ХУРЛЫГЫ ҮЗЕГЕЗГӘ БУЛСЫН

Бөтентатар иҗтимагый үзәге урнашкан йортны сатуны «цинизм акты» буларак бәяләгән идем инде. Әмма ул чакта әле Казан хакимияте акылына килер, аукционны туктатыр дигән өмет бар иде. Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та бу эшкә катнашыр, үз сүзен әйтер кебек тоелды. Ник дисәң, нәкъ менә милли хәрәкәт аны Татарстан Республикасының беренче президенты итте, ГКПЧга теләктәшлек белдергәне өчен Мәскәү Кремле җавапка тарта башлагач, милләтпәрвәрләребез халыкны мәйданга җыеп яклау сүзен әйтте. Ә бит ул чакта алып китүләре дә мөмкин иде. Утыртып ук куймасалар да, президент кәнәфиеннән колак кагу куркынычы туды дип уйлыйм…

Әмма Минтимер Шәрип улы бу юлы дәшмәде. Мәскәү Кремленә каршы алып барган көрәш тә, милли хәрәкәт ярдәме белән алынган властьтан килгән дивидентлар да исенә төшмәде булса кирәк…

Соңрак «Таиф» кебек берәр бай оешма бу бинаны сатып алып милли хәрәкәткә бүләк итмәсме дигән өметем дә булмады түгел. Чөнки милли хәрәкәт булмаса, сувенир гына булса да суверенлык алынмаса, Татарстанда президент кәнәфие гамәлгә керер идеме? Ә аннан башка гына «Таиф» дигән, байлыгы белән дөньяга мәгълүм оешма үсеп чыга алыр идеме? Менә шуларны уйладым да, кысыр өметләр белән яшәп алдым. Шул ук вакытта бай дус-ишкә дә мөрәҗәгать иттек: алып бирегез милли хәрәкәткә шул үзләре утырган бинаны. «Урыс баеса – чиркәү сала, татар баеса – хатын ала» икәнен беләсез инде. Мөрәҗәгать иткәннәребез әллә без уйлаганнан ярлырак булып чыкты, әллә хатын алуны мәгъкульрәк күрделәр, аңламассың…

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да мондый эшкә бармас, аукционны туктатуга фәрман бирер дип өметләндек. Көннәрнең берендә, Мәскәү якадан түзеп тора алмас дәрәҗәдә кысып тотса, милли хәрәкәт әле кирәк булырга мөмкин бит. Федераль үзәк белән эш иткәндә милли республикаларга аркаланырга кирәк булган «милли хәрәкәт»тән баш тартуны бик үк акыллы гамәл димәс идем. Бүген кирәге чыкмаса, иртәгә кирәк булуы бар. Кечкенә генә сәяси көч, бераз ярдәм итеп җибәрсәң, таулар күчерердәй, Мәскәү Кремлендәгеләрнең өнен алырдай ташкынга әверелә ала. Әлегә бу оешмабыз үз җаена гына эшли, ишетелер-ишетелмәс кенә булса да тавыш чыгарып, татарга каршы кылынган кайбер гамәлләргә ризасызлык белдереп тора иде. Беркемгә комачауламады, акча сорамады. Ник аңа тияргә? Булганны бетерү җиңел, ә кирәге чыккач, таралганны кире торгызу авыррак булачак. Милли хәрәкәтне яңарта башласаң, Мәскәү дә сүгенергә мөмкин…

Кыскасы, ничек кенә карасаң да, милли хәрәкәтнең эшләп торуы республика өчен күпкә хәерлерәк. Үткәндәге казанышлары өчен рәхмәт йөзеннән булса да аңа тиясе түгел иде. Рәхмәтсезлек исә берәүне дә бизәми. Юкка гына халыкта «Ашаган табагына төкергән» дигән гыйбарә яшәмидер.

«Яңа гасыр» телеканалының «Атналык күзәтү» тапшыруында каләмдәшебез Айзат Шәймәрдәновның сюжетын карадым. Анда күренекле галимебез Дамир Исхаков милли йортны аукционда сатуны кебек вак түрәнең генә гамәледер, Президент Миңнеханов бу хакта белмидер дип өметләнә. Минем дә мондый өметем юк түгел. Әмма ике пикет һәм митинг уздырган, сәяси ачлык игълан итеп атна буе бинадан чыкмый утырган милләтчеләребезне матбугат язып, күрсәтеп торды – моны ничек күрми калып була икән? Хәер, югарыдан түбәндәгеләрнең хәл-әхвәле начаррак күренә бугай шул, бәлки чынлап та белмәгәндер һәм «вак түрә» кылган гаделсезлекне төзәтеп кую җаен табар.

«Вак түрә» дигәне дә бик үк вак түгел инде аның – республика халкының өчтән бере диярлек Казанда яши. Әмма Илсур Рәис улы биләгән кәнәфие буенча зур түрә булса да, кылган гамәле белән «вак» дигән тәэсир тудырды. Әгәр милли хәрәкәтнең символына әверелгән бинаны саттырмаса Казан казнасы бөлгенлеккә төшәр идеме? Юк, әлбәттә! Югыйсә башкала хакимияте «Җурналистлар йорты»н сатып бер тапкыр ялгышкан иде инде, хәзер «Милләт йорты» дәрәҗәсендәге тарихи бинаны саттырды. Моны ничек бәяләп була?

Миңа калса, бер юл бар – 2013нче ел өчен Шаһ Гали премиясен Илсур Метшинга бирү аны лаеклы бәяләр. Кемдер моны уен гына дип уйлыйдыр. Янәсе, бирәләр дә, оныталар. Юк, әнә бит, Шаһ Галине инде 460 елдан артык онытмыйбыз. «Җиңүчеләр хөкем ителми», – дисәк тә, дүрт гасыр ярым бөтен татар халкы бу исемне бары тик җирәнеп кенә телгә ала. Ул да милләткә каршы эшләгән, Казанның бүгенге хакимияте дә шул ук юлдан бара.

Мөгаен, фани дөньяда иң куркынычы үз милләтең, үз халкың каһәренә юлыгудыр. Аны бит гасырлар үткәч тә, нәсел-нәсәбенең исенә төшереп торалар! Бүгенге көндәге ниндидер уен гына кебек тоелган гамәлләр тарих күзлегеннән караганда шактый зураеп күренүчән була, әллә нинди нәтиҗәләргә этәрә. Тарих милләткә каршы кылган бер генә гамәлне дә кичерми, Шаһ Гали премиясен дә, онытмас, иншаллаһ!

Ә бит килер буын каргышыннан да зур хурлык була алмый. Син инде үзең юк, гамәлең өчен җавап бирә алмыйсың, ә яманатың үзеңне узып яши, нәселеңә хурлык тамгасы булып төшә. Без – язучы вә журналист халкы исә бу хурлыклы сәхифәләрне үзебезнең мәкалә вә публицистик язмаларыбызда мәңгеләштереп, киләчәк буынга илтеп җиткерербез. Бүгенге мәкалә иртәгә тарихи язмага әверелә. Кирәкме Казан хакименә, аның яраннарына мондый дан?

Мөгаен, юктыр һәм әлегә кылынган ялгышны төзәтергә мөмкин. Чөнки милләтпәрвәрләребезнең 14нче сентябрьдә игълан ителгән ачлыгы БТИҮгә яңа бина биргәнче туктамаячак, берничәшәр кеше, эстафетаны тапшыра-тапшыра, сатылган бинадан чыкмыйча ач торачакбыз, аннан бары тик полиция көч кулланып чыгарганда, яки икенче әйбәтрәк бинага күчергәндә генә китәчәкбез, диләр милләтпәрвәрләр. Димәк, ач яту туйдырыр да, үзләре үк таралышыр, дип өметләнәсе юк.

Хәер, егетләребезнең сәяси ачлыгын хакимияте күрмәгән дип әйтеп булмый. Инде аларга яңа бина эзләүләре хакында хәбәр иткәннәр, документлар җыеп бирергә кушканнар икән. Бу уен гына булмасын инде. Яңа бина бирәсе булгач, искесен сатасы, юк-барга гауга чыгарып тулы бер милләтнең хисләренә төкерәсе түгел иде. Ә бинаның яңа хуҗасы Илдус Гыйләҗ улы Гыймадов исә милли хәрәкәтне бинасыннан бүген-иртәгә куып чыгарырга җыенмый. «Уртага салып сөйләшербез, уртак фикергә килербез, ике якның да мәнфәгатьләре истә тотылыр», – диде ул. Тагын ниләр буласын киләчәк күрсәтер, ә без сезгә хәбәр итеп торырбыз. Әлегә хаксызлыкның төзәтелеренә өмет бар.

Искәндәр СИРАҖИ.

 

Комментарии