- 25.06.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Архив
Әгәр иртән торып бәрәңге бакчагызга чыгып, анда кемнәрнеңдер нигезгә чокыр казып ятканын күрсәгез телегезгә нинди сүзләр килер иде? Мөгаен, ул сүзләрне бу мәкаләдә куллансак, иртәгә үк гәҗитебезне ябып куярлар. Шуңа күрә Лаеш районының Столбище авылында яшәүче Мөдәррис Мөнир улы Сираҗиевның нинди сүзләр әйтүен фаразларга гына кала… Хәер, ул үзе бер дә сүгенмәдем, ди.
– 8нче июнь көнне эштән кайтсам, бәрәңге утырткан бакчамны ике үзбәк казып ята. Яннарында бер безнең кеше дә бар, ул документлар күрсәтте – барысы дөрес, авыл җирлеге башлыгы Владимир Михеев имза салган, район түрәләре кул куйган… Яз көне, апрель аенда бакчада кемнәрдер чөйләр кагып, үлчәп йөриләр иде инде. Ул чакта авыл башлыгы Михеевтан аңлатма сорагач: «Мин белмим, районнан сора», – дигән иде, алдаган булып чыкты. Кәгазьдә аның имзасы да бар. Хакимияткә дә бардым, әмма район түрәләренең берсенә дә керә алмыйча кайттым. Аннан соң бакча эшләре башланды, бәрәңге утыртыр вакыт җитте, барысы да онытылды. Менә, нәтиҗәдә, минем яңа гына бәрәңгесе тишелеп чыккан җиремне казып яталар… Тагын авыл җирлеге башлыгына чаптым, аңлатуын таләп иттем, ул һаман аңламаганга салыша. Шулай да, эшне туктатып торырга һәм икенче көнне җыелышып сөйләшергә булдык.
Юристлар, прораб килде, кәгазьләрен күрсәттеләр – җир чынлап та өч елга арендага бирелгән, инде өч хуҗа алмаштырып өлгергән, яңа хуҗа әлегә чит илдә ял итеп ята икән… Нишлим, төзелешне дәвам итүгә риза булдым инде. Бары җирле үзидарә башлыгы Михеевка гына үпкәм калды: әгәр ул яз көне үк бу җирне миннән алачакларын әйтсә, анда бәрәңге утыртып азапланып торасы түгел идем. Юк бит, әйтмәде, сорагач башын юләргә салган булды…
Дөресен әйткәндә, бу 7 сутый чамасы җир минем исемгә теркәлмәгән. Аны миңа, 20 сутыема кушып, совхозыбызның элекке директоры Усман Вәлиуллин биргән иде. 15 ел буе шул көе бәрәңге утыртып килдем, аны миңа рәсмиләштермәделәр дә, артыннан да бик йөрмәдем. Ярар, җирне алсыннар да ди, тик ник әйтмичә, мин бәрәңге утырткач алалар аны? Бу бит мыскыл итү. Безнең Совхоз урамында 100ләп хуҗалык, барысының да минеке кебек үк артык җирләре бар. Нәрсә, хәзер ул җирләрне барыбыздан алалармы? – ди Мөдәррис Мөнир улы.
Мөдәррис Сираҗиев шәхси фермер хуҗалыгы тота, мал-туар асрый. Шуңа да, хакимияттән үзенә арендага15 гектарҗир сораган булган, ә аның әле булган җирен дә тартып алганнар. Әлбәттә,15 гектарсораганын да бирмәгәннәр – юк икән. Хәер, 50 чакрым читтән тәкъдим иткәннәр үзе, ләкин бит мал-туарга салам-печәнне аннан ташый башласаң, ягулык ягып кына да бөләсең…
Якындарак исә җирләр чынлап та юк бугай, чөнки сатылып беткән. Хәзер шул җирләрне, авыл хуҗалыгы әйләнешеннән чыгарып, йортлар төзү өчен сатып яталар. Столбищедагы Мөдәрристән кисеп алынган җирне үз авылы кешесенә бирсәләр бер хәл иде, юк, Казан кешесенә арендага биргәннәр. Әле сатып бирсәләр дә аңлар идем – район казнасына файдасы бар, бюджеттагы ертык-тишекләрне томаларга була. Әмма бу очракта казнага файда китерү хакында уйлап тормаганнар бугай… Хәзер арендага алучы анда йорт сала да, җирне бушка гына үзенә рәсмиләштереп куя, ни районга табыш керми, ни район кешесенә файда юк. Районның җир һәм милек палатасы җитәкчесе Сергей Рыбаков моны аңлый микән, әллә моның өчен ул җаваплы түгелме? Ә Столбище муниципаль җирлеге башлыгы Владимир Михеев үз территориясендә яшәүче кешеләренең йорт салырдай җир алырга интегеп йөрүен беләме?! Әллә бу икәү башларын юләргә салып, район казнасына һәм җирле халык мәнфәгатьләренә каршы эшләп ятарга уйлыйлармы?
НИ КҮМӘРГӘ, НИ ЙӨРЕРГӘ…
Гомумән, бу Столбище авыл җирлегендә кешеләр хакында уйлыйлармы икән дигән сорау туа.
– Юк уйламыйлар. Миңа бер тапкыр Владимир Михеев үзе әйтте: «Ни фәләнемә хаҗәт миңа сезнең халкыгыз?!» – дип җикеренде. Хәзер үзе бу сүзләрне әйтмәдем дип бара, әмма эшләмәгән һәм эшләгән эшләре белән әйтүен үзе үк раслый, – ди Мөдәррис әфәнде.
Әйтик, Столбище кебек урыс күп яшәгән авылда юньле-рәтле христиан зираты юк, булганы инде күптән тулган. Кайчакта урыс дуслар үлеп китә, күмәргә, кабер казышырга барабыз – кеше сөякләре чыга. Аларны читкә алып куеп җирләп кайтабыз инде. Ә бит заманында совхоз рәисе Усман Вәлиуллин урыс зиратына дип, 2-3 гектарлап җир бүлеп, аны сетка койма белән әйләндереп алган иде. Моннан ун еллар элек башта сеткасын урлап бетерделәр, аннан соң җирләрен йорт төзелешенә саттылар, – дип дәвам итә Мөдәррис Мөнир улы.
Әйтергә кирәк, Владимир Михеев бу җирлек башлыгы булып инде 10 еллап тора икән, ләкин кешеләр өчен эшләгән эшләре генә күренми дип зарлана җирле халык.
Әгәр урыслар зираты инде тулган булса, татарларның булган зиратына бару кыен. Биредә карт-коры, көзен-язын үлмәсәм ярар иде дип, дога кыла, диләр. Чөнки аз гына яңгыр явып китсә дә, басу юлына керерлек түгел, пычрак ерып барасы. Кышын исә берәр кеше үлеп китсә, туган-тумачасы трактор яллап, юл чистарттыра. Ләкин җирле үзидарәнең моңа бер катнашы да, булышлыгы да юк, имеш. Кыскасы, бу җирлектә яшәүчегә дә, үлүчегә дә рәт юк. Тереләрнең җирен тартып алып килмешәкләргә бирәләр, үлеләрне соңгы юлга озатырга юл юк.
Иң мөһиме, бу юл булмаячак та кебек. Чөнки, җирле башлыкка халык кирәк түгел шикелле. Ул иске фермаларны сүтә башлагач, юл төзү әмәленә керешкән булып кыланган үзе. Әмма кыланган гына ахыры, ә чынлап эшкә тотынмаган. Югыйсә, әллә кайчан салыныр иде инде. Әлегә исә булган юлны бетереп, өстенә ферма җимерүдән калган чүп-чарны бушатып киткәннәр. Янәсе, юлның нигезен ясыйлар. Ләкин бу тау-тау чүп өемнәрен берничек тә нигез итеп булмаячак, аларны күмү өчен генә дә әллә никадәр ком-таш ташырга кирәк булачак. Бу исә юлның бәясен күп тапкырлар арттырырга мөмкин. Әле, җитмәсә, бирегә төзү оешмалары үзләренең чүпләрен ташып бушата башлаганнар. Җирле башлык Михеевның «үтә акыллы» гамәле аркасында районда тагын бер санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән.
– Мин бу хакта Михеевка әйттем, аңлаттым. «Һәр багана төбенә полиция куя алмыйм, үзегез карагыз», – диде. Әле бер «КАМАЗ»ны, чүп бушатканда тотып, шоферының хәрби билетын алып калдым, чүбен төяп киткәч бирермен, – ди Мөдәррис Сираҗиев. Кыскасы, бу җирлектә кешеләр үз көннәрен үзләре күрә, ә җирлек башлыгы Михеев үз булдыксызлыгына хозурланып йөри булса кирәк.
СУ ДА, КАНАЛИЗАЦИЯ ДӘ ЮК
Столбище җирлеге башлыгы Владимир Михеевны булдыклы кеше дияргә тел әйләнмәсә дә, үзенең булдыксыз сәясәтен шактый оста гына бөгә тагын…
Монысын мин Совхоз урамындагы ике катлы, 16шар фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашкач төшендем. Әмма кешеләрнең бу бәвел, нәҗес исе килеп торган җирдә ничек яшәүләрен генә аңлый алмадым. Чөнки биредә инде өченче ел ук канализацияне сипләргә тотынганнар да, тегеннән казып, моннан актарып ташлап калдырып киткәннәр.
– Монда кайчакта канализация тулып, нәҗесле су бөтен ишек алларын тутыра. Минем ваннадан шул пычрак су кирегә чыга башлый, идәнгә үк агып чыга. Ә безнең өйдә 3 яшьлек һәм 9 айлык ике кечкенә бала бар. Гел шикаять белән барам, бер ярдәм юк, – ди беренче каттагы фатирда яшәүче Роза Шәрәфетдинова.
– Минем 5 яшьлек улым инде ике тапкыр канализация өчен казып калдырылган чокырга төште. Монда кая карама, антисанитария, – ди Гөлчәчәк Вилданова.
– Чәй эчкәндә тәрәзәне ачып булмый, бәдрәф исе килә һәм симез-симез бәдрәф чебеннәре очып керә, – ди Роза Ширшина.
– Монда безнең ничек яшәвебезне уйлаучы юк, су янында утырган районда халыкны су белән дә тәэмин итә алмыйлар. Әнә, безнең краннан комлы-ташлы пычрак су килә. Әле анысының да икенче катка менеп җитәрлек басымы юк. 5-6 торба сузарга акча таба алмыйлар җирле үзидарәдә. Безнең хәлне Владимир Михеев та, район хакимияте дә яхшы белә, гел зарланабыз, – ди Ильяс Хәйруллин.
Ул арада ишек алдындагы халык җыенын күреп, 22 ел буе совхозда сыер сауган Фирдания Шәмсетдинова да килде.
– Фирдания апа әйтсә-әйтә инде, – диде кешеләр.
– Ни хәлләр Фирдания ханым, авыл башлыгы Владимир Михеев яхшы эшлиме? – дигән булам.
– Үз ягына эшли, халыкка эшләгәнен әлегә күргән юк, – ди яңа килүче. Шунда ук әңгәмәне ялгап та алып китә.
– Яшь чакта без кирәк идек, хәзер бәрәңге утыртыр өчен ике-өч сутый җиргә дә тилмереп йөрибез. Элек-электән бәрәңге утыртып килгән җирләребезгә килеп, «йорт салабыз» дип игълан итәләр. Сорап язсак та ул җирне үзебезгә бирмиләр. Әнә хуҗалык фермалары урынында 18 гектарлап җирне чытырман, алабута басып киткән, әмма анда безгә бәрәңге утырттырмыйлар. Әле фатирларыбыз белән бергә алган сарайларыбызны трактор белән эттереп китү белән яныйлар. Янәсе, бу сарайлар ордерга язылмаган. Монда безгә бирү турында түгел, күбрәк бездән алу хакында уйлыйлар, – ди ул.
– Чынлап та, җирле үзидарә бәрәңге утыртмаска, дип сүз чыгара да, без утыртмыйбыз. Анда йорт та төземиләр, алабута үсә. Шуннан ул бу җирләрне кемгәдер бирдертәме, саттырамы… Әгәр сүз әйтсәң: «Үзегез алабута үстереп яттыгыз бит», – дип кенә җибәрә. Үзенә кирәктә бик хәйләкәр ул, – ди кешеләр.
Әгәр дә бу тирәдә җирнең бер сутые 100-150 мең сум торуын исәпкә алсаң, бик төшемле урын икәнен аңларга була. Мондый мөлкәт барында ник кешеләргә су кертү, канализация ясау хакында уйлансын ди ул. Биредә халыктан бәрәңге җирләрен талап алып сатарга, сарайларын ишеп, җирен үзләштерергә, күбрәк акча эшләргә кирәк. Шулай иткәндә хуҗалар да эшсезлегеңне күрмәсләр, гел мактап кына торырлар…
«ЮКНЫҢ БАШЫ АВЫРТМЫЙ…»
Илдар Сибгатуллин совхоз таралганчы ветеринар-ассимелятор булып эшли. Соңыннан үз көнен үзе күрә башлый, эшмәкәрлеккә керешә. Ләкин ул эшләп тапканын сандыгына салып куючылардан түгел, ә башкалар белән дә бүлешүче, киң күңелле кеше.
– Яңа елга ишек алдында балалар өчен бәйрәм уздыра, барысына бүләкләр өләшә. Җәй көне шул ук ишек алдында матур коймалар корып, балалар мәйданчыклары ясап куя. Илдар абый гел кешеләр өчен эшли инде, – ди аның хакында күршесе Илфат.
– Әле менә мәчеттән алып безнең йортларга кадәр аралыктагы куак басып киткән чытырманлыкны җиләк-җимешләр үсеп утырган чын бакча итәргә рөхсәт сорадым, ләкин җирле үзидарә моңа рөхсәт бирми. Югыйсә үзем өчен түгел бит, авыл кешеләре ял итсен, үтеп барышлый булса да җиләк-җимешен өзеп капсын өчен. Хакимияттән акча да сорамыйм, үз акчама эшлим – алай да ярап булмый. Ярар, әлегә ишек алдына берәр фонтан ясап куярмын, бала-чагага күңеллерәк булыр, – ди Илдар әфәнде үзе.
Ләкин Илдар Сибгатуллинның хыялы күрше-коланның күңелен күрү генә түгел, ә аларны эшле-ашлы итү. Әле дә ул кечкенә генә автосервис ачып, шунда 3-4 кешегә эш биреп тора, әмма аның өчен бу гына аз.
– Минем, кешеләрнең янган сараеннан теплица ясап, анда ел әйләнәсе кыяр, помидор, җиләк үстерәсем килә. Ул сарайның яртысы 2005нче елда янган иде, икенче ягы 2006нчы елда янып бетте. Минем өлеш уртада иде – аңа зыян тимәде. Бу сарайларны заманында совхоз безнең йортлар өчен махсус төзеп, һәр фатирга 4 метрга 10 метрлы итеп бүлеп биргән иде. Хәзер аның каркасы гына утырып калды, кешеләр яңартырга теләми, инде мал-туар асрамыйлар. Бу сарайда бер мин генә кайнашып ятам. Шуңа күрә бөтен хуҗалар белән сөйләштем – алар үз өлешләрен миңа бирергә риза. Барысы да бу хакта кәгазь язып бирделәр. Ләкин җирле үзидарә башлыгы Владимир Михеев каршы чыкты. Янәсе, бу сарайлар хисапта түгел, аларны беркемгә дә биреп булмый. Алайса җир итеп кенә исәпләп бирсеннәр. Мин бит районда кешеләргә эш бирергә, салымнар түләп казнаны тулыландырырга телим. Бу кеше ни җәмәгать өчен уңайлыклар тудырырга ирек бирми, ни эшмәкәрлек алып баруга юл куймый, – ди ул үзе.
– Әгәр Илдарга теләгәнен эшләтсәләр, ул безне эшле, ә ишек алдын гөлбакча итәр иде, – ди бу йортта яшәүчеләр дә.
Бәлки, хакимияткә халык сүзенә дә колак сала башлау кирәктер? Әгәр «фәләнемә» кирәкме ул халык диеп яшәсәң, көннәрнең берендә шул ук халык үзеңне сәнәккә күтәрмәсме соң, Михеев әфәнде? Революция бит тиктомалдан булмый, аны гамәлдәге хакимиятнең булдыксызлыгы, халыкка төкереп каравы тудыра.
ТҮРӘ АКЛАНДЫ
Владимир Владимирович Михеев әфәнденең үзен дә күрү бәхетенә ирештем һәм, чынлап та, бу кешенең үтә булдыксызлыгына инанып чыктым. Ул үзе утырган җирле үзидарә бинасын да рәтли алмый торган бәндә икән бит! Кыйшаеп беткән баскыч буйлап, ишелмәгәе дип шүрләп, икенче катка менсәм, дүрт-биш ханым утырган бүлмәгә килеп кердем. Авыл башлыгына керергә чират торучылар да шунда ук. Ягъни, бу бүлмә бер үк вакытта җирле үзидарә сәркатибе, башка хезмәткәрләрнең эш бүлмәсе дә, авыл башлыгының кабул итү бүлмәсе дә. Мондый шартларда эшләргә ярамый! Әгәр үзенә һәм хезмәткәрләренә юньле эш шартлары да булдыра алмый, утырган бинасын сипләү дә хәленнән килми икән, бу бәндәдән халыкка нинди файда булсын?! Хәер, юк та инде, ә зыянын югарыда санадым. Менә хәзер Владимир Владимирович белән күзгә-күз карап сөйләшеп утырабыз.
– Ник кешеләрнең бәрәңге утырткан җирен ятларга бирдегез? – дим.
– 2006нчы елдан бирле җирләр белән бары тик район хакимиятләре генә идарә итә. Минем бер катнашым юк, – дип күзен дә йоммый әңгәмәдәшем.
– Ә район хакимиятенә кайсы авылда нинди җир буш ятуын кем хәбәр итә? – дим.
– Җирле үзидарә…
Шулай итеп районга буш яткан җирләрне кем хәбәр иткәнен үзе үк әйтеп бирде.
– Ә ул җирләрне үз авылыгызда сораучылар бармы?
– Бар, ләкин җир булганга карап аны һәр сораган кешегә биреп булмый да, вәкаләте дә районда…
– Аларга бирү хакында район хакимияте белән сөйләшә аласызмы?
– Юк…
Әйтәм бит, бу кеше халык өчен эшләми дә, эшләргә теләми дә.
Юллар, зират хакында да сөйләштек – киләчәктә булачак икән…
– Бездә зират ясарга җир юк. Бер яктан – «Ак Барс» җирләре, икенче яктан Казанның Идел буе районы башлана. «Ак Барс»тан зиратлык җир сорарга торабыз инде, – ди Владимир Михеев.
Күпме сөйләшсәк тә, Совхоз урамындагы калган йөзләп хуҗалыкның җирен нишләтәчәкләрен белә алмадым.
– Аны район хәл итә, – җавабыннан артыкка әллә белеме җитми, әллә әйтәсе килми.
– Ә ни өчен Илдар Сибгатуллинга теплица ясарга мөмкинлек бирмисез? – дим.
– Ул мине гаепләсә дә, минем монда гаебем юк. Чөнки бу сарайлар беркайда да теркәлмәгән, алар юк, ә мин юкны беркемгә дә бирә алмыйм…
– Алайса сез аны башта бар итеп теркәгез, аннан соң бирегез, – дим.
– Алай да булмый, ул сарайларны кешеләр куллана бит, – ди.
Бу кеше үз авылында нәрсә барын да белми яшәп ята ахры. Югыйсә, Илдар әфәнде сарайның януын, аның бетон скелеты гына калуын, кешеләрнең үз өлешләреннән аның файдасына язмача баш тартуын сөйләп тора. Бу бәндә ТР Президентының авыл җирлегендә фермерлык, эшмәкәрлекне үстерү программасына да каршы ахыры-әнә бит, аяк чалып ята. Әле биредә бер автосервис, бер сәүдә ноктасына да каршы чыккан ул. Аларда 5-6 кешегә эш булыр иде. Әмма Михеев барында мең сәбәп табылыр – бу җирлектә үсеш булмас. Бары тик булганны җимерү, җирнең буш икәнен районга хәбәр итү һәм аны җир һәм милек палатасы аша сатып файда эшләү генә булыр. Хәер, әле ул файданы да район күрми, район халкы татымый. Чөнки җир килмешәкләргә арендага бирелә, ә алар аны бушка үзләштерә, сатып акча эшли… Нинди икътисад бу? Миңа калса – мантыйксыз. Әллә мантыйгы бармы? Әллә кемгәдер бу җирләр өчен акча конвертта эләгәме? Кызык, Мөдәрриснең теге – өченче хуҗасын алыштырган җирен беренче булып кемгә бирделәр икән? Авыл яки район түрәләренә якын торучылардан түгелме икән ул? Әллә бу сорауны икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә юллыйсы инде…
Җир вә милек сәясәтенең Лаеш төбәгендә ничек баруын белешергә дип районның бу эшләр өчен җаваплы түрәсе Сергей Рыбаков янына кердем. Бу бәндә әллә берни белми, әллә башын юләргә сала, аңламадым.
– Язмача һәр җир хакында аерым сорау булса… – дип борын эченнән ботка пешереп тик утыра.
– Ярар, энекәш, сау бул, – дип чыгып киттем. Столбище халкының мәчет салырга җир сорап язган, дистәләгән кеше имзалаган хатының кайдалыгын да сорап тормадым – нәрсәдер белгән кешегә ошамаган бу малай…
Әгәр районның җир һәм милек мәсьәләләре мондый малайларга тапшырылган икән, мин биредә киләчәккә өметле карый алмыйм. Кыскасы, авыл җирлекләре башлыклары җирне үзләре кебек үк бер бәндәгә тапшыралар, ә ул аннан районга тиешле файданы да ала алмый кала. Ярый инде үз мәнфәгатен кайгыртырга онытмаса…
САРАЙ СҮТӘМ-ЙОРТ САЛАМ
Усад авылы да шул ук Столбище авыл җирлегенә карый, биредә дә Михеев әфәнде «хуҗа». Инде Лаеш районында эшләремне бетереп кайтырга гына чыккан идем, аннан да шалтыраталар.
– Безнең ДСУ урамындагы сарайларыбызны сүтеп киттеләр дә, төзелеш җиһазлары китереп куйдылар. Монда 5 катлы йорт төземәкчеләр икән. Килегез әле…
ДСУ дигәннәре «дорожно-строительное управление» дигәнне аңлата һәм ул урам исеме булып тора икән. Моның мәгънәсезлеген ассызыклап тормыйм, үзегез дә чамалыйсыздыр… Ике катлы – ун һәм өч катлы дүрт йорттан торган урамның 5нче йорты янына килеп туктауга, борынга үләксә исе бәреп керүе биредәге антисанитарияне искә төшерде.
– Бездә бөтен җирдә дә сасы, пычрак. Безне биредә уйлап караучы да юк. Әнә майның 20ләрендә килеп, сарайларыбызны сүтеп киткәннәр иде, инде җирен йорт төзергә биреп тә куйганнар. 5 катлы йорт төзесәләр безнең хәлләр тагын да хөртирәк булачак, – ди Венера Галиева.
Моның белән килешми дә мөмкин түгел. Чөнки кечкенә генә аралыкка тагын күпкатлы йорт салып куйсалар, мондагы халык сасыга, пычракка тынчып ятачак. Әле ишек алларын машиналар да тутырып куйса, үләксә, бәдрәф исләренә бензин исе дә килеп кушылса, бөтенләй яшәмәслек җиргә әвереләчәк.
– Якын-тирә йортларның сарайларын да сүтә башларга мөмкиннәр. Безгә инде күптән әйтәләр. Янәсе, сарайлар фатир ордерларына язылмаган һәм «законсыз корылмалар» булып саналалар, авылны ямьсезләп торалар. Ә безнең бөтен мөлкәтебез шунда саклана, фатирлар – кечкенә бит. Бу сарайларны берничек тә саклап калып булмасмы? – ди Венера Галиева.
– Безне озакламый Казанга тапшырачаклар, аннан соң 5 ел эчендә яхшы фатирларга күчерәчәкләр икән, дөресме? – дип килеп җитте бер әби.
Бездә бит кешеләр «бушка килгән бәхет» көтеп яшәүдән тәм табалар. Шуңа күрә яхшы фатир түгел, юньле зираты да булмаган сасы бер җирдә көн итүче марҗа әбиенә бездә бушка чыраеңа гына төкерүләрен, ә фатирның ипотекага буласын аңлатып торуны кирәксенмәдем. Матур тормышка өмет белән яшәвен дәвам итсен…
Сарайларны карап, кешеләрне тыңлап йөрдем дә, әллә соң профсоюзлар белән бергәләп гауга чыгарыргамы, дип уйладым. Югыйсә, халыкны бигрәк басымчак итәләр: бер уңайлыклар да тудырмыйлар, ә булганын таларга һәрчак әзерләр. Ә бит республикада район үзәкләренең йөзен бозып торучы сарайлар проблемасын хәл итүнең әйбәт мисаллары да бар. Әйтик Арча һәм Кама Тамагы районнарында да ул ямьсез сарайларны сүттеләр, әмма җирен сатып, халыкны зар елатмадылар. Биредә хакимият сүтелгән корылмалар урынына сайдингтан, кирпечтән матур гараҗлар төзеп куйды. Кирәксенгән кешеләр акчаларына карап йә сайдинг, йә кирпечне сатып алдылар. Кама Тамагында сайдинг сарай 30мең, кирпече 70мең сум, Арчада икесе дә ике тапкыр кыйммәтрәк иде дип хәтерлим. Әле моның очен Арча хакимиятен тәнкыйтләп тә чыккан идем. Баксаң, бу районнарда халыкны да кайгыртканнар, үзәкнең йөзен дә ямьләгәннәр, казнага акча эшләү, төзүчеләрне эшле итү әмәлен дә тапкан булганнар икән… Бәяләр исә икенчел мәсьәлә… Лаеш хакимиятенә дә югарыда телгә алынган районнардан үрнәк алса әйбәт булыр, халыкны кычкыртып талау булмас иде…
БАЙЛАР ДА БАТА…
Лаеш районының Усад авылында җирнең бер сутые, урынына карап, 100, 150, 200, 250 мең сум тора. Әйтик, Казан урамында бүгенге көндә җирне 250 меңнән саталар. Биредә йортлар да шактый бай күренә. Ләкин байлар да елый дигәндәй, монда яшәүчеләрнең дә зары бар. Ник дисәң, бу җирләр яз көне су астында кала, кешеләрнең затлы ташпулатларының подвалларына кадәр су тула икән.
– Мин биредә иң беренчеләрдән булып өй төзи башладым. Элек-электән монда язын кар сулары җыелып, ярты җәйгә кадәр сазлык тора торган булган. Аптырагач, күрше-колан белән җыелышып үзебез юлларны күтәрттек, су агып китәрдәй торбалар салдык, канауларын казыттык. Менә, ничә елга беренче тапкыр быел су басу булмады. Әмма моңа озак сөенергә туры килмәде, аэропорттан Казанга тимер юл сала башладылар. Авыр-авыр КАМАЗлар, Кразлар, тракторлар кереп, безнең җиңел машиналарыбызга гына яраклы итеп салган юлларыбызны ватып киттеләр. Моны Президентка яздык, Рөстәм Миңнеханов район хакимиятенә җибәргән, ә безгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Курамшиннан вәгъдә килеп төште: юлларны «Юбилей» тимер юл тукталышы төзелеп беткәннән соң ясыйсылар икән.
Монысына «сөенеп» өлгермәдек, төзүчеләрнең без салган торба һәм канауларны күмеп калдыруы мәгълүм булды. Тагын зарланып хат яздык, тагын Искәндәр Курамшин тынычландырды: станция төзелеп беткәч анысын да ясаячаклар…
Станция төзелеп бетте, әмма безгә бирелгән вәгъдәләр үтәлми. Беркөнне күрше йөгереп кергән: тимер юл буйлап, без казыган канауларга таш тутырып, асфальт җәяүлеләр юлы салып яталар икән. Димәк, биргән вәгъдә шушы юлга кайтып кала! Әмма язын анда билдән су була һәм бу юлдан беркем йөри алмаячак, без дә яши алмаячакбыз. Төзүчеләргә аңлатабыз, алар: «Проект буенча шулай каралган», – диләр. Аптырагач, җирлек башлыгы Владимир Михеевка шалтыраттым, аның белән бергәләп эшләрне туктатып тордык. Белмим, нәрсә булып бетәр, – ди Рафаэль Сәйфетдинов.
Альберт Гомәров белән бергәләп, алар миңа Казан урамындагы 20ләп йортны, кайсысының никадәр су астында калуын, авыр техника эштән чыгарган юлларны, томаланган торбаларны күрсәтеп йөрделәр. Бу урамда хәллерәк кешеләр яши, әлбәттә. Алар кул сузып дәүләттән фазыйләт эзләп йөрергә күнекмәгән, үз уңайлыкларын үзләре тудыралар. Ләкин эшләгән эшләрен юкка чыгарсалар, аларның да ачуы чыгадыр. Мине бит тиктомалдан эзләп тапмадылар, зарланмадылар.
Мөгаен, халыкның бөтен моң-зарын исәпкә алып, мин Столбище авыл җирлеге җитәкчелегенә шактый каныгырмын. Тиешле тикшерү оешмаларыннан да ярдәм сорармын, профсоюзлар да читтә калмас. Иншалла, бергә-бергә тәртип урнаштырырбыз. Зарларыгызны исә редакциягә юллагыз.
Искәндәр СИРАҖИ.
Комментарии