меңәр сум акча алган. «Ник ике тапкыр күп алдыгыз?» – дигәч: «Ялгышканбыз, киләчәк түләүләр хакына булыр», – диләр. Әле безнең кредитларыбыз түләнмәгән, ут өчен 180 мең сум, газ өчен 180 мең сум чамасы түлисе бар. Бу артык алынган 600 мең сум бик нык китереп сукты. Алардан акчаны кире алып булмый, судлашырга туры килә. Мөгаен, бу «ялгышу» да тиктомалдан булмагандыр.

Безнең районда ут өчен 800 мең сумлап әҗәте булган оешма да бар, әмма аның чыбыгын өзүче юк. Быел килеп икмәк заводыныкын 180 мең сум өчен өзделәр, газны да чама белән шулкадәр әҗәт өчен кистеләр. Югыйсә, бу кадәр генә сумма әҗәт тә түгел, ай саен чама белән 250 меңәр сумлык газ һәм электр энергиясе кулланам. Монысында да «безгә шулай кушылды» белән генә аңлаттылар.

Хакимиятнең ник безгә каныкканын озак кына аңламый баш ваткан идем, хәзер чамаладым инде. Чөнки ачык итеп әйттеләр: «Заводыгызны фәлән кешегә сатыгыз!» Ә бу кеше хакимияткә якын адәм. Бәлки чынлап та сатаргадыр? Мондый шартларда эшләп булмаячак. Әгәр мин шушы көннәрдә заводны җибәрү җаен тапсам да, хакимият кибетләр челтәренә «җирле җитештерүчегә» ярдәм итәргә кушмаса, тагын эш бармаячак, – дип зарланып китте җирле эшмәкәр Вячеслав Сергей улы Кузнецов.

Мин аннан милли мәсьәләләр хакында да сораштырдым.

– Чынлап та андый сүз булды. Имеш, район хакимәсе әйткән: «Минем белән эшлиселәре килсә, башта юньләп урысча сөйләшергә өйрәнсеннәр», – дигән. Белмим, ни дәрәҗәдә хактыр. Ләкин мин керәшен булсам да, урысча начар беләм, дип уйламыйм. Гомумән, аның бу сүзләрне әйтүенә ышанасым да килми. Район бюджетын тулыландырып, кешеләргә эш биреп торучының милләте, сөйләм теле мөһим микән соң? – ди ул. Менә мин дә шулай дим шул…

СОҢГЫ СҮЗ

«Соңгы сүз» дип язып куйдым да, уйга калдым. Чөнки бу тәнкыйтем хөрмәтле вә гыйззәтле Зәй хакимәсе Татьяна Воропаева өчен чынлап та «соңгы сүзем» булырга мөмкин. Әгәр хак булса, моннан элекке мәкаләләремне Президент Рөстәм Миңнехановка укытканнар һәм ул бик нык ачуланган, дигән сүзләр бар. Якын араларда Зәй районына җыена, барысын үзе күрергә тели икән, диләр. Имеш, 4 мартта барачак.

Мин, әлбәттә, беркемне дә газетабыз битләреннән агитларга җыенмыйм, әмма киңәш бирә алам. Сөт комбинаты, Икмәк заводы эшчеләренә бу көнне хакимият бинасы тирәсендә йөрсәләр шәп булыр иде. Үз янына килгән халыкны тыңламыйча борып җибәрми ул президентыбыз. Әгәр зарыгызны җиткерә алсагыз, эшле дә, ашлы да булырсыз. Шуны онытмагыз – еламаган балага имезлек каптырмыйлар.

Шулай ук, ирекле профсоюзлар да бу көнне Зәй хакимияте янында пикет оештырырга җыена, дип беләм. Әгәр аларга эштән кыскартылучылар да кушылса, моның кадәр халыкны «күрми калу» мөмкин булмаячак. Бәлки, Аллаһы Тәгалә Зәйгә дә юньле хакимият насыйп итәр әле. Югыйсә, монысы тәмам туйдырды бит…

Искәндәр СИРАҖИ.

Комментарии