ТЫНЫЧЛЫК РЕЦЕПТЫ

Әгәр хокук сакчылары, яки рәсми даирәләр берәр мөселманны гаепләргә тели икән, аны «радикаль Ислам тарафдары» дип кенә атыйлар. Моннан соң инде бу кешене теләсә нәрсә эшләтергә була – ул безнеке түгел! Кайчакта, әле яңа гына дингә килгән, юньләп намаз укырга да өйрәнеп җитмәгән кешене дә «Радикаль»леккә чыгарып куялар. Әгәр гаеп тагучыдан аның радикальлегенең нидән гыйбарәтлеген сорасаң, тәгаен генә җавап ала алмыйсың: «намазда аякларын киң аерып баса», «сакалы озын», «кулын безнеңчә куймый», «яулыгын татарча бәйләмәгән», «күлмәге җирдән сөйрәлеп йөрердәй озын» ише аңлатмалар ишетәсең.

Әмма болар берсе дә «радикаль»лек билгеләре түгел. Гомумән, бу сүзне үзем «чиктән ашу» дип аңлыйм. Сакал, кием, намазга аякны ерып басу ише фалларны гына «чиктән ашу»дип бәяләргә буламы? Миңа калса, бу бары тик кешенең тышкы кыяфәте генә, ә чын радикальлеге яки тәкъвалыгы аның уй-фикерләрендә, сүзләрендә генә чагыла ала. Ә безнең кайсы да булса имамыбызның дәүләткә, башка милләт вә дин вәкилләренә каршы сугышка өндәгәне бармы? Юк! Кайда гына укып кайтсалар да, нинди генә мәчеттә булып торсалар да, андый сүз сөйләмәделәр һәм сөйләмәсләр. Шуңа да карамастан, дистәләрчә имамнарыбыз бары тик гарәп илләрендә укыганнары өчен генә мәчетләрдән куылды.

Менә монысы бик куркыныч фал! Чөнки алар урынына динне әби-бабаларыннан гына өйрәнгән, мәетнең өчесе-җидесе-кырыгын үткәрүдән гайрене белмәгән муллалар куелды. Әйе, кечкенә генә татар авылы өчен, бәлки мондый гына дин белгече дә җитәдер, әмма зуррак мәчетләрдәге имамнар, район мөхтәсибләре дәрәҗәле кешеләр, зур дин белгечләре булырга тиеш. Шулай булмаса аларны яшьләр имам буларак танымый. Чөнки яшь буынга мәет җирләү, Коръән мәҗлесе уздыру, Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дәрәҗәсендәге генә дин кызык түгел, аларның күбрәк беләселәре килә, сораулары туа. Әгәр имам ул сорауларга җавап бирә алмаса, аның дәрәҗәсе булырмы? Яшьләргә дөрес тәрбия бирә алырмы? Юк! Белеме сай муллалар карамагында калган яшьләрне акыллырак күренгән теләсә кем, теләсә нинди тайгак юлдан ияртеп алып китә алачак. Менә шунда «радикаль Ислам» туарга да мөмкин.

Әлегә Русияне ниндидер мифик «Татарстан террорчылары» белән куркытып маташсалар, ул чакта чыны да барлыкка килергә мөмкин. Көтүне көтүчесез калдырсаң, анда бүреләр ияләшүчән була…

Хәер, белемле имамнарны мөнбәрләрдән куганнан бирле, фетнәләрнең артуын үзебез дә күреп торабыз. Хөрмәткә ия рухи лидерлар таба алмаган яшьләр хакыйкать эзләп теләсә-нәрсә кычкыручы, «гадел революционер» булып күренергә тырышучылар янына җыела башладылар. Анда исә аларны беркайчан да тормышка ашмастай идеяләр белән сугарып чыгардылар. Нәтиҗәдә «Минем хәлифәттә яшисем килә!» дип язылган футболкалы кешеләр күренә башлады.

Әйбәт идея! Минем дә Шәригать кануннарына нигезләнгән берәр Ислам дәүләтендә яшисем килә, ләкин Русиядә бу идеяне кычкырып, яки киемеңә язып йөрү бары тик динебезгә каршы көрәшүчеләр өчен генә кулай. «Ник мөселманнарга тиктомалга бәйләнәсез?» – дип сорасаң, аларның җавабы әзер: «Сез бит илне таратырга, аны канга батырырга, гамәлдәге хакимиятне куарга телисез, димәк, тиктомалга түгел», – диләр. Шуннан, бер-ике дистә утопик хыяллар белән янып йөрүче яшьләр аркасында бөтен мөселманнарны эзәрлекләү башлана. Ләкин ил иминлеген саклау органнары да бит тиктомалдан гына мөселманнар белән көрәшә башлый алмыйлар. Аннан соң ниндидер мифик «террор актлары» барлыкка килә. Химия заводы өстеннән шартламый торган ракеталар оча башлый, йә парлап-парлап чиркәүләр янып китә, мөфтиләр дә «шартлаштыргалый»… Миңа калса, боларның күпчелеге «радикаль Ислам» белән көрәшү өчен генә оештырылган тамашаларга охшап тора. Ләкин спектакльнең нигезе бар бит – хәлифәттә яшәргә теләүче малайлар!

Чынлыкта аларның бу теләге куркыныч түгел, бу идеяләр «уңдырышлы туфрак»ка төшми. Чөнки яртыдан аз гына күбрәк халкы татар-мөселман булган, әле ул ике миллионның да бары биш проценты гына дини кануннарны тулаем үтәгән республика хәлифәт төзи алмый. Ике миллионның биш проценты нибары 100 мең кеше була, аларның барысын да хәлифәт идеясе белән кызыктырып булырмы? Алар үзләренең Русиянең кыл уртасында утыруын аңламыйлармы? Шуңа күрә, мин хәлифәттә яшәргә теләүчеләрне куркыныч дип тапмыйм, әмма ил иминлеге сагында торучы оешмалар өчен мөселманнарны эзәрлекләүгә сәбәпче булуларын да хуплый алмыйм.

Иң кызыгы шунда ки, бу хәлифәтчеләр берәр җирдә «мөселманнарны кысалар», дип кычкырып кына алалар, шунда ук мөселманны чынлап эзәрлекләү башлана. Димәк, алар дөрес кычкыра булып чыга! Шулай итеп, аларның тарафдарлары арта бара һәм бу шактый көчле сәяси хәрәкәткә әйләнә башлый. Кызык фал: көрәшүчеләр күбрәк бәйләнгән саен, эзәрлекләүчеләр көчәя генә бара! Көч структураларының бер гаепсез мөселманнарны җәзалавы аркасында тагын дәүләткә ышанмау арта. Димәк, тагын оппозицион хәрәкәт көчәя, ә бу көч кайчан да булса туктатып булмастай ташкынга әверелергә мөмкин.

Әйдәгез, соңгы вакыйгаларны гына алып карыйк. Кем дә булса Чистай, Алексеевск, Түбән Камада мөселманнарны җәзалауларга ышандымы? Шәхсән мине Рафаил Зариповның үзе чирле булуы да, сорау алу вакытында егылуы да ышандырмады. Чөнки аның сау-сәламәт булуын участок сырхауханәсендә медицина карточкасы да булмавы ук раслый. Әллә Алмаз Галиевның үз җенес әгъзасын камерада тапкан лезвие белән үзе кисүе ышандырамы? Ир-атлар сугышкан вакытта да башларын түгел, «җан җирләрен» сакларга тырышалар, бу инстинкт дәрәҗәсендә аңыбызга салып куелган – нәселеңне сакла! Хокук саклау органнары исә «үзе кискән» ди…

Менә шушы ялганнар фонында, теләсә кемнең теләсә нәрсә сөйләве дә чын хакыйкать булып күренә. Ил тынычлыгын сакларга тиешле кешеләр бүген безне җәзалап-кыйнап, халыкны алдап, киресенчә ризасызлар армиясен арттыралар. Болай да революциягә таба атлаучы, ялгыш сәясәтле илдә тагын бер зур ялгыш җибәрелә – кешеләр күрәләтә хаксызга рәнҗетелә.

Миңа калса, бүген вәзгыятьне төзәтүнең гадирәк һәм куркынычсызрак ысулы бар: барча белемле имамнарны мәчетләргә кире кайтарырга һәм һәркайсына мәхәлләсе өчен җаваплылыкны арттырырга. Кайбер адашкан яшьләрне кире «сәясәтсез дин»гә кайтару өчен Рамил яки Камаль хәзрәт кебекләрнең бер-ике вәгазе җитә. Тиктомалдан җәзалап ватандашларны илнең дошманы иткәнче, аларны әйбәт нәсихәт белән туры юлга күндерү дөресрәк булыр иде.

Беләм, кайбер имамнарны кайтаруга , кайберләренә Кремльләре, кайберләренә махсус хезмәтләр каршы… Әмма ил өчен нәрсә мөһимрәк – тынычлыкмы, мөселманнарны дошман итүме? Әгәр кем дә булса безне шулай кыйнап, җәзалап, куркытып динебездән яздыра алабыз дип уйлый икән, ялгыш фикер. Русиядә инде 460 елдан артык бу хыял тормышка ашмый, ә дөнья Мөхәмәткә (с.г.в.с.) пәйгамбәрлек иңгәннән бирле 15 гасыр көрәшә. Аңа карап бер дә бетмибез, әле киресенчә, дөньяның иң көчле диненә әверелеп барабыз. Югыйсә бит безне тиктомалдан җәберләмичә, җәмгыятьтәге ролебезне арттыру аша илнең патриотлары итү дә мөмкин. Моның өчен бары тик көчле имамнарны читләштермәү вә милли мәнфәгатьләребезне чикләмәү генә кирәк. Шул чакта һәр инородец Русиянең патриоты булыр. Тик бу илгә файдалы кешеләргә караганда, кыйнарлык дошман күбрәк кирәк бугай шул…

Искәндәр СИРАҖИ.

  ТЫНЫЧЛЫК РЕЦЕПТЫ, 2.4 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии