ҖИЛ ЧӘЧСӘҢ, ДАВЫЛ УРЫРСЫҢ

ҖИЛ ЧӘЧСӘҢ, ДАВЫЛ УРЫРСЫҢ

Узган пәнҗешәмбе, ягъни 19нчы июльдә мин көндезге 10нан 12 сәгатькә кадәр редакциядә кизү тора һәм укучыларыбыз белән телефоннан аралаша идем. Сәгать 11ләр тирәсендә Илфат Фәйзрахмановның кесә телефонына шалтыратып, Вәлиулла хәзрәт Якуповның вафатын хәбәр иттеләр. Әле ничек икәне билгесез иде, бары тик үз әҗәле белән түгел икәнлеген генә әйттеләр. Тиз генә Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә шалтыраттым, ләкин ул да белми булып чыкты. Шуңа күрә моны шаяру итеп кенә кабул иттем дә, үз эшемдә булдым. Чөнки башкаланың баш имамына бу хакта минуты белән хәбәр итәргә тиешләр иде.

Ярты сәгать үттеме, юкмы, инде үземә шалтыраттылар – мөфтине шартлатканнар. Тагын Мансур хәзрәткә шалтыратам, бу юлы ул мәгълүматны раслады. Әмма анда да ышанып бетмәдем әле – Федераль сак хезмәтенең һәм Эчке эшләр министрлыгының өйрәнүләре генә башлангандыр дип уйладым. Ник дисәң, узган көннәрдә кесә телефоныма түбәндәге эчтәлектәге СМС хәбәр килгән иде: «УФСБ, МВД по РТ: с 20го по 31 июля в Татарстане проводятся учения «Антитеррор». Приносим извинения за возможные неудобства».

ФСБ һәм МВД кебек бик үк «нечкә күңеллелек» белән аерылып тормаган оешмаларның булачак уңайсызлыклар өчен гафу үтенүенә бераз аптырадым да, кисәтүләре өчен күңелем дә булды. Шуңа да алынган хәбәрләрне бары тик өйрәнүләрнең бер өлеше буларак кына кабул иттем. Унбер көнлек программаларын узарлар да, соңыннан тагын бер кат «уңайсызлыклар тудырган өчен» гафу үтенеп китеп барырлар дип уйладым. Интернет исә бу вакытта шау итте, төрле версияләр каралды, ләкин рәсми мәгълүматлар гына бик аз булды. Шуңа күрә баштарак үлгән, аннан соң бик каты яраланган һәм хәзер реанимациядә икән дигән хәбәрләр таралды. Хәтта Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллинның да үлгән хәбәре ишетелде. Аллага шөкер, нәтиҗәдә аның бөтенләй шартлау урынында булмавы, ә мөфтинең җиңелчә генә каза күрүе мәгълүм булды. Бүгенге көндә сак астында РКБда ята диләр. Президент Рөстәм Миңнеханов хәлен белергә барганын телевизордан күргәнсездер, кыяфәте шактый көр дип таптым. Аллаһ аңа шифасын бирсен.

* * *

Республикабыз өчен бик аянычлы һәм хәтәр бу вакыйгалар булырга бер көн кала минем «Тагын мөфти хакында…» (18 июль, 2012 ел) дигән язмам чыккан иде. Икенче көнне үк аны газетабызның интернет сәхифәсенә элеп куйдык. Сүз мөфти Илдус Фәизнең узган ел Татарстан мөселманнарына бирелгән Хаҗга бару квоталарының 500ен 150шәр доллардан – Дагыстанга, 300ен – «Хизмәт тур» компаниясенә, 1200ен 100әр доллардан «Идел Хаҗ» ширкәтенә сатуы хакында иде. Мин мөфтинең бу гамәлен хупламадым. Чөнки Татарстанда 400 татар кешесе Хаҗга бара алмый калганда, 500не читкә сатуны һич акыллы гамәл дия алмыйм. Әле җитмәсә, Дагыстан халкын ул үзе үк «»лыкта гаепли. Ник соң ул – ваһһабчылыкка каршы «көрәшүче» Татарстан мөфтие 500 «»ның хаҗи булуына юл куйган? Югыйсә, Мәскәүдәге Хаҗ комитеты аңа бу квоталарны сатуны тыйган булган бит! Әле шуның өчен быел Татарстанга 500 Хаҗ урынын кимрәк тә бирделәр. Тик мөфти монысын да үзе оештыра алмый азапланды.

Интернетта эленгәч, мин мәкаләмне ничек шәрехләүләрен караштырып барам. Баштарак укучылар минем яклы иде, ләкин шартлау булганнан соң, кайберәүләр инде мине гаепли үк башлады. «Әбзәй» дигәне язмамны бөтенләй «шәхси нәфрәт» дип бәяләде. «И. Шакиров» исеме белән керүчесе: «Сираҗи!!! Әйт сүзеңне, менә хәзер күңелеңә тынычлык иңдеме инде?» – дип үк сорый.

Мин беркайчан да икейөзләнеп йөрмәдем, уйлаганымны яздым. Шартлау вә атуларның теге яки бу мәсьәләгә карата фикеремне үзгәртә алмый. Әгәр мин элегрәк Илдус Фәизне артык «булдыклы вә уңган»лыкта гаепләгәнмен икән, әле дә шул карашта торам. Аңлыйм, кешеләр һәрчак кыерсытылган, рәнҗетелгән якка баса. Әмма бусы бары тик аларның яхшы күңелле булуын гына аңлатучы фал. Мин исә кешегә түгел, ә аның начар, килешсез гамәлләренә бәя бирәм. Әйе, «Әбзәй» интернетта дөрес әйтә: «Кайсыбыз гөнаһсыз бу дөньяда?»

Барыбыз да гөнаһлы, ләкин бу гөнаһлар алай ук күрәләтә, акча өчен яки кемнәндер үч алу, эшләп торган оешмаларны тарату өчен булырга тиеш түгел. Никтер мөфтинең гамәлләрен мин башкача бәяли алмадым. Чөнки аңлатма юк, ә Татарстанның дин башында торган кеше бары тик республика һәм аның халкының мәнфәгатен генә якларга тиеш. Бусы профессиональлек дип атала.

Нәрсә, мөфти Илдус Фәизнең гамәлләре Республика файдасына димәкче буласызмы?

Әйдәгез, алайса, аның быел Оренбургтагы чыгышына мөрәҗәгать итик. Ул Идел буе Федераль округындагы РФ Президентының вәкиле М.Бабич алдында Татарстан җитәкчелеген «артык сак кылану»да гаепли, мөселман кардәшләренә карата « чаралары кулланылачагын» әйтә. Әле федераль үзәкне «диннең дәүләттән аерым булуыннан курыкмаска», дин өлкәсендә «тәртип урнаштырырга» өнди. Инде М.Бабич үзе үк мөфтиебезне туктатырга тели, ә ул һаман аңламый, үз республикасына һәм мөселманнарына каршы сөйләвен дәвам итә. Мондый мөфтине мин ярата аламмы? Юк! Ә менә Илдус Фәиз дигән артистны, соңрак Болгар мәчетенең имамын ярата идем. Чөнки сәхнәдә ул профессионал, ә мәчеттә үз урынын тапкан, халык яраткан, без – журналистлар телевизордан күрсәтеп, газеталарга язып популярлаштырган имам иде. Ләкин Татарстан мөфтие булырга аның көче җитмәде, үзе лаек булмаган урынны алды. Илдуска Аллаһы Тәгалә лидерлык сыйфатларын чамалап кына биргән кебек, ә мөфти көчле лидер булырга тиеш. Илдус Фәиз исә чын-чынлап Татарстанның баш имамы була алмады, бөтен вакытын үзен монда «самый главный» икәнен раслауга сарыф итте кебек. Әгәр син иң югары кәнәфине алгансың икән, кергән имамнарга «мин мөфти, минем шулай эшләргә хакым бар» дип раслап маташма – лидер бул һәм эшлә! Илдус хәзрәт исә вакланды дип уйлыйм…

Бигрәк тә үзенә каршы дәшкән һәркемгә «ваһһабчы» ярлыгы тагып вакланды ул. Рамил хәзрәт Юнысны яклап килгән әби-бабайларга кадәр аның җиңел кулыннан «ваһһабчы»ларга әверелеп куйды. Яраткан имамнарын яклаган өчен генә дә кешеләрне ул «хисбуттәхрирчеләр», «оешкан җинаятьчел төркем әгъзалары», «национал-сепаратистлар» дип бәяләде. Үз халкын, үз мөселманнарын, бары тик аның дөрес булмаган гамәлләренә каршы чыккан өчен генә бүлгәләүче һәм читкә кагучы мөфти хакында мин фикеремне үзгәртергә тиешме? Юк! Шуңа да үз сүземне әйтүдән туктамаячакмын. Минем өчен татар халкының, республикабызның мәнфәгатьләре өстенрәк. Каты бәгырьле дип бәяләсәгез бәяләрсез инде, ихтыярыгыз!

* * *

Вәлиулла хәзрәт Якуповны узган гасырның 90нчы елларыннан беләм. Әйе, ул бик укымышлы, дөньяви вә дини белемнәргә ия эрудит иде. Аллаһы Тәгалә аның барча гөнаһларын кичерсен дигән догада булыйк. Әле интернеттан аның хакындагы язмаларны караштырып утырдым – «ваһһабчылыкка каршы көрәштә шәһидкиткән» дигән нәтиҗә ясыйлар. Ә чынлыкта шулаймы соң?

Мәетләр хакында бары яхшы сүз генә сөйләргә кирәк диләр. Бәлки, шулайдыр да, әмма мин Хакыйкать сүзен зур хәрефтән язарга кирәк диючеләрдән бит. Димәк, кемнеңдер вафаты аркасында дөреслектән читкә тайпыла алмыйм. Бу ялган потлар тумасын өчен кирәк.

Чынлыкта, Татарстанга беренче «ваһһабчыларны» Вәлиулла Якупов үзе алып килде. Әле ул чакта Татарстанның үз Диния нәзарәте дә төзелмәгән иде, 1992 елның апрелендә республикага беренче гарәп мөселманнары килеп төште. Әгәр хәтерем ялгышмаса, «Тайиба» фонды иде дип беләм. Соңрак аның эшчәнлеген Русиядә тыйдылар булса кирәк, исеме дә ишетелми башлады. Ә Казанның Апанай мәчетендә бу оешманың исеме әле шактый еллар эленеп торды. Гарәпләрне каршылаганда сакал-мыек та үстермәгән Венер хәзрәт исә күп тә үтмәде – Венеруллага, аннан соң Вәлиуллага әверелде, озын сакал үстереп җибәрде. Намаз укыганда да кулларын безнең җирлектәгечә кендек өстенә генә кушырмый иде, «ваһһабчыларча» күкрәгенә кушыра иде. Соңрак исә Вәлиулла хәзрәт тулысынча аларга каршы эшли, бөтен кешегә «ваһһабчы» ярлыгы тага башлады. Әйтерсең, үзенең 90нчы еллардагы ваһһабчылыгы бөтенләй булмаган!

Республикада үзе тудырган вәзгыятькә каршы үзе көрәшеп шәһид саналып булырмы?! Шуңа күрә ялгышмагыз – Вәлиулла хәзрәт бары тик «җил чәчеп, давыл уручы» гына булып кала. Әмма мондый үлемгә ул лаек түгел иде.

Соңгы елларда ул Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеген җитәкләде. Нинди зур уңышларга иреште соң? 20 елдан артык имамнар әзерләгән Ислам дине кабул итүнең 1000-еллыгы исемендәге мәдрәсә укытучыларын тулысынча аттестацияләмәүне уңыш дип бәяликме? Ә аттестация вакытында нинди сораулар биреп утырганын беләсезме?

«Пәйгамбәрләр, әүлияләр каберләреннән рухи көч алырга ярыймы?» Бу сорауга җавап бирергә мөмкин түгел. Чөнки ярый дисәң, мөшрик булып чыгасың, христианнарга тиңләшәсең; ярамый дисәң, «ваһһабчы» дип бәялиләр. Чөнки Вәлиулла хәзрәт соңгы елларда суфыйчылык белән мавыга башлаган иде, ә анда «изгеләр» вә «әүлияләргә» аерым урын бирелә. Тагын бер сорауны әйттеләр: «Мәетләр безне ишетәме?» Әбу-Хәнифә мәзһәбе буенча ишетми, әмма суфыйчылык тәгълиматларының кайберләрендә ишетә. Ничек җавап бирергә? Гомумән, бу сораулар бары тик «кирәксез» мөгаллим вә имамнарны укытудан читләштерү өчен генә уйлап чыгарылган. Без үлгәннәрне бары дога белән генә искә алырга тиешбез, ә мондый сораулар белән тулы бер мәдрәсәне таркатып атарга түгел. «Ваһһабчыларны азрак әзерләргә иде», – дип кенә җибәрә торган булган мәрхүм үзе бу мәсьәләдә сораганнарга.

Исламның 1000-еллыгы мәдрәсәсе ваһһабчылар әзерләмәде, ә бары тик авыл мәчетләрендә эш алып барырдай башлангыч белемле муллалар гына укытты. Түбән Кама мәдрәсәсендә исә бүгенге көндә ике генә шәкерт калган дип ишеттем. Әледән-әле Әлмәт мәдрәсәсенә бәйләнгәләп алалар… Шуңа да Вәлиулла хәзрәтне ниндидер каһарман ясаудан тыелып торыр идем. Ул үзенең барча гөнаһларын каны белән югандыр. Үзе нәшир буларак йөзләгән исемдәге дини китаплар бастырса да, РФ дини китапларга экспертиза уздыру шурасының рәисе урынбасары буларак, йөзләрчә исемдәге дин галимнәренең китапларын тыюда катнашты. Халык моны да белергә тиеш, чөнки бу Хакыйкать. Аллаһ аны үзе ярлыкасын, ә без догада торырбыз, иншаллаһ.

* * *

Инде Республикадагы бүгенге вәзгыятьне бәялик. Бу үтерү һәм шартлату Татарстанның дәрәҗәсе, сәяси системасы өчен бик зур авырлык булды. Чөнки Мәскәү кремле моны киләчәктә куллана алачак. Якын көннәрдә Президентыбыздан «глава» ясап куйганда да бер дигән сәяси корал бу, каршы чыгып сүз әйтерлегебез калмады. Шулай ук Республика статусын «губерния» яки «край»га алыштырсалар да, дәшәрлегебез юк. «Сез республика буларак үз-үзегезне контрольдә тота алмадыгыз» дип, федераль үзәк бик күп вәкаләтләребезне үзләштерәчәк.

Әйдәгез, инде моңа кем гаепле икәнен исәпләп карыйк. Узган гасырның 90нчы елларында яңа төзелгән Татарстан диния нәзарәте тыныч яши алмады. Башлангыч чорда мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллага Совет заманында тартып алынган мәчет-мәдрәсәләрне кире мөселманнарга алып бирү кирәк иде. Ул бу бурычын әйбәт үтәде: кайда сорап, кайда талап, гауга чыгарып, барысын да диярлек кайтарып алды. Госман хәзрәт Исхакый мөфтилеккә килгәч, республикада тынычлык урнашты, 12 елдан артык бер тавыш-гауга чыкмады. Бу мөфтине мин кайчакта тәнкыйтьләдем. Чөнки ул шәрран ярып кычкырырга кирәк чакта да дәшми кала иде. Вакыт күрсәтте ки, акыллы кешенең дәшмәве кайберәүләрнең тамак ертып «ваһһабчы» эзләвеннән шәбрәк булган икән…

Илдус Фәизнең мөфтилеккә килгәненә ел ярым да тулмады, инде Республика мөселманнары бүлгәләнеп, имамнарның иң укымышлылары «аттестация уза алмау сәбәпле» сөрелеп, мөхтәсибләрнең тәкъвалары эшләреннән азат ителеп бетте. Инде мәдрәсәләргә чират җитте. Халык бит ул барысын да күрә һәм шуңа да бу мөфтигә карата артык мәхәббәте булды дип әйтә алмыйм. Дин өлкәсендә вәзгыять шактый киеренке иде инде. Тып-тыныч республика кабул итеп алган Илдус Фәиз, ел ярымнан азрак вакыт эчендә, безне атыш вә шартлауларга кадәр китереп җиткерде. Бәлки, кемнәрдер бүген Илдус Фәизне дин өчен каза күргән имам итеп күрәләрдер, ләкин бу ялгыш фикер. Минемчә, безне бу көнгә дөрес булмаган сәясәте аша ул китереп җиткерде һәм моның өчен татар халкы, Республика җитәкчелеге алдында җавап тотарга тиеш. Әмма Мәскәү аңа әле орден яки медаль тагар дигән шигем бар. Чөнки ул алып барган сәясәт Татарстанга каршы эшләде. Кремльгә бер дигән сәяси корал бирде. Сәламәтләнеп чыгуына аның белән югарыдагы даирәләрдәге агайлар «бер утырып сөйләшер» әле…

* * *

Мин террорны якламыйм, беркемнең дә икенче берәүнең гомеренә кул сузарга хакы юк дип саныйм. Ниндидер ахмакларның уйламыйча эшләгән эше аркасында, бүген йөзләгән кеше кулга алына, күпме гаиләләргә кайгы килде, күпме мөселманнар өйләрендә тентүләр узды. Бик үк ышанычлы булмаган мәгълүматларга караганда, инде 400дән артык кеше кулга алынган, хәтта озынрак сакаллы авыл кешеләрен дә алып китәләр ди. Моның нәтиҗәсе бик аянычлы булырга мөмкин. Хәзер бер зур гына «террорчылык оешмасын фаш итәләр» дә, никадәр халыкны утыртып куялар. Моның өчен дә мөфти Илдус Фәиз җаваплы!

P.S. Кемнәргәдер минем үлгән кеше, каза күргән кеше турында усал язуым ошамагандыр. Әмма мин, әйткәнемчә, беркайчан да икейөзләнеп йөрмәдем, уйлаганымны яздым. Бу юлы да шул юлымны дәвам итәм.

Беребез дә дөньяга мәңгелеккә килмәгән, барыбыз да Җанәбел Хак каршысына барачакбыз. Ул исә барчабызның да ни дәрәҗәдә яхшы, ни дәрәҗәдә начар булуыбызны белеп торучы. Шулай булгач, ник аны кешеләрдән матур сүзләр артына яшереп монафикъланырга?! Мин дә үләрмен, әмма минем каберемдә кешеләр бары тик чынлыкта ни уйлаганнарын гына сөйләсеннәр иде. Монысын васыятем дип кабул итегез.

Барчагызга да изге теләкләр теләп, Искәндәр СИРАҖИ.

ҖИЛ ЧӘЧСӘҢ, ДАВЫЛ УРЫРСЫҢ , 4.1 out of 5 based on 15 ratings

Комментарии