ПОШАЛЫМ ЧАНАЛАРЫ

ПОШАЛЫМ ЧАНАЛАРЫ

1993нче ел, Кәрим Тинчурин театры бинасы, «Татар җыры» бәйгесе бара. Әле ул чакта «Татар жыры» дәүләти бәйге һәм аны филармония уздыра иде. Шуңа күрә сәхнәгә теләсә-нинди шырдый-бырдый җырлар җырлап йөрүчеләр чыга алмый, чыгып карасалар да, мәшһүр Илһам Шакиров җитәкчелегендәге жюри аны беренче куплетын җырлап бетергәнче үк сәхнәдән куып төшерә…

Менә сәхнәгә бер егет чыкты. Тавышы үзенчәлекле, яңгыравыклы «металл» тембрлы. Җыры да ни җитте генә түгел: Хәсән Туфан сүзләренә Әфәрим Акчурин «Агыла да болыт агыла»ны башкара. Менә бу җырчыны ахыргача тыңладылар. Минем әле театр училищесын тәмамлап, яңа гына «Татарстан» телевидениесендә диктор булып эшли башлаган чагым, сәхнә артында буталып йөрим. Җырчының үзе белән дә таныштым – егете Рөстәм Закиров иде ул. Шунда ук бу бәйгедә аның җиңәчәген фаразладым. Тик Рөстәм ышанмады: «Мин өч тапкыр катнашып дипломант булдым инде, быел да булмас», – дигән иде, ялгышты – ир-егетләр арасында беренче лауреат булды.

Шул чактан бирле Рөстәм белән дуслашып яшәдек, бергә олыгайдык, юанайдык, чалардык вә пеләшләндек… Әле бу юлы очрашкач та яшьлекне искә алып, сирәгәйгән чәчләрдән зарланышып алдык. Әмма күрешүебез картаю өлкәсендә ирешкән уңышларыбыз белән мактану өчен түгел, ә Арча районы күләмендә уза торган чираттагы « чаналары» җыр фестивале хакында әңгәмәләшеп алу иде.

– Ни өчен «Пошалым чаналары» исеме бирдең? – дим.

– Башта үз исемемне бирергә булган идем, аннан тыйнаклык сакларга булдым. Сания Әхмәтҗанова сүзләренә Илфат Дәүләтшин язган «Пошалым чаналары» җырын да халык кабул итте, безнең авыл Урта Пошалым электән чана ясавы белән дан тота… Барысын исәпләп чыгардым да, шул исемне бирергә булдым. Ул безнең авылны да данлый…

– Авылыңны данлар өчен фестивальләр уздырып мәшәкатьләнмичә, шул җырыңны гына җырласаң да җитәсе бит…

– Һәр кеше үз туган төбәген данларга, башкаларга танытырга, аңа файда китерергә тырышырга тиештер. Әйе, җырлап кына калсам да җитә иде. Ләкин бит мин җырчы буларак әле башка авыллар хакында да тагын алты җыр башкардым. Шуңа күрә үз төбәгем өчен зуррак эш эшлисем килде. Аннан соң ике меңенче елларда күмәк хуҗалыклар тарала, авылда эш бетә. Гомер-гомергә күз өстендә каш булып торган безнең хуҗалыкны да таратып аттылар, кешеләр төшенкелеккә бирелде. Шул чакта Түбән, Югары, Урта Пошалымнар арасында шушы фестивальне уздырып, кешеләргә бераз өмет өстәп җибәрергә уйладым. 1994нче елда ул үзебезнең өч авыл арасында гына узды. Ә инде икенчесен Арча районы фестивале итеп уздырдым. Башта өч елга бер үткәрергә ниятләгән идем, хәзер инде ике ел аралашка китте. Быел 10 еллык юбилей да килеп җиткән.

– Быелгысын зурлап үткәрәсеңме инде?

– Юк, елдагыча итеп 7нче февральдә көндезге сәгать 10да Пошалым клубында конкурс башлана. Анда сайлап алынганнар кичен концертта катнашалар. Жюри аларны шунда тагын бер кат сайлый. 8нче февральдә Казанның филармония концертлар залында гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

– Жюрины искә алдың. Бу искиткеч гүзәл җырчыларны нинди таләпчән белгечләр бәяли инде?

– Жюри рәисе – ИлСаф, иң беренче фестивальдән бирле алып баручы һәм жюри әгъзасы – Алмаз Хәмзин, хәләл җефетем җырчы – Люция Мусина, Резеда Шәрәфиева, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, композитор Илфат Дәүләтшин. Үзем конкурсантларны бәяләү эшләренә катнашмыйм.

– Бу жюри кулыннан узып, дүрт бәйгедән ничә җырчы зур сәхнәгә чыкты инде?

– Иң беренчесендә Илназ Бах лауреат булган иде, аны беләсең. Рәфикъ Җәләлиев һәм Дамир Гасыймовлар «Татар моңы» лауреатлары булдылар. Һәр елны лауреатларыбыз бөтенләй югалып кала дия алмыйм. Шулай да, максатым сәхнәгә яшь җырчылар чыгару түгел, ә туган ягымның мәдәни тормышын җанландырып җибәрү, андагы талантларны барлау. Ә талантлы кеше иртәме-соңмы килеп чыга ул….

– Әгәр быелгы фестивалеңдә талантлы яшьләр катнашырга тели икән, алар нинди шартларны үтәргә тиеш?

– Әлбәттә «Арча» халык җырын, Арча турында бер композитор җырын, бер үзе теләгән ретро җыр әзерләп килергә тиеш. Калганы Аллаһы Тәгалә һәм жюри кулында.

Ничә еллар Рөстәм белән аралашсак та, ул үзе минем хатынымның әнисе – сөекле әбиемнең яраткан укучысы булса да, ничектер бу фестивальгә барырга туры килмәде. Бәлки быел, Аллаһы боерса, барып күрү насыйп булыр. Килегез, шунда очрашырбыз.

Искәндәр СИРАҖИ.

 

Комментарии